Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Мәсих артыннан бар тырышлыкларыңны куеп барасыңмы?

Син Мәсих артыннан бар тырышлыкларыңны куеп барасыңмы?

Син Мәсих артыннан бар тырышлыкларыңны куеп барасыңмы?

«[Сез] өйрәтүләр буенча яшисез... Тагын да зуррак тырышлыклар куегыз» (1 ТЕС. 4:1).

1, 2. a) Гайсә көннәрендә күпләр нинди бөек эшләр күргән? б) Ни өчен без яшәгән чор да әһәмиятле?

СИНЕҢ кайчан да булса Гайсә җирдә булганда яшисең килгән идеме? Бу никадәр гаҗәеп булыр иде! Сине, бәлкем, Гайсә дәвалар иде, шулай итеп син кайбер чирләреңнән арына алыр идең. Яки Гайсәне күреп, аны тыңлап булыр иде — син аңардан өйрәнә һәм аның кайбер эшләгән могҗизаларын күрер идең (Марк 4:1, 2; Лүк 5:3—9; 9:11). Бу чыннан да зур хөрмәт булыр иде! (Лүк 19:37, 38). Шул вакыттан бирле андый нәрсәләрне бер буын да күрмәгән, һәм Гайсәнең «Үзен корбан итеп» башкарган эше беркайчан да кабатланмаячак (Евр. 9:26; Яхъя 14:19).

2 Без яшәгән чор да әһәмиятле. Ни өчен алай дип әйтеп була? Без хәзер Изге Язмаларда алдан әйтелгән «ахыр заманда» һәм «соңгы көннәрдә» яшибез (Дан. 12:1—4, 9; 2 Тим. 3:1). Бу вакытта Шайтан күктән бәреп төшерелгән. Тиздән ул чылбырланып, «упкынга» ташланачак (Ачыл. 12:7—9, 12; 20:1—3). Шулай ук бездә кешеләргә Оҗмахның киләчәге турында сөйләп, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне бөтен җиһанда тарату хөрмәте бар. Бу эш беркайчан да кабатланмаячак (Мат. 24:14).

3. Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә нәрсә дигән, һәм бу нәрсәне аңлаткан?

3 Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сез... Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәс. 1:8). Бу эшкә бөтендөньяда өйрәтү эше дә керер иде. Нинди максат белән? Ахыр килгәнче, Мәсихнең башка шәкертләрен булдырыр өчен (Мат. 28:19, 20). Мәсихнең әмерен уңышлы үтәргә теләсәк, без нәрсә эшләргә тиеш?

4. a) 2 Петер 3:11, 12 дә нәрсәгә басым ясала? б) Без ни өчен сак булырга тиеш?

4 Рәсүл Петернең мондый сүзләренә игътибар ит: «Сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда, тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 Пет. 3:11, 12). Бу сүзләр буенча, бу соңгы көннәрдә уяу булырга һәм тормышыбыз Аллаһыга тугры булуыбызны раслаучы эшләргә тупланган булуына инанырга кирәк. Андый эшләр яхшы хәбәрне вәгазьләүне дә үз эченә ала. Шуңа күрә кардәшләребезнең Мәсихкә буйсынып, ашкынып вәгазьләгәннәрен күзәтү бик шатлыклы! Ләкин Шайтан дөньясының көндәлек басымы һәм мирас итеп алынган тән теләкләребез Аллаһыга хезмәт итүдә ашкынуыбызны киметә ала. Шуңа күрә без сак булырга кирәк икәнлеген аңлыйбыз. Мәсих артыннан барабызмы икәнен ничек тикшереп торырга? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Аллаһы биргән йөкләмәләрне теләп үтә

5, 6. a) Паул Иерусалимдагы имандашларын нәрсә өчен мактаган һәм нәрсә турында кисәткән? б) Ни өчен безгә Аллаһы биргән йөкләмәләргә ваемсыз булып китмәскә кирәк?

