Маттай 13:1—58

13  Шул көнне Гайсә өйдән чыгып диңгез ярына барып утырды.  Аның янына күп халык җыелганга, ул көймәгә кереп утырды, ә бар халык яр буенда басып торды.+  Шунда ул төрле мисаллар китереп аларга күп нәрсә хакында сөйли башлады:+ «Бер чәчүче чәчәргә чыккан.+  Ул чәчкәндә, кайбер орлыклар юл буена төшкән, һәм кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергән.+  Башка орлыклар ташлы урынга төшкән, һәм анда туфрак әз булган. Орлыклар, туфрак тирән булмаганга, шунда ук шытып чыккан.+  Әмма кояш чыккач, алар шиңеп төшкән һәм тамырлары булмаганлыктан, корыган.  Бүтәннәре чәнечкеле үсемлекләр арасына төшкән, һәм шул үсемлекләр үсеп, аларны басып киткән.+  Ә кайберләре яхшы җиргә төшкән һәм уңыш китерә башлаган: берәүләр — 100, икенчеләре — 60, ә башкалары 30 тапкыр күбрәк уңыш биргән.+  Колагы булган тыңласын».+ 10  Шунда шәкертләре, аның янына килеп: «Ни өчен син алар белән мисаллар китереп сөйләшәсең?» — дип сорады.+ 11  Моңа ул болай диде: «Сезгә күктәге Патшалыкның изге серләре ачылган,*+ ә аларга ачылмаган. 12  Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер һәм аның артыгы белән булыр, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр.+ 13  Шуңа күрә мин алар белән мисаллар китереп сөйләшәм дә, чөнки алар карый, ләкин күрми, ишетә, ләкин тыңламый һәм мәгънәсенә төшенми.+ 14  Аларда Ишагыянең мондый пәйгамбәрлеге үтәлә: „Ишетүен ишетерсез, әмма мәгънәсенә төшенмәссез, каравын карарсыз, әмма бернәрсә дә күрмәссез.+ 15  Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган,* колаклары ишетә, ләкин җавап бирмиләр,* күзләрен дә йомганнар. Шулай итеп алар, күзләре булса да, күрергә теләмәгәннәрен, колаклары булса да, ишетергә теләмәгәннәрен күрсәтә; аларның мине күңелләре белән аңлыйсылары, Аллаһыга кире кайтасылары килми, шуңа күрә мин аларны савыктырмам“.+ 16  Ә сезнең күзләрегез бәхетле, чөнки алар күрә, колакларыгыз бәхетле, чөнки алар ишетә.+ 17  Сезгә хак сүз әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм тәкъваларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәде;+ һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәде. 18  Чәчүче хакындагы мисалның нәрсә аңлатканын тыңлагыз.+ 19  Патшалык хакындагы сүзне ишетүче, ләкин аның мәгънәсен аңламаучы янына Явыз+ килә һәм йөрәгенә чәчелгәнне урлап китә. Бу — юл буена чәчелгән орлык.+ 20  Ташлы урынга чәчелгән орлык исә — сүзне ишетү белән, аны куанып кабул итүче.+ 21  Ләкин орлык, аның йөрәгендә тамыр җибәрмәгәнгә, аз вакыт кына үсә. Сүз аркасында бәлаләр яки эзәрлекләүләр башлану белән ул иманыннан ваз кичә.* 22  Чәнечкеле үсемлекләр арасында чәчелгән орлык исә — сүзне ишетүче. Әмма бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр+ һәм күпләрне алдаучы байлык* сүзне баса, һәм ул* инде уңыш китерми.+ 23  Яхшы җиргә чәчелгәне исә — сүзне ишетеп, аның мәгънәсенә төшенүче. Ул җимеш китерә: берсе — 100, икенчесе — 60, ә башкасы 30 тапкыр күбрәк уңыш бирә».+ 24  Гайсә аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы үз басуына яхшы орлык чәчкән кешегә охшаш.+ 25  Төнлә, кешеләр йоклаганда, аның дошманы килеп, чәчелгән бодай арасына чүп үләне чәчеп киткән. 26  Үсентеләр күтәрелеп, уңыш китергәч, чүп үләне дә үсеп чыккан. 27  Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аның янына килеп: „Хуҗа, син бит үз басуыңа яхшы орлык чәчкән идең, чүп үләне каян килеп чыккан соң?“ — дип сорагач, 28  ул аларга: „Дошман кеше моны башкарган“+,— диде. Хезмәтчеләр аңардан: „Чүп үләнен барып утыйкмы соң?“ — дип сорады. 