Даниял 12:1—13

12  Ул вакытта Микаи́л*+ — синең халкың* яклы булган бөек мирза+ күтәреләчәк. Һәм халык барлыкка килгән вакыттан башлап ул вакытка кадәр булмаган кайгы-хәсрәт вакыты башланачак. Ул вакытта синең халкың — исеме китапка язылган һәркем+ котылачак.+ 2  Җир куенында йоклаучыларның күпләре уяначак. Кайберләре мәңгелек тормыш өчен, ә кайберләре шелтәләү һәм мәңгелек хурлык өчен уяначак. 3  Төшенүчән булганнар — күк йөзедәй, күпләрне тәкъвалыкка китерүчеләр йолдызлардай мәңге балкып торачак. 4  Ә син, Дания́л, ахыргы вакытка кадәр бу сүзләрне сер итеп сакла һәм китапны мөһерләп куй.+ Күпләр аны җентекләп тикшерер,* һәм чын белем артыр».*+ 5  Шуннан соң мин, Даниял, карасам, бүтән икәү басып тора: берсе агымсуның бирге ягында, икенчесе аргы ягында тора.+ 6  Шунда аларның берсе өстенә җитен кием кигән,+ агымсу өстендә торган адәмнән: «Бу гаҗәеп хәлләрнең үтәлеп бетүенә кадәр күпме калды?» — дип сорады. 7  Шунда мин җитен кием кигән, агымсу өстендә торган адәмнең тавышын ишеттем. Ул уң һәм сул кулын күкләргә таба күтәреп, мәңге яшәүче Зат белән ант итеп,+ болай диде: «Билгеләнгән вакыт, билгеләнгән вакытлар һәм тагын ярты вакыт* калды. Изге халыкның куәте челпәрәмә китерелүе бетү белән+ моның барысы тәмамланыр». 8  Мин исә, барысын ишетсәм дә, бернәрсә дә аңлый алмадым.+ Шунда мин: «Әфәндем, ахыр чиктә нәрсә булыр соң?» — дип сорадым. 9  Ул миңа болай диде: «Бар, Даниял, бу сүзләр ахыргы вакытка кадәр сер булып калырга һәм мөһерләп куелган булырга тиеш.+ 10  Күпләр үзләрен пакьләндерер һәм агартыр, алар сафландырылыр.+ Явызлар явызлык кылыр,* аларның берсе дә бу сүзләрне аңламас, төшенүчән кешеләр исә аңлар.+ 11  Һәм көндәлек* корбаннарның+ китерелүе туктатылып, һәлакәт* китерүче чирканыч нәрсәнең куелган вакытыннан+ алып 1 290 көн үтәчәк. 12  Түземлелек белән* көтеп, 1 335 көннең ахырына җиткән кеше бәхетле! 13  Син исә ахырга тикле нык булып кал. Син тирән йокыга талырсың, әмма көннәр ахырында әҗереңне алу өчен* торырсың».+

Искәрмәләр

Мәгъ. «Аллаһы кебек кем бар?»
Сүзгә-сүз «халкыңның уллары».
Сүзгә-сүз «анда-монда йөрер».
Яки «таралыр».
Ягъни өч ярым вакыт.
Яки «Бозыклар бозык эш кылыр».
Яки «Даими».
Яки «ташландык хәлгә».
Яки «Зур түземсезлек белән».
Яки «сиңа бүлеп бирелгән җирдә».

Искәрмәләр

Медиаматериал