Лүк 5:1—39

5  Бер көнне Генисаре́т күле+ буенда зур гына халык төркеме Гайсәнең Аллаһы сүзен өйрәткәнен тыңлап торганда, аны кысрыклый башладылар. 2  Шунда Гайсә яр буенда торган ике көймәне күрде. Балыкчылар исә, көймәләреннән чыгып, ятьмәләрен юа иде.+ 3  Гайсә көймәләрнең берсенә, Шимунныкына кереп, аңа ярдан бераз читкәрәк китәргә кушты. Аннары ул утырды да халыкны көймәдән өйрәтә башлады. 4  Сүзен тәмамлагач, ул Шимунга: «Тирәнрәк бер җиргә кереп, ятьмәләрегезне салыгыз»,— диде. 5  Әмма Шиму́н: «Остаз, без төне буе тырышып эшләдек, ләкин һичнәрсә тота алмадык.+ Шулай да, син кушасың икән, ятьмәләрне салам»,— дип җавап бирде. 6  Һәм, шулай эшләгәч, аларга шулкадәр күп балык эләкте ки, хәтта ятьмәләре ертыла башлады.+ 7  Балыкчылар, башка көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырды. Тегеләре килгәч, бергәләп ике көймәне дә балык белән тутырдылар, шунда көймәләр бата башлады. 8  Шимун Пете́р исә моны күргәч, Гайсә алдына тезләнеп: «Хуҗам, мин синең яныңда булырга лаеклы түгелмен, мин бит гөнаһлы кеше»,— диде, 9  чөнки шулкадәр күп балык тоткач, ул үзе дә, көймәдәгеләрнең барысы да шаккатты. 10  Шимунның хезмәттәшләре — Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъя+ да хәйран калды. Әмма Гайсә Шимунга: «Курыкма, моннан ары кешеләр тотучы булырсың»,— диде.+ 11  Көймәләрне ярга тартып чыгаргач, алар бөтен нәрсәләрен калдырып, Гайсәгә ияреп киттеләр.+ 12  Башка бер көнне, Гайсә шәһәрләрнең берсендә булганда, аны бөтен тәне махаулы бер кеше күрде һәм йөзтүбән капланып үтенә башлады: «Әфәнде, әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың».+ 13  Гайсә кулын сузды һәм аңа кагылып: «Телим! Тазарын»,— дип әйтте. Тегенең махау чире шунда ук юкка чыкты.+ 14  Гайсә шул кешегә моның турында берәүгә дә сөйләмәскә кушып,+ болай диде: «Руханига барып күрен һәм тазарынганың өчен Муса кушканны китер.+ Бу аларга шаһитлек булыр».+ 15  Әмма Гайсә турында хәбәр тарала барды, һәм күп халык аны тыңлар өчен һәм авыруларыннан савыгыр өчен, аның янына җыела иде.+ 16  Ә Гайсә еш кына аулак урыннарга китеп дога кыла иде. 17  Бер көнне, Гайсә халыкны өйрәткәндә, шул урында фарисейлар белән Канун укытучылары утыра иде. Алар Гәлилә́я белән Яһүдиянең барлык авылларыннан һәм Иерусалимнан килгән иде. Йәһвә Гайсәгә авыруларны савыктырыр өчен кодрәт бирде.+ 18  Шунда ир-атлар паралич суккан бер кешене носилкага салып китерделәр. Алар аны өйгә кертергә һәм Гайсә алдына куярга мөмкинлек эзләде.+ 19  Әмма халык күп булганга, кертә алмадылар. Шуңа күрә алар, өй түбәсенә менеп, түбәнең чирәпләрен сүттеләр дә авыруны носилкасы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр. 20  Ул аларның иманнарын күреп: «Дустым, синең гөнаһларың кичерелде»,— диде.+ 21  Шунда канунчылар һәм фарисейлар: «Андый көфер сүзләр әйтергә ул ничек батырчылык итә? Аллаһыдан башка гөнаһларны кичерергә кемнең хакы бар?»+ — диешә башладылар. 22  Әмма Гайсә аларның уйларын эчтән генә белеп алып, болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез? 23  „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме? 24  Ләкин сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде.+ 25  Теге кеше алар алдында торып басты да, носилкасын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте. 26  Барысы да моңа хәйран калып,+ Аллаһыны данлый башлады. Алар курку-хөрмәт белән сугарылып: «Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек!» — диде. 27  Шуннан соң Гайсә чыгып китте һәм, салым җыю урынында утыручы Ле́ви исемле салым җыючыны күргәч, аңа: «Минем шәкертем бул»,— диде.+ 28  Тегесе бар нәрсәне калдырды да, торып, аңа ияреп китте.+ 29  Ле́ви үз өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Табын алдында алар белән күп салым җыючы һәм башка кешеләр утыра иде.+ 30  Шунда фарисейлар һәм фарисейлардан булган канунчылар аның шәкертләреннән зарланып: «Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһ кылучылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз?» — дия башлады.+ 31  Моңа Гайсә болай дип җавап бирде: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк.+ 32  Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем».+ 33  Алар аңа: «Яхъяның һәм фарисейларның шәкертләре еш кына ураза тота һәм ялварып дога кыла, ә синекеләр ашый да эчә»,— диделәр.+ 34  Гайсә аларга болай диде: «Кияүнең дусларын, кияү алар белән бергә булганда, ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы? 35  Әмма килер көннәр, һәм алардан кияүне+ алырлар, шунда алар ураза тотар».+ 36  Аннары ул аларга бер мисал китерде: «Беркем дә яңа киемнән ямаулык кисеп алып иске киемне ямамый, югыйсә яңа ямаулык ертылыр. Яңа киемнән алынган ямаулык искесенә бармый.+ 37  Беркем дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, югыйсә яңа шәраб турсыкны ертыр да түгелер, турсык та әрәм булыр. 38  Яңа шәрабны яңа турсыкка салырга кирәк. 39  Иске шәрабны эчкән кешенең яңасын эчәсе килмәс, чөнки ул: „Иске шәраб искиткеч“,— дияр».