29  Ул аларга болай диде: „Юк, утамагыз, югыйсә чүп үләне белән бергә ялгыш бодай үсентеләрен дә йолкуыгыз бар. 30  Ашлык уру вакытына кадәр бергә үссеннәр. Ә урак өсте җиткәч, мин уручыларга болай дип әйтермен: „Иң элек чүп үләнен җыеп, яндырыр өчен көлтәләргә бәйләгез, ә аннан соң барып, бодайны җыегыз да амбарга салыгыз“».+ 31  Гайсә аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы горчица орлыгына охшаш. Кеше аны алган да үз басуына утырткан.+ 32  Ул бар орлыкларның иң кечкенәсе булса да, үсеп җиткәч, бакчадагы бар үсемлекләрнең иң зурысы булып китә, агач була; һәм кошлар, очып килеп, аның ботаклары арасында ышык урын таба». 33  Ул аларга тагын бер мисал китерде: «Күкләр Патшалыгы ачыткыга охшаш. Хатын-кыз аны алган да ун килограмм он белән камыр басып куйган, һәм бөтен камыр ачыган».+ 34  Боларның барысын Гайсә халыкка мисаллар китереп сөйләде. Ул алар белән мисаллар китереп кенә сөйләште.+ 35  Бу, пәйгамбәрнең әйткәннәре үтәлсен өчен булды: «Мин мисаллар сөйләр өчен авызымны ачармын, яратылганнан бирле яшерен булганны вәгазьләрмен».+ 36  Аннары Гайсә халыкны җибәрде дә өйгә керде. Шәкертләре аның янына килеп: «Басудагы чүп үләне турындагы мисалны безгә аңлатып бирче»,— диделәр. 37  Моңа ул болай дип әйтте: «Яхшы орлык чәчүче — ул Адәм Улы, 38  басу — ул дөнья,+ яхшы орлыклар — ул Патшалык уллары, чүп үләне — ул Явызның уллары,+ 39  ә аны чәчүче дошман — Иблис. Урак өсте — бу дөнья төзелешенең тәмамлануы, уручылар — фәрештәләр. 40  Чүп үләнен җыеп, утта яндыралар, бу дөнья төзелеше тәмамланганда да нәкъ шулай булачак.+ 41  Адәм Улы үз фәрештәләрен җибәрәчәк, һәм алар аның Патшалыгында башкаларны гөнаһка котыртучыларны* һәм явызлык кылучыларны — һәммәсен җыеп, 42  утлы мичкә ташлаячаклар.+ Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак. 43  Ә тәкъвалар ул вакытта үз Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торачак.+ Колагы булган тыңласын. 44  Күкләр Патшалыгы кырда яшерелгән хәзинәгә охшаш. Кеше аны тапкач, кабат яшергән. Ул шатлыгыннан барып, бар булганын саткан да шул кырны сатып алган.+ 45  Күкләр Патшалыгы шулай ук югары сыйфатлы энҗеләр эзләп, бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән сәүдәгәргә охшаш. 46  Ул бик кыйммәтле бер энҗене тапкач, барып, булган бар нәрсәсен саткан да шул энҗене сатып алган.+ 47  Күкләр Патшалыгы шулай ук диңгезгә салынган һәм төрле балыклар тотучы ятьмәгә охшаш. 48  Ятьмә тулгач, кешеләр аны ярга тартып чыгарган һәм яхшы балыкны+ кәрзингә салган, ә ашарга яраксызын+ читкә ташлаган. 49  Бу дөнья төзелеше тәмамланганда да шулай булачак.+ Фәрештәләр чыгар да, явызларны тәкъвалардан аерып, 50  утлы мичкә ташлаячак. Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачак. 51  Сез боларның барысының мәгънәсенә төшендегезме?» «Әйе»,— диделәр алар. 52  Шунда ул аларга: «Шуңа күрә күкләр Патшалыгы турында белем алган һәр остаз үз хәзинәсеннән искесен дә, яңасын да чыгаручы йорт хуҗасына охшаш»,— диде. 53  Шул мисалларны сөйләп бетергәч, Гайсә үз юлын дәвам итте 54  һәм туган якларына кайткач,+ шәһәр синагогасына кереп, кешеләрне өйрәтә башлады. Алар таң калдылар һәм болай диделәр: «Бу зирәклекне ул кайдан алган һәм кем аңа бу кодрәтле эшләрне башкарырга сәләт биргән?+ 55  Ул балта остасының улы түгелме соң?+ Аның анасы Мәрьям, ә энеләре Ягъкуб, Йосыф, Шиму́н һәм Яһүд түгелме соң?+ 56  Аның сеңелләре дә монда яши түгелме? Алайса, барлык бу сәләтләргә ул ничек ия булган?»+ 57  Шулай итеп алар аңа иман итәргә теләмәде.+ Ә Гайсә аларга болай диде: «Пәйгамбәрне бар җирдә дә ихтирам итәләр, аңа тик үз туган җирендә һәм үз өендә генә ихтирам юк».+ 58  Һәм аларның имансыз булулары аркасында, ул анда күп кенә кодрәтле эшләрне башкармады.

