Гыйбрәтле сүзләр 6:1—35
6 Улым, үз өстеңә якыныңның бурычын түләү өчен җаваплылык алгансың икән,+Чит кеше белән килешеп кул бирешкәнсең икән,+
2 Үз вәгъдәң тозагына эләккәнсең икән,Үз сүзләрең ятьмәсенә тотылгансың икән,+
3 Син якыныңның кулына эләккәнсең ич.
Улым, үзеңне азат итәр өчен,Аның янына бар да, басынкыланып, аңа ялынып ялвар.+
4 Аңарчы керфек тә какма,Күзләреңне йокы басмасын,
5 Аучы кулыннан качкан газәл сыман,Кошчы кулыннан котылган кош сыман, үзеңне коткар.
6 И ялкау, кырмыска янына бар,+Аның эшләренә карап, зирәклеккә өйрән.
7 Аның юлбашчысы да, башлыгы да, идарәчесе дә юк.
8 Шулай да ул җәен ризык әзерли,+Урак өсте җиткәч, азык җыя.
9 И ялкау, тагын күпме ятарсың инде?
Йокыңнан кайчан уянырсың икән?
10 Тагын бераз йоклап, бераз йокымсырап алсаң,Кул кушырып бераз ял итсәң,+
11 Ярлылыгың — юлбасардай,Мохтаҗлыгың кораллы кешедәй килеп җитәр.+
12 Юньсез һәм явыз кеше мәкерле сүзләр әйтеп эш итә,+
13 Күз кыса,+ аякларын кыймылдата, бармаклары белән ишарәләр ясый.
14 Аның йөрәге бозык.
Ул һәрчак явыз ниятләр кора,+ гауга чыгарып йөри.+
15 Шунлыктан аңа көтмәгәндә бәла килер,Ул бер мизгелдә һәлак булыр һәм аякка баса алмас.+
16 Йәһвә нәфрәт иткән алты нәрсә,Әйе, җаны өчен җирәнгеч җиде нәрсә бар:
17 Тәкәббер күзләр,+ ялган тел,+ гаепсезнең канын коючы куллар,+
18 Явыз ниятләр коручы йөрәк,+ яманлык кылырга дип тиз чабучы аяклар,
19 Сүз саен алдаучы шаһит+Һәм кардәшләр арасында гауга чыгаручы һәркем.+
20 Улым, атаңның сүзен* тыңла,Анаңның күрсәтмәсен* кире какма.+
21 Аларны һәрчак күңелеңдә сакла,Муеныңа тагып куй.
22 Йөрер юлыңда алар сине җитәкләп барыр,Ятканда, сине саклар,Уянгач, өйрәтеп* торыр.
23 Чөнки нәсыйхәт — яктырткыч ул,+Үгет — яктылык ул,+Төзәтү һәм тәрбия — тормыш юлы ул.+
24 Алар сине яман хатыннан саклап калыр,+Бозык* хатынның мавыктыргыч теленнән яклар.+
25 Күңелеңнән аның гүзәллегенә нәфесеңне сузма,+Мөлаем күзләре сине әсир итмәсен,
26 Чөнки фахишә аркасында бер телем икмәккә калырсың,+Кеше хатыны җаныңа тозак булыр.
27 Әллә берәү, куенына ут алып, киемнәрен яндырмыйча кала аламы?+
28 Я утлы күмер өстеннән йөреп, аякларын пешермичә кала аламы?
29 Якынының хатыны белән якынлык кылган кеше белән дә шулай була.
Кеше хатынына кагылган берәү дә җәзасыз калмас.+
30 Карак ач карынын туйдырыр* өчен урласа,Кешеләр аңа түбәнсетеп карамый.
31 Әмма тотылса, ул җиделәтә кайтарыр,Йортындагы бөтен милкен тапшырыр.+
32 Берәр хатын белән зина кылучы акылга сай,Алай эшләүче үз-үзен* һәлак итә.+
33 Ул бәла-казага һәм хурлыкка төшәр,+Мәсхәрәсен юып төшереп булмас.+
34 Көнчелек ирне ярсыта бит,Үч алганда, аңардан кызгану көтәсе юк.+
35 Ул бернинди дә түләү* кабул итмәс,Бүләгең никадәр генә зур булмасын, ул тынычланмас.
Искәрмәләр
^ Яки «канунын».
^ Яки «әмерен».
^ Яки «сөйләп».
^ Яки «ач булганда җанын тутырыр».
^ Яки «җанын».
^ Яки «йолым».