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Генисарет күле: Гәлиләя диңгезенең икенче исеме (Мт 4:18). Бу — төньяк Исраилдә төче сулы бер күл. Аны Киннерет диңгезе (Сн 34:11) һәм Тиберия диңгезе дип тә атаганнар. (Ях 6:1 гә аңлатманы кара.) Ул диңгез өсте тигезлегеннән якынча 210 м түбәнрәк урнашкан. Аның төньяктан көньякка сузылган озынлыгы 21 км, көнчыгыштан көнбатышка таба киңлеге 12 км, ә иң тирән урыны якынча 48 м. Генисарет — кечкенә бер тигезлекнең исеме; ул күлнең төньяк-көнбатыш яры белән чиктәш булган. Кайбер галимнәр санаганча, Генисарет — бәлки, Киннерет дигән борынгы еврей исеменең грек формасыдыр. (Мт 14:34 кә аңлатманы һәм А7 кушымт., 3Ә картаны, «Гәлиләя диңгезе тирәсендә кылган эшләре» кара.)

халыкны көймәдән өйрәтә: Мт 13:2 гә аңлатманы кара.

эләкте: Сүзгә-сүз «уратып алынды».

бөтен тәне махаулы бер кеше: Монда әйтелгән махау чире җитди тире авыруы булган. Изге Язмаларда искә алынган махау бүгенге махау авыруына караганда үз эченә күбрәкне алган. Махау чире белән авырган һәркем, савыкканчы, җәмгыятьтән аерым яшәргә тиеш булган. (Лв 13:2, иск., 45, 46; сүзлектән «Махау; махаулы» кара.) Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр Маттай һәм Марк, шул ук очракны сурәтләгәндә, ул кешене «махаулы кеше» дип атаган (Мт 8:2; Мк 1:40). Ләкин табиб Лүк махау авыруының төрле стадияләре бар икәнен белгән (Кл 4:14). Бу очракта Лүк шул кеше турында «бөтен тәне махаулы» дигән һәм, күрәсең, аның хәле бик авыр булганын күрсәткән. (Лүкнең башка бер чирнең никадәр авыр булуын күрсәткәнен белер өчен, Лк 4:38 гә аңлатманы кара.)

