Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә үзеңә сораулар бирергә юл куясыңмы?

Йәһвәгә үзеңә сораулар бирергә юл куясыңмы?

Йәһвәгә үзеңә сораулар бирергә юл куясыңмы?

ИЗГЕ Язмаларда йөрәккә үтеп керә торган йөзләрчә сораулар китерелә. Чыннан да, Йәһвә Аллаһы үзе безне мөһим хакыйкатьләргә өйрәтер өчен сораулар куллана. Мәсәлән, Йәһвә Кабилгә, аны начар юлдан кисәтер өчен, берничә сорау биргән (Ярат. 4:6, 7). Башка очракларда Йәһвә бер сорау ярдәмендә генә кешене яхшы эшләргә дәртләндергән. Йәһвә: «Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?» — дип сорагач, Ишагыйя пәйгамбәр: «Менә мин! Җибәр мине»,— дип җавап кайтарган (Ишаг. 6:8).

Бөек Остаз Гайсә шулай ук сорауларны уңышлы итеп кулланган. Инҗилдә Гайсәнең 280 нән күбрәк сораулары язылган. Кайвакыт ул сорауларны үз каршы килүчеләрен сүзсез калдырыр өчен кулланса да, еш кына аның максаты тыңлаучыларның йөрәкләренә ирешү һәм аларны үзләренең рухилыгы турында уйланырга этәрү булган (Мат. 22:41—46; Яхъя 14:9, 10). Шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының 14 китабын язган рәсүл Паул да инандырырлык итеп сораулар биргән (Рим. 10:13—15). Мәсәлән, аның Римлыларга язган хатында бик күп сораулар бар. Паулның сораулары аның укучыларын Аллаһы байлыгының, зирәклегенең һәм белеменең тирәнлеген кадерләргә ярдәм итә (Рим. 11:33).

Кайбер сорауларга хәзер үк җавап кайтарырга кирәк, ә башка сораулар тирән итеп уйланыр өчен бирелә. Инҗилдә Гайсәнең уйланыр өчен бирелгән сорауларны киң куллануы күрсәтелә. Бер тапкыр, фарисейләрнең икейөзлелеген һәм ялган тәгълиматларын күздә тотып, Гайсә үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Карагыз аны, фарисейләр ачыткысыннан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз!» (Марк 8:15; Мат. 16:12). Гайсәнең шәкертләре аңламаган һәм икмәк алмаганнары турында бәхәсләшә башлаган. Гайсәнең бу кыска сөйләшүдә сорауларны кулланганына игътибар ит. Гайсә аларга әйткән: «Сез ни өчен икмәгегез юклыгы турында сөйләшәсез? Сез берни дә аңламыйсызмыни? Сез һичнәрсә төшенмисезмени? Йөрәкләрегез катканмы? Күзләрегез бар, сез күрмисезме, колакларыгыз бар, сез ишетмисезме?... Әллә сез һаман төшенмәдегезме?» Гайсә үз сорауларын уйланырга һәм үз сүзләренең чын мәгънәсен аңларга ярдәм итәр өчен биргән (Марк 8:16—21).

«Синнән сорарга рөхсәт ит»

Йәһвә Аллаһы үз хезмәтчесе Әюбнең фикер йөртүен үзгәртер өчен сораулар кулланган. Күп сораулар ярдәмендә, Йәһвә Әюбкә Барлыкка Китерүченең кешегә караганда күпкә бөегрәк икәнен аңлаткан. (Әюб 38—41 бүлек.) Йәһвә һәр сорауга шунда ук җавап көткәнме? Юктыр. Мәсәлән, «Мин җиргә нигез салганда син кайда идең?» кебек сораулар ярдәмендә, Йәһвә Әюбнең йөрәгенә тәэсир итәргә һәм аны уйланырга дәртләндерергә теләгәндер. Берничә сораудан соң Әюбнең әйтерлек сүзе калмаган. Ул гади генә: «Сиңа нәрсә әйтим? Авызымны кул белән томалыйм»,— дип җавап биргән (Әюб 38:4; 40:4). Әюб төшенгән һәм басынкы булып киткән. Йәһвә Әюбне басынкы булырга өйрәткән һәм шулай ук аның фикер йөртүен үзгәрткән. Ничек итеп?

