Зәбур 119:1—176

א [әлиф] 119  Юллары саф булганнар,Йәһвәнең кануны буенча йөрүчеләр бәхетле.+ 2  Аның искә төшерүләрен үтәүчеләр,+Аны бөтен йөрәкләре белән эзләүчеләр бәхетле.+ 3  Алар тәкъва булмаганны кылмый,Ә аның юллары буенча йөри.+ 4  Син безгә Боерыкларыңны җентекләп үтәргә куштың.+ 5  Күрсәтмәләреңне үтәп яшәр өчен,Мин нык булып калсам иде!*+ 6  Шулчак, бар әмерләреңә күз салганда,Мин оятка калмас идем.+ 7  Мин сине намуслы йөрәк белән мактармын,Гадел* хөкемнәреңне өйрәнгәндә. 8  Мин синең күрсәтмәләреңне үтәрмен. Мине беркайчан да бөтенләйгә ташлап китмә. ב [бәт] 9  Яшь кешегә ничек үз юлын саф килеш сакларга? Үзен синең сүзең буенча саклап.+ 10  Бөтен йөрәгем белән сине эзлим мин. Әмерләреңнән читкә тайпылырга юл куйма.+ 11  Сиңа каршы гөнаһ кылмас өчен,+Сүзләреңне күңелемдә саклыйм.+ 12  И Йәһвә, син макталсаң иде. Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт. 13  Телем беләнСинең әйткән бар хөкемнәреңне игълан итәм. 14  Синең искә төшерүләреңә шатланам,+Башка бөтен кыйммәтле нәрсәләргә караганда да күбрәк сөенәм.+ 15  Синең боерыкларың турында уйланырмын,*+Күзләремне юлларыңнан алмам.+ 16  Синең кануннарыңны яратам мин. Синең сүзеңне онытмам.+ ג [гимел] 17  Мин яшәсен һәм сүзеңне үтәсен өчен,Хезмәтчең белән игелекле бул.+ 18  Мин кануныңдагы гаҗәеп нәрсәләрне яхшы күрсен өчен,Күзләремне ач. 19  Бу җирдә мин бары тик килмешәк кенә.+ Миннән үз әмерләреңне яшермә. 20  Хөкемнәреңне гел көтеп,Җаным тилмереп бетте. 21  Әмерләреңнән читкә тайпылганҮзбелдекле, ләгънәт ителгән кешеләрне син шелтәлисең.+ 22  Мине мәсхәрәдән һәм хурлыктан арындыр,Чөнки мин искә төшерүләреңне үтим. 23  Түрәләр, бергә җыелып, миңа каршы сөйләп утырганда да,Хезмәтчең күрсәтмәләрең турында уйлана.* 24  Синең искә төшерүләреңне яратам мин,+Алар минем киңәшчеләрем.+ ד [дәлит] 25  Мин туфракка йөзтүбән капланып ятам.+ Сүзең буенча мине исән килеш сакла.+ 26  Мин сиңа юлларымны сөйләп бирдем, һәм син җавап кайтардың. Күрсәтмәләреңә өйрәт мине.+ 27  Боерыкларыңның мәгънәсенә* төшенергә булыш,Шулчак мин гаҗәеп эшләрең турында уйлана алырмын.*+ 28  Кайгыдан йокым качты. Сүзең буенча ныгыт мине. 29  Мине алдау юлыннан ерак тот,+Мәрхәмәтең буенча кануныңа өйрәт. 30  Мин тугрылык юлын сайладым.+ Синең хөкемнәреңне гадел дип табам. 31  Мин искә төшерүләреңә ябышам.+ И Йәһвә, өметем өзелмәсен иде.*+ 32  Әмерләрең юлыннан ихлас йөгерермен,Чөнки син алар өчен күңелемне киңәйтәсең.* ה [хе] 33  И Йәһвә, күрсәтмәләрең юлыннан йөрергә өйрәт мине,+Һәм мин алар буенча гомерем буе йөрермен.