Искәрмәләр

Яки «серләрен аңларга рөхсәт ителгән».
Сүзгә-сүз «юан (симез) булып киткән».
Яки «колаклары теләмичә тыңлый».
Сүзгә-сүз «абына».
Яки «бай булырга кызыгу».
Я, бәлки, «сүзне ишетүче».
Сүзгә-сүз «абыну ташы булган бар нәрсәләрне».

Искәрмәләр

утырды: Яһүд укытучыларының гореф-гадәте (Мт 5:1, 2).

яр буенда: Гәлиләя диңгезе ярында, Кәпернаум янында табигый амфитеатр булдырган бер урын. Бу урынның яхшы ишетелү шартлары аркасында бар халык Гайсәнең көймәдән сөйләгәннәрен ишетә алган.

мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.

ташлы урынга: Туфракта сирәк кенә ташлар яткан урынны түгел, ә туфрагы бик аз булган ташлы нигезне аңлата. Лүк үз хәбәрендә кайбер орлыклар «таш өстенә» төшкән дип әйтә (Лк 8:6). Андый урын орлыкларга кирәкле дым табар өчен тамырларын тирән җибәрергә комачаулаган.

чәнечкеле үсемлекләр арасына: Гайсә, күрәсең, үсеп беткән чәнечкеле куаклар турында түгел, ә сөрелгән туфрактан уталмаган чүп үләннәре турында әйтә. Алар үсеп, яңа утыртылган орлыкларны басып киткән.

күкләр Патшалыгы: Бу сүзтезмә якынча 30 тапкыр һәм Маттайның Яхшы хәбәрендә генә очрый. Марк белән Лүкнең Яхшы хәбәрләрендә «Аллаһы Патшалыгы» дигән параллель сүзтезмә кулланыла. Бу «Аллаһы Патшалыгының» рухи күкләрдә урнашканын һәм шуннан идарә иткәнен күрсәтә (Мт 21:43; Мк 1:15; Лк 4:43; Дн 2:44; 2Тм 4:18).

