Маттай 26:1—75

26  Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, үз шәкертләренә болай диде: 2  «Сезгә билгеле булганча, ике көннән соң Паса́х бәйрәме булачак,+ шунда Адәм Улын дошманнар кулына биреп, баганага кадаклап үтерәчәкләр».+ 3  Шул вакытта өлкән руханилар белән халык өлкәннәре Каяфә́с+ исемле баш руханиның ишегалдында җыелды. 4  Алар Гайсәне хәйлә* корып кулга алырга һәм үтерергә сүз куешты,+ 5  әмма: «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар»,— дия иделәр. 6  Гайсә Битаниядә, махаулы Шимунның өендә+ 7  табын янында утырганда, аның янына алебастр савыт тотып бер хатын килде. Савытта кыйммәтле хуш исле май иде, һәм хатын аны Гайсәнең башына агыза башлады. 8  Моны күргәч, шәкертләренең ачулары чыкты һәм алар болай диештеләр: «Нигә алай әрәм итәргә инде? 9  Аны бит зур акчага сатып ярлыларга биреп була иде». 10  Аларның нәрсә әйткәннәрен белеп, Гайсә болай диде: «Ник ул хатынны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде. 11  Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын.+ 12  Бу хатын тәнемне хуш исле май белән майлап, мине җирләүгә әзерләде.+ 13  Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен, бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».+ 14  Шунда 12 шәкертнең берсе, Яһүд Искарио́т+ исемлесе, өлкән руханилар янына барып:+ 15  «Әгәр мин сезгә аны сатсам, миңа нәрсә бирерсез?»+ — дип сорады. Алар аңа 30 көмеш тәңкә+ вәгъдә иттеләр. 16  Шул вакыттан алып ул Гайсәне алар кулына тапшыру җаен эзли башлады. 17  Төче икмәк бәйрәменең+ беренче көнендә шәкертләр Гайсә янына килеп: «Синең өчен Пасах ризыгын кайда әзерлик?» — дип сорадылар.+ 18  Ул аларга болай диде: «Шәһәргә шундый-шундый кеше янына барып, аңа болай диегез: „Остаз: „Миңа билгеләнгән вакыт инде якын. Шәкертләрем белән Пасах бәйрәмен синең йортыңда үткәрермен“,— ди“». 19  Шәкертләр нәкъ Гайсә кушканча эшләде һәм Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләде. 20  Кич җиткәч,+ Гайсә 12 шәкерте белән бергә табын янына утырды.+ 21  Ашап утырганда, ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү мине сатачак»,— диде.+ 22  Зур кайгыга төшеп, һәрберсе аңардан: «Хуҗам, мин түгел бит?» — дип сорый башлады. 23  Моңа ул болай диде: «Икмәген минем белән бергә савытка манучыларның берсе мине сатачак.+ 24  Әйе, Адәм Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Адәм Улын сатучыга кайгы!+ Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде».+ 25  Аны сатарга җыенучы Яһүд тә аңардан: «Остаз, мин түгел бит?» — дип сорады. Гайсә аңа: «Син моны үзең әйттең»,— диде. 26  Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып,+ аларга бирде. «Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул.+ 27  Ул шулай ук касәне алды, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирде һәм болай диде: «Бөтенегез дә аннан эчегез,+ 28  чөнки бу шәраб күпләрнең+ гөнаһлары кичерелсен+ өчен түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата. 29  Ләкин сезгә шуны әйтәм: Атамның Патшалыгында сезнең белән яңа шәраб эчү көне җитмичә, мин инде шәраб эчмәячәкмен».+ 30  Ахырда алар, мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына киттеләр.+ 31  Шунда Гайсә аларга болай диде: «Бу төнне бөтенегез дә, минем белән булачак вакыйгалар аркасында, мине ташлап китәчәк, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарык көтүе таралыр“,— дип язылган.+ 32  Әмма үледән терелгәч, мин сездән алдарак Гәлилә́ягә килермен».+ 33  Моңа Пете́р: «Синең белән булачак вакыйгалар аркасында сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» — диде.+ 34  Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне үк, әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйтте.+ 35  «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— диде аңа Петер.+ Калган шәкертләр дә шулай диделәр. 36  Шуннан соң Гайсә үз шәкертләре белән Гитсимә́н дип аталган урынга килде+ һәм аларга: «Монда утырып торыгыз, ә мин тегендә барып дога кылам»,— диде дә,+ 37  үзе белән Петерне һәм Зебединең ике улын+ алды. Ул кайгыга төште һәм бик нык борчыла башлады.+ 38  Шунда ул аларга: «Җаным чиксез газаплана. Монда калыгыз һәм минем белән уяу торыгыз»,— диде.+ 39  Ә үзе чак кына алгарак узды да йөзтүбән капланып дога кылды:+ «Әтием, мөмкин булса, бу касә+ мине читләтеп үтсен. Шулай да минем түгел, ә синең ихтыярың буенча булсын».+ 40  Гайсә үз шәкертләре янына килгәч, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай диде: «Минем белән бер сәгать тә уяу тора алмадыгызмыни?