Лүк 14:1—35
Искәрмәләр
Искәрмәләр
сары су авыруыннан: Яки «водянкадан». Тән тукымаларына сары су җыелу авыруы; ул шешенүдән күренә. Бу төшенчәне борынгы табиблар б. э. к. V һәм IV гасырларда яшәгән грек табибы Гиппократ заманнарыннан бирле куллана башлаган. Сары су авыруы тәннең мөһим органнарының начар хәлдә булуын күрсәткәндер, һәм ул куркыныч булган, чөнки еш кына кешенең кинәт үләчәген күрсәткән. Кайберәүләр уйлаганча, шушы кешене Шимбә көнне, Гайсәгә тозак корып, фарисейлар китергән, чөнки 1 нче шигырьдә болай диелә: «Барысы да аны игътибар белән күзәтеп торды». Лүк кенә башка Яхшы хәбәрләрдә искә алынмаган ким дигәндә алты могҗиза турында яза; бу аларның берсе. («Лүк китабына кереш сүз» кара.)
иң хөрмәтле урыннарны: Гайсә көннәрендәге мәҗлесләрдә кунаклар өстәл тирәли торган өч ятакта яткан килеш ашаганнар. Ризыкны өстәлнең буш, дүртенче ягыннан китергәннәр. Ятаклар саны өстәлнең зурлыгына карап төрле була алган. Бер ятакта дүрт я биш кеше сыя алган, ләкин гадәттә анда өч кеше яткан. Һәр кеше ятакта, сул терсәген мендәргә куеп, башы белән өстәлгә таба яткан, ә уң кулы белән ашаган. Гадәттә ятактагы өч урын кунакларның югары, уртача һәм түбән дәрәҗәсен күрсәткән.
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
икмәк ашаучы: Яки «мәҗлестә катнашучы». Изге Язмалар язылган чорда икмәк төп ризык булганга, еврей һәм грек телләрендә «икмәк ашау» сүзтезмәсе «ашауны» аңлаткан. «Икмәк ашау» дип тәрҗемә ителгән еврей төшенчәсе еш кына «ашау» (Яр 37:25; 2Пат 4:8), «туену» (2Иш 9:7) яки «икмәк ашау» (Вг 9:7) дип тәрҗемә ителгән.
җанын: Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсе контекстка карап билгеләнә. Ул монда кешенең тормышын аңлата. Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, чын шәкерт Гайсәне үзенең тормышына караганда күбрәк яратырга һәм, кирәк булса, хәтта аны югалтырга әзер булырга тиеш. (Сүзлектән «Җан» кара.)
нәфрәт итмәсә: Изге Язмаларда «нәфрәт итү» дигән төшенчәнең мәгънәсе төрле төсмерләргә ия. Ул ачудан чыккан һәм башкаларга зыян китерергә этәргән дошманлык хисен белдерергә мөмкин. Яисә ул көчле күралмау я көчле җирәнү хисен аңлатырга мөмкин; андый хис аркасында кеше үзе нәфрәт иткән кешедән я нәрсәдән качарга тырыша. Яки бу төшенчә «әзрәк ярату» дигәнне генә аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, Ягъкуб турында ул Лияне «яратмаган [сүзгә-сүз «нәфрәт иткән»]», ә Рәхиләне яраткан дип әйтелгәндә, бу аның Лияне Рәхиләгә караганда әзрәк яратканын аңлата (Яр 29:31; Кн 21:15), һәм бу төшенчә шул ук мәгънәдә башка борынгы яһүди әдәбиятта кулланыла. Шуңа күрә Гайсәнең сүзләре аның шәкертләре үз гаиләләренә һәм үзләренә карата дошманлык я нәфрәт хисе тоярга тиеш дигәнне аңлатмый; чөнки бу Язмаларның башка өлешләренә каршы килер иде. (Мк 12:29—31; Эф 5:28, 29, 33 белән чагыштыр.) Бу контекстта «нәфрәт итмәсә» дигән сүзтезмәне «әзрәк яратмаса» дип тәрҗемә итеп булыр иде.
җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Классик грек телендә стауро́с дигән грек сүзе башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Изге Язмаларда символик мәгънәдә кулланылганда, бу төшенчә еш кына Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. Монда Гайсә үз шәкертләре турында алар җәфалану баганасын күтәреп барырга тиеш дип өченче мәртәбә әйтә; элегрәк булган ике очрак: 1) Мт 10:38; 2) Мт 16:24; Мк 8:34; Лк 9:23 тә язылган. (Сүзлекне кара.)
тоз: Ризык саклау һәм азык тәмләткеч сыйфатында кулланылган ак минерал. (Мт 5:13 кә аңлатманы кара.)
үз тәмен югалтса: Мт 5:13 кә аңлатманы кара.
Медиаматериал

Беренче гасырда кешеләр гадәттә табын янында яткан килеш ашаганнар. Һәр кеше сул терсәген мендәргә куеп, уң кулы белән ашаган. Грекларның һәм римлыларның йоласы буенча, гадәти аш бүлмәсендә тәбәнәк өстәл тирәли өч ятак торган. Римлылар андый аш бүлмәсен триклиний (грек теленнән алынган латин сүзе; грек телендә мәгънәсе «өч ятаклы бүлмә») дип атаган. Андый бүлмәләрдә гадәттә 9 кеше, һәр ятакта өчешәр, ятып ашаган. Шулай да анда күбрәк кешене сыйдырыр өчен озынрак ятаклар куллана башлаганнар. Аш бүлмәсендәге һәр урын төрле дәрәҗәгә ия булган дип саналган. Ятакларның берсе дәрәҗә буенча иң түбән (А), икенчесе уртача дәрәҗәле (Ә) һәм өченчесе иң хәрмәтле (Б) булган. Ятаклардагы урыннар төрле дәрәҗәле булган. Ятактагы кеше үзенең уң ягында ятучыдан дәрәҗәсе буенча югарырак, ә сул ягындагы кешедән түбәнрәк дип саналган. Рәсми мәҗлестә хуҗа гадәттә түбән дәрәҗәле ятактагы беренче урынга (1) яткан. Урта ятактагы өченче урын (2) хөрмәтле урын булган. Яһүдләрнең бу йоланы ни дәрәҗәдә үзләштергәне билгеле булмаса да, Гайсә, үз шәкертләрен басынкылыкка өйрәткәндә, шул йоланы искә алган.

Бүгенге көндә Үле диңгез (Тозлы диңгез) сулары дөньядагы океаннарның суларыннан якынча тугыз мәртәбә тозлырак (Яр 14:3). Үле диңгез суларының парга әйләнүе исраиллеләр өчен мул итеп тоз булдырган. Бу тоз түбән сыйфатлы булган, чөнки ул башка минераллар белән катыш булган. Исраиллеләр шулай ук финикиялеләрдән тоз сатып алгандыр; финикиялеләр тозны Урта диңгез суыннан тапканнар дип санала. Изге Язмаларда тоз тәмләткеч итеп искә алына (Әп 6:6). Гайсә кешеләрнең көндәлек тормышындагы нәрсәләрне мисалларда кулланырга оста булган, шуңа күрә ул тозны мөһим рухи нәрсәләрне сурәтләр өчен кулланган. Мәсәлән, Таудагы вәгазендә ул үз шәкертләренә: «Сез — җирнең тозы»,— дигән. Шулай итеп ул аларның башкаларга рухи һәм әхлакый яктан бозылудан сакланырга ярдәм итә алганын күрсәткән.