изге серләре: Грек сүзе мисте́рион «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә 25 тапкыр «изге сер» дип бирелгән. Монда күплек санда кулланылган бу сүзтезмә Аллаһы ниятенең үзенчәлекләрен аңлата. Аллаһы аларны ачканчыга кадәр, алар яшерен булып калган. Аннары бу үзенчәлекләр Аллаһы аңлау бирергә теләгән кешеләргә генә ачылган булган (Кл 1:25, 26). Ә ачылгач, Аллаһының изге серләре мөмкин кадәр киңрәк игълан ителә. Моны Изге Язмаларда «изге сер» сүзтезмәсе белән бергә мондый сүзләрнең кулланылуы күрсәтә: «игълан итәргә», «ачты», «вәгазьләү» һәм «ачылды» (1Кр 2:1; Эф 1:9; 3:3; Кл 1:25, 26; 4:3). Аллаһының төп «изге сере» шуннан гыйбарәт: Гайсәне вәгъдә ителгән «токым», ягъни Мәсих, итеп танырга булышу (Кл 2:2; Яр 3:15). Әмма бу изге сер күпъяклы; аңа Гайсәнең Аллаһы ниятендә билгеләнгән роле дә керә (Кл 4:3). Гайсә бу очракта күрсәткәнчә, «изге сер» күктәге Патшалык, ягъни «Аллаһы Патшалыгы», белән бәйле; шул күктәге хөкүмәттә Гайсә патша булып идарә итә. (Мк 4:11; Лк 8:10; Мт 3:2 гә аңлатманы кара.) Мәсихче Грек Язмаларында мисте́рион дигән төшенчә борынгы мистик диннәрдән аермалы буларак башкача кулланыла. Еш кына уңдырышлылык культына нигезләнгән бу диннәр б. э. беренче гасырында чәчәк аткан. Алар табынучыларга үлемсезлек, турыдан-туры ачылыш алачак һәм мистик йолалар аша илаһларга якынлашачак дип вәгъдә иткән. Андый серләр хакыйкатькә нигезләнмәгән булган. Мистик диннәр тарафдарлары шул серләрне беркемгә дә сөйләмәскә ант иткән, шуңа күрә бу серләр серле булып калган, ә мәсихчеләрнең изге серләре ачык итеп игълан ителгән. Изге Язмаларда бу төшенчә ялган табынуга карата кулланылганда, ул «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «сер» дип бирелә. (Мисте́рион сүзе «сер; серле» дип тәрҗемә ителгән өч очрак турында 2Тс 2:7; Ач 17:5, 7 гә аңлатмаларны кара.)

хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.)

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

дөнья төзелешендәге: «Гасыр» дигән төп мәгънәгә ия грек сүзе айо́н хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Монда бу сүз бүгенге дөнья төзелешендәге тормышка хас мәшәкатьләр һәм авырлыклар белән бәйле. (Сүзлекне кара.)

арасына... чәчеп: Андый явызлык Якын Көнчыгышта билгеле булган хәл.

чүп үләне: Монда үләннең бер төре, тиле бодай (Lolium temulentum) турында сүз бара дип санала. Бу агулы үсемлек башта бодайга бик охшаш, әмма бодай өлгергәч, аермалары ап-ачык күренә.

Хезмәтчеләр... сорады: Берничә кулъязмада монда «Алар... сорады» дип язылган булса да, бу язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.

чүп үләне белән бергә... бодай үсентеләрен дә йолкуыгыз бар: Чүп үләненең тамырлары бодай тамырларына үрелеп үсә. Шуңа күрә чүп үләне аерылып торган булса да, аларны утаганда, бодай үсентеләре дә харап ителер иде.

чүп үләне: Монда үләннең бер төре, тиле бодай (Lolium temulentum) турында сүз бара дип санала. Бу агулы үсемлек башта бодайга бик охшаш, әмма бодай өлгергәч, аермалары ап-ачык күренә.

чүп үләнен җыеп: Тиле бодай (Мт 13:25 кә аңлатманы кара) үсеп җиткәч, аны җиңел генә бодайдан аерып була.

горчица орлыгына: Израилдә горчицаның берничә кыргый төре үсә. Гадәттә кара горчица (Brassica nigra) төрен үстерәләр. Аның чагыштырмача кечкенә орлыгыннан, диаметры 1—1,6 мм һәм авырлыгы 1 мг, агачка охшаш үсемлек үсеп чыга. Горчица үсемлегенең кайбер төрчәсе 4,5 м кадәр үсеп җитә.

бар орлыкларның иң кечкенәсе: Горчица орлыгы борынгы яһүди язмаларда, иң кечкенә зурлыкны күрсәтер өчен, образлы әйтем итеп кулланылган. Бүген кечерәк орлыкларның барлыгы билгеле булса да, ул, күрәсең, Гайсәнең көннәрендә Гәлиләя игенчеләре җыйган һәм чәчкән орлыкларның иң кечесе булган.