+ 41  Вәсвәсәгә бирелмәс өчен,+ уяу торыгыз+ һәм өзлексез дога кылыгыз.+ Әйе, рух көчле,* ә тән хәлсез».+ 42  Гайсә кабат, икенче тапкыр читкә китеп: «Әтием, әгәр бу касәнең мине читләтеп үтүе мөмкин булмаса һәм мин аннан эчәргә тиеш булсам, синең ихтыярың буенча булсын»,— дип дога кылды.+ 43  Кире килсә, алар йоклап ята, чөнки күзләрен йокы баскан иде. 44  Аларны калдырып, ул кабат читкәрәк китте дә өченче тапкыр шул ук нәрсә турында дога кылды. 45  Шуннан соң ул, үз шәкертләре янына килгәч, аларга болай диде: «Ник сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? Менә Адәм Улының гөнаһ кылучылар кулына сатылу сәгате якынлашты. 46  Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын». 47  Ул әле сөйләп торганда, 12 шәкертнең берсе — Яһүд һәм аның белән бергә кылычлар һәм чукмарлар тоткан халык килеп җитте. Аларны өлкән руханилар һәм халык өлкәннәре җибәргән иде.+ 48  Хыянәтче исә алар белән билге турында алдан сөйләшеп: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз»,— дип әйткән булган. 49  Яһүд туп-туры Гайсә янына килеп: «Исәнме, Остаз!» — диде дә аны назлы итеп үбеп алды. 50  Ә Гайсә аңардан: «Син, дус, монда нәрсә дип килдең?»+ — дип сорады. Шуннан соң алар Гайсә янына килеп, аны сак астына алдылар. 51  Ләкин Гайсә белән бергә килгәннәрнең берсе, кылычын чыгарып, баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде.+ 52  Шунда Гайсә аңа болай диде: «Кылычыңны үз урынына кайтар,+ чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр.+ 53  Әллә мин Атама, миңа 12 легионнан да артыграк фәрештәләрен+ шунда ук җибәрсен, дип ялвара алмыйм, дип уйлыйсыңмы? 54  Алайса, Язмалардагы шул рәвешчә булырга тиеш дигән сүзләр ничек үтәлер иде?» 55  Шунда Гайсә халык төркеменә болай диде: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы? Ничәмә көннәр мин гыйбадәтханәдә өйрәтеп+ сезнең белән утырдым, һәм сез мине кулга алмадыгыз.+ 56  Хәер, моның барысы пәйгамбәрләрнең язмалары үтәлсен өчен булды».+ Шунда бар шәкертләр аны ташлап качтылар.+ 57  Гайсәне кулга алган кешеләр аны баш рухани Каяфәс+ йортына китерделәр. Анда канунчылар һәм өлкәннәр җыелган иде.+ 58  Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, баш руханиның ишегалдына кадәр аңа ияреп барды һәм кергәч, хезмәтчеләр белән бергә утырды. Аның нәрсә булачагын беләсе килә иде.+ 59  Шул вакыт өлкән руханилар белән бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, аңа каршы ялган шаһитлек эзли иде,+ 60  әмма, күп кенә ялган шаһит килсә дә, таба алмый иделәр.+ Соңрак ике кеше килеп, 61  болай диде: «Бу кеше: „Мин Аллаһы гыйбадәтханәсен җимереп, аны өч көн эчендә торгыза алам“+,— дип әйтте». 62  Шунда баш рухани, торып, Гайсәдән: «Нигә җавап бирмисең? Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» — дип сорады.+ 63  Әмма Гайсә дәшмәде.+ Шунда баш рухани: «Тере Аллаһы белән ант ит һәм әйт безгә: Аллаһы Улы Мәсих — синме?»+ — диде. 64  Гайсә аңа: «Син моны үзең әйттең. Ә мин сезгә шуны әйтәм: хәзердән башлап сез Адәм Улының+ кодрәтле Затның уң ягында утыруын+ һәм күк болытларында килүен күрерсез»,— диде.+ 65  Шунда баш рухани үз киемен ертып җибәрде һәм болай дип әйтте: «Ул көфер сүз сөйли!+ Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр? Менә сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. 66  Нәрсә диярсез?» Алар: «Ул үләргә тиеш»+,— диде. 67  Шунда алар аның йөзенә төкереп,+ аңа йодрыклары белән суга башладылар.+ Ә кайберләре аны яңаклап:+ 68  «Әй Мәсих, пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?» — дия иделәр. 69  Ул вакытта Петер тышта, ишегалдында утыра иде. Аның янына хезмәтче кыз килеп: «Син дә гәлилә́яле Гайсә белән бергә булдың бит!» — диде.+ 70  Әмма Петер моны аларның барысы алдында инкяр итеп: «Мин синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне белмим»,— диде. 71  Ул капка янына килгәч, аны икенче бер хезмәтче кыз күреп алды һәм анда торучыларга: «Бу кеше насаралы Гайсә белән бергә булды»,— дип әйтте.+ 72  Петер кабат моны инкяр итте һәм ант итеп: «Мин ул кешене белмим!» — диде. 73  Бераздан Петер янына анда басып торучылар килде һәм: «Син чыннан да аларның берсе, сөйләшүеңнән беленеп тора бит»,— диде. 74  Ул исә: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин бу кешене белмим!» — дип, ант итә башлады. Шунда әтәч кычкырды. 75  Һәм Петер Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»+,— дигән сүзләрен исенә төшерде. Ул чыкты да кайгыдан елап җибәрде.

