Рәсүлләр 1:1—26

1  Тәүфи́л, мин беренче китабымда Гайсәнең башкарган бар эшләре һәм бар өйрәткәннәре турында язган идем.+  Мин аның күккә алынганчы+ башкарган бар эшләре турында хәбәрләрне шул китапка җыйдым. Күккә алыныр алдыннан ул үзе сайлаган рәсүлләренә+ изге рух аша күрсәтмәләр бирде.  Газап чиккәннән соң, ул үзенең тере булуын күп санлы хак дәлилләр ярдәмендә исбат итте.+ Шәкертләре аны 40 көн дәвамында күрде, һәм ул аларга Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде.+  Алар белән очрашкач, Гайсә аларга мондый боерык бирде: «Иерусалимнан китмәгез,+ әмма Ата вәгъдә иткәнне көтегез.+ Бу вәгъдә турында сез миннән инде ишеткән идегез.  Яхъя суга чумдырды, ә сез берничә көннән соң изге рухка чумдырылырсыз».+  Бергә җыелгач, алар Гайсәдән: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сорадылар.+  Ул аларга болай диде: «Атаның гына билгеләргә хокукы булган вакытларны яки заманнарны сезгә белергә кирәк түгел,+  әмма сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк,+ һәм сез Иерусалимда,+ бөтен Яһүдиядә, Сама́риядә+ һәм җир читенә кадәр+ минем шаһитләрем булачаксыз».+  Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә аларның күз алдында күккә таба күтәрелә башлады, аны болыт каплады, һәм ул аларның күзләреннән югалды.+ 10  Алар күккә карап аның күтәрелүен күзәтеп торганда, кинәт яннарында ак* кием кигән ике ир-ат пәйда булды.+ 11  «Гәлилә́я ирләре, ник сез күккә карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә алынган шушы Гайсә ничек күтәрелгән булса, нәкъ сез күргәнчә, шулай ук киләчәк»,— диделәр алар. 12  Шуннан соң рәсүлләр Зәйтүн тавы дип аталган таудан Иерусалимга кайттылар.+ Бу тау Иерусалимнан якынча бер километр ераклыкта иде. 13  Кайтып җиткәч, алар үзләре тукталган өске каттагы бүлмәгә керделәр. Бу Пете́р, Ягъкуб, Яхъя, Әндри́, Фили́п, Тома́с, Бартолма́й, Матта́й, Алфа́й улы Ягъкуб, ашкынучан дип аталган Шиму́н һәм Ягъкуб улы Яһүд иде.+ 14  Алар кайбер хатыннар,+ Гайсәнең анасы Мәрьям һәм аның энеләре белән бергә бердәм рәвештә дога кылдылар.+ 15  Шул көннәрдә Петер кардәшләре алдына (ә анда якынча 120 кеше бар иде) торып басты да болай диде: 16  «Кардәшләр, изге рух Давыт аша пәйгамбәрлек итеп әйткән Язмадагы сүзләр — Гайсәне кулга алган кешеләрне ияртеп килгән Яһүд хакындагы сүзләр үтәлергә тиеш иде.+ 17  Ул безнең беребез иде+ һәм безнең белән хезмәттә катнашты. 18  (Ул гаделсезлек өчен түләү алып, җир сатып алды+ һәм баштүбән егылгач,* аның эче шартлап ярылды, һәм барлык эчәкләре тышка чыкты.+ 19  Бу бөтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуңа күрә шул кыр аларның телендә Акилдама́, ягъни „Кан Кыры“ дип атала башлады.) 20  Зәбур китабында: „Аның яшәгән урыны буш калсын, шул урында яшәүче булмасын“+ һәм: „Күзәтчелек хезмәте башка берәүгә бирелсен“+,— дип язылган. 21  Шуңа күрә, Хуҗабыз Гайсә безнең арабызда булганда, безнең белән бергә йөргән 22  һәм Гайсәнең Яхъя тарафыннан чумдырылуыннан алып+ бездән алынуына кадәр+ безнең белән бергә булган кеше кирәк. Ул шулай ук, безнең кебек, Гайсәнең терелүенә шаһит булырга тиеш».+ 23  Шунда ике кеше тәкъдим ителде: Барса́б яки Юсты́ дип тә аталучы Йосыф һәм Маттиа́с. 24  Аннан соң алар дога кылдылар: «Син, Йәһвә, һәр кешенең йөрәген беләсең.+ Син бу ике кешенең кайсысын 25  Яһүд үз юлы белән барыр өчен калдырган хезмәттә катнашырга һәм аның урынына рәсүл булырга сайладың? Моны безгә күрсәт».+ 26  Шунда алар жирәбә салдылар.+ Жирәбә Маттиаска чыкты, һәм ул 11 рәсүлгә кушылды.

Искәрмәләр

Яки «ялтыравык».
Я, бәлки, «шешенгәч».

Искәрмәләр

беренче китабымда: Лүк монда үзенең Яхшы хәбәре турында әйтә. Үзенең Яхшы хәбәрендә Лүк игътибарын «Гайсәнең башкарган бар эшләре һәм бар өйрәткәннәренә» туплаган булган. Рәсүлләр китабын Лүк үзенең Яхшы хәбәрен тәмамлаган вакыйгалар белән башлый һәм анда Гайсә шәкертләренең әйткәннәре һәм эшләгәннәре турында яза. Бу китаплар стиль һәм тел буенча охшаш, һәм аларның икесе дә Тәүфилгә язылган. Тәүфилнең Мәсих шәкерте булганмы, юкмы икәне ачык әйтелми. (Лк 1:3 кә аңлатманы кара.) Лүк Рәсүлләр китабының башында үзенең Яхшы хәбәренең ахырында сурәтләнгән күп кенә вакыйгаларны кыскача сөйләп бирә һәм шулай итеп бу икенче хәбәрнең беренчесенең дәвамы икәнен ачык итеп күрсәтә. Әмма бу кыскача сурәтләвен Лүк башкачарак һәм өстәмә нечкәлекләр кертеп яза. (Лк 24:49 ны Рс 1:1—12 белән чагыштыр.)

