Маттай 3:1—17

3  Шул көннәрдә Чумдыручы Яхъя+ Яһүдия́ чүленә килеп, вәгазьли+ башлады 2  һәм: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»+,— диде. 3  Аның турында Ишагыя́+ пәйгамбәр+ аша болай дип әйтелгән иде: «Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“».+ 4  Яхъя дөя йоныннан кием киеп һәм билен күн каеш белән буып йөрде,+ ә ризыгы саранча+ белән кыр балы иде.+ 5  Шул көннәрдә кешеләр Иерусалимнан, бөтен Яһүдиядән һәм Үрдү́н тирәләреннән аның янына килеп,+ 6  үз гөнаһларын ачык таныдылар, һәм ул аларны Үрдүн елгасында суга чумдырып алды.+ 7  Суга чумдырылу урыны янына күп фарисейларның+ һәм саддукейларның+ килүен күреп, ул аларга болай диде: «Агулы елан токымы,+ кем сезгә Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип әйтте?+ 8  Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр башкарыгыз.* 9  „Безнең атабыз — Ибраһим“+,— дип әйтәсе булмагыз. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала. 10  Балта инде агачлар төбендә ята. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып утка ташлыйлар.+ 11  Сез тәүбә иткәнгә, мин сезне суга чумдырам;+ ләкин артымнан миннән көчлерәк берәү килә,+ һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел.+ Ул сезне изге рухка+ һәм утка чумдырыр.+ 12  Ул кулына җилгәргечен тоткан һәм үзенең ындыр табагын тулысынча чистартыр, бодайны амбарга җыяр, ә кибәкне сүнмәс утта яндырыр».+ 13  Шунда Гәлиләядән Үрдүн елгасына, Яхъя аны суга чумдырсын өчен, Гайсә килде.+ 14  Яхъя исә, аны туктатырга тырышып: «Син мине суга чумдырырга тиеш, ә син минем янга килдеңме?» — диде. 15  Гайсә аңа: «Мине тоткарлама, чөнки безгә Аллаһы теләгәннең барысын шулай итеп үтәргә кирәк»,— дип җавап бирде. Һәм Яхъя аны тоткарлап тормады. 16  Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелде. Шулчак күкләр ачылды,+ һәм Яхъя Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә Гайсәгә төшүен күрде.+ 17  Шунда күкләрдән:+ «Бу минем яраткан Улым,+ мин аны хуплыйм»,— дигән тавыш килде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «җимеш китерегез».

Искәрмәләр

Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». Күрәсең, кушамат итеп кулланыла һәм Яхъяның башкаларны суга чумдырганын күрсәтә. Яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий «кушаматы Чумдыручы булган Яхъя» турында язган.

Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды».

Яһүдия чүленә: Яһүд тауларының гадәттә кеше яшәми торган буш көнчыгыш битләре. Алар якынча 1 200 м биеклектән Үрдүн елгасының һәм Үле диңгезнең көнбатыш яр ягына таба сузылып төшә. Яхъя үз хезмәтен бу өлкәнең Үле диңгезнең төньягында урнашкан бер өлешендә башлаган.

вәгазьли: Башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигән мәгънә йөрткән грек сүзе. Ул берәр нәрсәне игълан итү рәвешенә басым ясый: гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә халык алдында ачык итеп белдерү.

Тәүбә итегез: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «элекке фикердән кайту» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу фикер йөртүне, карашны я ниятне үзгәртү дигәнне аңлата. Бу контекстта «тәүбә итегез» дигән сүзтезмә шуны күрсәтә: кеше Аллаһыга яраклы һәм аның белән мөнәсәбәтләргә ия булыр өчен үзгәрешләр ясарга тиеш. (Мт 3:8, 11 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Тәүбә итү» кара.)

күкләр Патшалыгы: Бу сүзтезмә якынча 30 тапкыр һәм Маттайның Яхшы хәбәрендә генә очрый. Марк белән Лүкнең Яхшы хәбәрләрендә «Аллаһы Патшалыгы» дигән параллель сүзтезмә кулланыла. Бу «Аллаһы Патшалыгының» рухи күкләрдә урнашканын һәм шуннан идарә иткәнен күрсәтә (Мт 21:43; Мк 1:15; Лк 4:43; Дн 2:44; 2Тм 4:18).