Искәрмәләр

Яки «мәкер; явыз ният».
Яки «әзер».

Искәрмәләр

Мт 26:1—5 тә сурәтләнгән вакыйгалар 12 нисанда булган, чөнки 2 нче шигырьдән күренгәнчә, «ике көннән соң Пасах бәйрәме [14 нисан] булырга» тиеш булган. (А7, Ә12 кушымт. һәм Мт 26:6 га аңлатманы кара.)

Пасах: Монда кулланылган па́сха дигән грек сүзе пе́сах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан, ә бу сүз үз чиратында «үтеп китү, узып китү» дигән мәгънә йөрткән паса́х дигән еврей фигыленнән барлыкка килгән. Пасах бәйрәме исраиллеләрнең Мисырдан чыгуына бер көн калганда гамәлгә кертелгән булган. Ул кичне исраиллеләр, үзләренең Мисырдан азат ителгәнен һәм Йәһвәнең, мисырлыларның беренче туган балаларын һәлак иткәндә, Исраилнең беренче балаларын «үтеп киткәнен» искә алып, бәйрәм иткәннәр. (Чг 12:14, 24—47; Сүзлекне кара.)

Адәм Улын: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

баганага кадаклап үтерәчәкләр: Яки «баганага (колгага) беркетәчәкләр». (Мт 20:19 га аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)

өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән рухани» кара.

өлкәннәре: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.

Каяфәс: Бу баш рухани Рим хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән булган. Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, нәкъ үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. (Каяфәс йортының кайда урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)

баш руханиның: Исраил мөстәкыйль халык булган вакытларда баш рухани үз үлеменә кадәр хезмәт иткән (Сн 35:25). Әмма Исраил белән Рим хакимлек иткәндә, Рим билгеләгән идарәчеләрнең баш руханиларны сайларга һәм төшерергә хаклары булган. (Сүзлекне кара.)

Гайсә Битаниядә: Мт 26:6—13 тә сурәтләнгән вакыйгалар, күрәсең, кояш баеганнан соң 9 нисан башлангач булган. Моны Яхъя хәбәрендәге параллель урын раслый. Анда Гайсә Битаниягә «Пасах бәйрәменә алты көн кала» килде диелә (Ях 12:1). Ул, күрәсең, анда (кояш баерга торганда) 8 нисан, шимбә көне башланырга торганда килгән. Бу Шимунның өендәге мәҗлескә кадәр бер көн алдан булган. (Ях 12:2—11; А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)

махаулы Шимунның: Бу Шимун монда һәм шул ук вакыйгалар язылган Мк 14:3 тә генә искә алына. Ул, бәлки, элек махаулы булгандыр, һәм Гайсә аны савыктыргандыр. (Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.)