ачыткысыннан: Яки «чүпрәсеннән». Бу сүз Изге Язмаларда еш кына бозыклык һәм гөнаһны күрсәтер өчен образлы кулланыла. Монда бозык тәгълиматларны аңлата. (Мт 16:12; 1Кр 5:6—8; Мт 13:33 кә аңлатма белән чагыштыр.)

ачыткыга: Ягъни моңарчы басылган ачы камырдан алынган кечкенә бер кисәк. Ул яңа ясалган камырга әчетү өчен кушыла. Гайсә монда гади икмәк пешерү процессы турында әйтә. Изге Язмаларда ачыткы еш кына гөнаһның һәм бозыклыкның символы итеп кулланылса да, (Мт 16:6 га аңлатманы кара) ул уңай мәгънәдә дә кулланыла (Лв 7:11—15). Монда әчү барышы, һичшиксез, яхшы нәрсәнең киң үсешен күрсәтә.

ун килограмм: Монда кулланылган грек сүзе са́тон сата дигәнне аңлаткан еврей сүзенә туры килә. Бер сата — 7,33 л. (Яр 18:6, иск.; сүзлектән «Сата» һәм Ә14 кушымт. кара.)

Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен: Бу һәм охшаш сүзтезмәләр Маттайның Яхшы хәбәрендә күп мәртәбә очрый. Алар, күрәсең, яһүдләрнең игътибарын Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих буларак роленә юнәлтә (Мт 2:15, 23; 4:14; 8:17; 12:17; 13:35; 21:4; 26:56; 27:9).

дөнья яратылганнан: «Яратылу» дип бирелгән грек сүзе Ев 11:11 дә «балага узу» дип тәрҗемә ителгән. Монда ул «дөнья яратылу» сүзтезмәсендә, күрәсең, Адәм белән Хауваның балаларының яралуын һәм тууын күрсәтә. Гайсә «дөнья яратылуын» Һабил белән бәйли. Һабил, күрәсең, кешелек тарихында йолып алыначак беренче кеше булган, һәм аның исеме «дөнья яратылганнан бирле» тормыш төргәгенә язылган (Лк 11:50, 51; Ач 17:8).

пәйгамбәрнең әйткәннәре үтәлсен өчен: Монда Зб 78:2 өзек итеп китерелә. Зб 78 дә мәдхия җырлаучы (монда «пәйгамбәр» дип аталган) Аллаһының Исраил халкы белән мөнәсәбәтләре турындагы тарихны сөйләр өчен образлы тел кулланган. Шул рәвешчә Гайсә дә үзе сөйләгән күп кенә мисалларында, үз шәкертләрен һәм үзенә ияргән халыкны өйрәтер өчен, образлы тел кулланган. (Мт 1:22 гә аңлатманы кара.)

яратылганнан бирле: Я, бәлки, «дөнья яратылганнан бирле». Бу озынрак язылышта «дөнья» дип бирелгән грек сүзе өстәлгән, һәм бу язылыш кайбер борынгы кулъязмаларда очрый. (Мт 25:34 кә аңлатма белән чагыштыр.) Башка борынгы кулъязмаларда монда төп текста кулланылган кыскарак язылыш очрый.

Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)

Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

дөнья: Кешелекне аңлата.

дөнья төзелешендәге: «Гасыр» дигән төп мәгънәгә ия грек сүзе айо́н хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Монда бу сүз бүгенге дөнья төзелешендәге тормышка хас мәшәкатьләр һәм авырлыклар белән бәйле. (Сүзлекне кара.)

дөнья төзелешенең: Яки «гасырның». Монда айо́н дигән грек сүзе агымдагы хәл-вакыйгаларга я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләренә карый. (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)

ахырына якынлашуын: Шулай итеп синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән (Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26). Ул билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мт 24:6, 14 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

дөнья төзелешенең: Яки «гасыр». (Мт 13:22; 24:3 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы»; «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)

тәмамлануы: Монда «тәмамлану» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе синте́лейа шулай ук Мт 13:40, 49; 24:3; 28:20; Ев 9:26 да да очрый. (Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

Канунсызлыкның: «Канунсызлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кануннарны бозу я хөрмәт итмәүне, кешеләрнең кануннар булмагандай эш итүен аңлата. Изге Язмаларда кулланылганда, ул Аллаһы кануннарын санга сукмауны күздә тота (2Кр 6:14; 2Тс 2:3—7; 1Ях 3:4).

