Марк 4:1—41
Искәрмәләр
ярдан читкәрәк китте: Мт 13:2 гә аңлатманы кара.
мисаллар: Мт 13:3 кә аңлатманы кара.
ташлы урынга: Мт 13:5 кә аңлатманы кара.
чәнечкеле үсемлекләр арасына: Мт 13:7 гә аңлатманы кара.
Колагы булган тыңласын: Чәчүче турындагы мисалны сөйләр алдыннан Гайсә: «Тыңлагыз»,— дигән (Мк 4:3). Ул бу мисалны шушы өндәү белән тәмамлаган: шулай итеп ул үз шәкертләренә бу киңәшне игътибар белән тыңлау никадәр мөһим икәненә басым ясаган. Охшаш өндәүне Мт 11:15; 13:9, 43; Мк 4:23; Лк 8:8; 14:35; Ач 2:7, 11, 17, 29; 3:6, 13, 22; 13:9 да табып була.
дөнья төзелешендәге: Мт 13:22 гә аңлатманы кара.
яктырткычны: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.
савыт: Мт 5:15 кә аңлатманы кара.
Нинди үлчәм белән үлчәсәгез: 23—25 нче шигырьләрнең контекстыннан күренгәнчә, әгәр шәкертләр Гайсәнең өйрәтүенә әз «үлчәм белән» кызыксыну һәм игътибар күрсәтсә, алар күп ала алмаячак. Ә бар игътибарларын аның өйрәтүенә тупласа, ул аларга көткәннәреннән дә күбрәк белем һәм аңлау бирәчәк. Димәк, алар рухи нәрсәләрне яхшырак аңлаячак һәм башкаларга яхшырак аңлата алачак. Юмарт булганга, Гайсә аларга көткәннәреннән дә күбрәк илтифат күрсәтәчәк.
Аллаһы Патшалыгын кешенең... орлыклар чәчүе белән чагыштырып була: Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына 26—29 нчы шигырьләрдәге мисалны китерә.
горчица орлыгына: Мт 13:31 гә аңлатманы кара.
бар орлыкларның иң кечкенәсе: Мт 13:32 гә аңлатманы кара.
аңларлык: Яки «тыңларлык». Монда «аңларлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «тыңлап игътибар итәргә» һәм «аңларга (төшенергә)» дигән мәгънә йөртергә мөмкин. (Рс 9:7; 22:9 га аңлатмалар белән чагыштыр.)
Аръякка: Мт 8:18 гә аңлатманы кара.
чиктән тыш көчле давыл: Бу сүзтезмә — сүзгә-сүз «көчле давыллы җил» дип тәрҗемә итеп булган өч грек сүзенең тәрҗемәсе. (Мт 8:24 кә аңлатманы кара.) Марк үзе анда булмаган, шуңа күрә аның давылны һәм бу очракта искә алынган башка нечкәлекләрне ачык, җанлы итеп тасвирлавы шуны күрсәтергә мөмкин: аңа бу мәгълүматны Петер биргән. (Петернең Марк бәян иткән Яхшы хәбәрне язудагы роле турында белер өчен, «Марк китабына кереш сүз» кара.)
мендәргә: Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында шушында гына очрый. Монда грек телендә билгелелек артикле кулланыла. Бу шул мендәрнең көймә җиһазларының берсе булганын күрсәтәдер. Бу мендәр, бәлки, көймәнең арткы өлешендә, көймә төбендә балласт буларак сакланган ком капчыгы булгандыр яки көймәдәге койрыкчы өчен күн утыргыч я ишкәкче утырган мендәрчек булгандыр.
Медиаматериал

Бу өй яктырткычы аслыгының (1) рәсеме Эфестә һәм Италиядә табылган беренче гасыр табылдыкларына нигезләнеп ясалган. Яктырткыч аслыгының бу төре, күрәсең, бай йортларда кулланылган. Ярлырак йортларда яктырткычны түшәмгә асып куйганнар, стенадагы уемга (2) я балчыктан яки агачтан ясалган аслыкка куйганнар.

1985—1986 елларда корылык аркасында, Гәлиләя диңгезе суларының биеклеге кимеп, пычракка күмелгән борынгы көймә корпусының өлеше ачылган булган. Бу көймә калдыкларының озынлыгы 8,2 м, киңлеге 2,3 м һәм иң тирән урыны 1,3 м. Археологларның сүзләре буенча, бу көймә якынча б. э. к. I — б. э. I гасырларында төзелгән булган. Бу видеороликта шушы көймәнең якынча 2 000 ел элек суларны гизеп йөргәндә нинди була алганы күрсәтелгән. Ул хәзер Израильнең бер музеенда тора.

Бу рәсем беренче гасырга караган табылдыкларга нигезләнеп ясалган. Аларның берсе — балык тоту көймәсенең калдыклары — Гәлиләя диңгезенең яры буендагы пычракка күмелгән булган, һәм аны казып чыгарганнар. Икенчесе — диңгез буендагы Мигдал шәһәрчегендәге бер йортта табылган мозаика. Андый көймәдә мачта һәм җилкән(нәр) була алган. Ә командасы, бәлки, биш кешедән: дүрт ишкәкче һәм көймәнең арткы өлешендә урнашкан бер койрыкчыдан торгандыр. Бу көймәнең озынлыгы якынча 8 м, уртасында киңлеге якынча 2,5 м һәм тирәнлеге 1,25 м булган. Ул, күрәсең, 13 я күбрәк кеше сыйдыра алган.

Көчле давыл күтәргән дулкыннар көймәгә каты итеп бәрелә, һәм шәкертләр, Гәлиләя диңгезен кичкәндә, юешләнеп бетә. Бу ир-атлар, батып үлүдән котлары алынып, ярдәм сорап кычкыра. Йоклап яткан Гайсә уянып китә һәм диңгезгә: «Шаулама! Тынычлан!» — дип боера. Давыл шунда ук басыла һәм «гаҗәеп тынлык урнаша» (Мк 4:35—41). Бу могҗиза шуны күрсәтә: Гайсә җир белән идарә иткәндә, ул һәм аның Атасы табигать көчләренә беркайчан да Аллаһы Патшалыгының гражданнарына зыян китерергә юл куймаячак (Ач 21:4). Марк үзе бу очракта булмаган, ләкин ул бу вакыйганы, үзенең Яхшы хәбәренә хас стиль буенча, дулкынландыргыч итеп сурәтли. Аның давылны һәм бу очракта искә алынган башка нечкәлекләрне ачык, җанлы итеп тасвирлавы шуны күрсәтергә мөмкин: аңа бу мәгълүматны көймәдә булган берәү, бәлки, Петер биргән.