алебастр савыт: Сүзлектән «Алебастр» кара.

бер хатын: Ях 12:3 тә язылганча, бу хатын Мәрьям (Марта белән Лазарның бертуганы) булган.

кыйммәтле хуш исле май: Марк һәм Яхъя хәбәрләрендә бу май якынча 300 грамм «саф нард» булган һәм ул 300 динар торган диелә. Аның бәясе гади эшченең якынча бер еллык эш хакына тиң булган (Мк 14:3—5; Ях 12:3—5). Нард маен Гималай тауларында үскән бер хуш исле үләннән (Nardostachys jatamansi) ясаганнар дип уйлыйлар. Нардны еш кына арзанрак майлар белән катыштырганнар, хәтта ясалма нардлар да булган. Ләкин Марк белән Яхъя бу май саф булган дип әйтә.

аны Гайсәнең башына агыза башлады: Маттай һәм Марк язганча, бу хатын майны Гайсәнең башына агызган (Мк 14:3). Үз хәбәрен еллар үткәч язган Яхъя өстәмә нечкәлекләр китерә: Мәрьямнең шулай ук Гайсәнең аякларын да майлаганы турында яза (Ях 12:3). Гайсә аңлатканча, яратудан чыгып эшләнгән бу эш, образлы итеп әйткәндә, үзен җирләүгә әзерләү булган. (Мт 26:12 гә аңлатманы кара.)

шәкертләренең: Яхъя хәбәрендә генә Мәрьямнең кыйммәтле май кулланганына каршы төшкән кеше Яһүд Искариот булган икәне әйтелә (Ях 12:4—7). Күрәсең, башка рәсүлләр нигезле булып күренгән сүзләр белән ризалашкан гына.

зур акчага: Мк 14:5 кә аңлатманы кара.

Бу хатын тәнемне хуш исле май белән майлап: Бу хатын (Мт 26:7 гә аңлатманы кара.) андый юмартлыкны Гайсәгә карата яратудан һәм рәхмәт хисеннән чыгып күрсәткән. Гайсә аңлатканча, Мәрьям белми торып аның тәнен җирләүгә әзерләгән, чөнки андый хуш исле май һәм төрле мазьларны еш кына мәетләргә сөртә торган булганнар (2Ел 16:14).

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен: Мт 24:14 тә язылган пәйгамбәрлектәге кебек, Гайсә монда яхшы хәбәрнең бөтен дөньяда игълан ителәчәген алдан әйтә. Һәм бу яхшы хәбәр шушы хатынның тугрылык эшен дә үз эченә ала. Аллаһы Мәрьямнең кылган эше турында Яхшы хәбәр бәян итүчеләрнең өчесен язарга рухландырган. (Мк 14:8, 9; Ях 12:7; Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)

Шунда: Ягъни 12 нисанда, Мт 26:1—5 тә язылган вакыйгалар булган көнне. (А7, Ә12 кушымт. һәм Мт 26:1, 6 га аңлатмаларны кара.)

Яһүд Искариот: Мт 10:4 кә аңлатманы кара.

30 көмеш тәңкә: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Маттай гына Гайсәнең күпме акчага хыянәт ителгәнен телгә ала. Бу, бәлки, Тирда сугылган 30 көмеш шәкыл булгандыр. Шул бәя, күрәсең, өлкән руханиларның Гайсәгә җирәнеп караганнарын күрсәтә, чөнки Канун буенча бу кол өчен түләнә торган бәя булган (Чг 21:32). Шулай ук Зәкәрия тугрылыксыз исраиллеләрдән Аллаһы халкына пәйгамбәрлек иткәне өчен үзенә эш хакын бирүләрен сорагач, алар аңа «30 көмеш тәңкә» үлчәп биргәннәр. Шулай итеп, алар аны колдан артык күрмәгәннәрен күрсәткән (Зк 11:12, 13).

Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә: Төче икмәк бәйрәме 15 нисанда, Пасах бәйрәменнән (14 нисан) соңгы көнне, башланып, 7 көнгә сузылган. (Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә Пасах бәйрәме бу бәйрәм белән үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көнне, шул исәптән 14 нисанны да, кайчак «Төче икмәк бәйрәме» дип атаганнар (Лк 22:1). Бу контекстта «беренче көнендә» дигән сүзләрне «бер көн элек» дип тәрҗемә итеп була. (Ях 1:15, 30 белән чагыштыр; анда Мт 26:17 дәге синтаксик конструкциягә охшаш конструкция китерелә: «ул миннән элек бар иде»; бу сүзтезмәдә Мт 26:17 дә «беренче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе про́тос «элек» дип бирелгән.) Шуңа күрә төп нөсхәдәге грек телен һәм яһүдләрнең йоласын исәпкә алсак, шәкертләр Гайсәгә сорауны 13 нисанда биргән дигән нәтиҗә ясап була. 13 нисан көнне шәкертләр Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләгән һәм «кич җиткәч» 14 нисан башында аны бәйрәм иткән (Мк 14:16, 17).

Кич җиткәч: Ягъни 14 нисан башланган кич. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)

минем белән бергә... манучыларның: Кешеләр ул вакытта, гадәттә, ризыкны кул белән я икмәк кисәген кашык сыман кулланып ашаган. Монда кулланылган грек сүзтезмәсе «бергә ашау» дигәнне аңлаткан идиома да булырга мөмкин. Берәр кеше белән бергә ашау якын дуслыкны күрсәткән. Андый якын дуска каршы чыгу иң кабахәт хыянәт дип саналган (Зб 41:9; Ях 13:18).

савытка: Мондагы грек сүзе чагыштырмача тирән савытны аңлата, аннан ризык ашаган булганнар.

Син моны үзең әйттең: Бу еврей идиомасы сорау бирүченең сүзләрен раслар өчен кулланылган. Яһүднең бу шигырьдәге соравын «Остаз, бу минме?» дип тә тәрҗемә итеп була. Гайсәнең җавабы, күрәсең, шуны күрсәткән: Яһүднең сүзләре аның Гайсәгә хыянәт итүдә гаепле булуын раслаган. Гайсәнең җавабыннан соң берникадәр вакыт узгач, Яһүд бүлмәне калдырып киткәндер. Шуннан соң гына Гайсә Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән. Мондый нәтиҗәгә бу өзекнең контекстын Ях 13:21—30 белән чагыштырып килеп була. Маттай хәбәрендә Яһүд яңадан Мт 26:47 дә Гитсимән бакчасына килгән халык төркеме белән бергә искә алына.

икмәкне алды... ...аны сындырып: Борынгы Якын Көнчыгышта икмәк, гадәттә, юка һәм, төче булса, уалучан булган. Гайсәнең икмәкне сындырганы бернинди рухи мәгънәгә ия түгел. Андый икмәкне шулай бүлү гадәти хәл булган. (Мт 14:19 га аңлатманы кара.)

рәхмәтләрен әйтеп дога кылды: Сүзгә-сүз «фатихалар әйтте». Бу грек сүзтезмәсе, күрәсең, Аллаһыны мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп дога кылуны аңлата.

аңлата: Грек сүзе эсти́н (сүзгә-сүз мәгънәсе «булу») монда «мәгънә йөртә; символлаштыра; белдерә; күрсәтә» дигәнне аңлата. Рәсүлләргә Гайсәнең нәрсә әйтергә теләгәне ап-ачык булган, чөнки бу очракта Гайсәнең камил тәне алар алдында булган, шуны ук алар ашарга җыенган төче икмәк турында да әйтеп була. Шуңа күрә ул икмәк турыдан-туры Гайсәнең тәне була алмаган. Шуны да әйтергә кирәк: шул ук грек сүзе Мт 12:7 дә кулланыла, һәм күп Изге Язмаларда ул «мәгънә» дип бирелә.

килешү канымны: Йәһвә һәм майланган мәсихчеләр арасындагы бу яңа килешү Гайсәнең корбаны аша гамәлгә кертелгән (Ев 8:10). Гайсә монда, Муса Синай тавы янында арадашчы буларак исраиллеләр белән Канун килешүен төзегәндә кулланган сүзтезмәне куллана (Чг 24:8; Ев 9:19—21). Бозаулар һәм кәҗәләр каны Исраил белән Аллаһы арасындагы Канун килешүен законлы иткән кебек, Мәсих каны да яңа килешүне раслаган. Бу килешүне Йәһвә рухи Исраил белән төзегән булган һәм б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә гамәлгә керткән (Ев 9:14, 15).