5 Иерусалимдагы мәсихчеләргә язган хатында рәсүл Паул үз имандашларын үткәндә, хәтта эзәрлекләүләр вакытында да, тугры һәм нык булганнары өчен мактаган. Ул болай дигән: «Сез Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән көннәрне исегезгә төшерегез. Ул чагында сез газапларга каршы көрәшүдә нык тора идегез». Әйе, Йәһвә аларның тугрылыкларын исендә тоткан (Евр. 6:10; 10:32—34). Паулның җылы мактау сүзләре яһүди мәсихчеләрне бик ныгыткандыр. Әмма шул ук хатта Паул кешеләрнең Аллаһыга хезмәт итүдә ашкынуларын киметә алган омтылышы булуы һәм аны кулда тотарга кирәк икәне турында әйткән. Ул мәсихчеләрне юк-бар сәбәпләр табып, Аллаһы әмерен үтәүдән «баш тартмас» өчен, сак булырга кирәк икәне турында кисәткән (Евр. 12:25).

6 Аллаһы биргән йөкләмәләрдән «баш тарту» омтылышы бүгенге мәсихчеләрдә дә булырга мөмкин. Һәм бу кисәтү аларга да кагыла. Без беркайчан да мәсихче йөкләмәләребезгә ваемсыз булып китәргә яки Аллаһыга хезмәт итүдә ашкынуыбызны киметергә тиеш түгел (Евр. 10:39). Чөнки изге хезмәтебезне башкару — бу яшәү белән үлем мәсьәләсе (1 Тим. 4:16).

7, 8. a) Аллаһыга хезмәт итүдә ашкынуыбызны югалтмаска нәрсә ярдәм итәчәк? б) Ашкынуыбызны югалта баруыбызны сизсәк, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

7 Юк-бар сәбәпләр эзләп, Аллаһы алдындагы бурычларыбызны үтәүдән баш тартмаска безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Бу омтылыш белән көрәшер өчен бер мөһим юл — һәрвакыт багышлануыбыз мәгънәсе турында уйлану. Асылда без Йәһвәгә аның ихтыярын үтәү тормышыбызда иң мөһиме булачагы турында вәгъдә бирдек, һәм безнең бу вәгъдәне үтисебез килә. (Маттай 16:24 не укы.) Шуңа күрә кайчакта без үзебездән болай дип сорарга тиеш: «Аллаһыга багышлануым буенча яшәргә тәвәккәллегем суга чумдырылу үткән вакыттагы кебекме? Яисә еллар үтү белән ашкынуым кимедеме?»

8 Үз-үзебезне намус белән тикшергәндә Аллаһыга хезмәт итүебездә салкыная баруыбызны сизгәнбез икән, Софония пәйгамбәрнең мондый ныгытучы сүзләрен исебезгә төшерик: «Кулларың хәлсезләнмәсен. Синең Аллаһың Йәһвә синең арада. Ул куәтле, ул коткарачак. Ул сиңа карап шатланачак» (Соф. 3:16, 17). Бу сүзләр Бабыл әсирлегеннән Иерусалимга кайткан борынгы исраиллеләргә әйтелгән булган. Әмма бу ышандыру Аллаһының бүгенге халкына да кагыла. Башкарган эшебез Йәһвәнеке булганга, без шуны истә тотарга тиеш: Йәһвә һәм аның Улы безгә тапшырган йөкләмәләрне тулысынча үтәргә ярдәм итә һәм безне ныгыта (Мат. 28:20; Флп. 4:13). Без Аллаһы эшен ашкынып вәгазьләвебезне дәвам итәргә тырышсак, ул безне фатихалаячак һәм рухи яктан үсәргә булышачак.

Ашкынып «Патшалыкны» эзләгез

9, 10. Гайсәнең зур аш мәҗлесе турындагы гыйбрәтле хикәясенең мәгънәсе нинди, һәм без нинди сабак ала алабыз?