Әюб «намуслы, саф кеше» булган булса да, кайбер очракларда аның сүзләре дөрес булмаган карашны ачыклаган. Моңа Елиуй, Әюбне «үз җанын Аллаһыныкына караганда гаделрәк» санаганга күрә фаш иткәндә, игътибар иткән (Әюб 1:8; 32:2; 33:8—12). Шулай итеп, Йәһвәнең сораулары Әюбкә барысын да дөрес аңларга булышкан. Әюб белән давылдан сөйләшеп, Йәһвә аңарга болай дигән: «Кем ниятне мәгънәсез сүзләр белән каплый? Ир-атларча билеңне бәйлә һәм синнән сорарга рөхсәт ит, ә син миңа җавап бир» (Әюб 38:1—3). Сораулар биреп, Йәһвә гаҗәеп эшләрендә күренгән чиксез зирәклегенә һәм көченә игътибар иткән. Бу Әюбкә Йәһвәнең хөкеменә һәм эш итүенә бервакытта да булмагандай ышанырга ярдәм иткән. Әюбнең искиткеч мөмкинлеге булган: Чиксез кодрәтле Аллаһы үзе аңа сораулар биргән!

Йәһвәгә үзебездән сорарга без ничек рөхсәт итәбез?

Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Изге Язмаларда язылган сораулардан без файда ала алабызмы? Әлбәттә! Андый сорауларда тукталып һәм уйланып, без рухи яктан баеп китәчәкбез. Үткен сораулар Аллаһы Сүзен көчле итә. Чыннан да, «Аллаһының сүзе... куәтле... Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә» (Евр. 4:12). Әмма күбрәк файда алыр өчен, укыганда безгә сорауларга Йәһвә үзе безгә биргән кебек карарга кирәк (Рим. 15:4). Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

«Бөтен дөньяның Хакиме мондый гаделсезлеккә юл куймас!» (Ярат. 18:25). Яңа дөнья тәрҗемәсендә Ибраһимның бу сүзләре сорау формасында китерелә. Ул аны Йәһвәгә Сәдүм һәм Гамураның хөкем ителүе вакытында биргән. Ибраһим Йәһвәнең гаделсезлеккә юл куюын һәм тугрыны яман кеше белән бергә һәлак итүен күз алдына да китерә алмаган. Ибраһимның соравы Йәһвәнең гаделлегенә нык иманын күрсәткән.

Бүген кайберәүләр Йәһвәнең киләчәк хөкемнәре турында, мәсәлән Һармагедунда кем исән калачак яки кем терелтеләчәк икәне турында уйлыйлар. Андый фикерләр аркасында тынычлыгыбызны югалтыр урынына, без Ибраһим соравын искә төшерә алабыз. Йәһвәне игелекле күктәге Ата буларак танысак һәм аның гаделлегенә һәм шәфкатьлегенә, Ибраһим кебек, тулысынча ышансак, без кирәкмәгән борчылуга, шикләргә һәм файдасыз бәхәсләргә көчебезне һәм вакытыбызны әрәм итмәячәкбез.

«Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала?» (Мат. 6:27). Җыелган халыкка һәм алар арасында булган үз шәкертләренә мөрәҗәгать иткәндә, Гайсә бу сорауны кулланып, аларга үзләрен Йәһвәнең яратучан кулларына тапшырырга кирәк икәненә басым ясаган. Бу бозык дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә борчылыр өчен сәбәпләр үсә бара, ләкин алар турында гына уйлану безнең гомеребезне озайтмаячак һәм яхшыртмаячак.

Без үзебез өчен яки якыннарыбыз өчен кайгырганда, Гайсәнең соравын искә төшерә алабыз һәм үзебезнең борчылуларыбызга дөрес караш белән карый алабыз. Бу безгә физик, эмоциональ һәм психик яктан хәлсезләндерә торган борчылуларыбыздан һәм начар фикерләрдән азат ителергә ярдәм итә. Гайсә безне ышандырганча, кошларны тукландырган һәм кыр чәчәкләрен киендергән күктәге Атабыз без нәрсәгә мохтаҗ икәнен бик яхшы белә (Мат. 6:26—34).

