татар
Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе
https://cms-imgp.jw-cdn.org/img/p/500900026/univ/art/500900026_univ_sqr_xl.jpg

Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе

Дүшәмбе, 22 март, 2027 ел

Ел саен Йәһвә Шаһитләре Гайсә Мәсихнең үлемен искә ала. Гайсә үзе: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— дип кушкан (Лүк 22:19).

Без сезне гаиләгез белән бергә бу очрашуга чакырабыз.

Туа алган сораулар

Кем килә ала?

Барысы да. Дусларыгызны һәм туганнарыгызны да чакыра аласыз.

Программа күпме дәвам итәчәк?

Якынча бер сәгать.

Искә алу кичәсе кайда үтәчәк?

Җирле Йәһвә Шаһитләреннән белеп була.

Керү өчен түләргә кирәкме?

Юк.

Программа вакытында акча җыелырмы?

Юк. Без беркайчан да очрашуларыбызда акча җыймыйбыз (Маттай 10:8).

Ниндидер махсус киемнәр кирәкме?

Юк. Шулай да Йәһвә Шаһитләре әдәпле киенеп килә, чөнки бу вакыйганы изге дип саный.

Искә алу кичәсе ничек үтәчәк?

Очрашуда нотык яңгыраячак. Бу нотыкта Гайсәнең ни өчен үлгәне аңлатылачак. Шулай ук сез Аллаһының Гайсә Мәсихне корбан итеп биргәне нинди фатихалар китерәчәк икәнен белерсез. Программаның башында һәм азагында җыр һәм дога булачак.

Искә алу кичәсе турында күбрәк белер өчен, «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре башка диннәргә караганда Хуҗабызның кичке ашын башкача бәйрәм итә?» дигән мәкаләне укыгыз.

Киләсе елларда Искә алу кичәсе мондый көннәрне үткәрелер:

2027 ел: дүшәмбе, 22 март

2028 ел: якшәмбе, 9 апрель

2029 ел: чәршәмбе, 29 март