Маттай 6:1—34

6  Сак булыгыз, тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында, алар аны күрсен дип, күрсәтмәгез.+ Югыйсә күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.  Шуңа күрә, хәер биргәндә,+ икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма. Алар, кешеләр мактасын дип, синагогаларда һәм урамнарда шулай эшлиләр.+ Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алдылар.  Ләкин син хәер биргәндә, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен,  шул чакта хәерең яшертен булыр. Шунда яшертен күзәтүче күктәге Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.+  Дога кылганда да икейөзлеләр кебек булмагыз.+ Алар, кешеләр күрсен дип, синагогаларда һәм төп юлларның чатларында басып дога кылырга ярата.+ Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды.  Син исә, дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл.+ Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.  Дога кылганда, башка милләт кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез, чөнки алар, күп сүзләр әйтсәләр, илаһлары аларны ишетер, дип уйлый.  Аларга охшаш булмагыз, чөнки күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә.+  Шуңа күрә болай дога кылыгыз:+ „Күкләрдәге Атабыз, исемең+ изге ителсен.+ 10  Синең Патшалыгың+ килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың+ үтәлсен.+ 11  Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир+ 12  һәм, без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер.+ 13  Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш+ һәм Явыздан* коткар“.+ 14  Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк,+ 15  ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк.+ 16  Ураза тотканда,+ икейөзлеләр кебек, бүтән мескенләнеп йөрмәгез, чөнки алар үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, интегүле кыяфәт белән йөриләр.+ Сезгә хак сүз әйтәм: үз әҗерләрен алар инде тулысынча алды. 17  Син исә, ураза тотканда, башыңа май сөрт, битеңне ю, 18  һәм шулай итеп ураза тотуыңны кешеләр түгел, ә күктәге Атаң гына күрәчәк. Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк. 19  Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз.+ Анда аны көя ашый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. 20  Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз.+ Анда аны көя дә ашамый, ул тутыкмый да,+ караклар да кереп аны урлап чыкмый. 21  Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр. 22  Тәннең яктырткычы — күзләр.+ Күзләрең бер максатка төбәлгән булса, бөтен тәнең якты* булыр,+ 23  ләкин күзләрең көнчел+ булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Ә синдәге яктылык караңгылык булса, ул чакта никадәр тирән соң бу караңгылык! 24  Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр,+ я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз.+ 25  Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен һәм нәрсә кияргә дип үз тәнегез өчен борчылмагыз,+ җитәр.+ Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?+ 26  Кошларга+ игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? 27  Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?+ 28  Кием турында да ник борчыласыз? Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, 29  әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман+ да алар кебек киенмәгән. 30  Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме? 31  Шулай итеп, беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз.+ 32  Башка халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә. 33  Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер.+ 34  Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз,+ чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «явыз нәрсәдән».
Яки «яктылык тулы».

Искәрмәләр

хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.)

хәер: Грек сүзе элеемоси́не «шәфкать» һәм «шәфкать күрсәтү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзләре белән бәйле. Ул фәкыйрьләргә ярдәм итәр өчен эчкерсез бирелгән акча я ризыкны аңлата.

икейөзлеләр: Башта грек сүзе хипокрите́с грек (соңрак Рим) актерларына карата кулланылган; алар тавыш көчәйтер өчен билгеләнгән зур битлекләр кигән. Бу сүзне соңрак күчмә мәгънәдә: икейөзлеләнеп я кыланып, чын ниятләрен я йөзен яшергән кешегә карата куллана башлаганнар. Гайсә монда «икейөзлеләр» дип яһүд дине җитәкчеләрен атый (Мт 6:5, 16).

быргы кычкыртма: Быргы кычкырту игътибарны җәлеп иткән. Күрәсең, монда быргы кычкырту күчмә мәгънәдә искә алына; ягъни кеше үзенең юмартлык эшләре турында сөйләп йөрергә тиеш түгел.

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды: «Тулысынча ия булу» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе апе́ко еш кына рәсми язуларда очраган һәм «тулысынча түләнгән» дигән мәгънә йөрткән. Икейөзлеләр башкалар күрсен дип хәер биргән; кешеләр аларны күргән һәм юмартлыклары өчен данлаган; шулай итеп алар теләгән әҗерләрен инде тулысы белән алган. Аларга Аллаһыдан бернәрсә көтәсе калмаган.

сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен: Бик сак я яшерен булуны аңлаткан образлы әйтем. Гайсәнең шәкертләре үзләренең юмартлык эшләре турында хәтта якыннарына да, сул кул уң кулга якын булгандай якын дусларына да сөйләмәскә тиеш.

бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез: Яки «мыгыр-мыгыр килмәгез; буш сүзләр кабатламагыз». Гайсә үз шәкертләрен уйламыйча дога кылудан кисәткән. Аның үтенечләрне кабатлау дөрес түгел дип әйтәсе килмәгән (Мт 26:36—45). Әмма башка милләт кешеләренең (ягъни мәҗүсиләр, яки яһүд булмаганнар) берүк сүзләрне кабатлап кылган догаларына охшатып дога кылу дөрес булмас иде. Аларның ятланган сүзләрне уйламый кат-кат әйтергә гадәтләре бар.

Атагыз: Кайбер борынгы кулъязмаларда «Атагыз Аллаһы» диелә, әмма күпчелек кулъязмаларда «Атагыз» гына дип әйтелә.

Атагызны: Яхшы хәбәрләрдә Гайсә Йәһвә Аллаһыны 160 тапкырдан күбрәк «Ата» дип атый. Бу андый беренче очрак. Гайсәнең бу сүзне куллануы шуны күрсәтә: аны тыңлаган кешеләр, бу сүз Аллаһыга карата кулланылганда, аның мәгънәсен аңлаган, чөнки ул шулай Еврей Язмаларында кулланылган (Кн 32:6; Зб 89:26; Иш 63:16). Аллаһының борынгы заманда яшәгән хезмәтчеләре Йәһвәне сурәтләр өчен һәм аңа мөрәҗәгать итәр өчен күп кенә бөек титуллар кулланган, шул исәптән «Чиксез Кодрәт Иясе», «Аллаһы Тәгалә» һәм «Бөек Барлыкка Китерүче», ләкин Гайсәнең «Ата» дигән гади, гомум кабул ителгән сүзне куллануы Аллаһының үз хезмәтчеләре белән булган якын мөнәсәбәтләренә басым ясый (Яр 28:3; Кн 32:8; Вг 12:1).

болай: Ягъни кешеләрнең «бер үк нәрсәне кат-кат» әйтергә гадәтләренә капма-каршы итеп (Мт 6:7).

дога кылыгыз: Гайсә монда үзен тыңлаучыларга мөрәҗәгать итеп, аларның элегрәк үзе искә алган икейөзлеләрдән ничек аерылып торырга тиеш икәнлеген аңлата (Мт 6:5).

Атабыз: Дога кылганда, күплек санда «Атабыз» диеп, кеше башкаларның да Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләре булганын һәм аңа гыйбадәт кылучыларның гаиләсендә булганнарын таный. (Мт 5:16 га аңлатманы кара.)

исемең: Дүрт еврей хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) белән бирелгән Аллаһының шәхси исеме. Ул гадәттә татар телендә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем Еврей Язмаларында — 6 979 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрый. (Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеменең кулланышы турында белер өчен, А5 кушымт. һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Чг 34:5, 6; Гс 22:1, иск. белән чагыштыр.)

изге ителсен: Яки «исемеңне изге дип санасыннар; исемең белән изге нәрсә белән мөгамәлә иткәндәй мөгамәлә итсеннәр». Бу — акылга ия затларның: кешеләрнең дә, фәрештәләрнең дә Аллаһының исемен изге дип санаулары турында үтенеч. Гадән бакчасында беренче пар фетнә күтәргәннән бирле Йәһвәнең исеме хурлана. Бу үтенеч шулай ук Йәһвә эш итә башлап, үз исемен сафландырсын һәм шулай итеп үзен изгеләндерсен дигән фикерне дә үз эченә ала.