күкләр Патшалыгының ачкычларын: Изге Язмалар буенча, букваль я образлы ачкычлар бирелгән кешеләргә күпмедер хакимлек тапшырылган булган (1Ел 9:26, 27; Иш 22:20—22). Шуңа күрә «ачкыч» сүзе хакимлекне һәм җаваплылыкны символлаштыра башлаган. Петер үзенә ышанып тапшырылган бу «ачкычларны» яһүдләргә (Рс 2:22—41), самариялеләргә (Рс 8:14—17) һәм мәҗүсиләргә (Рс 10:34—38) Аллаһы рухын алу һәм күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеген ачар өчен кулланган.

Рәсүлләр кылган эшләр: Бу китапның төп нөсхәсендә аның берәр исеме булган икәненә дәлилләр булмаса да, б. э. II гасырына караган кайбер кулъязмаларда Пра́ксейс апосто́лон дигән грек исеме очрый. Бу китап Лүк язган Яхшы хәбәрнең дәвамы. (Рс 1:1 гә аңлатманы кара.) Анда бар рәсүлләрнең эшләре түгел, ә башлыча Петер һәм Паулның эшчәнлеге турында языла. Бу китапта мәсихче җыелышның гаҗәеп барлыкка килүе һәм тиз үсеше турында ышанычлы һәм тәфсилле тарих китерелә. Мәсихчеләр дине башта яһүдләр, аннары самариялеләр һәм шуннан соң башка халык кешеләре арасында таралган. (Мт 16:19 га аңлатманы кара.) Шулай ук бу китаптагы тарихи мәгълүмат Аллаһы тарафыннан рухландырылган Мәсихче Грек Язмаларындагы хатларны тулырак аңларга ярдәм итә.

хөрмәтле: «Хөрмәтле» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кра́тистос түрәләргә мөрәҗәгать ителгәндә кулланылган (Рс 23:26; 24:2; 26:25). Шуңа күрә, кайбер галимнәр уйлаганча, бу төшенчә Тәүфилнең мәсихче булып киткәнче югары урын алганын күрсәтәдер. Башкалар бу грек төшенчәсе дусларча яки әдәпле мөрәҗәгатьне я ихтирам итү сүзен аңлата дип уйлый. Тәүфил, күрәсең, мәсихче булган, чөнки ул Гайсә Мәсих һәм аның хезмәте турында инде «телдән өйрәтелгән» булган (Лк 1:4). Лүк язган хәбәр аны телдән өйрәнгәннәре хак икәненә тагы да ышандырырга тиеш булган. Әмма башка карашлар да бар. Кайберәүләр уйлаганча, Тәүфил башта кызыксынган кеше булган, ә соңыннан мәсихче булып киткән. Башкалар исә «Аллаһы яраткан; Аллаһының дусты» дигәнне аңлаткан бу исем гомумән мәсихчеләргә псевдоним буларак кулланылган дип саный. Рәсүлләр китабының башында Тәүфилгә мөрәҗәгать иткәндә, Лүк «хөрмәтле» дигән төшенчәне кулланмый (Рс 1:1).

хөрмәтле: «Хөрмәтле» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кра́тистос түрәләргә мөрәҗәгать ителгәндә кулланылган (Рс 23:26; 24:2; 26:25). Шуңа күрә, кайбер галимнәр уйлаганча, бу төшенчә Тәүфилнең мәсихче булып киткәнче югары урын алганын күрсәтәдер. Башкалар бу грек төшенчәсе дусларча яки әдәпле мөрәҗәгатьне я ихтирам итү сүзен аңлата дип уйлый. Тәүфил, күрәсең, мәсихче булган, чөнки ул Гайсә Мәсих һәм аның хезмәте турында инде «телдән өйрәтелгән» булган (Лк 1:4). Лүк язган хәбәр аны телдән өйрәнгәннәре хак икәненә тагы да ышандырырга тиеш булган. Әмма башка карашлар да бар. Кайберәүләр уйлаганча, Тәүфил башта кызыксынган кеше булган, ә соңыннан мәсихче булып киткән. Башкалар исә «Аллаһы яраткан; Аллаһының дусты» дигәнне аңлаткан бу исем гомумән мәсихчеләргә псевдоним буларак кулланылган дип саный. Рәсүлләр китабының башында Тәүфилгә мөрәҗәгать иткәндә, Лүк «хөрмәтле» дигән төшенчәне кулланмый (Рс 1:1).

Тәүфил: Лүк язган Яхшы хәбәр дә һәм Рәсүлләр кылган эшләр китабы да бу кешегә язылган булган. Лк 1:3 тә аның исеме алдында «хөрмәтле» дигән титул тора. (Бу сүзнең кулланышы һәм Тәүфилнең кем булганы турында күбрәк белер өчен, Лк 1:3 кә аңлатманы кара.)

беренче китабымда: Лүк монда үзенең Яхшы хәбәре турында әйтә. Үзенең Яхшы хәбәрендә Лүк игътибарын «Гайсәнең башкарган бар эшләре һәм бар өйрәткәннәренә» туплаган булган. Рәсүлләр китабын Лүк үзенең Яхшы хәбәрен тәмамлаган вакыйгалар белән башлый һәм анда Гайсә шәкертләренең әйткәннәре һәм эшләгәннәре турында яза. Бу китаплар стиль һәм тел буенча охшаш, һәм аларның икесе дә Тәүфилгә язылган. Тәүфилнең Мәсих шәкерте булганмы, юкмы икәне ачык әйтелми. (Лк 1:3 кә аңлатманы кара.) Лүк Рәсүлләр китабының башында үзенең Яхшы хәбәренең ахырында сурәтләнгән күп кенә вакыйгаларны кыскача сөйләп бирә һәм шулай итеп бу икенче хәбәрнең беренчесенең дәвамы икәнен ачык итеп күрсәтә. Әмма бу кыскача сурәтләвен Лүк башкачарак һәм өстәмә нечкәлекләр кертеп яза. (Лк 24:49 ны Рс 1:1—12 белән чагыштыр.)

Аллаһы Патшалыгы: Рәсүлләр китабында бөтен Изге Язмаларның төп темасы — Йәһвә Патшалыгы — кызыл җеп булып үтә (Рс 8:12; 14:22; 19:8; 20:25; 28:31). Бу китапта рәсүлләрнең шушы Патшалык турында «төпле шаһитлек» биргәннәре һәм үз хезмәтләрен һәрьяклап үтәгәннәре ассызыклана (Рс 2:40; 5:42; 8:25; 10:42; 20:21, 24; 23:11; 26:22; 28:23).

