Маттай 14:1—36

14  Шул вакытта Гайсә турындагы хәбәрләр өлкә башлыгы Һирудка иреште,+  һәм ул үз хезмәтчеләренә: «Ул — Чумдыручы Яхъя. Ул үледән терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр* аның аша башкарыла»,— диде.+  Моңа кадәр Һиру́д, абыйсы Филипнең хатыны Һирудия́ аркасында, Яхъяны кулга алган һәм бәйләп төрмәгә утырткан иде,+  чөнки Яхъя Һирудка: «Синең аңа өйләнергә хакың юк»,— дип әйтә иде.+  Һирудның аны үтерәсе килгән иде дә, ләкин ул Яхъяны пәйгамбәр дип санаган халыктан курыкты.+  Әмма Һирудның туган көнендә+ Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде, һәм бу Һирудка шулкадәр ошады ки,+  ул шул кызга ни сораса, барын да бирергә ант итте.  Шунда кыз, анасы өйрәткәнчә: «Миңа тәлинкәгә салып Чумдыручы Яхъяның башын бир»,— диде.+  Патша кайгыга төште, әмма кунаклар алдында әйтелгән антлары хакына кызга Яхъяның башын бирергә кушты. 10  Шунда ул Яхъяның башын төрмәдә чабарга дип кеше җибәрде. 11  Аның башын тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде. 12  Соңрак Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып киттеләр. Алар аны җирләде һәм барып, барысын Гайсәгә сөйләп бирде. 13  Гайсә бу хакта ишеткәч, ялгызы гына калыр өчен, көймәгә утырып, аулак урынга китте. Әмма кешеләр моның турында белгәч, шәһәрләреннән чыгып, җәяү аңа ияреп киттеләр.+ 14  Ярга чыккач, Гайсә зур халык төркемен күрде. Ул аларны кызганды+ һәм авыру булганнарын савыктырды.+ 15  Кичкә таба аның янына шәкертләре килде һәм: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. Кешеләрне җибәр: алар авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар»,— диделәр.+ 16  Ә Гайсә аларга: «Аларга барып торасы юк. Сез аларга ашарга бирегез»,— диде. 17  «Безнең монда биш икмәк белән ике балыктан башка бер нәрсәбез дә юк»,— диделәр аңа шәкертләре. 18  Ул аларга: «Аларны монда, миңа алып килегез»,— диде. 19  Шунда ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты һәм биш икмәк белән ике балыкны алды. Ул күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Шуннан соң икмәкне сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә алар халыкка тараттылар. 20  Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйдылар. Бөтенесе 12 тулы кәрзин булды.+ 21  Ә барлык ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат иде.+ 22  Аннан соң Гайсә, тоткарланмыйча, шәкертләренә көймәгә утырып аръякка барырга кушты, ә үзе халыкны озата калды.+ 23  Халыкны озаткач, ул дога кылыр өчен берүзе генә тауга менде.+ Кич җиткәндә, ул анда бер ялгызы иде. 24  Ул вакытта көймә ярдан инде шактый ерак иде һәм, каршы җил искәнгә, дулкыннар белән көрәшеп йөзә иде. 25  Таң атар алдыннан Гайсә, диңгез өстеннән атлап, шәкертләре янына китте. 26  Алар аның диңгез буйлап баруын күреп, шомланып киттеләр һәм: «Бу өрәк!»* — дип, куркуларыннан кычкырып җибәрделәр. 27  Әмма ул аларга шундук эндәшеп: «Кыю булыгыз! Бу мин, курыкмагыз»,— диде.+ 28  Моңа Пете́р: «Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш»,— диде. 29  Гайсә: «Кил!» — диде. Шунда Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба китте. 30  Әмма давылны күреп, ул куркуга төште һәм бата башлагач: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкырды. 31  Гайсә шунда ук кулын сузды да аны тотып алды. «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?» — диде ул.+ 32  Алар көймәгә кергәч, давыл тынды. 33  Шунда көймәдәге шәкертләр Гайсәгә сәҗдә кылдылар һәм: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— диделәр.+ 34  Алар, диңгезне кичеп, Генисаре́т җирендә тукталдылар.+ 35  Шул җирдә яшәүче халык, Гайсәне танып, бу хакта тирә-якка хәбәр таратты, һәм кешеләр аның янына барлык авыруларны алып килде. 36  Алар аның киеменең чугына гына булса да кагылырга рөхсәт сорап үтенә иделәр.+ Кагылганнарның барысы да тулысынча сәламәтләнә иде.

