Төп мәгълуматка күчү

Ни өчен Гайсә Мәсихнең исеме хакына дога кылырга кирәк?

Ни өчен Гайсә Мәсихнең исеме хакына дога кылырга кирәк?

ГАЙСӘ МӘСИХ дога турында еш өйрәткән. Аның көннәрендә дини җитәкчеләр «төп юлларның чатларында басып дога кылырга яраткан». Ни өчен? «Кешеләр күрсен дип». Әйе, алар кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә теләгән. Алар, «бер үк нәрсәне кат-кат әйтеп», дога кылган, имеш «күп сүзләр әйтсәләр», догалары кабул ителер (Маттай 6:5—8). Гайсә алай эшләү файдасыз дип әйткән һәм эчкерсез кешеләргә дога кылганда нәрсәдән качарга кирәк икәнен аңларга булышкан. Әмма дога турында әйткәндә, Гайсә нәрсә эшләмәскә кирәклеге турында гына сөйләмәгән.

Гайсә кешеләрне Аллаһы исеме изге ителсен, Патшалыгы килсен һәм ихтыяры үтәлсен дип дога кылырга өйрәткән. Ул шулай ук догада шәхси үтенечләрне әйтү урынлы дигән (Маттай 6:9—13; Лүк 11:2—4). Мисаллар ярдәмендә Гайсә шуны күрсәткән: Йәһвә догаларыбызны ишетсен өчен, без иман һәм басынкылык белән бертуктаусыз дога кылырга тиеш (Лүк 11:5—13; 18:1—14). Гайсә үз үрнәге белән дә өйрәткән (Маттай 14:23; Марк 1:35).

Һичшиксез, Гайсәнең өйрәтүләре аның шәкертләренә догаларын яхшыртырга булышкан. Ләкин үз үлеме алдыннан Гайсә аларга догага кагылышлы иң мөһим сабак биргән.

«Мөһим борылыш»

Тормышының соңгы кичендә Гайсә күп сәгатьләр буе тугры шәкертләрен дәртләндергән. Ул аларны яңа нәрсәгә өйрәткән. «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш,— дип әйткән Гайсә.— Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми». Соңрак ул аларга мондый вәгъдә биргән: «Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да, мин үтәрмен. Мин моны Ата үз Улы аша данлансын өчен эшләрмен. Минем исемем хакына берәр нәрсә сорасагыз, мин үтәрмен». Ахырда ул болай дигән: «Моңарчы сезнең минем исемем хакына бернәрсә дә сораганыгыз булмады. Куанычыгыз тулы булсын өчен, сорагыз һәм алырсыз» (Яхъя 14:6, 13, 14; 16:24).

Бу сүзләр үтә мөһим булган. Бер белешмәлек буенча, бу «дога тарихындагы мөһим борылыш» булган. Гайсә Мәсихнең моннан ары Аллаһыга түгел, ә үзенә дога кылырга кирәк дип әйтәсе килмәгән. Киресенчә, ул Йәһвә Аллаһыга якынлашыр өчен яңа мөмкинлек ачкан.

Әлбәттә, Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләренең догаларын һәрвакыт тыңлаган (1 Ишмуил 1:9—19; Зәбур 64:3). Ләкин Аллаһы Исраил халкы белән килешү төзегәч, кешеләр, догалары кабул ителсен өчен, исраиллеләр — Аллаһының сайланган халкы икәнен танырга тиеш булган. Соңрак, Сөләйман патша вакытыннан алып, алар корбаннарны гыйбадәтханәдә — Аллаһы сайлаган урында китерергә кирәк икәнен исәпкә алырга тиеш булган (Канун 9:29; 2 Елъязма 6:32, 33). Шулай да андый гыйбадәт кылу системасы вакытлыча гына булган. Рәсүл Паул язганча, Исраил халкына бирелгән Канун һәм гыйбадәтханәдә китерелгән корбаннар «киләчәк фатихаларның үзе түгел, ә аларның күләгәсе генә», ягъни прообразы, булган (Еврейләргә 10:1, 2). Бу «күләгәне» «чынбарлык» алмаштырырга тиеш булган (Көләсәйлеләргә 2:17). Б. э. 33 елыннан башлап, кешенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләре Муса канунын үтәвенә бүтән нигезләнми, ә Канунда пәйгамбәрлек ителгән Мәсихкә буйсынуына нигезләнә (Яхъя 15:14—16; Гәләтиялеләргә 3:24, 25).