Билгеләнгән вакыт килде: Бу контекстта «билгеләнгән вакыт» (грекча кайро́с) Гайсәнең җирдәге хезмәте башланган вакытны аңлата, шулай итеп кешеләргә яхшы хәбәргә иман итәргә мөмкинлек бирелгән булган; бу вакыт Язмаларда алдан әйтелгән булган. Шул ук грек сүзе Гайсәнең хезмәте китергән тикшерү вакытын (Лк 12:56; 19:44) һәм аның үлеменә «билгеләнгән вакытны» күрсәтер өчен кулланыла (Мт 26:18).

хокукы булган: Яки «хакимлеге булган». Бу сүзтезмә күрсәткәнчә, Йәһвә үз ниятләрен үтәр өчен «вакытларны яки заманнарны» үзе генә билгеләргә карар иткән. Ул Вакыт Хуҗасы. Үзенең үлеме алдыннан Гайсә ахыр киләчәк «көн һәм сәгать хакында» хәтта Угылның да ул чакта белмәгәнен, ә «Атаның гына» белгәнен әйткән (Мт 24:36; Мк 13:32).

вакытларны яки заманнарны: Монда ике төрле вакыт турында әйтелә. Вакытлар дип бирелгән хро́нос дигән грек сүзенең күплек формасы озын я кыска билгесез вакыт аралыгын аңлатырга мөмкин. Грек сүзе кайро́с (кайчак «билгеләнгән вакыт; билгеләнгән көннәр» дип тәрҗемә ителгән; аның күплек формасы монда заманнар дип бирелгән) еш кына Аллаһы ниятләгән һәм билгеләгән киләчәк заманнарны күрсәтер өчен кулланыла. Бу заманнар аеруча Мәсихнең килү чоры һәм аның Патшалыгы белән бәйле. (Рс 3:19; 1Тс 5:1; Мк 1:15; Лк 21:24 кә аңлатмаларны кара.)

Халыкларга билгеләнгән вакыт: Яки «Башка халыклар вакыты». Грек сүзе кайро́с (монда күплек санда килеп, «билгеләнгән вакыт» дип тәрҗемә ителгән) билгеле үзенчәлекләргә хас ниндидер вакытны яки урнаштырылган я билгеле бер вакыт аралыгын аңлатырга мөмкин (Мт 13:30; 21:34; Мк 11:13). Бу сүз Гайсәнең җирдәге хезмәте башланыр өчен «билгеләнгән вакытны» (Мк 1:15) һәм аның үлеменә «билгеләнгән вакытны» күрсәтер өчен кулланыла (Мт 26:18). Кайро́с төшенчәсе шулай ук Аллаһы ниятләгән һәм ул билгеләгән вакытта башланасы вакытлар я заманнар турында, аеруча Мәсихнең килү чоры һәм аның Патшалыгы турында, сүз барганда кулланыла (Рс 1:7; 3:19; 1Тс 5:1). Кайро́с сүзенең Изге Язмаларда кулланылышын исәпкә алсак, «халыкларга билгеләнгән вакыт» дигән сүзтезмә, күрәсең, билгесез вакытны түгел, ә башы һәм ахыры булган билгеләнгән вакыт аралыгын аңлата. «Халыклар» я «башка халыклар» дип э́тнос дигән грек сүзенең күплек формасы тәрҗемә ителә; бу грек сүзен еш кына Изге Язмалар язучылары махсус рәвештә яһүд булмаган халыкларны күрсәтер өчен кулланган.

шаһитлек бирер өчен: Мәсихче Грек Язмаларында «шаһитлек бирү» (мартире́о) һәм «шаһит» (мартири́а; ма́ртис) дип тәрҗемә ителгән грек сүзләре киң мәгънәле. Бу тамырдаш төшенчәләр башлыча берәр нәрсәне үз күзләре белән күргән я берәр нәрсәне белгән кешенең мәгълүмат бирүе мәгънәсендә кулланыла, ләкин алар шулай ук «игълан итү; раслау; берәр кем я берәр нәрсә турында яхшыны сөйләү» дигән фикерне дә үз эченә алырга мөмкин. Гайсә үзе нык инанган хакыйкатьләр турында шаһитлек биреп һәм игълан итеп кенә калмаган, ә шулай ук үз Атасының пәйгамбәрлек сүзенең һәм вәгъдәләренең хак булганнарын расларлык итеп яшәгән (2Кр 1:20). Аллаһының Патшалыкка һәм Мәсих-Хакимгә карата нияте турында бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан әйтелгән булган. Гайсәнең корбан үлеме белән тәмамланган җирдәге бөтен тормышы аның үзе турындагы бөтен пәйгамбәрлекләрне, шул исәптән Канун килешүендәге «күләгәне», ягъни прообразларны, үтәгән (Кл 2:16, 17; Ев 10:1). Димәк, Гайсә сүзләре һәм эшләре белән «хакыйкать турында шаһитлек» биргән дип әйтеп була.

рух аны... китәргә дәртләндерде: Яки «эш итүче көч аны китәргә этәрде». Грек сүзе пне́ума монда Аллаһы рухын аңлата; бу рух, кешене Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндереп, этәргеч көч булып эш итә ала. (Лк 4:1; сүзлектән «Рух» кара.)

тагын да бөегрәк эшләр: Гайсәнең үз шәкертләре башкарачак могҗизалы эшләр үзе башкарган могҗизалы эшләрдән бөегрәк булачак дип әйтәсе килмәгән. Ул басынкылык белән аларның вәгазьләү һәм өйрәтү эшләренең күләме үзенекеннән зуррак булачак икәнен таныган. Аның шәкертләре үзенә караганда күбрәк территорияләрдә, күбрәк кешеләргә һәм күбрәк вакыт дәвамында вәгазьләячәк. Гайсәнең сүзләре ап-ачык шуны күрсәтә: ул шәкертләреннән үзе башлаган эшне дәвам итәчәк дип көткән.

Бар халыкларга... бөтен җиһанда: Бу сүзтезмәләрнең икесе дә вәгазьләү эшенең киң колач алуын ассызыклый. «Бөтен җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Лк 2:1; Рс 24:5). Гомуми мәгънәдә «халык» дип бирелгән грек сүзе э́тнос якын я ерак туганлык мөнәсәбәтендә булган һәм бер телдә сөйләшкән берәр кешеләр төркемен аңлата. Андый милли я этник төркем еш кына билгеле бер территориядә яши.

дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен: Мт 24:14 тә язылган пәйгамбәрлектәге кебек, Гайсә монда яхшы хәбәрнең бөтен дөньяда игълан ителәчәген алдан әйтә. Һәм бу яхшы хәбәр шушы хатынның тугрылык эшен дә үз эченә ала. Аллаһы Мәрьямнең кылган эше турында Яхшы хәбәр бәян итүчеләрнең өчесен язарга рухландырган. (Мк 14:8, 9; Ях 12:7; Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)

бөтен халык кешеләренә: Бу сүзләр, сүзгә-сүз «бөтен халыкларга» дип тәрҗемә ителсә дә, контексттан күренгәнчә, бар халыклардан булган аерым кешеләрне аңлата, чөнки танучыларны суга чумдырыгыз дип бирелгән грек сүзтезмәсе «халыкларга» түгел, ә кешеләргә карый. «Бөтен халык кешеләренә» барырга дигән боерык яңа булган. Гайсәнең хезмәтенә кадәр, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, төрле халык кешеләре Йәһвәгә хезмәт итәргә килгәндә, аларны Исраилдә якты йөз белән каршы алганнар (1Пат 8:41—43). Әмма бу боерыгы белән Гайсә үз шәкертләренә яһүд булмаган кешеләргә дә вәгазьләргә кушкан. Шулай итеп ул шәкертләр булдыру эшенең бөтен дөньяга таралачагын ассызыклаган. (Мт 10:1, 5—7; Ач 7:9; Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)

шаһит булып: Яки «шаһитлек өчен». «Шаһит» дип тәрҗемә ителгән грек исеме мартири́а Яхъяның Яхшы хәбәрендә, бергә алынган башка өч яхшы хәбәр белән чагыштырганда, ике мәртәбәдән ешрак очрый. Шаһитлек бирү дип тәрҗемә ителгән тамырдаш фигыль мартире́о Яхъяның Яхшы хәбәрендә 39 мәртәбә, ә башка Яхшы хәбәрләрдә 2 мәртәбә очрый (Мт 23:31; Лк 4:22). Бу грек фигыле Чумдыручы Яхъяга карата шулкадәр еш кулланыла ки, аны, кайберәүләр әйтүенчә, «Шаһит Яхъя» дип атап булыр иде (Ях 1:8, 15, 32, 34; 3:26; 5:33). Яхъяның Яхшы хәбәрендә бу фигыль шулай ук Гайсәнең хезмәтенә карата да еш кулланыла. Гайсә турында еш кына ул «шаһитлек бирде» дип әйтелә (Ях 8:14, 17, 18). Гайсәнең Понти Пилатка әйткән мондый сүзләре аеруча игътибарга лаек: «Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем» (Ях 18:37). Яхъя язган Ачылыш китабында Гайсә «Тугры шаһит» һәм «тугры һәм хак шаһит» дип атала (Ач 1:5; 3:14).

изге рух: Яки «изге эш итүче көч». Рәсүлләр китабында «изге рух» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе 41 мәртәбә очрый, һәм анда ким дигәндә тагын 15 очракта «рух» (грекча пне́ума) дигән төшенчә Аллаһының изге рухын белдерә. (Мәсәлән, Рс 2:17, 18; 5:9; 11:28; 21:4 не кара; шулай ук сүзлектән «Рух» кара.) Шулай итеп, Изге Язмаларның бу китабы кат-кат ачык итеп шуны күрсәтә: Гайсәнең шәкертләре башкарырга тиеш халыкара вәгазьләү һәм өйрәтү эше Аллаһының эш итүче көче ярдәмендә генә үтәлергә мөмкин. (Мк 1:12 гә аңлатма белән чагыштыр.)

җир читенә кадәр: Шул ук грек сүзтезмәсе Рс 13:47 дә Иш 49:6 дан өземтә итеп китерелгән пәйгамбәрлектә кулланыла; Иш 49:6 да грек Септуагинтасы шулай ук бу төшенчәне куллана. Гайсәнең Рс 1:8 дәге сүзләре бу пәйгамбәрлекне хәтерләтәдер; бу пәйгамбәрлектә Йәһвәнең хезмәтчесе, котылу «җирнең читләренә кадәр барып җитсен өчен», «халыкларга яктылык» булачак дип алдан әйтелгән булган. Бу Гайсәнең элегрәк әйткән сүзләре белән туры килә; ул үзенең шәкертләре үзенә караганда «бөегрәк эшләр» башкарачак дип әйткән. (Ях 14:12 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең монда язылган сүзләре аның мәсихчеләр үтәячәк вәгазьләү эше бөтен дөньяга таралачак дигән сүзләре белән дә туры килә. (Мт 24:14; 26:13; 28:19 га аңлатмаларны кара.)

минем шаһитләрем: Тугры яһүдләр буларак, Гайсәнең беренче шәкертләре инде Йәһвәнең шаһитләре булган һәм аның бердәнбер хак Аллаһы икәненә шаһитлек биргән (Иш 43:10—12; 44:8). Әмма хәзер бу шәкертләр Йәһвәнең дә һәм Гайсәнең дә шаһитләре булырга тиеш булган. Алар Йәһвәнең исемен изгеләндерүдә Гайсәнең мөһим ролен билгеле итәргә тиеш булган; Мәсих бу исемне Йәһвә ниятендәге яңа як — үзенең җитәкчелегендәге Патшалык — ярдәмендә изгеләндерәчәк. Яхъяның Яхшы хәбәреннән тыш, Рәсүлләр китабы «шаһит» (ма́ртис), «шаһитлек бирергә» (мартире́о), «төпле шаһитлек бирергә» (диамарти́ромай) дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәләрен һәм тамырдаш сүзләрне Изге Язмаларның башка китапларына караганда ешрак куллана. (Ях 1:7 гә аңлатманы кара.) Шаһит булу һәм Аллаһының ниятләре, шул исәптән аның Патшалыгы һәм Гайсәнең мөһим роле, турында төпле шаһитлек бирү — бөтен Рәсүлләр китабы буенча үтә торган тема (Рс 2:32, 40; 3:15; 4:33; 5:32; 8:25; 10:39; 13:31; 18:5; 20:21, 24; 22:20; 23:11; 26:16; 28:23). Кайбер беренче гасыр мәсихчеләре Гайсәнең тормышы, үлеме һәм үледән терелтелүе турындагы тарихи фактлар хакында шаһитлек биргән, ягъни аларны раслаган, чөнки моны үзләре күргән (Рс 1:21, 22; 10:40, 41). Гайсәгә соңрак иман итә башлаган шәкертләр аның тормышы, үлеме һәм үледән терелтелүенең мөһимлеге турында игълан итеп шаһитлек биргән. (Рс 22:15; Ях 18:37 гә аңлатманы кара.)

