Маттай 2:1—23

2  Гайсә, Һиру́д+ патша идарә иткәндә, Яһүдиядәге Бәйтлеһе́м+ шәһәрендә туды. Шул көннәрдә Иерусалимга Көнчыгыштан йолдызчылар килделәр.  Алар: «Яһүдләрнең яңа туган патшасы кайда?+ Без Көнчыгышта булганда аның йолдызын күрдек һәм аңа сәҗдә кылырга дип килдек»,— диделәр.  Бу хакта ишеткәч, Һируд патша һәм аның белән бергә бөтен Иерусалим хафага төште.  Ул халыкның барлык өлкән руханиларын һәм канунчыларын җыеп, алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорашты.  Алар аңа болай диделәр: «Яһүдиядәге Бәйтлеһемдә.+ Пәйгамбәр аркылы болай дип язылган булган бит:  „Һәм син, Яһүд җирендәге Бәйтлеһем, Яһүд идарәчеләре* өчен шәһәрләрнең иң кечесе түгел, чөнки синнән идарәче* чыгачак, һәм ул минем халкым Исраилгә көтүче булачак“».+  Шунда Һируд, беркемгә дә белдермичә, йолдызчыларны чакыртып алды да алардан йолдызның чыккан вакытын белеште.  Шуннан соң ул: «Барыгыз, баланы эзләп табыгыз. Тапкач, миңа хәбәр итегез, минем дә барып аңа сәҗдә кыласым килә»,— дип, аларны Бәйтлеһемгә җибәрде.  Патша сүзен тыңлап бетергәннән соң, алар юлга чыктылар, ә Көнчыгышта күргән йолдызлары+ аларның алларыннан барды һәм, бала янына барып җиткәч, шул урын өстендә туктады. 10  Моны күреп, йолдызчылар бик куанды. 11  Өйгә кергәч, алар анасы Мәрьям белән баланы күрделәр һәм бала каршына тезләнеп баш иделәр, аннары, булган хәзинәләрен чыгарып, аңа алтын, ла́дан һәм ми́рра бүләк иттеләр. 12  Ләкин төшләрендә Аллаһыдан Һируд янына кире кайтмаска кисәтү алгач,+ үз илләренә башка юл белән кайтып киттеләр. 13  Алар киткәч, Йосыфка төшендә Йәһвә фәрештәсе күренде+ һәм: «Тор да, баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд баланы табып үтерергә җыена»,— диде. 14  Шул ук төнне Йосыф, торып, бала белән аның анасын алды да Мисырга китте. 15  Анда ул Һируд үлгәнгә кадәр яшәде. Бу Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша: «Мин улымны Мисырдан чакырып алдым»+,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды. 16  Һируд йолдызчыларның үзен алдаганын аңлап, бик нык ярсыды һәм Бәйтлеһем белән аның тирәсендә яшәүче ике яшькә кадәр булган бөтен ир балаларны үтерергә боерып гаскәриләрен җибәрде, чөнки ул йолдызчылардан белешкән вакыт буенча бала шул яшьтә булырга тиеш иде.+ 17  Шунда Ирмия́+ пәйгамбәр аша әйтелгәннәр үтәлде: 18  «Рамада үкереп һәм ыңгырашып елау тавышлары ишетелә. Рәхилә+ үз балалары турында үкереп елый; алар инде юк, шуңа күрә ул юанырга теләми».+ 19  Һируд үлгәч, Мисырда Йосыфка төшендә Йәһвәнең фәрештәсе күренде+ 20  һәм: «Тор да, бала белән аның анасын алып, Исраи́л җиренә кайт, чөнки бала җанын эзләүчеләр үлделәр»,— диде. 21  Ул торды да, бала белән аның анасын алып, Исраил җиренә кайтты, 22  әмма Яһүдиядә үз атасы Һируд урынына Архелайның идарә иткәнен ишеткәч, анда барырга курыкты һәм, өстәвенә, төшендә Аллаһының кисәтүен алды,+ шуңа күрә Гәлилә́я+ җиренә китте. 23  Анда килгәч, ул Насара́+ шәһәрендә урнашты. Бу пәйгамбәрләрнең: «Аны насаралы дип атарлар»,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды.+

Искәрмәләр

Яки «башлык; җитәкче».
Яки «башлыклары; җитәкчеләре».