явызлык: Мт 24:12 гә аңлатманы кара.

тешләрен шыкырдатачаклар: Яки «тешләрен кысачаклар». Бу сүзтезмә җәфалану, өметсезлек һәм ачуны аңлатырга һәм бу хисләр белән бергә тупас сүзләр һәм мәрхәмәтсез гамәлләр булырга мөмкин.

тешләрен шыкырдатачак: Мт 8:12 гә аңлатманы кара.

бар булганын: Беренче кулъязмаларның берсендә па́нта (бөтен; бар булган) дигән грек сүзе монда төшереп калдырылган булса да, мондый язылыш күп кенә беренче һәм аннан соңгы кулъязмаларда раслана.

энҗене: Изге Язмалар язылган чорда яхшы энҗеләрне Кызыл диңгез, Фарсы култыгы һәм Һинд океаны төбеннән эзләп тапканнар. Шуңа күрә Гайсәнең андый энҗене табар өчен бик күп көч куеп, бер урыннан икенчесенә күчеп йөрергә тиеш булган сәүдәгәр турында сөйләгәне аңлашыла да.

яраксызын: Бәлки, канатлары һәм тәңкәләре булмаган балыкларны аңлата; алар, Муса кануны буенча, нәҗес булган һәм аларны ашарга ярамаган; я, бәлки, ятьмәгә тотылган ашарга яраксыз һәркайсы балык турында сүз бара (Лв 11:9—12; Кн 14:9, 10).

тәмамлануы: Монда «тәмамлану» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе синте́лейа шулай ук Мт 13:40, 49; 24:3; 28:20; Ев 9:26 да да очрый. (Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

дөнья төзелешенең: Яки «гасыр». (Мт 13:22; 24:3 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы»; «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)

ахырына якынлашуын: Шулай итеп синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән (Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26). Ул билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мт 24:6, 14 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мт 24:6, 14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)

дөнья төзелешенең: Яки «гасырның». Монда айо́н дигән грек сүзе агымдагы хәл-вакыйгаларга я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләренә карый. (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)

Бу дөнья төзелеше тәмамланганда: Мт 13:39; 24:3 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы»; «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.

остаз: Яки «белемле кеше». Грек сүзе граммате́ус, Канунны белгән яһүд укытучылары төркеменең берәр әгъзасы турында сүз барганда, «канунчы» дип тәрҗемә ителә, ләкин монда бу әйтем Гайсәнең шәкертләренә карата кулланыла; алар башкаларны өйрәтер өчен белем алган.

туган якларына: Сүзгә-сүз «үз атасының урынына», ягъни аның туган шәһәре Насара, аның өйдәгеләре яшәгән өлкә.

Ягъкубка: Монда, күрәсең, Гайсәнең энесе турында сүз бара. Ул, күрәсең, яшь ягыннан Гайсәдән соң икенче булгандыр, чөнки ул Йосыфның Мәрьямнән туган дүрт улы арасыннан беренче булып бара: Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд (Мт 13:55; Мк 6:3; Ях 7:5). Ягъкуб б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимга төрле төбәкләрдән килгән меңләгән яһүдләрнең яхшы хәбәрне кабул итеп, суга чумдырылганын үз күзләре белән күргән (Рс 1:14; 2:1, 41). Петер, шәкертләргә «бу хакта Ягъкубка... әйтегез» диеп, аның Иерусалим җыелышында җитәкчелек иткәнен күрсәткән. Ягъкуб турында шулай ук, күрәсең, Рс 15:13; 21:18; 1Кр 15:7; Гл 1:19 (анда ул «Хуҗабызның энесе» дип атала); 2:9, 12 дә искә алына, һәм ул Изге Язмаларның үзенең исеме белән аталган китабын язган (Яг 1:1; Яһ 1).