ак кием кигән ике ир-ат: Монда фәрештәләр турында сүз бара. (Лк 24:4, 23 белән чагыштыр.) Рәсүлләр китабында «фәрештә» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе а́нгелос 21 тапкыр очрый; ул беренче мәртәбә Рс 5:19 да кулланыла.

ачык билгеле: Монда кулланылган грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында бер тапкыр гына очрый һәм «игътибар белән карау; күзәтү» дигәнне аңлаткан фигыльдән барлыкка килгән. Кайбер белгечләр фикеренчә, табиблар үз хезмәтләрендә, берәр чирнең тышкы билгеләрен күзәтүләре турында язганда, бу сүзне кулланган. Бу сүз монда, күрәсең, Аллаһы Патшалыгының килүе кайберәүләр өчен ачык билгеле булмаячак дигән фикерне белдерә.

күккә: Бу шигырьдә өч мәртәбә очраган грек сүзе урано́с физик күкләрне, ягъни күк йөзен, я рухи күкләрне аңлатырга мөмкин.

шулай ук киләчәк: «Киләчәк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе э́рхомай Язмаларда төрле мәгънәләрдә кулланыла. Кайбер контекстларда ул Гайсәнең Хаким буларак бөек афәт вакытында хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен килүен күрсәтә (Мт 24:30; Мк 13:26; Лк 21:27). Әмма бу грек сүзе Гайсә белән бәйле башка очракларда да кулланыла (Мт 16:28; 21:5, 9; 23:39; Лк 19:38). Шуңа күрә «киләчәк» дигән төшенчәнең монда нинди мәгънәдә кулланылганын контекст билгели. Фәрештәләрнең сүзләре буенча, Гайсә ничек киткән булса, «шулай ук» (грекча тро́пос) «киләчәк», ягъни кайтачак. Тро́пос төшенчәсе шул ук образда, күренештә яки тәндә дигәнне түгел, ә шул ук рәвешчә дигәнне аңлата. Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең китүен дөнья гомумән күрмәгән. Аның җирне калдырып, үз Атасы янына күккә кайтканын рәсүлләр генә белгән. Гайсә үзенең «Аллаһы Патшалыгының» Патшасы буларак кире кайтуы бар кешеләр өчен дә ачык билгеле булмаячак дип инде әйткән булган; моның турында аның шәкертләре генә беләчәк. (Лк 17:20; аңлатманы кара.) Ач 1:7 дә башка «килү» турында әйтелә. Ул очракта «аны һәркем... күрәчәк» (Ач 1:7). Шуңа күрә Рс 1:11 нең контексты буенча, «киләчәк» дигән төшенчә, күрәсең, Гайсәнең үзенең килү чоры башында Патша буларак күренмәс килүен күрсәтә (Мт 24:3).

якынча бер километр: Сүзгә-сүз «бер Шимбә көнлек юл». Ягъни исраиллеләргә Шимбә көнне йөрергә рөхсәт ителгән ара. Бу төшенчә монда Зәйтүн тавы белән Иерусалим шәһәре арасын күрсәтер өчен кулланыла. Канун буенча, Шимбә көнне сәяхәт итү тыелган, ләкин күпме ара үтеп була икәне төгәл әйтелмәгән (Чг 16:29). Тора-бара раввиннар яһүд кешесе ул көнне йөри алган араны билгеләгән; ул якынча 2 000 терсәк (890 м) булган. Бу сан Сн 35:5 тәге шәһәрнең тышкы «ягында 2 000 терсәк үлчәгез» дигән сүзләргә һәм Йш 3:3, 4 тәге исраиллеләр килешү сандыгыннан «2 000 терсәк чамасы ераклыкта» булырга тиеш дигән күрсәтмәгә нигезләнгән булган. Раввиннар фикер йөрткәнчә, исраиллеләргә Шимбә көнне изге чатыр янында гыйбадәт кылу өчен ким дигәндә шундый ара үтәргә рөхсәт ителгән булган (Сн 28:9, 10). Иосиф Флавий Иерусалим белән Зәйтүн тавы арасын бер тапкыр 925 м дип, ә икенче тапкыр 1 110 м дип әйтә; бу саннар, бәлки, ике төрле урыннан башлап саналгандыр. Һәрхәлдә, бу ара раввиннар бер Шимбә көнлек юл дип билгеләгән арага тиң диярлек, һәм бу Лүкнең шушы шигырьдәге сүзләре белән туры килә.

ашкынучан дип аталган: Бу кушамат рәсүл Шимунны рәсүл Шимун Петердән аерып тора (Лк 6:14, 15). Монда һәм Лк 6:15 тә кулланылган зелоте́с дигән грек сүзенең мәгънәсе «ашкынучы». Мт 10:4 һәм Мк 3:18 дәге хәбәрләрдә «Кәнәни» дигән кушамат кулланыла. Ул еврей я арамей теленнән килеп чыккан дип санала һәм шулай ук «ашкынучы» дигәнне аңлата. Бәлки, Шимун кайчандыр зелотларның берсе — Римга каршы торган яһүдләр партиясе әгъзасы булгандыр. Бу кушамат аңа шуның аркасында я, бәлки, аның ашкынучан булуы аркасында бирелгәндер.

энеләре: Изге Язмаларда грек сүзе аделфо́с рухи бәйләнешләрне аңлатырга мөмкин, ләкин монда ул Гайсәнең бер анадан туган энеләрен, Йосыф белән Мәрьямнең кече улларын белдерер өчен кулланыла. Мәрьям Гайсәне тудыргач, гыйффәтле булып калган дип санаган кайбер кешеләр аделфо́с дигән сүз монда Гайсәнең туганнарын, ягъни икетуган абый-энеләрен, белдерә дип әйтә. Әмма Мәсихче Грек Язмаларында «туган» сүзен (Кл 4:10 да грек сүзе анепсио́с) белдерер өчен аерым бер төшенчә кулланыла. Шулай ук Лк 21:16 да аделфо́с һәм сингене́с (мәгънәсе, икетуган абый-энеләр кебек, туганнар) дигән грек сүзләренең күплек формалары кулланыла. Бу мисаллар күрсәткәнчә, гаилә бәйләнешләрен белдерүче төшенчәләр Мәсихче Грек Язмаларында икеле-микеле я аңлаешсыз кулланылмый.