Искәрмәләр

Һируд: Монда Бөек Һируд турында сүз бара. (Сүзлекне кара.)

Яһүдиядәге Бәйтлеһем: Зәбулун җирендә икенче Бәйтлеһем булганга (Йш 19:10, 15), Яһүдтәге (Яһүдиядәге) шәһәр еш кына «Яһүдтәге Бәйтлеһем» дип аталган (Хк 17:7—9; 19:1, 2, 18). Бу шәһәрнең элекке исеме, күрәсең, Ифрат булган. Шуңа күрә Мик 5:2 дә Мәсих «Бәйтлеһем Ифраттан» чыгачак дип әйтелә дә (Яр 35:19; 48:7).

йолдызчылар: Грек сүзе ма́гой (ма́гос сүзенең күплек формасы), күрәсең, Изге Язмаларда хөкем ителгән астрология һәм сихер белән бәйле башка эшләр белгечләрен аңлата (Кн 18:10—12). Изге Язмаларда йолдызчылар саны китерелми. Шул ук грек сүзе Рс 13:6, 8 дә «сихерче» дип тәрҗемә ителгән. Шулай ук ул Септуагинтада Дн 2:2, 10 да кулланыла һәм «тылсымчы» дип бирелгән еврей һәм арамей сүзләренә тиң сүз булып тора.

сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; тирән хөрмәт күрсәтеп». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылганда, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Ләкин бу контекстта ул колның үзе өстеннән хакимлеккә ия кешегә хөрмәт һәм буйсыну күрсәткәнен белдерә. (Мт 2:2; 8:2 гә аңлатмаларны кара.)

Без Көнчыгышта булганда: «Көнчыгыш» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «чыгу» дигәнне аңлата. Бу контекстта шушы сүзтезмә, күрәсең, йолдызчыларның йолдызны күргәндә кайсы җирдә булганнарын аңлата. Әмма кайберәүләр бу сүзтезмә йолдызчыларның йолдызны көнчыгыш күк йөзендә күргәнен я аның «чыгуын», ягъни пәйда булуын, күргәнен аңлата дип уйлый.

йолдызын: Күрәсең, чын йолдыз я планеталар парады түгел. Бу йолдызны йолдызчылар гына «күргән».

сәҗдә кылырга: Яки «баш ияргә». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылса, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Бу контекстта исә йолдызчылар «яһүдләрнең яңа туган патшасы» турында сораганнар. Шуңа күрә билгеле: бу сүз берәр илаһны түгел, ә берәр патшаны олылау я хөрмәтләү дигәнне аңлата. Шул ук рәвешчә бу сүз Мк 15:18, 19 да, гаскәриләргә карата кулланыла. Алар Гайсәне мыскыллап, «аның алдына иелгәннәр» (иск.) һәм «яһүдләр Патшасы» дип атаганнар.(Мт 18:26 га аңлатманы кара.)

өлкән руханиларын: Монда кулланылган грек төшенчәсе берлек санда булганда һәм халыкның Аллаһы алдындагы баш вәкилен аңлатканда, «баш рухани» дип тәрҗемә ителә. Монда күплек санда бу төшенчә руханилык хезмәтендәге күренекле ир-атларны, шул исәптән элекке баш руханиларны һәм, бәлки, 24 рухани төркеменең башлыкларын аңлата.

канунчыларын: Бу сүз башта Изге Язмаларны күчереп язучыларга карата кулланылган, әмма Гайсә заманнарында ул Канун белгечләрен һәм аңа өйрәтүчеләрне белдергән.