Искәрмәләр

Яки «бу могҗизалар».
Яки «күренеш».

Искәрмәләр

Һируд патша: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. (Сүзлектән «Һируд (Ирод)» кара.) Маттай һәм Лүк Антипаның «тетрарх», ягъни «өлкә башлыгы», дигән рәсми рим титулын куллана. (Мт 14:1; Лк 3:1 гә аңлатмаларны кара.) Һируд Антипа идарә иткән өлкә Гәлиләя белән Переядән торган. Әмма халык аны «патша» дип атаган. Бу титулны бер тапкыр Маттай кулланган (Мт 14:9). Ә Марк Һирудка карата «патша» титулы гына куллана (Мк 6:22, 25—27).

өлкә башлыгы: Сүзгә-сүз «тетрарх» (мәгънәсе берәр провинциянең «дүрттән бер өлешенең наместнигы»). Бу сүз Рим хакимиятләре хуплавы белән кечкенә өлкә өстеннән идарә иткән идарәчегә яки мирзага карата кулланылган. Һируд Антипа идарә иткән төбәк Гәлиләя белән Переядән торган. (Мк 6:14 кә аңлатма белән чагыштыр.)

Һирудка: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. (Сүзлекне кара.)

Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». Күрәсең, кушамат итеп кулланыла һәм Яхъяның башкаларны суга чумдырганын күрсәтә. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий «кушаматы Чумдыручы булган Яхъя» турында язган.

Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды».

Чумдыручы Яхъя: Мт 3:1 гә аңлатманы кара.

Һируд: Ягъни Һируд Антипа. (Сүзлекне кара.)

абыйсы Филипнең хатыны Һирудия: Һируд Антипа бер атадан туган абыйсы Һируд Филипнең хатыны Һирудиягә гашыйк булган. Һирудия Филип белән аерылышкан, Антипа да үз хатыны белән аерылышкан, һәм Антипа белән Һирудия өйләнешкәннәр. Бу никах яһүдләрнең канунына каршы килгән. Чумдыручы Яхъяны бу әхлаксыз никахны тәнкыйтьләгәне өчен кулга алганнар.

Яхъяны кулга алган һәм... төрмәгә утырткан: Изге Язмаларда моның кайда булганы әйтелми. Иосиф Флавий язганча, Яхъя Махерон ныгытмасындагы төрмәгә утыртылган һәм шунда үтерелгән булган. Махерон Үле диңгезнең көнчыгыш ягында урнашкан булган. Яхъя, бәлки, анда төрмәдә күпмедер вакыт утыргандыр (Мт 4:12). Әмма, күрәсең, үлеменә кадәр күпмедер вакыт ул Тибериядә — Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан шәһәрдә тоткынлыкта булган. Шундый нәтиҗә ясар өчен мондый сәбәпләр бар: 1) Яхъя утырган төрмә, күрәсең, Гайсә Гәлиләядә хезмәт иткән җирдән ерак булмаган. Яхъя Гайсәнең эшләре турында ишетеп, төрмәдән үз шәкертләрен, Гайсә белән сөйләшеп алсыннар өчен, аның янына җибәргән (Мт 11:1—3); 2) Марк Һирудның туган көне мәҗлесендә «Гәлиләянең иң күренекле кешеләре» булганы турында язган. Димәк, ул Һирудның Тибериядәге сараенда үткән. Яхъя утырган төрмә бу мәҗлес үткән җиргә якын булган булса кирәк (Мк 6:21—29; Мт 14:6—11).