аның энеләре: Ягъни Гайсәнең бер анадан туган энеләре. Дүрт Яхшы хәбәрдә, Рәсүлләр китабында һәм Паулның ике хатында «Хуҗабызның энеләре», «Хуҗабызның энесе», «аның... энеләре» һәм «аның сеңелләре» искә алына, ә «энеләренең» дүртесе исемнәре белән атала: Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд (1Кр 9:5; Гл 1:19; Мт 12:46; 13:55, 56; Мк 3:31; Лк 8:19; Ях 2:12). Гайсәнең бу эне-сеңелләре аның могҗизалы рәвештә тууыннан соң туган булган. Күпчелек Изге Язмалар белгечләре Гайсәнең ким дигәндә дүрт энесе һәм ике сеңелесе булганын һәм аларның Йосыф белән Мәрьямнең балалары булганын таный. (Мт 13:55 кә аңлатманы кара.)

ә анда: Сүзгә-сүз «ә анда исемнәр төркеме». Бу контекстта «исем» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе о́нома кешене аңлата.

Кардәшләр: 15 нче шигырьдән аермалы буларак, монда грек текстында «кардәшләр» дигән төшенчә белән бергә «ир-атлар» дигәнне аңлаткан грек сүзе ане́р тора. Монда Яһүд Искариот урынына кем рәсүл булырга тиеш дигән сорау каралганын исәпкә алсак, бу ике сүз Петернең шушы төркемдәге ир-атларга гына мөрәҗәгать иткәнен күрсәтәдер.

баштүбән егылгач, аның эче шартлап ярылды: Маттайның хәбәрендә Яһүднең үлеме турында Яһүд «асылынды» дип әйтелә, һәм шулай итеп аның үзенә ничек итеп кул салганы сурәтләнә (Мт 27:5). Ә монда Лүк моның нәтиҗәләрен тасвирлый. Бу ике хәбәр буенча, Яһүд ниндидер кыя янында асылынган булган. Ләкин бер мәл я бау өзелгән, я агач ботагы сынган, һәм аның гәүдәсе аска ташларга килеп төшкәч, эче шартлап ярылган. Иерусалим тирәли җир өсте төзелеше моның шулай була алганын раслый.

Күзәтчелек хезмәте: Яки «Күзәтче вазифасы». Монда кулланылган грек сүзе эпископе́ «күзәтче» дигәнне аңлаткан эпи́скопос дигән грек исеме һәм Ев 12:15 тә «сак булыгыз» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле эпископе́о белән тамырдаш. Петер, рәсүл Яһүд тугрылыксыз булганга, буш калган урын башка берәүгә бирелсен дигән тәкъдимен раслар өчен, Зб 109:8 не өземтә итеп китергән. Бу өзектә еврей текстында пекудда́ дигән сүз кулланыла; ул «күзәтчелек хезмәте; кайгырту; күзәтче» дип тәрҗемә ителергә мөмкин (Сн 4:16; Иш 60:17). Зб 109:8 дә Септуагинтада (108:8, LXX) бу еврей сүзе грек сүзе эпископе́, нәкъ Лүк монда Рс 1:20 дә кулланган сүз, белән тәрҗемә ителә. Петернең Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләреннән күренгәнчә, рәсүлләрнең күзәтчеләр хезмәте, ягъни вазифасы, булган. Аларны Гайсә үзе билгеләгән булган (Мк 3:14). Шуңа күрә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында барлыкка килгән мәсихче җыелышта 12 күзәтче булган. Бу җыелыш бер көндә якынча 120 кешедән якынча 3 000 кадәр үскән (Рс 1:15; 2:41). Аннан соң, үсә барган җыелышны кайгыртырга булышыр өчен, башка кардәшләр дә күзәтчеләр итеп билгеләнгән булган. Әмма рәсүлләрнең күзәтчелеге махсус булып калган, чөнки, күрәсең, Йәһвәнең нияте буенча, 12 рәсүл киләчәктә Яңа Иерусалимның «12 нигез ташы» булырга тиеш булган. (Ач 21:14; Рс 20:28 гә аңлатманы кара.)

күзәтчеләр: Күзәтче дип тәрҗемә ителгән эпи́скопос дигән грек сүзе эпископе́о, мәгънәсе «игътибар белән күзәтү» (Ев 12:15), дигән фигыльгә һәм эпископе́, мәгънәсе «тикшерү» (Лк 19:44; 1Пт 2:12), «күзәтче вазифасы» (1Тм 3:1) һәм «күзәтчелек хезмәте» (Рс 1:20), дигән исемгә тамырдаш. Шуңа күрә күзәтчеләр җыелыш әгъзаларына килеп киткән, аларны тикшергән һәм җитәкләгән. Бу грек төшенчәсенең төп мәгънәсе — яклау максаты белән күзәтү. Мәсихче җыелыштагы күзәтчеләр имандашларын рухи яктан кайгыртырга җаваплы. Паул монда, Эфес җыелышындагы «өлкәннәр» белән сөйләшкәндә, «күзәтчеләр» төшенчәсен кулланган (Рс 20:17). Титуска язган хатында да ул, мәсихче җыелыштагы «өлкәннәр» өчен таләпләрне әйтеп киткәндә, «күзәтче» дигән төшенчәне куллана (Тит 1:5, 7). Шуңа күрә бу ике төшенчә дә бер үк вазифага күрсәтә. Пресби́терос сүзе шул урынга билгеләнгән кешенең рухи яктан җитлегеп, билгеле бер сыйфатларга ия булуын күрсәтә, ә эпи́скопос сүзе аның нинди вазифалар үтәгәнен ассызыклый. Паулның Эфестәге өлкәннәр белән очрашуы турындагы бу хәбәр шул җыелышта берничә күзәтченең булганын ачык итеп күрсәтә. Изге Язмаларда җыелышта күпме күзәтче булырга тиеш икәне әйтелми; аларның саны шул җыелышта «өлкәннәр» булырга яраклы рухи яктан җитлеккән ир-атлар санына бәйле булган. Шулай ук Филипиядәге мәсихчеләргә язган хатын Паул андагы «күзәтчеләргә» дә юллаган (Фп 1:1). Шулай итеп ул аларны шул җыелыштагы эшләрне күзәтүче өлкәннәр советы итеп күрсәткән. (Рс 1:20 гә аңлатманы кара.)