+ 34  Мин кануныңны үтәсенҺәм бөтен йөрәгем белән аның буенча яшәсен өчен,Миңа аңлау сәләте бир. 35  Әмерләрең сукмагыннан алып бар мине,+Чөнки мин аларны үтәүдән рәхәтлек табам. 36  Күңелемне комсызлыкка* түгел,+Ә искә төшерүләреңә юнәлт. 37  Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор,+Үз юлыңда мине исән килеш сакла. 38  Синнән куркып яшәсеннәр өчен,*Хезмәтчеңә бирелгән вәгъдәңне* үтә. 39  Куркуга төшергән хурлыктан арындыр мине,Чөнки синең хөкемнәрең гадел.+ 40  Кара, боерыкларыңны ничек көтәм мин. Гаделлегең* буенча мине исән килеш сакла. ו [вав] 41  И Йәһвә, миңа тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+Вәгъдәң* буенча мине коткар,+ 42  Шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын,Чөнки синең сүзеңә таянып яшим мин. 43  Хакыйкать сүзе беркайчан да телемнән төшмәсен иде,Чөнки мин синең хөкемеңә өмет баглыйм. 44  Кануныңны гел үтәрмен,Мәңге-мәңге тотармын.+ 45  Мин куркынычсыз урында* йөрермен,+Чөнки синең боерыкларыңны эзлим, тикшерәм мин. 46  Патшалар алдында да мин кануннарың турында сөйләрмен,Оялып тормам.+ 47  Әмерләреңә тартылам мин,Аларны бик яратам.+ 48  Әмерләреңне яратканга,+ кулларымны күтәреп дога кылырмын,Күрсәтмәләрең турында уйланырмын.*+ ז [зәйин] 49  Хезмәтчеңә биргән сүзеңне* исеңә төшер,Ул миңа өмет өсти, 50  Кайгы-хәсрәт кичергәндә мине юата,+Синең сүзең мине исән килеш саклый. 51  Үзбелдекле бәндәләр мине аяусыз мәсхәрәли. Тик мин синең кануныңнан тайпылмыйм.+ 52  И Йәһвә, борынгыдан килгән хөкемнәреңне исемдә тотам,+Алардан мин юаныч табам.+ 53  Кануныңнан баш тартканЯвызлар аркасында ачуым кабара.+ 54  Кайда гына яшәсәм дә,*Күрсәтмәләрең турында җырлап йөрим. 55  И Йәһвә, кануныңны үтәр өчен,Төне буе исемеңне искә төшерәм.+ 56  Боерыкларыңны тотканга,Бу минем гадәтемә кереп китте. ח [хет] 57  Йәһвә — мирасым минем.+ Мин синең сүзләреңне үтәргә вәгъдә иттем.+ 58  Бөтен күңелем белән сиңа ялварам,*+Вәгъдәң* буенча илтифат күрсәт миңа.+ 59  Адымнарымны искә төшерүләреңә таба борыр өчен,Үз юлларымны тикшерәм мин.+ 60  Әмерләреңне үтәргәАшыгам, озакка сузмыйм.+ 61  Явызларның баулары мине чорнап алса да,Мин синең кануныңны онытмыйм.+ 62  Төн уртасында торып,Гадел* хөкемнәрең өчен сиңа рәхмәтләр укыйм.+ 63  Сине тирән хөрмәт итүчеләрнең,Боерыкларыңны үтәп яшәүчеләрнең һәммәсенә дус мин.+ 64  И Йәһвә, җир йөзе тугры мәхәббәтең белән тулы.+ Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт. ט [тет] 65  И Йәһвә, сүзеңне тотып,Хезмәтчең белән игелекле булдың син. 66  Мине аек акыллы булырга өйрәт һәм гыйлем бир,+Мин бит әмерләреңә таянып яшим. 67  Бәлагә төшкәнчегә кадәр, мин еш кына читкә тайпыла идем,*Хәзер исә әйткәннәрең буенча яшим.