«Бар исемнәрдән бөегрәк исем»

Гайсә Йәһвәгә якынлашыр өчен яхшырак нигез биргән. Ул, догаларыбыз Аллаһыга барып ирешсен өчен, юл ачкан. Ничек итеп?

Барыбыз да гөнаһлы булып туа. Шуңа күрә һичнинди эшләр һәм корбаннар безне гөнаһ табыннан чистарта алмый һәм безгә изге Аллаһы Йәһвәгә якынлашу хокукын бирә алмый (Римлыларга 3:20, 24; Еврейләргә 1:3, 4). Ләкин Гайсә, үзенең камил тормышын биреп, кешелекнең гөнаһлары өчен түләгән һәм Аллаһыга якынлашыр өчен юл ачкан (Римлыларга 5:12, 18, 19). Хәзер Йәһвә алдында саф булырга теләгән һәркем моңа ирешә ала һәм Аллаһыга «һич киртәсез якынлаша ала». Әмма бу, кеше Гайсә корбанына иман итсә һәм аның исеме хакына дога кылса гына мөмкин (Эфеслеләргә 3:11, 12).

Гайсә исеме хакына дога кылганда, без аның ким дигәндә өч ролен таныйбыз: 1) Гайсә — «Аллаһы Бәрәне», аның корбаны нигезендә гөнаһларыбыз кичерелә; 2) Йәһвә Гайсәне үледән терелткән, һәм хәзер Гайсә, «баш рухани» буларак, йолым ярдәмендә мөмкин булган фатихаларны яудыра; 3) Гайсә — «юл», аның аша гына Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итеп була (Яхъя 1:29; 14:6; Еврейләргә 4:14, 15).

Гайсә исеме хакына, ягъни аның аша, дога кылу аны данлый. Һәм бу урынлы, чөнки Йәһвә «Гайсә исеме алдында... барысы да тез чүксен... һәм һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хуҗабыз дип ачык танысын» дип тели (Филипиялеләргә 2:10, 11). Әмма иң мөһиме — Гайсә исеме хакына дога кылу Йәһвәне данлый, чөнки ул безнең өчен үз Улын биргән (Яхъя 3:16).

Без автоматик рәвештә түгел, ә «ихлас күңелдән», эчкерсез дога кылабыз

Без Гайсәнең мөһим роленә төшенә алсын өчен, Изге Язмаларда аңа карата күп титуллар һәм исемнәр кулланыла. Моның ярдәмендә без Гайсәнең үткәндәге, хәзерге һәм киләчәктәге эшләре нигезендә нинди фатихаларны татый алганыбызны аңлыйбыз. (« Гайсәнең мөһим роле» дигән рамканы карагыз.) Чыннан да, Гайсә Мәсихкә «бар исемнәрдән бөегрәк исем» бирелгән *. «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек» аңа тапшырылган (Филипиялеләргә 2:9; Маттай 28:18).

Гадәт буенча гына түгел

Әйе, Йәһвә догаларыбызны ишетсен өчен, без Гайсә Мәсихнең исеме хакына дога кылырга тиеш (Яхъя 14:13, 14). Ләкин без «Гайсә исеме хакына» дигән сүзләрне гадәт буенча гына кабатларга тиеш түгел. Ни өчен?

Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, сезгә берәрсе рәсми хат язган ди. Хат мондый сүзләр белән тәмамлана: «Хөрмәт белән...». Сезнеңчә, бу сүзләр хат язган кешенең чын хисләрен чагылдырамы? Яисә ул этикет буенча гына шулай язганмы? Әлбәттә, догаларыбызда Гайсә исемен искә алу рәсми хаттагы әдәпле сүзләр кебек кенә булырга тиеш түгел. «Өзлексез дога кылсак» та, без моны автоматик рәвештә түгел, ә «ихлас күңелдән», эчкерсез эшлибез (1 Тисалуникәлеләргә 5:17; Зәбур 118:145).

Догада «Гайсә исеме хакына» дигән сүзләрне әйтү гадәт кенә булмасын өчен, нәрсә эшләргә? Гайсә Мәсихнең күркәм сыйфатлары, сезнең хакка кылган һәм кылачак эшләре турында уйланыгыз. Йәһвәгә моның өчен рәхмәтләр әйтегез. Ул чакта сезнең Гайсә Мәсихнең мондый вәгъдәсенә ышанычыгыз нык булыр: «Минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер» (Яхъя 16:23).

^ 14 абз. Бер сүзлек буенча, «исем» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе берәүнең «хакимлеген, сыйфатларын, статусын, бөеклеген, кодрәтен, өстенлеген» аңлатырга мөмкин («Expository Dictionary of New Testament Words», Вайн).