9 Гайсә, бер фарисей башлыгының өендә ашап утырганда, зур аш мәҗлесе турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән. Бу хикәядә ул төрле кешеләргә күктәге Патшалыкка керергә мөмкинлекнең ачылганы турында әйткән. Ул кайберәүләрнең мәҗлескә килүдән баш тартканнары һәм моның өчен «гафу үтенә» башлаганнары турында сөйләгән. (Лүк 14:16—21 не укы.) Чакырылган кунакларның берсе сатып алган җирен барып карарга кирәк дигән. Икенчесе исә: «Мин биш пар үгез сатып алдым, хәзер шуларны сынап карарга барам»,— дип әйткән. Ә өченчесе: «Мин хәзер генә өйләндем, шуңа күрә килә алмыйм»,— диеп, гафу үтенгән. Бу ышандырырлык җаваплар булмаган. Җир яки үгезләр сатып алучы аларны гадәттә алдан ук карап ала. Шуңа күрә аларны яңадан карау ашыгыч түгел. Һәм ни өчен яңа гына өйләнгән кеше андый мөһим чакыруны кабул итмәскә тиеш? Шунлыктан хуҗаның ачуы килгәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк!

10 Аллаһының бар халкы Гайсә хикәясеннән сабак ала ала. Нинди? Без беркайчан да шәхси эшләребезгә, мәсәлән, Гайсә хикәясендә искә алынган эшләргә, Аллаһыга хезмәт итүне икенче урынга күчерергә рөхсәт итмәскә тиеш. Мәсихче шәхси эшләренә дөрес караш белән карамаса, аның хезмәттәге ашкынуы әкрен генә сүнәчәк. (Лүк 8:14 не укы.) Андый хәл булмасын өчен, без Гайсәнең: «Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез»,— дигән киңәше буенча яшәргә тырышабыз (Мат. 6:33). Аллаһының яшь һәм олы яшьтәге хезмәтчеләренең бу киңәшкә колак салганнарын күрү бик сөендерә! Чыннан да, күпләр хезмәтләрен киңәйтер өчен, үз тормышларын гадиләштереп, тиешле адымнар ясаган. Алар ашкыну белән «барыннан да бигрәк» Патшалыкны эзләп, моның чын бәхет һәм зур канәгатьлек китергәнен үзләрендә татып караган.

11. Изге Язмалардагы нинди хәбәр Аллаһыга ашкынып һәм чын йөрәктән хезмәт итүнең мөһим икәнен күрсәтә?

11 Аллаһы хезмәтендә ашкынучан булу мөһим икәнен күрер өчен, Исраил патшасы Иоас көннәрендәге бер вакыйгага игътибар итик. Сурия Исраилне яулап алыр дип куркып, ул Элиша янына елап килгән. Пәйгамбәр аңа котылу Йәһвәнең кулында икәнен күрсәтеп, тәрәзәдән Суриягә таба җәядән атарга кушкан. Бу патшага һичшиксез көч өстәгән. Аннары Элиша Иоаска укларын алып, җиргә бәрергә кушкан. Иоас өч мәртәбә җиргә суккан. Элишаның моңа ачуы чыккан, чөнки биш-алты мәртәбә сугу Суриянең тулысынча тар-мар ителүен күрсәтер иде. Хәзер исә Иоас өч мәртәбә генә җиңәчәк. Ашкынусыз эш иткәнгә, ул өлешчә генә уңышлы булган (4 Пат. 13:14—19). Без үзебез өчен нинди сабак ала алабыз? Без Йәһвәнең эшен чын йөрәктән һәм ашкыну белән башкарсак кына, ул безне мул итеп фатихалаячак.

12. a) Авырлыклар кичергәндә Аллаһыга хезмәт итүдә ашкынуыбызны сакларга нәрсә ярдәм итәчәк? б) Хезмәткә тулысынча бирелү сиңа нинди файда китергәне турында сөйлә.