аңа кагылып: Мт 8:3 кә аңлатманы кара.

Телим: Мт 8:3 кә аңлатманы кара.

Руханига барып күрен: Мк 1:44 кә аңлатманы кара.

Гайсә еш кына аулак урыннарга китеп дога кыла иде: Бу Лүк кенә Гайсәнең дога кылуы турында искә алган кайбер очракларның берсе. (Лк 3:21; 9:28 гә аңлатмаларны кара.) Бу шигырьдә кулланылган грек фигыльләренең формалары дога кылу Гайсәнең өзлексез гадәте булган икәнен күрсәтә. «Аулак урыннарга» дип бирелгән грек сүзе э́ремос еш кына чүл я сахра дигәнне аңлата, ләкин ул гомумән «аулак урынны» да күрсәтергә мөмкин (Мт 14:13; Мк 1:45; 6:31; Лк 4:42; 8:29). Гайсә дәрвиш булмаган; ул кешеләр белән булырга яраткан (Мт 9:35, 36; Лк 8:1; 19:7—10; Ях 11:5). Әмма ул үз Атасы белән булырга тагы да күбрәк яраткан, шуңа күрә ул еш кына аулак урын эзләгән. Аның Йәһвә белән, иркенләп догада сөйләшер өчен, икәүдән-икәү каласы килгән (Мт 14:23; Мк 1:35).

Йәһвә... кодрәт: Грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. «Кодрәт» яки «көч» дип тәрҗемә итеп булган грек сүзе ди́намис Септуагинтада очрый; анда еврей текстында Йәһвәнең кодрәте, ягъни көче турында әйтелә һәм контекстта тетраграмматон кулланыла. (Зб 21:1, 13; 93:1; 118:15; Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 5:17 кара.)

чирәпләрен сүттеләр дә: Гайсәнең паралич суккан бер кешене савыктыруы турындагы хәбәр Маттай (9:1—8), Марк (2:1—12) һәм Лүк хәбәрләрендә язылган. Бар өч хәбәр бер-берсен тулыландыра. Маттай ул кешенең түбә аша төшерелгәне турында бернәрсә дә әйтми. Әмма Маркның аңлатуы буенча, паралич суккан кешенең дуслары, түбәне сүтеп, шул тишектән аны носилкасы белән бергә нәкъ Гайсә алдына төшергәннәр. Лүк исә ул кешене түбәнең «чирәпләрен сүтеп» төшергәннәр дип әйтә. (Мк 2:4 кә аңлатманы кара.) «Чирәпләр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ке́рамос «балчыкны» — чирәпләр ясалган материалны аңлатырга мөмкин, ләкин монда бу грек сүзенең күплек формасы, күрәсең, «түбә чирәпләрен» белдерә. Чирәпле түбәләрнең борынгы Исраилдә булганына дәлилләр бар. Марк һәм Лүк хәбәрләрендә нинди түбә турында язылганын төгәл әйтеп булмаса да, бәлки, һәр чирәп балчык түбәгә куелгандыр я ничек тә булса беркетелгәндер. Һәрхәлдә, бу хәбәрләрдә паралич суккан кешенең дуслары, аны Гайсә янына китерер өчен, зур тырышлыклар куйган дип ап-ачык әйтелә. Аларның эшләре, һичшиксез, иманнарының тирәнлеген күрсәткән, чөнки бар өч хәбәрдә дә Гайсә аларның «иманнарын күргән» дип әйтелә (Лк 5:20).

аларның иманнарын күреп: Мт 9:2 гә аңлатманы кара.

Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

гөнаһларны кичерергә: Мт 9:6 га аңлатманы кара.

Леви: Параллель хәбәрдә Мт 9:9 да бу шәкерт Маттай дип аталган. Марк белән Лүк, аның турында элекке салым җыючы буларак сөйләгәндә, Леви исемен куллана (Мк 2:14), ә рәсүлләрнең берсе буларак искә алганда, Маттай исемен куллана (Мк 3:18; Лк 6:15; Рс 1:13). Изге Язмаларда Левинең, Гайсә шәкерте булып киткәнче, Маттай исеме булганмы, юкмы икәнлеге ачыкланмый. (Мк 2:14 кә аңлатманы кара.)