+ 68  Син игелекле,+ эшләрең дә игелекле. Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.+ 69  Үзбелдекле адәмнәр мине ялган белән пычрата,Мин исә боерыкларыңны бөтен күңелем белән үтим. 70  Аларның йөрәген май баскан,+Мин исә кануныңа тартылам.+ 71  Газап чигүемнең файдасы бар+ —Мин күрсәтмәләреңне тирәнрәк аңлый алам. 72  Игълан иткән кануның яхшы ул,+Гаять күп алтын-көмештән дә кыйммәтрәк.+ י [йод] 73  Кулларың мине яратты һәм булдырды. Әмерләреңне өйрәнер өчен,Миңа аңлау сәләте бир.+ 74  Сине тирән хөрмәт итүчеләр, мине күреп, шатлана,Мин бит синең сүзеңә өмет баглыйм.+ 75  И Йәһвә, беләм: синең хөкемнәрең гадел,+Һәм син миңа тугрылыгыңны күрсәтеп җәза бирдең.+ 76  Хезмәтчеңә биргән вәгъдәң* буенча,Тугры мәхәббәтең+ мине юатсын иде. 77  Мин яшәсен өчен, миңа шәфкатьле бул,+Мин кануныңны яратам бит.+ 78  Үзбелдекле адәмнәр оятка калсыннар иде,Чөнки алар һич сәбәпсез миңа зыян китерә.* Ләкин мин боерыкларың турында уйланырмын.*+ 79  Искә төшерүләреңне белүчеләр,Сине тирән хөрмәт итүчеләр миңа кире кайтсыннар иде. 80  Оятка калмас өчен,+Күңелем күрсәтмәләреңне җиренә җиткереп үтәсен иде.+ כ [каф] 81  Коткаруыңны көтә-көтә зарыгып беттем,+Синең сүзеңә өмет баглыйм мин. 82  «Мине кайчан юатырсың?» — диеп,+Сүзеңнең үтәлүен зарыгып көтәм.+ 83  Мин бит төтеннән кипкән күн турсык кебек булдым,Шулай да күрсәтмәләреңне онытмыйм.+ 84  Хезмәтчеңә тагын күпме көтәргә? Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәрсең?+ 85  Үзбелдекле адәмнәр миңа чокырлар казый,Алар кануныңны санга сукмый. 86  Бөтен әмерләрең ышанычка лаек. Мине һич сәбәпсез эзәрлеклиләр. Ярдәм ит миңа!+ 87  Алар мине җир йөзеннән юк итә яздылар,Әмма боерыкларыңнан баш тартканым булмады. 88  Мин искә төшерүләреңне үтәп яши алсын өчен,Тугры мәхәббәтең белән мине исән килеш сакла. ל [ләмид] 89  И Йәһвә, синең сүзеңКүкләр шикелле мәңге булыр.+ 90  Тугрылыгыңны син буыннан-буынга күрсәтәсең.+ Син җирне нык урнаштырдың, һәм ул гел торачак.+ 91  Хөкемнәрең буенча алар* хәзергә кадәр тора,Чөнки һәммәсе дә сиңа хезмәт итә. 92  Синең кануныңны яратмаган булсам,Газап чиккән чагымда һәлак булыр идем.+ 93  Боерыкларыңны мәңге онытмам,Чөнки син мине алар ярдәмендә саклап калдың.+ 94  Мин — синеке. Коткар мине,+Чөнки мин боерыкларыңны эзлим, тикшерәм.+ 95  Явызлар мине һәлак итәр өчен сагалый,Әмма мин искә төшерүләреңә бик игътибарлымын. 96  Мин бөтен камиллекнең чиге бар икәнен күрдем,Ләкин әмерләреңнең бер чиге дә юк.* מ [мем] 97  Кануныңны шундый яратам мин!+ Аның турында көне буе уйланам.