Патшалыгы: Басиле́йа дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул берәр патша идарә иткән хөкүмәтне, шулай ук патша идарәсендәге территорияне һәм кешеләрне белдерә. Мәсихче Грек Язмаларында бу грек сүзе 162 мәртәбә очрый. Аларның 55 ен Маттайның Яхшы хәбәрендә табып була һәм аларның күбесе Аллаһының күктәге идарәсен күрсәтә. Маттай бу сүзне шулкадәр еш куллана ки, аның Яхшы хәбәрен Патшалык турындагы Яхшы хәбәр дип атап була. (Сүзлектән «Аллаһы Патшалыгы» кара.)

якынлашты: Монда бу сүз күктәге Патшалыкның киләчәк Хакиме менә-менә килергә тиеш мәгънәсендә кулланылган.

Йәһвә: Иш 40:3 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.) Маттай бу пәйгамбәрлекне Чумдыручы Яхъяның Гайсәгә юл әзерләр өчен башкарган эшенә карата куллана. Яхъяның Яхшы хәбәрендә Чумдыручы Яхъя бу пәйгамбәрлекне үзенә куллана (Ях 1:23).

Аның юлларын тигезләгез: Бәлки, борынгы патшаларның йоласына күрсәтәдер. Бу йола буенча, патша арбасы алдыннан аның кешеләре юл әзерләргә тиеш булган: зур ташларны алып куйган һәм хәтта юл салган, шулай ук калкулыкларны тигезләгән.

дөя йоныннан кием киеп: Яхъяның дөя йоныннан тукылган киеме һәм күн каешы Ильяс пәйгамбәрнең киемен хәтерләткән (2Пат 1:8; Ях 1:21).

саранча: Аксымга бай бу бөҗәкләр, Канун буенча, ашар өчен чиста булып саналган (Лв 11:21, 22).

кыр балы: Ягъни кешеләр тоткан умарталардан түгел, ә чүлдә табылган умарталардан бал. Чүлдә яшәгән кешеләр өчен саранча белән кыр балы ашау гадәти булган.

үз гөнаһларын ачык таныдылар: Бу Канун килешүенә каршы кылган гөнаһларын халык алдында таныган я ачык итеп икърар иткән кешеләргә кагыла.

суга чумдырып алды: Яки «суга чумдырды; суга батырып алды». (Мт 3:11 гә аңлатманы кара.)

фарисейларның: Сүзлекне кара.

саддукейларның: Сүзлекне кара.

Агулы елан токымы: Аларның явызлыгы аркасында һәм алар тиз ышанучан кешеләргә китергән җитди рухи зыян агу кебек булганга, алар шулай аталган.

Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр [«җимеш», иск.]: Яхъяны тыңлаган кешеләрнең фикер йөртүе я карашының үзгәрүен күрсәтүче дәлилләр һәм эшләрне аңлата (Лк 3:8; Рс 26:20; Мт 3:2, 11 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Тәүбә итү» кара.)

тәүбә иткәнгә: Сүзгә-сүз «элекке фикердән кайтканга». (Мт 3:2, 8 гә аңлатмаларны һәм сүзлекне кара.)

сезне суга чумдырам: Грек сүзе бапти́зо «чумдырып алу; батыру» дигән мәгънә йөртә. Изге Язмалардагы башка өзекләр күрсәткәнчә, суга чумдыру тулысынча суга батырып алуны аңлата. Бер очракта Яхъя Үрдүн үзәнендәге бер урында Сәлим янында суга чумдырылу үткәргән, «чөнки анда зур сулык бар иде» (Ях 3:23). Филип хәбәш түрәсен суга чумдырганда, алар икесе дә суга кергәннәр (Рс 8:38). Шул ук грек сүзе Септуагинтада 2Пат 5:14 тә кулланыла; анда Ногман «Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды» диелә.

көчлерәк: «Күбрәк хакимлеккә» ия булуны күрсәтә.

аяк киемен: Башка кешенең аяк киемен салдыру я башка кешенең аяк киеменең каешын чишү түбән эш дип саналган (Мк 1:7; Лк 3:16; Ях 1:27); аны гадәттә берәр кол башкарган.

изге рухка һәм утка чумдырыр: Изге рух белән майлауны һәм утта юк итүне аңлата. Изге рухка чумдыру б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә башланган. Утка чумдыру б. э. 70 елында булган; ул вакытта Рим гаскәрләре Иерусалимны җимергән һәм аның гыйбадәтханәсен яндырган.