Мәсихнең: Монда грек телендә «Мәсих» титулы алдында билгелелек артикле тора, һәм шулай итеп, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак дәрәҗәсенә басым ясала.

Бәйтлеһемдә: «Икмәк йорты» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан. Бәйтлеһем Давытның туган шәһәре булган һәм кайвакыт «Давыт шәһәре» дип аталган (Лк 2:4, 11; Ях 7:42).

иң кечесе түгел: Бәйтлеһем, анда халык әз яшәгәнлектән (Ях 7:42 дә ул авыл дип аталган) һәм хакимлек ягыннан дәрәҗәле булмаганлыктан кече дип саналган. Әмма монда өзек итеп китерелгән Мик 5:2 дәге пәйгамбәрлек күрсәткәнчә, аннан Аллаһы халкына көтүче булып китәр өчен, иң бөек идарәче чыкканга, ул әһәмиятле булып китәчәк.

сәҗдә кылырга: Яки «баш ияргә». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылса, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Бу контекстта исә йолдызчылар «яһүдләрнең яңа туган патшасы» турында сораганнар. Шуңа күрә билгеле: бу сүз берәр илаһны түгел, ә берәр патшаны олылау я хөрмәтләү дигәнне аңлата. Шул ук рәвешчә бу сүз Мк 15:18, 19 да, гаскәриләргә карата кулланыла. Алар Гайсәне мыскыллап, «аның алдына иелгәннәр» (иск.) һәм «яһүдләр Патшасы» дип атаганнар.(Мт 18:26 га аңлатманы кара.)

аңа сәҗдә кыласым: Яки «аны олылыйсым; аны хөрмәтлисем». Монда Һируд ниндидер илаһка табынасы килгәне турында түгел, ә патшага хөрмәт күрсәтәсе килгәне хакында әйтә. (Бу грек сүзе турында күбрәк белер өчен Мт 2:2 гә аңлатманы кара.)

сәҗдә кылырга: Яки «баш ияргә». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылса, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Бу контекстта исә йолдызчылар «яһүдләрнең яңа туган патшасы» турында сораганнар. Шуңа күрә билгеле: бу сүз берәр илаһны түгел, ә берәр патшаны олылау я хөрмәтләү дигәнне аңлата. Шул ук рәвешчә бу сүз Мк 15:18, 19 да, гаскәриләргә карата кулланыла. Алар Гайсәне мыскыллап, «аның алдына иелгәннәр» (иск.) һәм «яһүдләр Патшасы» дип атаганнар.(Мт 18:26 га аңлатманы кара.)

Өйгә: Монда өй искә алынган. Димәк, йолдызчылар Гайсә янына килгәндә, ул утлыкта ятучы яңа туган бала булмаган.

баланы: Монда Гайсә, Лк 2:12, 16 да аталган кебек, «сабый» дип аталмый.

баш иделәр: Яки «сәҗдә кылдылар». Бу төшенчә еш кына табынуны түгел, ә кешегә, мәсәлән, патшага, хөрмәт күрсәтү дигәнне аңлата. (Мт 2:2; 18:26 га аңлатмаларны кара.)

ладан: Сүзлекне кара.

мирра: Сүзлекне кара.

бүләк: Гайсә туганнан соң 40 көн үткәч, аны гыйбадәтханәгә китергәндә (Лк 2:22—24; Лв 12:6—8), Йосыф белән Мәрьям ярлы булганнар. Шуңа күрә бу бүләкләр шушы вакыйгадан соң берникадәр вакыт үткәч, бирелгән. Алар, күрәсең, Йосыф гаиләсе Мисырда булганда, бик вакытлы булган.

сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; тирән хөрмәт күрсәтеп». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылганда, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Ләкин бу контекстта ул колның үзе өстеннән хакимлеккә ия кешегә хөрмәт һәм буйсыну күрсәткәнен белдерә. (Мт 2:2; 8:2 гә аңлатмаларны кара.)