балта остасының улы: «Балта остасы» дип бирелгән грек сүзе те́ктон һәртөрле һөнәрче я төзүчене белдергән гомуми төшенчә. Сүз агач остасы турында барганда, ул төзелештә эшләгән, җиһаз ясаган я агачтан башка төрле әйберләр ясаган кешене аңлатырга мөмкин. Б. э. II гасырында яшәгән Юстин Җәфаланучы сүзләре буенча, Гайсә «кешеләр арасында яшәгәндә, сабаннар һәм камытлар ясап, балта остасы булып» эшләгән. Изге Язмаларның борынгы телләргә ясалган беренче тәрҗемәләре дә агач остасы турындагы фикерне яклый. Гайсә «балта остасының улы» буларак та, «балта остасы» буларак та билгеле булган (Мк 6:3). Гайсә, күрәсең, балта остасы һөнәренә үзенең үги әтисе Йосыфтан өйрәнгән. Гадәттә, малайларны һөнәргә 12—15 яшьләр тирәсендә өйрәтә башлаганнар, һәм бу күп елларга сузылган.

энеләре: Изге Язмаларда грек сүзе аделфо́с рухи бәйләнешләрне аңлатырга мөмкин, ләкин монда ул Гайсәнең бер анадан туган энеләрен, Йосыф белән Мәрьямнең кече улларын белдерер өчен кулланыла. Мәрьям Гайсәне тудыргач, гыйффәтле булып калган дип санаган кайбер кешеләр аделфо́с дигән сүз монда Гайсәнең туганнарын, ягъни икетуган абый-энеләрен, белдерә дип әйтә. Әмма Мәсихче Грек Язмаларында «туган» сүзен (Кл 4:10 да грек сүзе анепсио́с) белдерер өчен аерым бер төшенчә кулланыла. Шулай ук Лк 21:16 да аделфо́с һәм сингене́с (мәгънәсе, икетуган абый-энеләр кебек, туганнар) дигән грек сүзләренең күплек формалары кулланыла. Бу мисаллар күрсәткәнчә, гаилә бәйләнешләрен белдерүче төшенчәләр Мәсихче Грек Язмаларында икеле-микеле я аңлаешсыз кулланылмый.

Ягъкуб: Гайсәнең энесе. Күрәсең, Рс 12:17 (аңлатманы кара) һәм Гл 1:19 да искә алынган Ягъкуб. Ул Изге Язмаларның үзенең исеме белән аталган китабын язган (Яг 1:1).

Яһүд: Гайсәнең энесе. Күрәсең, ул Изге Язмаларның үзенең исеме белән аталган китабын язган (грекча, Иу́дас) (Яһ 1).

сине гөнаһка тартса: Сүзгә-сүз «абыну ташы булса». Мәсихче Грек Язмаларында скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны аңлата. Ә ул гөнаһ кылуны я берәр кешене гөнаһ кылуга этәрүне үз эченә алырга мөмкин. Бу контекстта шушы төшенчәне «сине абындырса; сиңа тозак булып китсә» дип тә тәрҗемә итеп булыр иде. Бу төшенчә Изге Язмаларда кулланылганда, гөнаһ Аллаһы кануннарының берәрсен бозуны, иман югалтуны я ялган тәгълиматларга иярүне аңлатырга мөмкин. Бу грек сүзе шулай ук «үпкәләү» мәгънәсендә дә кулланылырга мөмкин. (Мт 13:57; 18:7 гә аңлатмаларны кара.)

алар аңа иман итәргә теләмәде: Сүзгә-сүз «алар аның аркасында абынды». Яки «алар аңа үпкәләде». Бу контекстта скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны (мәгънәсе «үпкәләү») аңлата. Башка контекстларда бу грек сүзе гөнаһ кылуны я берәр кешене гөнаһ кылуга этәрүне үз эченә ала. (Мт 5:29 га аңлатманы кара.)

анда бернинди дә кодрәтле эш башкармады: Яки «анда бернинди дә кодрәтле эш башкара алмады». Гайсә анда күп могҗизалар кыла алмаган. Ул аларны көче җитмәгәнгә түгел, ә андагы шартлар аркасында бу урынлы булмаганга, кылмаган. Насарада яшәүче кешеләрнең иманы булмаган, һәм бу Гайсәне анда күп кодрәтле эшләр башкарудан тотып калган (Мт 13:58). Аллаһы көчен ваемсыз кешеләргә әрәм итәргә кирәк булмаган. (Мт 10:14; Лк 16:29—31 белән чагыштыр.)