безнең арабызда булганда: Яки «безнең арабызда үз эшләрен башкарганда». Сүзгә-сүз «безнең арабызда кергәндә һәм чыкканда»; бу башка кешеләр белән төрле эшләр башкару дигәнне аңлаткан семит идиомасын белдерә.

Маттиас: Грек исеме Матти́ас, күрәсең, Маттати́ас исеменең кыска формасы; ул «Маттафия» (1Ел 15:18) дигән еврей исеменнән барлыкка килгән, аның мәгънәсе «Йәһвә бүләге». Петернең сүзләре буенча (Рс 1:21, 22), Маттиас Гайсәнең өч ярым еллык хезмәте дәвамында Мәсихнең шәкерте булган. Ул рәсүлләр белән якын аралашкан һәм, күрәсең, Гайсә вәгазьләргә җибәргән 70 шәкертнең берсе булган (Лк 10:1). Сайланганнан соң, Маттиас «11 рәсүлгә кушылган» (Рс 1:26), һәм шуннан соң Рәсүлләр китабында «рәсүлләр» я «12 рәсүл» дип әйтелгәндә, алар санына Маттиас та кергән (Рс 2:37, 43; 4:33, 36; 5:12, 29; 6:2, 6; 8:1, 14).

Йәһвә: Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча Ки́риос) дигән сүз кулланыла. Әмма, Б кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга җитди сәбәпләр бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла.

һәр кешенең йөрәген беләсең: Еврей Язмаларында еш кына Йәһвә Аллаһы кеше йөрәгендә нәрсә булганын белергә сәләтле шәхес итеп күрсәтелә (Кн 8:2; 1Иш 16:7; 1Пат 8:39; 1Ел 28:9; Зб 44:21; Ир 11:20; 17:10). Шуңа күрә бу очракта еврей телендә сөйләшүче яһүдләрнең, Аллаһыга дога кылганда, аның исемен кулланганы акылга ятышлы. «Кешенең йөрәген беләсең» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кардиогно́стес (сүзгә-сүз «йөрәкләрне белүче») монда һәм Рс 15:8 дә генә очрый; анда «кеше күңелен белүче Аллаһы» дип әйтелә. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 1:24 кара.)

жирәбә салдылар: Төрле мәсьәләләр буенча карарлар кабул иткәндә, Аллаһының Мәсихкә хәтле яшәгән хезмәтчеләре, Йәһвәнең ихтыярын белер өчен, жирәбә салганнар. (Лв 16:8; Сн 33:54; 1Ел 25:8; Гс 16:33; 18:18; сүзлектән «Жирәбә» кара.) Мәсихче Грек Язмаларында Гайсә шәкертләренең жирәбә салганнары монда гына искә алына. Шәкертләр тәкъдим ителгән ике кешенең кайсысы Яһүд Искариотны алмаштырырга тиеш икәнен билгеләр өчен жирәбә салганнар. Алар Йәһвәнең җитәкчелегенә мохтаҗ булганнарын аңлаган. Гайсә төне буе Атасына дога кылганнан соң гына 12 рәсүлнең һәрберсен билгеләгән (Лк 6:12, 13). Шуңа күрә шунысы игътибарга лаек: «жирәбә Маттиаска чыкканчы», шәкертләр Язмаларның берничә урынын карап чыккан һәм Йәһвәгә, үз «сайлавын» күрсәтсен дип, конкрет дога кылган (Рс 1:20, 23, 24). Әмма б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Изге Язмаларда күзәтчеләрне һәм аларның ярдәмчеләрен сайлар өчен я мөһим сорауларны хәл итәр өчен жирәбә салынганы турында әйтелми. Бу ысул, мәсихче җыелышта изге рух эш итә башлагач, инде кирәк булмаган (Рс 6:2—6; 13:2; 20:28; 2Тм 3:16, 17). Ир-атлар, жирәбә салынып түгел, ә үз тормышларында изге рух җимешен күрсәткәнгә, күзәтчеләр итеп сайланган булган (1Тм 3:1—13; Тит 1:5—9). Башка халык кешеләре дә жирәбә салганнар (Әс 3:7; Йл 3:3; Абд 11). Мәсәлән, Рим гаскәриләре, Зб 22:18 дә алдан әйтелгәнчә, Гайсәнең киемнәре өчен жирәбә салган. Әлбәттә, аларның теләге Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекне үтәү түгел, ә үз файдаларын эзләү булган. (Ях 19:24; Мт 27:35 кә аңлатманы кара.)

кушылды: Ягъни калган 11 рәсүлгә тиң булып санала башлады. Шуңа күрә Илленче көн бәйрәме җиткәч, рухи Исраилнең нигезе буларак хезмәт итәр өчен 12 рәсүл булган. Маттиас «12 рәсүлнең» берсе булган; соңрак ул грекча сөйләшүче шәкертләр белән бәйле авырлыкны чишәргә ярдәм иткән (Рс 6:1, 2).

алар... аның өске киемнәрен бүлештеләр: Ях 19:23, 24 тә Маттай, Марк һәм Лүк искә алмаган өстәмә нечкәлекләр китерелә. Дүрт Яхшы хәбәрдәге өзекләрне исәпкә алсак, мондый күренеш туа: Рим гаскәриләре, күрәсең, өске киемнәр һәм эчке кием өчен жирәбә салган; гаскәриләр өске киемнәрне «дүрткә бүлгәннәр: һәрберсенә бер өлеш чыккан»; алар эчке киемне ертырга теләмәгән, шуңа күрә аның өчен жирәбә салган; һәм Мәсихнең киемнәре өчен жирәбә салу Зб 22:18 не үтәгән. Күрәсең, үлем хөкемен үтәүчеләр гадәттә үтереләсе кешенең киемнәрен алып калган. Шулай итеп хөкем карарын үтәр алдыннан җинаятьченең киемнәрен салдырганнар һәм булган әйберләрен алганнар. Бу шушы коточкыч җәзалауны тагы да хурлыклырак иткән.