*+ 98  Әмерең мине дошманнарымнан зирәгрәк итә,+Чөнки ул мине һәрчак җитәкли. 99  Төшенү сәләтем бөтен остазларымныкына караганда тирәнрәк,+Чөнки искә төшерүләрең турында уйланам* мин. 100  Мин аксакалларга караганда яхшырак аңлап эш итәм,Чөнки боерыкларыңны үтим. 101  Сүзеңә буйсыныр өчен,Һәртөрле начар юлны кире кагам.+ 102  Хөкемнәреңнән читкә китмим,Мине бит син өйрәтәсең. 103  Сүзләрең аңкавым өчен баллы,Телем өчен балдан да татлырак!+ 104  Боерыкларың ярдәмендә мин аңлап эш итәм.+ Менә шуңа күрә мин һәртөрле ялган юлны нәфрәт итәм.+ נ [нун] 105  Синең сүзең аякларыма — яктырткыч,Юлыма — яктылык.+ 106  Гадел* хөкемнәреңне үтәргә ант иттемҺәм әйткән сүземдә торырмын. 107  Мин ачы газап чигәм.+ И Йәһвә, сүзең буенча гомеремне сакла.+ 108  Йәһвә, зинһар, теләп китергән мактау корбаннарымны хуш күрсәң иде.+ Мине үз хөкемнәреңә өйрәтче.+ 109  Гомерем һәрвакыт кыл өстендә* тора,Шулай да синең кануныңны онытмыйм мин.+ 110  Явызлар миңа тозак корды,Әмма мин боерыкларыңны үтәүдән тайпылмадым.+ 111  Искә төшерүләрең — минем мәңгелек мирасым,Чөнки алар күңелемне сөендерә.+ 112  Күрсәтмәләреңне һәрвакыт, соңгы көннәремә кадәрҮтәүгә күңелемне беркеттем. ס [сәмих] 113  Бүленгән йөрәклеләрне* җаным сөйми,+Ә синең кануныңны яратам мин.+ 114  Син сыенычым һәм калканым минем,+Синең сүзең — минем өчен өмет.+ 115  Явыз бәндәләр, яныма килмәгез,+Аллаһымның әмерләрен үтисем килә минем. 116  И Аллаһы, вәгъдәң* буенча миңа ярдәм ит,+Минем бит яшисем килә,Өметем өзелмәсен иде.*+ 117  Миңа булышып, коткар мине,+Шулчак мин күрсәтмәләреңне һич тә күздән ычкындырмам.+ 118  Күрсәтмәләреңнән тайпылган һәркемне син кире кагасың,+Чөнки алар ялганчы, мәкерле. 119  Син җир йөзендәге барлык явызлардан арынасың, гүя алар яраксыз чүп кенә.*+ Шуңа күрә мин искә төшерүләреңне яратам да. 120  Синнән курыкканга, тәнем калтырый,Хөкемнәреңнән шомга төшәм. ע [әйин] 121  Мин гадел һәм тәкъва эшләр кылдым. Мине җәберләүчеләрем кулына бирмә! 122  Хезмәтчеңне үз ярдәмеңә ышандыр,Үзбелдеклеләр мине җәберләмәсеннәр иде. 123  Коткаруыңны һәм хак* вәгъдәңнең* үтәлүен+Көтә-көтә, күзләрем зарыгып бетте.+ 124  Хезмәтчеңә тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.+ 125  Мин бит синең хезмәтчең, миңа төшенүчәнлек бирче,+Шулчак искә төшерүләреңә төшенермен. 126  Йәһвә өчен эш итү вакыты җитте,+Чөнки аның канунын бозалар. 127  Ә мин әмерләреңнеАлтыннан, хәтта саф алтыннан да күбрәк яратам.+ 128  Шуңа күрә синең бөтен үгет-нәсыйхәтләреңне* гадел дип саныйм,+Һәртөрле ялган юлны нәфрәт итәм.