яңа шәраб эчү: Изге Язмаларда шәраб кайчак шатлыкны белдерә (Зб 104:15; Вг 10:19).

мәдхияләр җырлаганнан соң: Яки «тантаналы җырлар (мактау җырлары) җырлаганнан соң». Яһүдләрнең бер йоласы буенча, беренче Халлел мәдхияләрен (113, 114) — Пасах бәйрәме вакытында, ә соңгы дүртесен (115—118) азагында җырлаганнар я яттан кабатлаганнар. Бу соңгы мәдхияләрдә Мәсихкә кагылышлы кайбер пәйгамбәрлекләр бар. 118 нче мәдхия «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле, аның тугры мәхәббәте мәңгелек» дигән сүзләр белән башлана һәм тәмамлана (Зб 118:1, 29). Бәлки, бу сүзләр Гайсә үз үлеме алдындагы төнне үзенең тугры шәкертләре белән җырлаган соңгы мактау сүзләре булгандыр.

әтәч кычкырганчы: Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә бу сүзтезмә очрый, әмма Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең ике тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:74, 75; Мк 14:30, 72; Лк 22:34, 60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, иртән иртүк кычкырган.

Гитсимән: Бу бакча, күрәсең, Иерусалимнан көнчыгышка таба, Кидрон үзәненең аръягында, Зәйтүн тавында урнашкан булган. Анда, бәлки, бер зәйтүн изгеч булгандыр, чөнки бу исем «май сыккыч» дигәнне аңлаткан еврей я арамей сүзтезмәсеннән (гат шемане́) килеп чыккан. Гитсимән бакчасының кайда урнашканын төгәл билгеләп булмаса да, ул, бер риваять буенча, Зәйтүн тавы итәгендә, аның көнбатыш битендәге бер юл чаты янында урнашкан булган. (Ә12 кушымт. кара.)

Зебединең ике улын: Ягъни рәсүлләр — Ягъкуб белән Яхъя (Мт 4:21; 10:2).

Җаным: Грек сүзе психе́ гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителә. Монда ул кешенең бөтен барлыгын аңлата. Шуңа күрә аны «минем бөтен барлыгым» я «мин» генә дип тәрҗемә итеп була. (Сүзлектән «Җан» кара.)

уяу торыгыз: Сүзгә-сүз «йокламагыз». Гайсәнең шәкертләре аның килүенең көнен һәм сәгатен белмәгән. Шуңа күрә Гайсә аларга рухи яктан йокламаска кирәклеген ассызыклаган. (Мт 24:42; 25:13 кә аңлатмаларны кара.) Ул бу сүзләрне монда һәм Мт 26:41 дә кабатлап әйтә. Анда ул уяу торуны өзлексез дога кылу белән бәйли. Охшаш сүзләр Мәсихче Грек Язмаларының башка китапларында да очрый, һәм бу мәсихчеләргә рухи яктан уяу калу мөһим икәнен күрсәтә (1Кр 16:13; Кл 4:2; 1Тс 5:6; 1Пт 5:8; Ач 16:15).

йөзтүбән капланып: Яки «йөз белән аска таба карап җиргә авып», бәлки, кул чукларын я терсәкләрне җиргә терәп. Изге Язмаларда кешеләр төрле гәүдә торышында, мәсәлән, баскан һәм тезләнгән килеш дога кылган дип әйтелә. Ләкин кайнар дога кылганда, кеше йөзтүбән сузылып ятып та дога кыла алган.

бу касә... читләтеп үтсен: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә. (Мт 20:22 гә аңлатманы кара.) Гайсәне көфер сүзләр әйтүдә һәм фетнә күтәрүдә гаепләп үтерергә тиеш булганнар. Моның Аллаһыга хурлык китерә алганын белеп, Гайсә, һичшиксез, бик борчылган, һәм бу аны, шушы «касә» үзен читләтеп үтсен дип, дога кылырга дәртләндергән.

алмадыгызмыни: Монда төп нөсхәдә күплек сандагы икенче зат алмашлыгы кулланыла. Бу Гайсәнең Петергә генә түгел, ә башка шәкертләргә дә мөрәҗәгать иткәнен күрсәтә.