«Берәү өстендәге киемен яндырмыйча куенында ут йөртә алырмы?» (Гыйб. сүз. 6:27). Гыйбрәтле сүзләрнең беренче тугыз бүлекләрендә әти кеше үз улына файдалы киңәшләр бирә. Өстә китерелгән сорау зина кылуның аяныч нәтиҗәләрен күрсәтә (Гыйб. сүз. 6:29). Без үзебезнең флирт кылуыбызны яки дөрес булмаган җенси теләк үстергәнебезне сизгәндә, шул сорау безнең башыбызда кыңгырау кебек яңгырарга тиеш. Башка очракларда да шул сорауны кеше начар юлга баса башлаганда үзенә бирә ала. Бу сорау Изге Язмалардагы: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр»,— дигән файдалы принципны бик төгәл раслый (Гәл. 6:7).

«Башканың хезмәтчесен хөкем итәргә син кем?» (Рим. 14:4). Үзенең Римлыларга язган хатында Паул беренче гасырдагы җыелышта туган проблемаларга игътибар иткән. Төрле халыклардан чыккан кайбер мәсихчеләр үз имандашларының карарларын һәм эшләрен хөкем иткән. Паулның соравы аларга бер-берсен кабул итәргә һәм хөкемне Йәһвәнең кулларына тапшырырга искә төшергән.

Бүген дә Йәһвә халкына төрле милләтләрдән һәм төрле тәҗрибәләре булган кешеләр килә. Шулай да Йәһвә безне гаҗәеп итеп берләштергән. Без шул бердәмлекне саклыйбызмы? Без кардәшләрнең шәхси карарларын хөкем итәргә ашыксак, безгә Паулның өстә китерелгән соравын үзебезгә бирергә кирәк!

Сораулар Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә

Бу мисаллар Аллаһы Сүзендәге сораулар кешене үзен тикшерергә дәртләндерә икәнен күрсәтә. Һәр сорауның контекстын карап чыксак, без алардан күбрәк файда алачакбыз. Изге Язмаларны укыганда, без файда китерә алган башка сорауларга да игътибар итәчәкбез (14 нче биттәге рамканы кара).

Аллаһы Сүзендәге үткен сорауларга үзебезгә тирәнтен тәэсир итәргә рөхсәт итсәк, бу безнең акылыбызны һәм йөрәкләребезне Йәһвәнең гадел юлларына туры китерергә ярдәм итәчәк. Йәһвә Әюбкә сораулар биргәннән соң, ул болай дип җавап кайтарган: «Мин синең турында ишеткәнем генә бар иде, ә хәзер сине үз күзләрем белән күрәм» (Әюб 42:5). Әйе, Йәһвә Әюб өчен тагы да реаль булып киткән, ул аның күзләре алдында кебек булган. Рәсүл Ягъкуб соңрак моның турында болай дип язган: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер» (Ягък. 4:8). Әйдәгез, Аллаһы Сүзенең һәр өлешенә, шул исәптән сорауларга да, безгә рухи яктан үсәргә һәм Йәһвәне тагы да ачыграк «күрергә» юл куйыйк!

[14 биттәге рамка]

Бу сораулар Йәһвә карашын үзләштерергә безгә ничек ярдәм итә ала?

▪ « Әллә Йәһвәгә яндыру корбаннары һәм корбаннар Йәһвә тавышына буйсыну кебек үк шатлык китерәме?» (1 Пат. 15:22).

▪ « Күз бирүче күрмәсмени?» (Мәд. 93:9).

▪ « Үзен зирәк дип санаучы кешене күргәнең бармы?» (Гыйб. сүз. 26:12).

▪ « Синең шулай ачуланырга нинди хакың бар?» (Юныс 4:4).

▪ « Бөтен дөнья милкен үзенә алып, җанын һәлак итсә, кешегә моннан ни файда?» (Мат. 16:26).

▪ « Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын?» (Рим. 8:35).

▪ « Син кабул итмәгән берәр нәрсә бармы?» (1 Көр. 4:7).

▪ « Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар?» (2 Көр. 6:14).

[15 биттәге иллюстрация]

Йәһвә сорауларыннан Әюб нәрсәгә өйрәнгән?