Йәһвә фәрештәсе: Мт 1:20 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 2:13 кара.

Мисырга: Ул вакытта Мисыр Римның бер провинциясе булган һәм анда күп яһүдләр яшәгән. Бәйтлеһем Иерусалимнан көньяк-көнбатышка таба якынча 9 км ераклыкта урнашкан булган. Шуңа күрә Йосыф белән Мәрьям Мисырга Иерусалим аша, Һируд рәхимсез указ чыгарган шәһәр аша, узмыйча бара алган.

Йәһвә фәрештәсе: Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яр 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның беренче кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Нәкъ шулай ул Септуагинтаның бер кулъязмасында Зк 3:5, 6 да язылган; ул Израильдә Нахаль Хеверда табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. (Б кушымт. кара.) Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырьдәге «Йәһвә фәрештәсе» сүзтезмәсендә Аллаһы исеме сакланган. (А5 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 1:20 кара.)

Мисырга китте: Бәйтлеһем белән Мисыр арасы, күрәсең, ким дигәндә 120 км булган.

Һируд үлгәнгә: Һируд, мөгаен, б. э. к. 1 елны үлгән.

Йәһвәнең: Мондагы өзек Һш 11:1 дән алынган, һәм контекст буенча (Һш 11:1—11), бу сүзләрне Йәһвә Аллаһы әйткән. (Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 2:15 кара.)

Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша... дигән сүзләре үтәлсен өчен: Мт 1:22 гә аңлатманы кара.

Йәһвәнең үз пәйгамбәре аша әйткән мондый сүзләре үтәлсен өчен: Бу һәм охшаш сүзтезмәләр Маттайның Яхшы хәбәрендә күп мәртәбә очрый. Алар, күрәсең, яһүдләрнең игътибарын Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих буларак роленә юнәлтә (Мт 2:15, 23; 4:14; 8:17; 12:17; 13:35; 21:4; 26:56; 27:9).

бөтен ир балаларны үтерергә боерып: Тарихчылар Бөек Һирудның башка охшаш кансыз эшләре турында язган. Ул үзенең бер көндәше ягында торган ким дигәндә 45 кешене үтергән. Шикләнүчәнлеге аркасында ул үз хатыны Мәрьямнә (I) не, өч улын, хатынының бертуган ир кардәшен, аның бабасын (Гиркан), үзенең берничә иң яхшы дустын һәм күп кенә башкаларны үтергән. Ул кешеләрнең үзенең үлеме аркасында, һичшиксез, шатланачагын белгән. Шатлыкны киметер өчен, ул, үзе үлгәч, яһүдләрнең күренекле ир-атларын үтерергә кушкан. Бу боерык үтәлмәгән булган.

Рамада: Биньямин җирендә Иерусалимның төньягында урнашкан шәһәр. Күрәсең, б. э. к. 607 елны Иерусалим җимерелгәч, әсирлеккә алынган яһүдләрне Бабылга алып китәр алдыннан Рамада җыйганнар. Кайбер белгечләр әйтүенчә, яһүдләрнең анда җыелган икәнен (бәлки кайберләре шунда үтерелгән) Ир 31:15 тәге сүзләр күрсәтә һәм монда өзек итеп китерелгән.

Рәхилә: Монда Исраилдәге бөтен аналарны сурәтли. Аның төрбәсе Бәйтлеһем янында булган. Ирмиянең пәйгамбәрлегендә Рәхилә образлы әйткәндә дошман иленә әсирлеккә алып кителгән уллары турында елый. Ирмиянең пәйгамбәрлегендә шулай ук яһүдләрнең дошман җиреннән кайтуы турында юатучы вәгъдә дә бар (Ир 31:16). Маттайның, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, бу пәйгамбәрлекне куллануы терелтелү аша үлемнән — кеше дошманыннан — кайтуны күрсәтә дип санала.

Йәһвәнең фәрештәсе: Мт 1:20 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 2:19 кара.