+ פ [пе] 129  Синең искә төшерүләрең гаҗәеп! Шуңа күрә алар буенча яшим дә. 130  Сүзләреңнең мәгънәсе ачылганда, яктылык балкый,+Тәҗрибәсезләргә аңлау сәләте килә.+ 131  Авызымны киң ачып, авыр сулап куям,Чөнки әмерләреңне бик-бик ишетәсем килә.+ 132  Миңа игътибарыңны юнәлтеп, илтифат күрсәт,+Чөнки исемеңне яратучылар белән син шулай эшлисең.+ 133  Сүзең белән адымнарымны юнәлт,*Һичнинди яман нәрсә миннән өстен булмасын.+ 134  Залим кешеләрдән коткар* мине,Һәм мин боерыкларыңны үтәп яшәрмен. 135  Хезмәтчеңә якты йөз күрсәт,+Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт. 136  Кешеләр кануныңны үтәмәгәнгә,Күз яшьләрем елгадай ага.+ צ [тсаде] 137  И Йәһвә, син тәкъва,*+Хөкемнәрең гадел.+ 138  Искә төшерүләрең хак,Аларга тулысынча ышанып була. 139  Дошманнарым сүзләреңне онытканга күрә,Мине ашкыну ялмап ала.+ 140  Әйткән сүзең бик саф,*+Хезмәтчең аны ярата.+ 141  Әһәмиятсез булсам да, ким-хур ителсәм дә,+Синең боерыкларыңны онытмыйм мин. 142  Синең тәкъвалыгың — мәңгелек тәкъвалык,+Кануның — хакыйкать.+ 143  Башыма кайгы-хәсрәтләр һәм авырлыклар төшсә дә,Әмерләреңне яратудан туктамыйм. 144  Искә төшерүләрең мәңге гадел* булып калачак. Мин яшәсен өчен, миңа төшенүчәнлек бир.+ ק [коф] 145  Ихлас күңелдән ялварам. И Йәһвә, ишет мине. Мин күрсәтмәләреңне үтәп яшәрмен. 146  Сиңа ялварам, коткар мине! Мин искә төшерүләрең буенча эш итәрмен. 147  Таң атканчы уянам мин һәм ярдәм сорап аваз салам,+Синең сүзләрең — минем өчен өмет бит.* 148  Сүзең турында уйланыр* өчен,Төн урталарында уянам.+ 149  Тугры мәхәббәтең буенча авазыма колак сал.+ И Йәһвә, гаделлегең буенча мине исән килеш сакла. 150  Оят* эшләр кылучылар яныма якынлаша,Алар кануныңнан ерак тора. 151  И Йәһвә, миңа якын син,+Синең бар әмерләрең — хакыйкать.+ 152  Искә төшерүләреңне күптәннән беләм,Аларны мәңгегә урнаштырганың билгеле миңа.+ ר [реш] 153  Кайгы-хәсрәтемне күр һәм коткар мине,+Мин бит кануныңны күңелемдә сакладым. 154  Якла* һәм коткар мине,+Вәгъдәң* буенча мине исән килеш сакла. 155  Котылу явызлардан ерак тора,Чөнки алар күрсәтмәләреңне эзләмиләр.+ 156  И Йәһвә, синең шәфкатең бөек.+ Гаделлегең буенча мине исән килеш сакла. 157  Эзәрлекләүчеләрем һәм дошманнарым күп булса да,+Искә төшерүләреңнән тайпылмыйм. 158  Хыянәтчеләргә җирәнеп карыйм мин,Чөнки алар сүзеңне тотмый.+ 159  Күр, боерыкларыңны ничек яратам мин! И Йәһвә, тугры мәхәббәтең буенча исән килеш сакла мине.+ 160  Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать,+Бөтен гадел* хөкемнәрең мәңгелек. ש [син] яки [шин] 161  Түрәләр мине һич сәбәпсез эзәрлекли,+Әмма күңелем синең сүзләреңне тирән хөрмәт итә.