үз туган көне: Бу мәҗлес, күрәсең, Һируд Антипаның Тибериядәге — Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан шәһәрдәге — сараенда үткән. Шундый нәтиҗә ясар өчен бер сәбәп мондый: Марк ул мәҗлестә Гәлиләянең иң күренекле кешеләре булган дип яза. (Мт 14:3, 6 га аңлатмаларны кара.) Изге Язмаларда ике туган көннең бәйрәм ителүе генә телгә алына. Беренчесе монда сурәтләнә; бу бәйрәмдә Яхъяның башын чабып өзгәннәр. Икенчесе бер фиргавеннеке; шул бәйрәмдә Мисыр патшасының баш икмәкчесе үтерелгән булган (Яр 40:18—22). Бу бәйрәмнәр бер-берсенә охшаш, чөнки икесендә дә зур мәҗлес оештырылган һәм икесендә дә кемдер үтерелгән булган.

Яхъяны кулга алган һәм... төрмәгә утырткан: Изге Язмаларда моның кайда булганы әйтелми. Иосиф Флавий язганча, Яхъя Махерон ныгытмасындагы төрмәгә утыртылган һәм шунда үтерелгән булган. Махерон Үле диңгезнең көнчыгыш ягында урнашкан булган. Яхъя, бәлки, анда төрмәдә күпмедер вакыт утыргандыр (Мт 4:12). Әмма, күрәсең, үлеменә кадәр күпмедер вакыт ул Тибериядә — Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан шәһәрдә тоткынлыкта булган. Шундый нәтиҗә ясар өчен мондый сәбәпләр бар: 1) Яхъя утырган төрмә, күрәсең, Гайсә Гәлиләядә хезмәт иткән җирдән ерак булмаган. Яхъя Гайсәнең эшләре турында ишетеп, төрмәдән үз шәкертләрен, Гайсә белән сөйләшеп алсыннар өчен, аның янына җибәргән (Мт 11:1—3); 2) Марк Һирудның туган көне мәҗлесендә «Гәлиләянең иң күренекле кешеләре» булганы турында язган. Димәк, ул Һирудның Тибериядәге сараенда үткән. Яхъя утырган төрмә бу мәҗлес үткән җиргә якын булган булса кирәк (Мк 6:21—29; Мт 14:6—11).

туган көнендә: Бу мәҗлес, күрәсең, Һируд Антипаның Тибериядәге сараенда үткән. (Мт 14:3; Мк 6:21 гә аңлатмаларны кара.) Изге Язмаларда ике туган көннең бәйрәм ителүе генә телгә алына. Беренчесе монда сурәтләнә; бу бәйрәмдә Яхъяның башын чабып өзгәннәр. Икенчесе бер фиргавеннеке; шул бәйрәмдә Мисыр патшасының баш икмәкчесе үтерелгән булган (Яр 40:18—22). Бу бәйрәмнәр бер-берсенә охшаш, чөнки икесендә дә зур мәҗлес оештырылган һәм икесендә дә кемдер үтерелгән булган.

өлкә башлыгы: Сүзгә-сүз «тетрарх» (мәгънәсе берәр провинциянең «дүрттән бер өлешенең наместнигы»). Бу сүз Рим хакимиятләре хуплавы белән кечкенә өлкә өстеннән идарә иткән идарәчегә яки мирзага карата кулланылган. Һируд Антипа идарә иткән төбәк Гәлиләя белән Переядән торган. (Мк 6:14 кә аңлатма белән чагыштыр.)

Патша: Мт 14:1 гә аңлатма буенча, Һируд Антипаның рәсми Рим титулы «тетрарх» булган. Әмма халык аны «патша» дип атаган.

антлары: Күплек санда «антлары» дип әйтелү (Мт 14:7 дә исә бу сүз берлек санда тора) Һирудның үз антын кабатлап, вәгъдәсенә басым ясаганын яки аны раслаганын күрсәтергә мөмкин.

кызганды: Яки «жәлләде». (Мт 9:36 га аңлатманы кара.)