җилгәргечен: Күрәсең, агачтан ясалган. Ул сугылган ашлыкның саламын һәм кибәген җилгә җилгәрү өчен кулланылган.

кибәкне: Ашлык орлыгын, мәсәлән, арпа һәм бодайны, саклый торган юка кабык. Кибәкне, гадәттә, ашлык өемнәре яңадан чүпләнмәсен өчен, җыеп яндырганнар. Яхъя җилгәрү ысулын Мәсихнең символик бодайны кибәктән аерачагын сурәтләр өчен куллана.

сүнмәс утта: Яһүдләр дөньясы төзелешенең тулысынча юк ителергә тиеш булганын күрсәтә.

Аллаһы теләгәннең барысын: Гайсәнең суга чумдырылуы аның үз гөнаһларыннан тәүбә итүен күрсәтмәгән, чөнки ул гөнаһсыз булган һәм Аллаһының гадел кануннарын кимчелексез үтәгән; аның суга чумдырылуы аның багышлануын да күрсәтмәгән, чөнки ул инде багышланган халыктан булган. Гайсәнең суга чумдырылуы аның үзен Атасының гадел ихтыярын үтәргә тәкъдим итүен күрсәткән. Аллаһының ихтыяры исә шуннан гыйбарәт булган: Гайсә үзенең Мәсих буларак ролен үтәргә, шул исәптән үз гомерен йолым итеп бирергә тиеш булган. Гайсә үзе турында Зб 40:7, 8 дә язылган һәм Ев 10:5—9 да аңлатылган пәйгамбәрлек буенча эш иткән.

күкләр: Физик күкләрне, ягъни күк йөзен, я рухи күкләрне аңлатырга мөмкин.

күкләр ачылды: Аллаһы, күрәсең, Гайсәгә күктәге нәрсәләр турында белергә һәм аларны аңларга мөмкинлек биргән. Һәм шул исәптән Гайсә үзенең күктәге, җиргә килгәнчегә кадәрге тормышын исенә төшергәндер.

күгәрчен рәвешендә: Күгәрченнәрне изге хезмәттә дә кулланганнар, һәм алар символик мәгънә дә белдергән. Аларны корбаннар итеп китергәннәр (Мк 11:15; Ях 2:14—16). Алар мәкерсезлек һәм сафлык символы булган (Мт 10:16). Нух көймәдән очырып җибәргән күгәрчен кире әйләнеп кайтып, томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын китергән. Бу туфан суларының кимегәнен (Яр 8:11) һәм ял итү, тынычлык вакыты якын икәнен күрсәткән (Яр 5:29). Шуңа күрә, Гайсә суга чумдырылганда, Йәһвә күгәрченне, бәлки, аның Мәсих буларак роленә игътибар итәр өчен куллангандыр. Мәсих, Аллаһының саф һәм гөнаһсыз Улы, үз гомерен кешелек өчен корбан итәргә һәм үзенең Патша булып идарә итүе вакытында булачак ял итү һәм тынычлык чоры өчен нигез салырга тиеш булган. Аллаһы рухы, ягъни эш итүче көче, Гайсәгә, ул суга чумдырылганда, төшкәндә, бәлки, пырылдап очып үз оясына якынлашкан күгәрченгә охшаш булгандыр.

күкләрдән... тавыш: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — беренчесе. (Мт 17:5; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)

Бу минем... Улым: Рухи зат булганда, Гайсә Аллаһының Улы булган (Ях 3:16). Кеше булып туганнан бирле, Гайсә, нәкъ Адәм камил булгандагы кебек, «Аллаһының улы» булган (Лк 1:35; 3:38). Әмма монда Аллаһының сүзләре Гайсәнең кем булуын күрсәтүдән күбрәкне аңлата кебек. Беррәттән изге рух та иңгәнгә, Аллаһы бу сүзләре белән, күрәсең, шуны күрсәткән: Гайсә исемле кеше аның рух белән тудырылган Улы булган, ягъни ул күктәге тормышка кайтырга өмет белән яңадан туган, һәм Аллаһының билгеләнгән Патшасы һәм Баш рухание булыр өчен изге рух белән майланган. (Ях 3:3—6; 6:51; шулай ук Лк 1:31—33; Ев 2:17; 5:1, 4—10; 7:1—3 белән чагыштыр.)