Медиаматериал

Рәсүлләр кылган эшләр. Кайбер төп вакыйгалар
Рәсүлләр кылган эшләр. Кайбер төп вакыйгалар

Вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелгән

1. Зәйтүн тавында, Битания янында Гайсә үз шәкертләренә үзе турында «җир читенә кадәр» шаһитлек бирергә куша (Рс 1:8)

2. Илленче көн бәйрәмендә шәкертләр изге рух белән сугарыла; алар төрле телләрдә шаһитлек бирә (Рс 2:1—6)

3. Гыйбадәтханәнең Матур дип аталган капкасы янында аксак бер кеше савыктырыла (Рс 3:1—8)

4. Шәкертләр Югары киңәшмә алдында «без... иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» дип әйтә (Рс 5:27—29)

5. Стифәнне, Иерусалимнан алып чыгып, ташлар атып үтерәләр (Рс 7:54—60)

6. Шәкертләр таралышкач, Филип Самариягә барып вәгазьли башлый; анда суга чумдырылган кешеләргә изге рух иңсен өчен, алар янына Петер белән Яхъяны җибәрәләр (Рс 8:4, 5, 14, 17)

7. Иерусалимнан Газага төшә торган юлда Филип хәбәш түрәсенә вәгазьли һәм аны суга чумдырып ала. («Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең эшләре» дигән картаны кара; Рс 8:26—31, 36—38)

8. Гайсә Дәмәшекъкә алып баручы юлда Шаулга күренә (Рс 9:1—6)

9. Гайсә Һананигә, Туры дип аталган урамга барып, Шаулга ярдәм итәргә куша; Шаул суга чумдырылу үтә (Рс 9:10, 11, 17, 18)

10. Яфада Дөркәс үлгәч, шәкертләр якында урнашкан Лиддәдән Петерне үзләре янына килергә өнди; Яфага килгәч, Петер аны үледән терелтә (Рс 9:36—41)

11. Петер, Яфада булганда, сафландырылган хайваннар турында күренеш күрә (Рс 9:43; 10:9—16)

12. Петер, Кайсариягә барып, Көрнилигә һәм сөннәтләнмәгән башка халык кешеләренә вәгазьли; алар иман итә башлый, изге рух белән сугарыла һәм суга чумдырылу үтә (Рс 10:23, 24, 34—48)

13. Шәкертләр Суриядәге Антиохта мәсихчеләр дип атала башлый (Рс 11:26)

14. Һируд Ягъкубны үтерә һәм Петерне төрмәгә утырта; Петерне фәрештә азат итә (Рс 12:2—4, 6—10)

15. Паул Барнаб һәм Марк дип аталучы Яхъя белән беренче миссионерлык сәяхәтенә бара. («Паулның беренче вәгазь сәяхәте» дигән картаны кара; Рс 12:25; 13:4, 5)

16. Антиохта сөннәтләнү турында бәхәс чыккач, Паул белән Барнаб шул мәсьәлә белән рәсүлләр һәм өлкәннәр янына Иерусалимга бара һәм очрашудан соң Антиохка кайта (Рс 15:1—4, 6, 22—31)

17. Паул икенче миссионерлык сәяхәтенә бара. («Паулның икенче вәгазь сәяхәте» дигән картаны кара.)

18. Паул өченче миссионерлык сәяхәтенә бара. («Паулның өченче вәгазь сәяхәте» дигән картаны кара.)

19. Паул Иерусалимда булганда, гыйбадәтханәдә фетнә куба; Паул кулга алына һәм Антоний ныгытмасының баскычыннан халыкка сөйли (Рс 21:27—40)

20. Паулны үтерү нияте турында билгеле булгач, гаскәриләр аны Антипатриска алып китә, аннары аны Кайсариягә алып баралар (Рс 23:12—17, 23, 24, 31—35)

21. Паул Фисте алдында хөкем ителә; Паул кайсар алдында хөкем ителүен сорый (Рс 25:8—12)

22. Паулның Римга сәяхәтенең беренче өлеше. («Паулның Римга сәяхәте» дигән картаны кара.)

Рәсүлләр китабына кереш сүз (видеоролик)
Рәсүлләр китабына кереш сүз (видеоролик)
Битфәгия, Зәйтүн тавы һәм Иерусалим
Битфәгия, Зәйтүн тавы һәм Иерусалим

Бу кыска видеоролик ярдәмендә Иерусалимга алып баручы юлдан сәяхәт итеп була. Ул көнчыгыштан, хәзерге Ат-Тур авылыннан (Изге Язмаларда искә алынган Битфәгиягә туры килә дип санала) Зәйтүн тавы түбәләренең берсенә алып бара. Битфәгиянең көнчыгыш ягында, Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә Битания урнашкан булган. Иерусалимда булганда, Гайсә үз шәкертләре белән гадәттә Битаниядә кунган. Бүген Битания урынында Аль-Азария (Эль-Эйзария) дигән авыл урнашкан. Ул гарәп телендә «Лазар урыны» дигән мәгънә йөртә. Гайсә, һичшиксез, анда Марта, Мәрьям һәм Лазар йортында тукталган (Мт 21:17; Мк 11:11; Лк 21:37; Ях 11:1). Аларның йортыннан Иерусалимга юл тотканда, Гайсә бу видеороликта күрсәтелгән маршрут белән баргандыр. Б. э. 33 елының 9 нисанында Гайсә, ишәк баласына атланып, Зәйтүн тавы аша Иерусалимга барыр өчен, бәлки, Битфәгиядән кузгалгандыр.

1. Битаниядән Битфәгиягә алып баручы юл

2. Битфәгия

3. Зәйтүн тавы

4. Кидрон үзәне

5. Гыйбадәтханә тавы

Өске бүлмә
Өске бүлмә

Исраилдә кайбер йортларның өске каты булган. Бу бүлмәгә эчтә сөялгән баскычтан я агачтан салынган баскычтан яки тышта таштан салынган я сөялгән баскычтан менгәннәр. Зур өске бер бүлмәдә (ул монда күрсәтелгән бүлмәгә охшаш булгандыр) Гайсә үз шәкертләре белән соңгы Пасах бәйрәмен уздырган һәм Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән (Лк 22:12, 19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында якынча 120 шәкерткә Аллаһы рухы иңгәндә, алар, күрәсең, Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә булган (Рс 1:15; 2:1—4).