кызганды: Шулай тәрҗемә ителгән грек фигыле спланхни́зомай «эчәкләр» (спла́нхна) дигән сүз белән тамырдаш һәм тирән эчке хисләрне, көчле кичерешләрне аңлата. Бу кызгану хисен белдерүче иң көчле грек сүзләренең берсе.

Сез аларга ашарга бирегез: Гайсәнең бу могҗизасы турында гына бар дүрт Яхшы хәбәрдә языла (Мт 14:15—21; Мк 6:35—44; Лк 9:10—17; Ях 6:1—13).

балыктан: Изге Язмалар язылган чорда балыкны гадәттә кыздырганнар я каклаганнар һәм еш кына икмәк белән ашаганнар. Гайсә кулланган балык, күрәсең, какланган булган.

рәхмәтләрен белдереп дога кылды: Сүзгә-сүз «фатихалар әйтте». Бу грек сүзтезмәсе, күрәсең, Аллаһыны мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп дога кылуны аңлата.

икмәкне сындыргалады: Икмәкне еш кына юка һәм каты итеп пешергәннәр. Шуңа күрә аны гадәттә сындыргалап ашаганнар (Мт 15:36; 26:26; Мк 6:41; 8:6; Лк 9:16).

кәрзин: Бәлки, талчыбыктан үрелгән һәм күтәреп йөртер өчен бау тоткычлары булган кәрзиннәр. Аларның сыйдырышлыгы якынча 7,5 л булган дип уйлыйлар. (Мт 16:9, 10 га аңлатмаларны кара.)

зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». (Мт 15:37; 16:9 га аңлатмаларны кара.)

кәрзин: Гайсә, могҗиза кылып, күп халыкны тукландырган ике очрак турында әйтелгәндә (Мт 14:20; 15:37; 16:10 га аңлатмаларны һәм шул ук вакыйга турында әйтелгән Мк 6:43; 8:8, 19, 20 не кара), бу хәбәрләрдә калдык икмәкләрне җыяр өчен кулланылган кәрзиннәрнең аерылып торганы эзлекле күрсәтелә. Гайсә якынча 5 000 кешене тукландырганда, грек сүзе ко́финос кулланыла («кәрзин» дип бирелгән); ә 4 000 кешене тукландырганда, грек сүзе сфири́с кулланыла («зур кәрзин» дип бирелгән). Андый эзлеклелек язучыларның шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргәннәрен я алар турында ышанычлы шаһитләрдән ишеткәнен күрсәтә.

хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда: Бу могҗиза турында язганда, Маттай гына хатын-кызларны һәм балаларны телгә ала. Могҗизалы рәвештә тукландырылган халыкның тулаем саны 15 000 нән артык булгандыр.

шактый ерак: Сүзгә-сүз «күп стадийләр ераклыкта». Стадий (грекча ста́дион) — 185 м, ягъни Рим миленең 1/8 өлеше.

Таң атар алдыннан: Сүзгә-сүз «Дүртенче сакта». Ягъни якынча иртәнге 3 тән алып иртәнге 6 га, таң атканчыга кадәр. Андый бүленеш грек һәм римлыларның төнне дүрт сакка бүлү системасына туры килә. Яһүдләр башта төнне һәрберсе дүрт сәгатьне тәшкил иткән өч сакка бүлгән (Чг 14:24; Хк 7:19), әмма бу вакытка алар Рим системасын үзләштергән булган.

сәҗдә кылырга: Яки «баш ияргә». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылса, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Бу контекстта исә йолдызчылар «яһүдләрнең яңа туган патшасы» турында сораганнар. Шуңа күрә билгеле: бу сүз берәр илаһны түгел, ә берәр патшаны олылау я хөрмәтләү дигәнне аңлата. Шул ук рәвешчә бу сүз Мк 15:18, 19 да, гаскәриләргә карата кулланыла. Алар Гайсәне мыскыллап, «аның алдына иелгәннәр» (иск.) һәм «яһүдләр Патшасы» дип атаганнар.(Мт 18:26 га аңлатманы кара.)

сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; тирән хөрмәт күрсәтеп». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылганда, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Ләкин бу контекстта ул колның үзе өстеннән хакимлеккә ия кешегә хөрмәт һәм буйсыну күрсәткәнен белдерә. (Мт 2:2; 8:2 гә аңлатмаларны кара.)

сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; олылап». Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр дә пәйгамбәрләрне, патшаларны һәм Аллаһының башка вәкилләрен очратканда сәҗдә кылган (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Бу кеше, күрәсең, Аллаһы вәкиле белән сөйләшкәнен һәм аның кешеләрне савыктырырга көче бар икәнен аңлаган. Йәһвәнең билгеләнгән патшасына хөрмәт күрсәтер өчен, сәҗдә кылу урынлы булган (Мт 9:18; монда кулланылган грек сүзе турында күбрәк белер өчен, Мт 2:2 гә аңлатманы кара.)

сәҗдә кылдылар: Яки «баш иде; тирән хөрмәт күрсәттеләр». Алар Гайсәне Аллаһының вәкиле итеп таныганнар. Алар аңа берәр илаһка буларак түгел, ә «Аллаһы Улына» буларак сәҗдә кылган. (Мт 2:2; 8:2; 18:26 га аңлатмаларны кара.)

Генисарет: Кечкенә бер тигезлек озынлыгы 5 км, киңлеге 2,5 км. Аның төньяк-көнбатыш чиге Гәлиләя диңгезенең яры булып торган. Лк 5:1 дә Гәлиләя диңгезе «Генисарет күле» дип аталган.

Медиаматериал

Һируд Антипа чыгарган тәңкә
Һируд Антипа чыгарган тәңкә

Бу фоторәсемдә бакыр эретмәсеннән ясалган тәңкәнең ике ягы күрсәтелә. Ул Гайсә җирдә хезмәт иткән вакытларда сугылган булган. Аны Гәлиләя һәм Переянең тетрархы, ягъни өлкә башлыгы, Һируд Антипа чыгарырга боерган булган. Фарисейлар Гайсәгә Һируд аны үтерергә тели дип әйткәндә, Гайсә, күрәсең, Иерусалимга барышлый, Һируд идарә иткән Перея аша үткән булган. Гайсә аларга җавап биргәндә, Һирудны «төлке» дип атаган. (Лк 13:32 гә аңлатманы кара.) Һируд җитәкчелегендәге халыкның күпчелеге яһүдләр булганга, ул чыгарган тәңкәгә яһүдләрне рәнҗетмәячәк сурәтләр: пальма ботагы (1) һәм венок (2) сугылган булган.

Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш ягы
Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш ягы

Монда Гәлиләя диңгезенең бер күренеше күрсәтелгән. Бу үзәндә Гайсә якынча 5 000 ир-атны һәм хатын-кызлар белән балаларны ашаткан дип санала.

Балык һәм икмәк
Балык һәм икмәк

Израильдә башка балыклар белән бергә корбан балыгы, карп, алабуга һәм тилапиянең төрле төрләре очрый. Борынгы заманда балыкны гадәттә кыздырганнар я каклаганнар. Икмәкне һәр көн яңа тарттырылган бодай я арпа оныннан пешергәннәр. Еш кына икмәк чүпрәсез (евр. мацца́) булган; камырны онга су гына кушып басканнар.

Кәрзиннәр
Кәрзиннәр

Изге Язмаларда кәрзиннәрнең төрле төрләрен сурәтләр өчен берничә сүз кулланыла. Бер очракта, Гайсә могҗизалы рәвештә якынча 5 000 ир-атны тукландыргач, калган икмәк сыныкларын 12 савытка җыйганнар; шул савытларны күрсәтер өчен кулланылган грек сүзе аларның, бәлки, талчыбыктан үрелгән чагыштырмача кечкенә кәрзин булганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә якынча 4 000 ир-атны тукландырганнан соң калган икмәк сыныклары салынган җиде кәрзинне сурәтләр өчен башка грек сүзе кулланыла (Мк 8:8, 9). Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Шул ук грек сүзе Дәмәшекътә Паул шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерелгән кәрзинне сурәтләр өчен кулланылган (Рс 9:25).