мин аны хуплыйм: Яки «мин аннан канәгать; ул миңа рәхәтлек китерә». Шул ук сүзтезмә Мт 12:18 дә кулланыла; анда вәгъдә ителгән Мәсих турында сүз барган Иш 42:1 дән өземтә китерелә. Изге рухның иңүе һәм Аллаһының үз Улы турындагы сүзләре Гайсәне вәгъдә ителгән Мәсих итеп ап-ачык күрсәткән. (Мт 12:18 гә аңлатманы кара.)

Медиаматериал

Яһүдия чүле, Үрдүн елгасының көнбатыш ягы
Яһүдия чүле, Үрдүн елгасының көнбатыш ягы

Бу уңдырышсыз өлкәдә Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен башлаган һәм Иблис Гайсәне вәсвәсәләгән.

Чүл
Чүл

Изге Язмаларда «чүл» дип тәрҗемә ителгән төп нөсхә язылган телләрдәге сүзләр (еврейчә мидба́р һәм грекча э́ремос) башлыча кеше аз яши торган һәм эшкәртелмәгән җирне, еш кына куаклык һәм үлән үскән һәм хәтта көтүлек булган даланы аңлата. Бу сүзләр шулай ук чын-чынлап чүл дип атап булган сусыз җирләрне аңлатырга мөмкин. Яхшы хәбәрләрдә гадәттә Яһүдия чүле турында әйтелә. Шул чүлдә Яхъя яшәгән һәм вәгазьләгән, һәм шунда Иблис Гайсәне вәсвәсәләгән (Мк 1:12).

Чумдыручы Яхъяның киеме һәм тышкы кыяфәте
Чумдыручы Яхъяның киеме һәм тышкы кыяфәте

Яхъя дөя йоныннан тукылган кием кигән һәм биленә күн каеш, ягъни билбау, буган; шул каешка кыстырып кечкенә әйберләр йөртеп булган. Ильяс пәйгамбәр дә охшаш кием киеп йөргән (2Пат 1:8). Дөя йоныннан тукылган кием тупас булган, һәм гадәттә аны ярлылар йөрткән. Ә ефәк һәм җитеннән ясалган йомшак киемнәрне байлар кигән (Мт 11:7—9). Яхъя тумыштан ук нәзир булганга, аның чәче, бәлки, беркайчан да киселмәгәндер. Киеменнән һәм тышкы кыяфәтеннән, күрәсең, аның гади тормыш алып барганын һәм үзен Аллаһы ихтыярын үтәүгә тулысынча багышлаганын күреп булган.

Саранча
Саранча

Изге Язмаларда «саранча» кыска мыеклы чикерткәнең һәр төрен, аеруча өер-өер күчеп йөри торган чикерткәне, аңлатырга мөмкин. Иерусалимда үткәрелгән бер тикшерү буенча, чүл саранчасының 75 процентын аксым тәшкил итә. Безнең көннәрдә, аны ашаганда, гадәттә, аякларын һәм канатларын өзеп ташлыйлар. Аны я кыздырып, я пешереп, я киптереп ашыйлар. Аксымга бай бу бөҗәкләр тәме белән креветка я диңгез кысласына охшаш дип әйтәләр.

Кыр балы
Кыр балы

Монда кыргый бал корты умартасы (1) һәм баллы кәрәз (2) сурәтләнгән. Яхъя ашаган балны, бәлки, җирле кыргый бал кортлары ясаган булгандыр. Кортларның бу төре сурия бал корты (Apis mellifera syriaca) буларак билгеле. Бу усал бал кортлары Яһүдия чүленең эссе һәм коры климатына яхшы ияләшкән, ләкин өйдә асрауга бирелми. Әмма б. э. к. IX гасырга Исраилдә яшәгән кешеләрнең цилиндр сыман балчык савытларда бал кортларын асраганнары билгеле. Үрдүн үзәнендә урнашкан булган бер борынгы шәһәрнең (хәзер бу урын Тель-Рехов буларак билгеле) үзәгендә казу эшләре алып барылганда, күп кенә андый умарталар табылган булган. Шул умарталарда табылган балны, күрәсең, хәзер Төркия буларак билгеле җирдән китерелгән бал кортлары ясаган.