Синең Патшалыгың килсен: Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең җир өстеннән хакимлеген чагылдыра. Бу үтенеч — Аллаһыдан хәлиткеч адымнар ясап, үзенең Мәсих-Патша һәм аның хакимдәшләре җитәкчелегендәге Патшалыгын җир өстеннән бердәнбер хөкүмәт итеп куюы турындагы үтенеч. Гайсәнең Лк 19:11—27 дә язылган мисалы Аллаһы Патшалыгы хөкем карарын үтәр өчен, үзенең бар дошманнарын юк итәр өчен һәм үзенә өметләнүчеләрне бүләкләр өчен «киләчәк» икәнен раслый. (Мт 24:42, 44 кара.) Ул хәзерге явыз дөнья төзелешен, шул исәптән бөтен кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк һәм гадел яңа дөнья урнаштырачак (Дн 2:44; 2Пт 3:13; Ач 16:14—16; 19:11—21).

синең ихтыярың үтәлсен: Бу үтенеч — иң элек кешеләрнең Аллаһы ихтыярын үтәве турында түгел, ә Аллаһының җиргә һәм анда яшәүчеләргә карата үз ихтыярын үтәр өчен адымнар ясавы турында үтенеч. Бу — Аллаһы үз ниятен үтәр өчен үз көчен куллансын дип үтенү. Кеше моның турында дога кылганда, Аллаһы ихтыяры үзе өчен иң мөһиме һәм ул аңа буйсынырга әзер икәнен дә күрсәтә. (Мт 26:39 белән чагыштыр.) Бу контекстта күктәге кебек, җирдә дә дигән сүзтезмәне ике төрле аңлап була. Бу Аллаһы ихтыяры күктә инде үтәлгән кебек, җирдә дә үтәлсен я Аллаһы ихтыяры күктә дә һәм җирдә дә тулысынча үтәлсен дигән үтенеч булырга мөмкин.

көнлек икмәгебезне: Күп кенә контекстларда «икмәк» сүзен белдергән еврей һәм грек сүзләре ризыкны аңлата (Яр 3:19). Шулай итеп Гайсә Аллаһы хезмәтчеләренең Аңардан ризык биреп торуын ышаныч белән сорый алганнарын күрсәткән. Әмма аларга күп түгел, ә көненә җитәрлек ризык сорарга кирәк. Бу үтенеч Аллаһының исраиллеләргә могҗизалы рәвештә бирелгән маннаны «көненә күпме кирәк, шулкадәр» җыярга боерганын хәтерләтә (Чг 16:4).

кичергән: Сүзгә-сүз «җибәрү» дигән мәгънә йөртә; бу грек сүзе шулай ук, Мт 18:27, 32 дәге кебек, «бурычны бәхилләү» дигәнне аңлатырга мөмкин.

бурычларыбызны: Гөнаһларны аңлата. Берәр кеше башка берәүгә каршы гөнаһ кылганда, аңардан бурычка ала, ягъни аңа бурычлы була, һәм шуңа күрә аның кичерүен эзләргә тиеш. Берәү Аллаһының үзен кичерүен теләсә, аңа үзенә бурычлы кешеләрне, ягъни үзенә каршы гөнаһ кылганнарны кичерергә кирәк (Мт 6:14, 15; 18:35; Лк 11:4).

Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш: Сүзгә-сүз «Безне вәсвәсәгә дучар итмә». Изге Язмаларда кайчак Аллаһының берәр нәрсәне рөхсәт итүе турында ул бу нәрсәне эшләгән дип әйтелә (Рт 1:20, 21). Шуңа күрә Гайсә монда Аллаһы кешеләрне гөнаһ эшләргә вәсвәсәли дип әйтми (Яг 1:13). Ул үз шәкертләрен, вәсвәсәдән сакланыр өчен я аны кичерер өчен, Аллаһының ярдәмен сорап дога кылырга дәртләндерә (1Кр 10:13).

ялгышлыкларын: «Ялгышлык» дип бирелгән грек сүзе «ялгыш адым» (Гл 6:1) яки җитди хата дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Киресе: Аллаһының гадел таләпләре буенча туры йөрү.