+ 162  Зур табышка ия булган кешедәй,Сүзеңә сөенәм, куанам мин.+ 163  Мин ялганны нәфрәт итәм, җирәнәм,+Ә кануныңны яратам.+ 164  Гадел* хөкемнәрең өченСине көненә җиде тапкыр мактыйм мин. 165  Кануныңны яратучыларның тынычлыгы мул,+Аларны һичнәрсә абындыра алмый. 166  И Йәһвә, коткаруыңа өметләнәм минҺәм әмерләреңне үтим. 167  Мин искә төшерүләрең буенча яшим,Аларны өзелеп яратам.+ 168  Боерыкларыңны һәм искә төшерүләреңне үтим мин,Син бит кылган бар эшләремне күреп торасың.+ ת [тау] 169  И Йәһвә, ярдәм сорап ялваруым сиңа ирешсен иде.+ Сүзең буенча миңа аңлау сәләте бир.+ 170  Илтифат күрсәтү турындагы үтенечемне ишетсәң иде. Вәгъдәң* буенча коткар мине. 171  Авызымнан мактау сүзләре агылып торсын,+Чөнки син мине күрсәтмәләреңә өйрәтәсең. 172  Телем сүзең хакында җырласын,+Чөнки синең бөтен әмерләрең гадел. 173  Миңа ярдәм кулы сузсаң иде,+Мин бит боерыкларыңны сайладым.+ 174  И Йәһвә, коткаруыңны зарыгып көтәм,Күңелем синең кануныңа тартыла.+ 175  Сине мактар өчен, җаным яшәсен,+Хөкемнәрең миңа ярдәм булсын иде. 176  Мин югалган сарык шикелле адаштым.+ Хезмәтчеңне эзләп тап,Чөнки мин әмерләреңне онытмадым.+

Искәрмәләр

^ Сүзгә-сүз «Юлларым нык булса иде».
^ Яки «Тәкъва».
^ Яки «боерыкларыңны өйрәнермен».
^ Яки «күрсәтмәләреңне өйрәнә».
^ Сүзгә-сүз «юлына».
^ Яки «гаҗәеп эшләреңне тикшереп өйрәнә алырмын».
^ Яки «оятка калдырма мине».
^ Я, бәлки, «йөрәгемә ышаныч саласың».
^ Яки «табышка».
^ Я, бәлки, «Синнән куркып яшәүчеләр өчен».
^ Яки «сүзеңне».
^ Яки «Тәкъвалыгың».
^ Яки «Сүзең».
^ Яки «киң урында».
^ Яки «Күрсәтмәләреңне өйрәнермен».
^ Яки «вәгъдәңне».
^ Яки «Чит ил кешесе булып яшәгән йортта».
^ Яки «хуплавыңны (көләч йөзеңне) эзлим».
^ Яки «Сүзең».
^ Яки «Тәкъва».
^ Яки «мин ялгыш гөнаһ кыла идем».
^ Яки «сүзең».
^ Я, бәлки, «мине алдый».
^ Яки «боерыкларыңны өйрәнермен».
^ Ягъни аның барлык иҗади эшләре.
^ Сүзгә-сүз «әмерләрең бик киң».
^ Яки «Аны көне буе тикшереп өйрәнәм».
^ Яки «искә төшерүләреңне тикшереп өйрәнәм».
^ Яки «Тәкъва».
^ Сүзгә-сүз «уч төбендә».
^ Яки «Сүлпән булганнарны».
^ Яки «әйткәннәрең».
^ Яки «Өметем аркасында оятка калмасам иде».
^ Яки «шлак кына».
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «сүзеңнең».
^ Яки «боерыкларыңны».
^ Яки «ныгыт».
^ Сүзгә-сүз «йолып ал».
^ Яки «гадел».
^ Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «Сүзләреңне көтәм».
^ Яки «Вәгъдәңне тикшереп өйрәнер».
^ Яки «Азгын».
^ Яки «Хөкем эшемне алып бар».
^ Яки «Сүзең».
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «Тәкъва».
^ Яки «Сүзең».

Искәрмәләр

Медиаматериал