Римлыларга 10:1—21
10 Кардәшләр, мин чын күңелдән исраиллеләрнең котылуын телим+ һәм бу хакта Аллаһыдан ялварып сорыйм.
2 Мин алар турында болай дип әйтә алам: аларның Аллаһы хезмәтенә ашкынулары бар,+ әмма ул төгәл белемгә нигезләнмәгән,
3 чөнки Аллаһының тәкъвалыгын белмичә,+ алар үз тәкъвалыкларын урнаштырырга тырышып,+ Аллаһының тәкъвалыгына буйсынмады.+
4 Иман итүче һәркем тәкъва булсын өчен,+ Мәсих Канунның ахыры булды.+
5 Муса Кануннан килүче тәкъвалык турында: «Боларны үтәгән һәркем алар ярдәмендә яшәячәк»+,— дип язган.
6 Ә иманнан килүче тәкъвалык турында болай диелгән: «Күңелеңнән:+ (Мәсихне алып килер өчен) „Күккә кем күтәрелер?“+ — дип тә,
7 (Мәсихне үледән күтәрер өчен) „Упкынга кем төшәр?“+ — дип тә әйтмә».
8 Язмада нәрсә дип әйтелә? «Бу сүз синең яныңда, синең телеңдә һәм синең күңелеңдә».+ Бу «сүз» — без вәгазьли торган һәм иман аша кабул ителгән сүз.
9 Гайсә — ул Хуҗа+ дигән хәбәрне бар кеше алдында игълан итсәң һәм Аллаһының аны үледән терелтүенә үз күңелеңнән иман итсәң, котылачаксың.
10 Чөнки күңелеңнән иман итү тәкъвалыкка, ә бар кешеләргә телең белән игълан итү+ коткаруга илтә.
11 «Үз иманын аңа нигезләүче оятка калмаячак»+,— диелә Язмада.
12 Яһүд белән грек арасында аерма юк,+ чөнки барысы өстеннән бер Раббы.* Ул үзен исеме белән чакыручы һәркемгә фатихаларны мул итеп* бирә.
13 «Йәһвә* исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр».+
14 Әмма аңа иман итмәсәләр, ничек аны ялварып чакыра алырлар? Аның хакында ишетмәсәләр, ничек аңа иман итәрләр? Вәгазьләүчеләр булмаса, ничек ишетерләр?
15 Аларны җибәрмәсәләр, алар ничек вәгазьләр?+ Болай дип язылган бит: «Яхшы нәрсәләр турындагы яхшы хәбәрне игълан итүченең аяклары нинди күркәм!»+
16 Шулай да кайберәүләр яхшы хәбәргә буйсынмады. Ишагыя́ пәйгамбәр: «Йәһвә,* бездән ишеткән нәрсәгә* кем иман итте?»+ — дип сорый.
17 Шулай итеп, иман ишеткән сүздән килә,+ ә сүзне Мәсих турында вәгазьләнгәндә ишетәләр.
18 Әмма сорыйсым килә: әллә алар ишетмәделәрме? «Аларның тавышы бөтен җир йөзе буйлап үтте, һәм хәбәрләре җиһанның барлык читләренә барып җитте» бит.+
19 Шулай да, әллә Исраи́л белмәдеме?+ Башта Муса пәйгамбәр: «Исраил халкыннан булмаганнар аркылы сездә көнчелек уятырмын, аңсыз халык аркылы сездә каты ачу кузгатырмын»+,— дип әйтә.
20 Шуннан соң Ишагыя пәйгамбәр кыюлык белән: «Мине эзләмәгән кешеләр мине тапты,+ мине сорамаган кешеләргә үземне күрсәттем»+,— ди.
21 Ә Исраил халкы турында ул: «Мин тыңлаусыз һәм үҗәт халыкка кулларымны көне буе сузып тордым»+,— ди.
Искәрмәләр
^ Яки «юмарт».
^ Яки «Хуҗа», гр. Ки́риос.
^ А5 кушымт. к.
^ А5 кушымт. к.
^ Яки «хәбәребезгә».