Ураза: Ягъни күпмедер вакытка ризыктан тыелу. (Сүзлекне кара.) Гайсә үз шәкертләренә ураза тотарга беркайчан да боермаган, бөтенләй тотмаска дип тә әйтмәгән. Муса кануны буенча яшәгән яһүдләр дөрес теләкләрдән ураза тотканда, үзләрен Йәһвә алдында басынкыландырган һәм гөнаһларында тәүбә иткәннәрен күрсәткән (1Иш 7:6; 2Ел 20:3).

интегүле кыяфәт белән: Яки «битләрен ямьсез (танымаслык) итеп». Кешеләр моны юынмыйча я үзләрен карамыйча, шулай ук башларына көл сибеп я сөртеп эшләгән.

башыңа май сөрт, битеңне ю: Гадәттә, ураза тотканда, кешеләр үзләрен һәр көн карагандай карамаган, шуңа күрә Гайсә үз шәкертләренә, үз-үзләрен чикләгәндә, моны башкаларга күрсәтмәскә кушкан.

Тәннең яктырткычы — күзләр: Тән өчен яхшы күргән күзләр караңгы урынны яктыртучы яктырткыч сыман. Алар кешегә тирә яктагы нәрсәләрне күрергә һәм аңларга булыша. Монда «күзләр» сүзе күчмә мәгънәдә кулланыла (Эф 1:18).

төбәлгән: Яки «саф; сәламәт». Хаплу́с дигән грек сүзенең төп мәгънәсе: «бер; гади». Ул максатчан я бер максатка бирелгән булу дигән фикер белдерергә мөмкин. Күзләр яхшы күрсен өчен, бер нәрсәгә туплана алырга тиеш. Кешенең образлы күзләре бер дөрес нәрсәгә «төбәлсә» (Мт 6:33), ул моның бөтен шәхесенә уңай тәэсирен күрер.

төбәлгән: Яки «саф; сәламәт». Хаплу́с дигән грек сүзенең төп мәгънәсе: «бер; гади». Ул максатчан я бер максатка бирелгән булу дигән фикер белдерергә мөмкин. Күзләр яхшы күрсен өчен, бер нәрсәгә туплана алырга тиеш. Кешенең образлы күзләре бер дөрес нәрсәгә «төбәлсә» (Мт 6:33), ул моның бөтен шәхесенә уңай тәэсирен күрер.

көнчел: Сүзгә-сүз «яман; явыз». Сәламәт булмаган күзләр ачык күрми. Шулай ук көнчел күзләр дә чын мәгънәдә мөһим нәрсәләргә туплана алмый (Мт 6:33). Андый күзләр канәгатьсез һәм комсыз, читкә карый һәм хәйләкәр. Алар кешегә әйберләрне дөрес бәяләргә бирми һәм аны эгоистик тормыш алып барырга этәрә. (Мт 6:22 гә аңлатманы кара.)

колы: Мондагы грек фигыле кол булып эшләүне аңлата. Кол бу — бер хуҗаныкы гына булган кеше. Гайсәнең сүзләре буенча, мәсихчеләр бер үк вакытта мал-мөлкәт җыюга багышланган да, Аллаһыга җан-тән белән бирелгән дә була алмый, ә ул моңа лаек.

Байлыкның: Грек сүзе мамона́с (семит телләреннән чыккан) «акча» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. «Байлык» монда хуҗа, ягъни ялган илаһ, булып сурәтләнә. Әмма бу сүзнең кайчан да булса берәр илаһның исеме буларак кулланылганына дәлилләр юк.

җаныгыз... Җан: Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда тормышны аңлата. Монда җан һәм тән сүзләре тулаем кешене күрсәтә.

борчылмагыз, җитәр: Яки «кайгырудан туктагыз». Монда кулланылган грек фигыленең заманы берникадәр вакыт башкарылган эшне туктатуны аңлата. «Борчылу» дип бирелә торган грек сүзе кешенең фикерен чуалтып һәм аның игътибарын читкә юнәлтеп, шатлыгын урлаган кайгыруны аңлатырга мөмкин. Шул ук сүз Мт 6:27, 28, 31, 34 тә тора.

гомерен: Гайсә, күрәсең, гомерне сәяхәт итеп сурәтли. Аның фикере мондый: кеше борчылып, гомерен азга гына да озайта алмый.