Гайсә көннәрендә фарисейлар кигән нәрсәләр
Гайсә көннәрендә фарисейлар кигән нәрсәләр

Фарисейлар Кн 6:6—8 һәм 11:18 дәге сүзләрне туры мәгънәдә аңлаган. Үз-үзләрен чиктән тыш тәкъва дип санап һәм хорафатларга ышанып, алар Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкны сул кулларына, ә кайчак маңгайларына да бәйләп йөрткән. Өстәвенә, фарисейлар, Канун кушуы буенча, үз киемнәренең итәкләренә чуклар ясап кына калмаган, ә аларны, яхшырак күренеп торсын өчен, озынайткан да (Сн 15:38; Мт 23:5).

Мөгезле кара елан
Мөгезле кара елан

Чумдыручы Яхъя да, Гайсә дә шул көннәрдәге дини җитәкчеләрне «агулы елан токымы» дип атаган, чөнки алар тиз ышанучан кешеләргә үтергеч агу зыяныдай рухи зыян китергән булган (Мт 3:7; 12:34). Монда мөгезле кара елан күрсәтелгән. Ул күзләре өстендә очлы кечкенә мөгезләре белән аерылып тора. Израильдә башка куркыныч кара елан төрләре дә бар, мәсәлән, Үрдүн үзәнендә яшәүче борынлы кара елан (Vipera ammodytes) һәм палестина кара еланы (Vipera palaestina).

Аяк киеме
Аяк киеме

Изге Язмалар язылган чорда аяк киеме күннән, агачтан я башка җепселле материалдан ясалган яссы табаннан торган; ул аякка күн баулар белән бәйләп куелган. Сандалларны кайбер килешүләрдә символ буларак һәм мисалларда кулланганнар. Мәсәлән, Канун буенча, тол хатын үзенә өйләнүдән баш тарткан үлгән иренең бертуганының аягыннан сандалын салдырган һәм шул бертуган «Сандалы салынган кешенең йорты» дигән хурлыклы исем белән атала башлаган (Кн 25:9, 10). Милек я йолып алу хокукы күчкәндә, бер кешенең аяк киеме икенчесенә бирелгән (Рт 4:7). Башка кешенең аяк киеменең каешын чишү я аның аяк киемен күтәреп бару түбән эш дип саналган; аны гадәттә коллар башкарган. Чумдыручы Яхъя, Мәсихтән түбәнрәк булуын күрсәтер өчен, шундый эшне искә алган.

Ашлык җилгәрү
Ашлык җилгәрү

Игенче сугылган ашлыкны югары чөеп, чуп-чарын җилгә очыру өчен җилгәргеч кулланган. Авыр бөртекләр җиргә төшкән, ә җиңел кибәкне җил очырган. Игенче бөтен бөртекләр аерылганчыга кадәр шулай эшләгән.

Ашлык сугу кораллары
Ашлык сугу кораллары

Монда күрсәтелгән ашлык сугу чаналарының ике копиясе (1) асты өскә әйләндерелгән, һәм чананың аскы ягына уеп куелган очлы ташлар күренеп тора (Иш 41:15). Икенче фоторәсемдә күрсәтелгәнчә (2), игенче ындыр табагында көлтәләр тараткан, чана өстенә баскан һәм берәр хайван, мәсәлән үгезләр, аны иген өстеннән тартып йөрткән. Хайванның тояклары һәм чана төбендәге очлы ташлар башакларны тураклап һәм ваклап, ашлык бөртекләрен чыгарган. Аннан соң игенче җилгәрү сәнәге, ягъни җилгәргеч (3), кулланып, сугылган ашлыкны җилгә тоткан. Җил кибәкне очырып җибәргән, ә авыррак ашлык бөртекләре җиргә төшкән. Ашлык сугу Изге Язмаларда Йәһвәнең дошманнары ничек челпәрәмә китереләчәк икәнен күрсәтер өчен урынлы символ итеп кулланыла (Ир 51:33; Мик 4:12, 13). Чумдыручы Яхъя тәкъваларның явызлардан ничек аерылачагын сурәтләр өчен ашлык сугу эшен кулланган.

Үрдүн елгасы
Үрдүн елгасы

Яхъя Гайсәне Үрдүн елгасында суга чумдырган; Гайсә суга чумдырылган урын төгәл билгеле түгел.