рух: Монда кешенең образлы йөрәгеннән чыгучы һәм аны билгеле бер рәвештә сөйләргә я эш итәргә этәрүче көчне аңлата. (Сүзлекне кара.)

тән: Изге Язмаларда бу төшенчә еш кына гөнаһлы хәлендәге камил булмаган кешене аңлата.

аны назлы итеп үбеп алды: «Назлы итеп үбеп алу» дип бирелгән грек фигыле — «үбү» дигәнне аңлаткан фигыльнең (Мт 26:48 дә кулланыла) көчәйтелгән формасы. Гайсәне шулай җылы, дусларча сәламләп, Яһүд үзенең никадәр мәкерле һәм икейөзле булганын күрсәткән.

Гайсә белән бергә килгәннәрнең берсе: Ях 18:10 дагы параллель хәбәр күрсәткәнчә, кылычын чыгарган кеше Шимун Петер, ә баш рухани хезмәтчесенең исеме Малхус булган. Лк 22:50 һәм Ях 18:10 дагы хәбәрләр мондый нечкәлекне дә өсти: хезмәтченең «уң колагы» чабып өзелгән булган. (Ях 18:10 га аңлатманы кара.)

баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде: Ях 18:10 га аңлатманы кара.

легионнан: Борынгы Рим гаскәрендә зур бер хәрби бүлекчә. Б. э. беренче гасырында бер легион гадәттә якынча 6 000 гаскәридән торган. Монда «12 легион», күрәсең, билгесез зур санны күрсәтә. Гайсә әйтүенчә, Атасыннан сораса, ул Гайсәне яклар өчен җитәрлек фәрештәләр җибәрер.

Язмалардагы: Еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла.

пәйгамбәрләрнең язмалары үтәлсен өчен: Мт 1:22 гә аңлатманы кара.

баш рухани Каяфәс: Мт 26:3 кә аңлатманы кара.

өлкән руханилар: Бу төшенчә руханилык хезмәтендәге күренекле ир-атларны аңлата. (Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән рухани» кара.)

Югары киңәшмә: Ягъни, яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды. «Югары киңәшмә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сине́дрион сүзгә-сүз «бергә утыру» дигәнне аңлата. Бу сүз гадәттә берәр очрашуны я җыелышны күрсәтер өчен кулланылса да, Исраилдә ул дини хөкем органын я судны да аңлата алган. (Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара; шулай ук Югары киңәшмә залының кайдарак урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)

Мәсих: Мт 11:2 гә аңлатманы кара.

Син моны үзең әйттең: Гайсә Каяфәснең соравына җавап бирүдән качарга тырышмаган, чөнки баш руханиның, үзе әйткән сүзләрен раслар өчен, Гайсәне ант иттерергә хакы булган, һәм Гайсә моны белгән (Мт 26:63). Бу сүзтезмә, күрәсең, әйтелгән сүзләрнең дөреслеген раслаучы яһүд идиомасы булган. Марк хәбәре моны раслый. Анда Гайсәнең җавабы «Әйе, мин» дип бирелгән. (Мк 14:62; Мт 26:25; 27:11 гә аңлатмаларны кара.)

Адәм Улының... күк болытларында килүен: Гайсә монда Дн 7:13, 14 тәге Мәсих турындагы пәйгамбәрлекне искә ала. Шулай итеп ул үзенең Аллаһы янында булырга мөмкинлек алачак һәм күктә хакимлек биреләчәк зат икәнен раслый. (Сүзлектән «Адәм Улы» кара.)

кодрәтле Затның уң ягында: Берәр идарәченең уң ягында булу шул идарәчедән соң икенче дәрәҗәдә булуны аңлата (Зб 110:1; Рс 7:55, 56). Төп нөсхәдә «кодрәтле Зат» урынында «кодрәт» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла. Параллель урында Лк 22:69 да Лүк «кодрәтнең уң ягында» дигәнне аңлаткан грек сүзтезмәсенә «Аллаһы» дигән грек сүзен өстәгән. Һәм бу сүзтезмә «кодрәтле Аллаһының уң ягында» дип тәрҗемә ителгән. «Кодрәтнең уң ягы» дигән сүзтезмә шулай ук Гайсәгә, Кодрәтле Затның — Аллаһының — уң ягында булганга, кодрәт я хакимлек биреләчәк дигән фикерне дә үз эченә алырга мөмкин.