бер терсәккә: Гайсә монда кулланган сүз кечкенә озынлык үлчәү берәмлеген (сүзгә-сүз «беләк»), ягъни якынча 44,5 см аңлата. (Сүзлектән «Терсәк» һәм Ә14 кушымт. кара.)

Кырдагы лаләләрдән: Кайберәүләр бу чәчәкне җилдәк дип саный, ләкин бу лаләгә охшаш күптөрле чәчәкләрне аңлатырга мөмкин, мәсәлән, тюльпан, сөмбел, ирис һәм гладиолус. Кайберәүләр Гайсә шул өлкәдә үскән күп кенә кыр чәчәкләре турында әйткән дип уйлый, шуңа күрә аны «кыр чәчәкләре» дип тәрҗемә итә. Бу урынлыдыр, чөнки ул бу чәчәкләрне «кыр үсемлекләре» дип тә атый (Мт 6:30; Лк 12:27, 28).

сабак алыгыз: Мондагы грек фигыленең формасын «яхшы (җентекләп) өйрәнү» дип тә тәрҗемә итеп була.

утка... үсемлекләрен: Кызу җәйге айларда Израильдә үсемлекләр нибары ике көндә корый. Корыган чәчәк һәм үлән сабаклары мичне ягар өчен кырлардан җыелган булган.

иманга зәгыйфьләр: Гайсә бу сүзләрне үзенең шәкертләренә кулланып, аларның иманнары я ышанычлары көчле булмаган икәнен күрсәткән (Мт 8:26; 14:31; 16:8; Лк 12:28). Бу иман юклыгын түгел, ә аның җитмәгәнен күрсәтә.

Патшалыкны: Кайбер борынгы грек кулъязмаларында монда «Аллаһы Патшалыгы» диелә.

тәкъвалыгын: Аллаһының тәкъвалыгын эзләгән кешеләр теләп аның ихтыярын үти һәм аның яхшылык белән яманлык нормалары буенча яши. Бу тәгълимат фарисейлар өйрәткәннән бик нык аерылып торган; алар үз тәкъвалыкларын урнаштырырга омтылган (Мт 5:20).

куеп яшәгез: Мондагы грек фигыленең формасы даими эш-хәрәкәтне күрсәтә һәм «яшәвегезне дәвам итегез» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Гайсәнең чын шәкертләре вакытлыча гына Патшалыкны эзләп, аннары башка эшләрне башкарырга тиеш түгел. Алар һәрвакыт аны беренче урынга куеп яшәргә тиеш.

Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз: Изге Язмалар эшләрне дөрес планлаштырырга өнди (Гс 21:5). Әмма киләчәктә була алган нәрсәләр турында чиктән тыш кайгыру кешенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә начар йогынты ясарга мөмкин, һәм ул Аллаһының акылына таяныр урынына, үзенекенә таяна башлар (Гс 3:5, 6).

Медиаматериал

Беренче гасырдагы синагога
Беренче гасырдагы синагога

Бу рәсемдә борынгы синагогаларның ниндирәк булган икәне күрсәтелгән. Ул һәм аның кайбер үзенчәлекләре Гамлада табылган беренче гасырдагы синагогага туры китереп ясалган. Гамла Гәлиләя диңгезеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан.

Кырдагы лаләләр
Кырдагы лаләләр

Гайсә үз шәкертләрен «кырдагы лаләләрнең үсүенә игътибар итәргә» һәм алардан «сабак алырга» дәртләндергән. Изге Язмалар тәрҗемәләрендә гадәттә «лалә» дип тәрҗемә ителгән төп нөсхәдәге сүз күп төрле чәчәкләрне, мәсәлән, тюльпан, җилдәк, сөмбел, ирис һәм гладиолусны аңлатырга мөмкин. Кайбер белгечләр Гайсә, бәлки, җилдәкне күздә тоткандыр дип саный. Әмма Гайсә лаләгә охшаш күптөрле чәчәкләр турында әйткәндер. Монда җилдәкнең бер төре (Anemone coronaria) күрсәтелә. Бу чәчәкләр Израильдә киң таралган, алар күк төсле, алсу, куе кызыл һәм ак була.