ул анда күп кенә кодрәтле эшләрне башкармады: Гайсә Насарада күп могҗизалар кылмаган. Ул аларны көче җитмәгәнгә түгел, ә андагы шартлар аркасында бу урынлы булмаганга, кылмаган. Насарада яшәүче кешеләрнең иманы булмаган. (Мк 6:5 кә аңлатманы кара.) Аллаһы көчен ваемсыз кешеләргә әрәм итәргә кирәк булмаган. (Мт 10:14; Лк 16:29—31 белән чагыштыр.)

Медиаматериал

Кәпернаум янындагы Гәлиләя диңгезе
Кәпернаум янындагы Гәлиләя диңгезе

Гайсә көннәреннән бирле гасырлар үткән, шуңа күрә Гәлиләя диңгезенең су биеклеге һәм топографиясе үзгәргән. Бу җирләрдә Гайсә көймәдән күп халыкны өйрәткәндер. Гайсәнең тавышы су өстеннән чагылып көчәйгән булган.

Орлык чәчү
Орлык чәчү

Изге Язмалар язылган чорда орлыкны төрлечә чәчкәннәр. Чәчүчеләр еш кына орлык капчыкларын иңбашы аркылы җилкәләренә асып, билләренә бәйләп куйган. Башкалары исә орлык салыр өчен өс киемнәренең бер өлешен кулланган. Аннары алар орлыкларны кул белән, киң хәрәкәт ясап, чәчкән. Кырлар аша тапталган сукмаклар сузылганга, чәчүче, орлыклар яхшы җиргә чәчелсен өчен, күзәтеп барырга тиеш булган. Орлыкларны, кошлар чүпләп бетермәсен өчен, мөмкин кадәр тизрәк җир белән каплаганнар.

Масададагы борынгы амбарлар калдыклары
Масададагы борынгы амбарлар калдыклары

Амбарлар бөтен Исраил буйлап булган һәм сугылган ашлыкны саклау өчен кулланылган. Кайбер шундый корылмаларда май һәм шәраб я хәтта кыйммәтле металлар я ташлар саклаганнар.

Уракчылар
Уракчылар

Изге Язмалар язылган чорда уракчылар кайвакыт иген сабакларын җирдән йолкып кына чыгарганнар. Әмма гадәттә алар иген сабакларын урак белән кисеп алганнар (Кн 16:9; Мк 4:29). Игеннәрне уру гадәттә төркемләп эшләнә торган эш булган: уракчылар өлгергән игенне кырдан җыеп алганнар (Рт 2:3; 2Пат 4:18). Изге Язмаларны язган кайбер язучылар, мәсәлән, Сөләйман патша, Һошия пәйгамбәр һәм рәсүл Паул, уру эшен мөһим хакыйкатьләрне аңлатыр өчен кулланган (Гс 22:8; Һш 8:7; Гл 6:7—9). Гайсә дә яхшы билгеле булган бу һөнәрне фәрештәләрнең һәм үз шәкертләренең шәкертләр булдыру эшендә уйнаячак рольләрен күрсәтер өчен кулланган (Мт 13:24—30, 39; Ях 4:35—38).

Горчица орлыгы
Горчица орлыгы

Гәлиләя игенчеләре төрле орлыклар җыйган һәм чәчкән, ә горчица орлыгы, күрәсең, аларның иң кечесе булган. Горчица орлыгы борынгы яһүди язмаларда, иң кечкенә зурлыкны күрсәтер өчен, образлы әйтем итеп кулланылган.

Ятьмәне тартып чыгару
Ятьмәне тартып чыгару

Гайсә көннәрендә ятьмәләрне, күрәсең, җитен җепләрдән ясаганнар. Кайбер чыганаклар буенча, ятьмәнең озынлыгы 300 м кадәр җиткән булган; аның аскы өлешенә батыргычлар, ә өскесенә калкавычлар беркеткәннәр. Балыкчылар ятьмәне суга көймәдән салганнар. Кайвакыт ятьмәнең очларына беркетелгән озын бауларны ярга ташлаганнар, анда берничә кеше ятьмәне бауларыннан тотып, акрын гына ярга тартып чыгарган. Ятьмә салынган урыннан бар нәрсәне җыйган.