үз киемен ертып җибәрде: Бу ишарә монда каты ачу хисен белдерә. Каяфәс үз киемен ерткач, аның күкрәген каплап торучы киеме күренгән. Шулай ул, күрәсең, Гайсәнең сүзләре аркасында чыккан ачуын күпертеп, диндарлыгын күрсәткән.

пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?: «Пәйгамбәр булсаң, әйт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «пәйгамбәрлек ит» дигән мәгънә йөртә. Әмма монда ул берәр нәрсәне алдан әйтү дигәнне түгел, ә Аллаһы ярдәме белән суккан кешене билгеләү дигәнне аңлата. Шул ук вакыйга сурәтләнгән Мк 14:65 һәм Лк 22:64 тә язылганча, Гайсәнең җәберләүчеләре аның битен каплаган булган. Бу аларның ни өчен Гайсәне, үзенә суккан кешене билгелә дип, мыскыллаганнарын аңларга булыша.

капка: Марк хәбәрендә төп нөсхәдә «керү урыны» я «вестибюль» дигәнне аңлата алган төшенчә кулланыла (Мк 14:68). Бу шуны күрсәтә: монда гади капка турында гына түгел, ә, күрәсең, ниндидер корылма турында сүз бара. Бу, бәлки, ишегалдыннан урам ишегенә алып барган коридор я холл булгандыр.

сөйләшүеңнән: Яки «акцентыңнан; сөйләү рәвешеңнән». Петернең Гәлиләя сөйләше һәм акценты шул төбәктә яшәүчеләрнең сөйләмен чагылдыргандыр, ә ул Яһүдиядә яшәүче еврейләрнекеннән аерылып торган. Кайберәүләр уйлавынча, Гәлиләя акценты я сөйләме чит халыклар тәэсирендә барлыкка килгән булган.

мине каһәр суксын: Петер, асылда, болай ди: «Алдасам һәм бу кешене белсәм, мине каһәрләсеннәр».

ант итә: Курыкканга, Петер үзе янында булган кешеләрне үз сүзләренең дөреслегенә ышандырырга тырышкан. Гайсәне белмим дип ант итүе белән ул дөресне сөйлим, ә ялганласам, өстемә бәла төшсен дип әйткән.

әтәч кычкырды: Мк 14:72 гә аңлатманы кара.

Медиаматериал

Алебастр савыт
Алебастр савыт

Хуш исле май салына торган бу ваза сыман кечкенә савытлар борынгы заманда Алебастрон шәһәре (Мисыр) янында табылган таштан ясалган булган. Кальций карбонатыннан гыйбарәт бу таш алебастр дип атала башлаган. Монда күрсәтелгән савыт Мисырда табылган булган һәм якынча б. э. к. 150 — б. э. 100 елларына карый. Охшаш савытларны гипстан — алебастрга охшаш арзанрак материалдан ясаганнар; аларны да алебастр савытлар дип атаганнар. Әмма чын алебастрдан ясалган савытлар кыйммәтрәк мазьлар һәм хуш исле майлар өчен кулланылган. Андый май белән ике очракта: беренче тапкыр Гәлиләядә фарисей йортында, ә икенче тапкыр Битаниядә махаулы Шимун йортында Гайсә майланган булган.

Пасах ашы
Пасах ашы

Пасах ашы мондый мөһим ризыклардан торган: утта кыздырылган бәрән (хайванның бер сөяген дә сындырырга ярамаган) (1); төче икмәк (2); һәм ачы үләннәр (3) (Чг 12:5, 8; Сн 9:11). Мишна буенча, ачы үләннәр арасында латук салаты, цикорий, кресс-салат, эндивий һәм тузганак була алган. Ачы үләннәр, күрәсең, исраиллеләргә Мисыр коллыгындагы ачы тормышларын хәтерләткән. Гайсә төче икмәкне үзенең камил тәненең символы итеп кулланган (Мт 26:26). Рәсүл Паул Гайсәне «безнең Пасах бәрәнебез» дип атаган (1Кр 5:7). Беренче гасырда Пасах ашында инде шәрабны да (4) кулланганнар. Гайсә шәрабны үзенең түгеләчәк канының символы итеп кулланган (Мт 26:27, 28).