Йәһвә фәрештәсе: Бу сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яр 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның беренче кулъязмаларында очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Нәкъ шулай ул Септуагинтаның бер кулъязмасында Зк 3:5, 6 да язылган; ул Израильдә Нахаль Хеверда табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. (Б кушымт. кара.) Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу шигырьдәге «Йәһвә фәрештәсе» сүзтезмәсендә Аллаһы исеме сакланган. (А5 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 1:20 кара.)

җанын: Монда психе́ дигән грек сүзе беренче мәртәбә очрый. Ул монда кешенең тормышын аңлата. Берәрсенең җанын эзләү шулай ук берәрсенең «җанын алырга теләү» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. (Ир 22:25; сүзлектән «Җан» кара.)

Архелай: Үз атасы Бөек Һируд кебек явыз хаким; аны яһүдләр яратмаган. Бер тапкыр фетнәне басарга теләп, ул гыйбадәтханә территориясендә 3 000 кешене үтерергә боерган. Йосыф Мисырдан кайтканда, Аллаһы аны гаиләсенә янаган куркыныч турында кисәткән. Шуңа күрә Йосыф үз гаиләсе белән Гәлиләядәге Насарада, Архелай карамагына кермәгән өлкәдә урнашкан.

Насара: Күрәсең, мәгънәсе «шәһәр-үсенте». Насара түбән Гәлиләядә урнашкан; анда Гайсә үзенең җирдәге тормышының иң зур өлешен үткәргән.

пәйгамбәрләрнең: «Аны насаралы дип атарлар»,— дигән сүзләре: Маттай, күрәсең, Ишагыя пәйгамбәр язган китапка сылтама ясый (Иш 11:1); анда вәгъдә ителгән Мәсих турында «Ишай төбеннән үсенте [еврейчә, не́цер]» дип әйтелә. Ул күплек санда «пәйгамбәрләр» дип әйтә, шуңа күрә, бәлки, Ирмия турында да әйтәдер; Ирмия Давыт нәселеннән «тәкъва бер мирасчы [«үсенте», иск.]» турында язган (Ир 23:5; 33:15). Маттай шулай ук «Үсенте дип аталган» патша-руханины сурәтләгән Зәкәрияне дә искә аладыр (Зк 3:8; 6:12, 13). «Насаралы» төшенчәсе Гайсәгә, ә соңыннан аның шәкертләренә кулланылган исем булып киткән.

Медиаматериал

Бәйтлеһемдәге кыш
Бәйтлеһемдәге кыш

Кайберәүләр Гайсә декабрьдә я гыйнварда туган дип уйлый. Әмма алай була алмаган, чөнки ноябрьдән алып мартка кадәр Бәйтлеһемдә гадәттә яңгырлы һәм суык көннәр тора. Кыш көне бу өлкәдә кар да яварга мөмкин. Андый салкын көннәрдә көтүчеләр үз көтүләре белән төнгелеккә кырда калмас иде (Лк 2:8). Бәйтлеһем Яһүдиянең таулы җирендә диңгез өсте тигезлегеннән якынча 780 м биеклектә урнашкан.

Йәзриил үзәне
Йәзриил үзәне

Насара янындагы бер кыядан көньякка караганда монда күрсәтелгән күренеш ачыла. Изге Язмаларда еш искә алынган бу уңдырышлы Йәзриил үзәне көнчыгышка һәм көнбатышка таба сузылган (Йш 17:16; Хк 6:33; Һш 1:5). Сул якта еракта Мөре тавы күренеп тора; аның битендә Наин шәһәре урнашкан. Наинда Гайсә бер тол хатынның улын үледән терелткән булган (Хк 7:1; Лк 7:11—15). Офык уртасында Гилбуа тавы күренә (1Иш 31:1, 8). Гайсә якындагы Насарада үскән һәм, бәлки, шушы урынга килеп йөргәндер; бу җирдән Исраил тарихында мөһим роль уйнаган берничә урын күренеп тора (Лк 2:39, 40).