салым җыю урынында: Мк 2:14 кә аңлатманы кара.

Минем шәкертем бул: Мк 2:14 кә аңлатманы кара.

Табын алдында: Мк 2:15 кә аңлатманы кара.

салым җыючы: Мт 5:46 га аңлатманы кара.

ураза тота: Мт 6:16 га аңлатманы кара.

Кияүнең дусларын: Мт 9:15 кә аңлатманы кара.

шәрабны... турсыкка: Мт 9:17 гә аңлатманы кара.

искиткеч: Я, бәлки, кайбер кулъязмалар буенча, «искиткечрәк».

Медиаматериал

Балык тоту көймәсенең калдыклары
Балык тоту көймәсенең калдыклары

1985—1986 елларда корылык аркасында, Гәлиләя диңгезе суларының биеклеге кимеп, пычракка күмелгән борынгы көймә корпусының өлеше ачылган булган. Бу көймә калдыкларының озынлыгы 8,2 м, киңлеге 2,3 м һәм иң тирән урыны 1,3 м. Археологларның сүзләре буенча, бу көймә якынча б. э. к. I — б. э. I гасырларында төзелгән булган. Бу видеороликта шушы көймәнең якынча 2 000 ел элек суларны гизеп йөргәндә нинди була алганы күрсәтелгән. Ул хәзер Израильнең бер музеенда тора.

Гәлиләя диңгезе балыклары
Гәлиләя диңгезе балыклары

Изге Язмаларда Гәлиләя диңгезе турында сүз барганда, күп мәртәбә балыклар, балык тоту һәм балыкчылар турында әйтелә. Гәлиләя диңгезендә якынча 18 төр балык яши. Аларның якынча унысы гына сәүдә өчен яраклы булган. Бу 10 төрне 3 төркемгә бүлеп була. Беренчесе — монда күрсәтелгән каяз балыгы (Barbus longiceps) (1). Бу 3 төр балыкларның авыз кырыйларында мыекча бар, шуңа күрә аның семит телендәге исеме «чәч» дигәнне аңлата. Ул моллюсклар, әкәм-төкәм һәм вак балыклар ашый. Каяз балыгының озынлыгы 75 см җитәргә мөмкин, ә авырлыгы 7 кг артык булырга мөмкин. Икенче төркем тилапия (Tilapia galilea) (2) дип атала. Аның гарәпчә исеме «мушт», ягъни «тарак», чөнки бу төркемгә кергән 5 төр тилапияның арка канаты таракны хәтерләтә. Тилапияның бер төренең озынлыгы якынча 45 см җитә, ә авырлыгы 2 кг чамасы булырга мөмкин. Өченче төркем — монда күрсәтелгән киннерет сардинасы (Acanthobrama terrae sanctae) (3). Бу балык вак сельдька охшаш. Борынгы заманнардан ук аны тозлаганнар.

Беренче гасырдагы балык тоту көймәсе
Беренче гасырдагы балык тоту көймәсе

Бу рәсем беренче гасырга караган табылдыкларга нигезләнеп ясалган. Аларның берсе — балык тоту көймәсенең калдыклары — Гәлиләя диңгезенең яры буендагы пычракка күмелгән булган, һәм аны казып чыгарганнар. Икенчесе — диңгез буендагы Мигдал шәһәрчегендәге бер йортта табылган мозаика. Андый көймәдә мачта һәм җилкән(нәр) була алган. Ә командасы, бәлки, биш кешедән: дүрт ишкәкче һәм көймәнең арткы өлешендә урнашкан бер койрыкчыдан торгандыр. Бу көймәнең озынлыгы якынча 8 м, уртасында киңлеге якынча 2,5 м һәм тирәнлеге 1,25 м булган. Ул, күрәсең, 13 я күбрәк кеше сыйдыра алган.