12 Тормыштагы авырлыклар Аллаһыга хезмәт итүдә ашкынуыбызны һәм тугрылыгыбызны сыный. Күп кенә кардәшләрнең акча ягыннан авырлыклары бар. Башкалар җитди чирләре Йәһвәгә хезмәтләрен чикләгәнгә өметсезлеккә бирелә. Шулай да һәрберебез ашкынуыбызны саклар өчен һәм алда да Мәсих артыннан бар тырышлыкларыбызны куеп барыр өчен, кирәкле адымнар ясый ала. «Сиңа алда да Мәсих эзеннән барырга нәрсә ярдәм итәчәк?» дигән рамкадагы кайбер киңәшләргә һәм шигырьләргә игътибар итче. Аларны тиешенчә ничек кулланып була икәнен карап чык. Шулай эшләсәң, син уңышлар урачаксың. Хезмәткә тулысынча бирелсәк, бу безне ныгытачак, тормышыбызны баетачак, тынычлык һәм бәхет китерәчәк (1 Көр. 15:58). Өстәвенә, Йәһвәгә ихлас күңелдән хезмәт итү безгә «Аллаһының көнен» истә тотарга ярдәм итәчәк (2 Пет. 3:11).

Үз-үзеңне намус белән тикшер

13. Чын күңелдән хезмәт итү безнең өчен нәрсә аңлатканын ничек билгеләп була?

13 Ихлас күңелдән хезмәт итүне күпме вакыт вәгазьләгәнебез белән үлчәп булмый икәнен истә тоту яхшы булыр иде. Һәр кешенең шартлары төрле. Сәламәтлеге аркасында хезмәттә аена бер яки ике сәгать кенә үткәргән кеше, әгәр ул чыннан да хәленнән килгәнне эшләсә, Аллаһыны сөендерә ала. (Марк 12:41—44 не чагыштыр.) Шуңа күрә Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итү безнең өчен нәрсә аңлатканын билгеләр өчен безгә үз мөмкинлекләребезне һәм шартларыбызны намус белән тикшереп чыгарга кирәк. Мәсихнең шәкертләре буларак без шулай ук аның карашына ия булырга телибез. (1 Көринтлеләргә 2:16 ны укы.) Гайсәнең тормышында иң мөһиме нәрсә булган? Ул Кәпәрнаумда халыкка: «Мин... Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем»,— дигән (Лүк 4:43; Яхъя 18:37). Гайсәнең хезмәтендәге ашкынуын истә тотып, үз хезмәтеңне киңәйтә аласыңмы икәнен күрер өчен, үз шартларыңны карап чык (1 Көр. 11:1).

14. Хезмәтебезне без ничек киңәйтә алыр идек?

14 Үз шартларыбызны игътибар белән карап чыксак, без күбрәк хезмәт итә алабыз дигән фикергә килергә мөмкин (Мат. 9:37, 38). Мәсәлән, күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган меңләгән яшьләребез үз хезмәтләрен киңәйткән һәм хәзер ашкынучан пионерлар булып хезмәт итүдән шатлык таба. Ә синең андый хисләр кичерәсең киләме? Кайбер кардәшләр үз шартларын карап чыгып, үз илләрендә Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган җирләргә я хәтта чит илләргә күченергә булган. Башкалар исә чит ил кешеләренә ярдәм итәр өчен, бүтән телне өйрәнгән. Хезмәтебезне киңәйтү җиңел булмаса да, бу мул фатихалар китерә, һәм без күп кешеләргә «хакыйкатьне тануга ирешүләренә» булыша алабыз (1 Тим. 2:3, 4; 2 Көр. 9:6).

Изге Язмалардагы үрнәк мисаллар

15, 16. Мәсихнең ашкынучан шәкертләре булыр өчен, безгә кемнән үрнәк алырга?

