Еврейләргә 10:1—39

10  Канун киләчәк фатихаларның үзе түгел, ә аларның күләгәсе генә.+ Шуңа күрә ул,* ел саен бер үк корбаннар китерелсә дә, Аллаһыга якынлашучыларны беркайчан да камил итә алмый.+ 2  Камил итә алса, корбаннар инде китерелмәс иде түгелме? Чөнки изге хезмәтне башкаручылар бер тапкыр һәм гомергә пакьләнгәч, гөнаһлары аркасында гаеп сизмәс иделәр. 3  Ләкин шул корбаннар ел саен гөнаһлар турында искә төшереп торалар,+ 4  чөнки үгез каны белән кәҗә каны гөнаһларны юк итә алмый. 5  Шуңа күрә, дөньяга килгәч, Мәсих болай диде: «„Сиңа корбан да, бүләк тә кирәк булмады, ләкин син минем өчен тән әзерләдең. 6  Сине тулаем яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде“.+ 7  Шунда мин: „Әй Аллаһы, менә мин (язма төргәктә минем хакта язылган) синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!“ — дидем».+ 8  Ул: «Сиңа корбаннар да, бүләкләр дә, тулаем яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да кирәк булмады, алар сине сөендермәде»,— дигәч (ә бу корбаннар Канун буенча китерелә), 9  «Менә мин синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!»+ — ди. Ул яңа тәртипне гамәлгә кертер өчен, иске тәртипне гамәлдән чыгара. 10  Менә шул «ихтыяр»+ буенча без, Гайсә Мәсихнең тәне бер тапкыр һәм гомергә корбанга китерелгәнгә, изге ителдек тә.+ 11  Һәр рухани көн саен үз урынына басып, хезмәт итә+ һәм күп тапкырлар бер үк корбаннар китерә,+ әмма алар кешене һичкайчан гөнаһлардан тулысынча арындыра алмаячак.+ 12  Ләкин ул, гөнаһлар өчен бер тапкыр һәм мәңгегә корбан китергәч, Аллаһының уң ягына утырды.+ 13  Шул вакыттан ул дошманнарының үз аяклары астына салынуын көтә.+ 14  Бер корбан китереп, ул изге ителүчеләрне мәңгегә камил итте.+ 15  Бу хакта безгә изге рух та шаһитлек бирә. 16  Ул: «„Шул көннәрдән соң,— ди Йәһвә*,— мин алар белән мондый килешү төзермен: канунымны аларның йөрәкләренә салырмын һәм акылларына язып куярмын“»+,— дигәч, 17  болай дип өсти: «Гөнаһларын һәм явыз эшләрен мин инде исемә төшермәм».+ 18  Ә гөнаһлар кичерелгән икән, гөнаһ өчен корбанны бүтән китерәсе дә юк. 19  Шулай итеп, кардәшләр, без Гайсә каны ярдәмендә изге урынга+ кыюлык* белән керәбез. 20  Анда илтүче юлны ул безгә чаршау аша,+ ягъни үз тәне аша, үтеп ачты, һәм бу юл — тормышка алып баручы яңа юл. 21  Безнең шулай ук Аллаһы йортының башында торучы бөек руханиебыз бар,+ шуңа күрә, 22  әйдәгез, йөрәкләребезне һәм бозык вөҗданыбызны сафландырып,*+ шулай ук тәнебезне чиста су белән пакьләндереп,+ иман булдыра торган тулы ышаныч белән, ихлас күңелдән Аллаһыга якынлашыйк. 23  Өметебез турында бар кешеләргә икеләнмичә игълан итик,+ андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, чөнки вәгъдә бирүче тугры. 24  Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк.+ 25  Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк,+ киресенчә, бер-беребезне рухландырып торыйк+ һәм моның барысын шул көн якынлашкан саен тагы да тырышыбрак башкарыйк.+ 26  Чөнки әгәр дә без, хакыйкатьне төгәл белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылып йөрибез икән,+ безгә гөнаһлар өчен китерелгән бернинди корбан да инде ярдәм итә алмый.+ 27  Ул чакта каршы килүчеләрне юк итәргә әзер торучы ялкынлы ярсуны һәм куркыныч хөкемне көтеп торасы гына кала.+ 28  Муса канунын санга сукмаучы ике яисә өч кеше шаһитлеге нигезендә һич кызганусыз үлемгә дучар ителә икән,+ 29  Аллаһы Улын аяк астына салып таптаган, Аллаһы килешүенең каны+ белән изгеләндерелгән, әмма аның кадерен белмәгән һәм юмарт игелек рухын кимсетеп хурлаган кеше күпкә катырак җәзага лаек!+ 30  «Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын»,— диючене һәм: «Йәһвә* үз халкын хөкем итәр»+,— диючене без беләбез. 31  Тере Аллаһы кулына эләгү коточкыч нәрсә. 32  Сез Аллаһы яктылыгын+ күргәч, каты сынаулар аркасында газап чиктегез, шулай да нык калдыгыз. Шул көннәрне искә төшерегез. 33  Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, һәм сез хәсрәт чиктегез. Ә кайвакыт сез газапларны аларны үз башыннан кичергән кешеләр белән уртаклаштыгыз.* 34  Сез тоткынлыктагы кардәшләрнең хәленә кердегез, үзегезнең яхшырак, мәңгелек мирасыгызның барлыгын белеп,+ милкегез таланганда, моны шатлык белән кабул иттегез.+ 35  Шуңа күрә олы әҗер китерәчәк кыюлыгыгызны* югалтмагыз.+ 36  Аллаһы ихтыярын үтәп, вәгъдә ителгәнне алыр өчен, сезгә чыдамлык кирәк,+ 37  чөнки «аз гына вакыт» калган+ һәм «килүче килеп җитәчәк, тоткарланмаячак».+ 38  «Тәкъвам үз иманы белән яшәр»+ һәм «чигенсә, җаным аңардан канәгать булмас».+ 39  Без исә һәлакәткә баручы чигенүчеләрдән түгел,+ ә үз җаннарын саклар өчен иманга ия булган кешеләрдән.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «кешеләр».
Яки «ышаныч».
Сүзгә-сүз «сибеп», Гайсә канын сибү мәгънәсендә.
Яки «кешеләр янәшәсендә булдыгыз».
Сүзгә-сүз «сөйләү иреген».

Искәрмәләр

Медиаматериал