Төп мәгълуматка күчү

«ҺӘРВАКЫТ КУАНЫГЫЗ!»

Йәһвә Шаһитләренең 2020 елгы региональ конгрессы

Без сезне чын күңелдән Йәһвә Шаһитләренең быелгы өч көнлек региональ конгрессын карарга чакырабыз. Коронавирус (COVID-19) пандемиясе аркасында быелгы региональ конгресс программасын jw.org сайтында онлайн карап булыр. Видеолар июль һәм август дәвамында чыгачак.

ТӨП ФИКЕРЛӘР

  • Җомга программасы. Ирле-хатынлылар, ата-аналар һәм балаларга гаиләдә шатлыклы һәм бәхетле булырга нәрсә булыша? Тәбигатьтәге иҗади эшләр һәм аларны күрә белүебез Аллаһы безнең бәхетле булуыбызны тели икәнен ничек күрсәтә? Бу сорауларга җавап табыгыз.

  • Шимбә программасы. Ни өчен Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы шатлыклы хәбәрне бөтен дөнья буйлап вәгазьли? Нотыклар, видеолар һәм интервьюлар ярдәмендә моның сәбәбен белегез.

  • Якшәмбе программасы. Изге Язмаларда язылганча, Аллаһының фатихасы «кешене баета, ул фатихасына кайгы-хәсрәт өстәми» (Гыйбрәтле сүзләр 10:22). Ни өчен бу сүзләргә ышанып була? Бу хакта «Кайгы-хәсрәт китерми торган байлык» дигән, Изге Язмаларга нигезләгән нотыктан белегез.

  • Видеопостановка. Никаминең кыюлыгыннан һәм ашкынучанлыгыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Моны белер өчен, сезне шимбә һәм якшәмбе көннәре «Йәһвәнең шатлыгы — сезнең ныгытмагыз» дип исемләнгән икеөлешле видеопостановканы карарга чакырабыз (Никами 8:10).

ПРОГРАММА БУШЛАЙ

РЕГИСТРАЦИЯ ТАЛӘП ИТЕЛМИ

Конгресс программасы белән тынышыгыз, һәм конгрессларыбыз турындагы видеоны карагыз.

Конгрессны карарга