15 Рәсүлләр булып киткән кайберәүләр, Мәсих аларны үз шәкертләре булырга чакырганда, үзләрен ничек тоткан? Инҗилдә Маттай турында: «Леви торып басты һәм, бөтен нәрсәсен калдырып, Гайсә артыннан китте»,— дип әйтелә (Лүк 5:27, 28). Балык тоткан Петер һәм Әндри турында без болай дип укыйбыз: «Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр». Аннары Гайсә Ягъкуб белән Яхъянең үз аталары Зебедәй белән бергә көймәдә ятьмәләрен төзәткәнен күргән. Алар Гайсәнең чакыруын кабул иткәнме? «Алар шунда ук көймәне һәм аталарын калдырып, Гайсәгә ияргән» (Мат. 4:18—22).

16 Тагын бер яхшы мисал — бу рәсүл Паул булып киткән Шаул. Ул, Мәсих шәкертләрен каты эзәрлекләгән булса да, үзгәргән һәм Мәсих исеме турыда шаһитлек бирү өчен сайланган «корал» булып киткән. Паул «шундук: „Гайсә — Аллаһы Улы“,— дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сөйләп йөри башлаган» (Рәс. 9:3—22). Күп авырлыкларга һәм эзәрлекләүләргә карамастан, ул беркайчан да үз ашкынуын югалтмаган (2 Көр. 11:23—29; 12:15).

17. а) Мәсих артыннан баруга килгәндә, синең теләгең нинди? б) Йәһвә ихтыярын бар җаныбыз һәм көчебез белән үтәү нинди фатихалар китерә?

17 Без һичшиксез бу шәкертләрнең яхшы үрнәгенә иярергә һәм Мәсих артыннан барырга чакыруны икеләнмичә кабул итәргә телибез (Евр. 6:11, 12). Мәсих артыннан тулысынча һәм ашкынып иярүебезне дәвам иткәнгә, без нинди фатихалар кичерәбез? Без Аллаһы ихтыярын үтәүдән чын шатлык табабыз һәм хезмәтне киңәйтүдән вә җыелышта өстәмә вазифалар алудан канәгатьлек хисе тоябыз (Мәд. 39:9; 1 Тессалуникәлеләргә 4:1 не укы). Әйе, Мәсихкә иярер өчен тырышлыклар куйганга, без мул һәм бетмәс фатихаларга, мәсәлән җан тынычлыгы, канәгатьлек, Аллаһы хуплавы һәм мәңгелек тормыш өметенә ия (1 Тим. 4:10).

Хәтерлисезме?

• Безгә нинди мөһим эш тапшырылган, һәм безнең моңа мөнәсәбәтебез нинди?

• Без кешегә хас нинди омтылыштан сакланырга тиеш һәм ни өчен?

• Кайсы яктан безгә үзебезне намус белән тикшереп чыгарга кирәк?

• Алда да Мәсих артыннан барырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге рамка/иллюстрация]

Сиңа алда да Мәсих эзеннән барырга нәрсә ярдәм итәчәк?

▪ Көн саен Изге Язмаларны укы һәм укыганнарың турында уйлан (Мәд. 1:1—3; 1 Тим. 4:15).

▪ Аллаһы рухының булышуы һәм җитәкчелеге турында еш дога кыл (Зәк. 4:6; Лүк 11:9, 13).

▪ Хезмәттә эчкерсез ашкыну күрсәткән кардәшләр белән аралаш (Гыйб. сүз. 13:20; Евр. 10:24, 25).

▪ Нинди заманда яшәгәнебезне исеңдә тот (Эфес. 5:15, 16).

▪ Аллаһы биргән йөкләмәләрдән «баш тарту» аяныч нәтиҗәләргә китерә икәнен бел (Лүк 9:59—62).

▪ Һәрвакыт үз багышлануың турында һәм Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итү вә Мәсих артыннан бару китергән мул фатихалар турында уйлан (Мәд. 115:3—5; 132:3; Гыйб. сүз. 10:22).