Гыйбрәтле сүзләр 10:1—32
10 Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре.+
Зирәк угыл — атасының сөенече,+Ә акылсыз угыл — анасының бәласе.
2 Явызлык юлы белән табылган байлык файда китермәс,Тәкъвалык исә үлемнән коткара.+
3 Йәһвә тәкъва кешегә* ач йөрергә юл куймас,+Явызларның теләкләрен исә ул кире кагар.
4 Ялкау куллар ярлы итәр,+Тырыш куллар баетыр.+
5 Җәен ашлык уручы угыл зирәк була,Ә урак өстендә йоклап ятучы угыл үзен оятка калдыра.+
6 Тәкъва кеше фатихалар ура,+Явызның теле исә аның усал ниятләрен яшерә.
7 Тәкъва кешенең исеме* фатихаланыр,+Явыз кешенең исеме исә юкка чыгар.*+
8 Зирәк йөрәкле кеше нәсыйхәтне* кабул итәр,+Ахмак телле исә тапталып бетәр.+
9 Сафлык юлыннан йөрүче имин йөрер,+Ә юлларын кәкре иткән кеше фаш ителер.+
10 Мәкерле ният белән күз кысучы кайгы китерә,+Ахмак сүз сөйләүче тапталып бетәр.+
11 Тәкъваның теле — тормыш чишмәсе,+Явызның теле исә аның усал ниятләрен яшерә.+
12 Нәфрәт низаглар тудыра,Мәхәббәт исә бөтен гөнаһларны каплый.+
13 Үткен акыллы кешенең телендә зирәклек табылыр,+Ә акылга сай кешенең аркасына чыбык эләгер.+
14 Зирәкләр белемне күңелләрендә саклый,+Акылсызларның теле исә бәла китерә.+
15 Байның милке* — аның өчен ныгытылган шәһәр.
Ә ярлының фәкыйрьлеге — аның өчен һәлакәт.+
16 Тәкъваның эшләре тормышка илтә,Ә явызның табышы гөнаһка китерә.+
17 Тәрбиягә колак салучы кеше башкаларга тормыш юлын күрсәтә,*Шелтәне санга сукмаучы исә юлдан яздыра.
18 Нәфрәтен яшергән кеше ялган сөйли,+Кара гайбәт* таратучы кеше акылсыз була.
19 Күп сөйләүче гөнаһ кылмый калмас,+Телен тыючы исә акыллы эш итә.+
20 Тәкъваның теле иң сыйфатлы көмеш сыман,+Явызның йөрәге исә бернигә дә тормый.
21 Тәкъва кешенең теле күпләрне тукландыра,*+Ахмаклар исә акыллары сайлыктан вафат була.+
22 Йәһвәнең фатихасы кешене баета,+Ул фатихасына кайгы-хәсрәт* өстәми.
23 Азгын тәртип акылсызлар өчен уен ул,Үткен акыллы кешегә исә зирәклек хас.+
24 Явыз нидән курыкса, шул аның башына төшәр,Ә тәкъва кешеләрнең теләге тормышка ашар.+
25 Давыл үткәч, явыз юк булыр,+Ә тәкъва кешенең нигезе мәңге торыр.+
26 Теш өчен серкә, күз өчен төтен ничек булса,Ялкау кеше дә хуҗасы өчен шундый була.
27 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт гомерне озайта,+Явызларның яшәү еллары исә кыскартылыр.+
28 Тәкъваларның өмете шатлык китерә,+
Ә явызларның өмете өзелер.+
29 Йәһвәнең юлы — саф кеше өчен ныгытма,+Ә явызлык кылучылар өчен һәлакәт.+
30 Тәкъва кешене егып булмас,+Явызлар исә җир йөзендә бүтән яшәмәс.+
31 Тәкъваның авызыннан зирәклек чыга,*Ә азгын тел юк ителер.
32 Тәкъваның теле ягымлы сүзләр сөйләр,Явызларның авызыннан исә бозык сүзләр чыга.
Искәрмәләр
^ Яки «кешенең җанына».
^ Яки «истәлеге».
^ Сүзгә-сүз «череп бетәр».
^ Сүзгә-сүз «әмерләрне».
^ Яки «кыйммәтле әйбере».
^ Я, бәлки, «тормыш юлында».
^ Яки «Яман сүз».
^ Яки «җитәкләп йөртә».
^ Яки «авырту; авырлык».
^ Яки «авызы зирәклек җимеше бирә».

