Яхъя 10:1—42

10  «Сезгә хак сүз әйтәм: сарык утарына капкадан түгел, ә башка юл белән керүче — карак һәм талаучы.+ 2  Ә капкадан керүче — сарыкларга көтүче.+ 3  Капка сакчысы аңа ача,+ һәм сарыклар аның тавышын тыңлый,+ ул сарыкларын исемнәре белән чакыра һәм аларны утардан алып чыга. 4  Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара, ә алар аңа ияреп баралар, чөнки аның тавышын беләләр. 5  Алар һичкайчан чит кешегә ияреп китмәсләр, аңардан качып китәрләр, чөнки чит кешеләрнең тавышын белмиләр».+ 6  Гайсә кешеләргә бу чагыштыруны китерсә дә, алар аның сөйләгәннәрен аңламадылар. 7  Шуңа күрә Гайсә болай дип дәвам итте: «Сезгә хак сүз әйтәм: мин сарыкларга капка.+ 8  Үзләрен чын көтүче дип атап килгәннәрнең барысы да — карак һәм талаучылар, ләкин сарыклар аларны тыңламады. 9  Мин — капка. Минем аша керүче котылачак, керәчәк һәм чыгачак һәм көтүлек табачак.+ 10  Карак урлау, үтерү һәм тар-мар итү өчен генә килә.+ Мин исә сарыкларның тормышы булсын өчен, гомерләре озын булсын өчен килдем. 11  Мин яхшы көтүче.+ Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә.+ 12  Ә ялланган кеше — ул көтүче түгел, сарыклар да аныкы түгел. Ул бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача, һәм бүре сарыкларга ташланып, аларны тарата. 13  Ул ялланган, шуңа күрә шулай эшли һәм сарыклар турында кайгыртмый. 14  Мин яхшы көтүче. Ата мине, ә мин Атаны белгән кебек,+ 15  мин дә үз сарыкларымны беләм, ә сарыкларым мине беләләр.+ Мин сарыкларым өчен үз җанымны бирәм.+ 16  Минем бу утардан+ булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар минем тавышымны ишетәчәк, бер көтү һәм бер көтүче булачак.+ 17  Мин үз җанымны аны яңадан кабул итәр өчен бирәм,+ шуңа күрә Ата мине ярата да.+ 18  Аны миннән беркем дә алмый, мин аны үзем бирәм. Минем аны бирергә дә, яңадан алырга да хокукым бар.+ Шулай эшләргә Атам миңа әмер бирде». 19  Бу сүзләр аркасында яһүдләр арасында янә бәхәс чыкты.+ 20  Күпләре: «Ул җенле һәм акылдан шашкан.+ Ни өчен сез аны тыңлыйсыз?» — дия иде, 21  башкалары исә: «Бу җенле кеше сүзләре түгел. Әллә җен сукырның күзләрен ача аламы?» — дип әйтә иде. 22  Ул вакытта Иерусалимда Багышлау бәйрәме үтә иде. Кыш иде. 23  Гайсә гыйбадәтханәдә Сөләйман колоннадасында+ йөргән чакта, 24  аны яһүдләр уратып алды һәм: «Син үзең турында хакыйкатьне безгә кайчан әйтергә җыенасың? Мәсих икәнсең, безгә моны ачык итеп әйт»,— дия башлады. 25  Гайсә моңа болай диде: «Мин сезгә әйттем, шулай да сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән башкарыла торган эшләрем минем хакта шаһитлек бирә.+ 26  Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки сез минем сарыкларым түгел.+ 27  Минем сарыкларым минем тавышымны тыңлый, мин аларны беләм, һәм алар миңа ияреп бара.+ 28  Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм,+ һәм алар һичкайчан һәлак булмаячак. Аларны беркем дә кулымнан тартып ала алмаячак.+ 29  Миңа Атам тарафыннан бирелгән бу сарыклар бар булган нәрсәдән кадерлерәк, һәм Атамның кулыннан аларны беркем дә тартып ала алмый.+ 30  Мин һәм Ата — бер».+ 31  Яһүдләр, аны үтерергә ниятләнеп, кулларына кабат ташлар алдылар.+ 32  Шунда Гайсә аларга: «Мин сезгә Ата исеменнән күп кенә яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсысы өчен мине ташлар атып үтерергә җыенасыз?» — диде. 33  Моңа яһүдләр болай диделәр: «Без сине яхшы эш өчен түгел, ә көфер сүз өчен ташлар атып үтерергә җыенабыз,+ чөнки син, кеше була торып, үзеңне илаһ итәсең». 34  Гайсә исә болай диде: «„Мин: „Сез — илаһлар“,— дип әйттем“,— дигән сүзләр Кануныгызда язылган түгелме?+ 35  Аллаһы үз сүзе аша гаепләгән кешеләрне „илаһлар“+ дип атаган икән (ә Язма гамәлдән чыгарыла алмый), 36  ничек соң сез миңа, Ата изгеләндереп дөньяга җибәргән затка: „Мин Аллаһы Улы“,— дип әйтүемә: „Көфер сүз сөйлисең“,— дисез?+ 37  Атамның эшләрен башкармыйм икән, миңа ышанмагыз. 38  Ә инде башкарам икән, миңа ышанмасагыз да, шул эшләргә ышаныгыз.+ Шулай итеп сез Ата минем белән, ә мин Ата белән бердәмлектә торам икәнен белерсез һәм моны тагы да ачыграк аңларсыз».+ 39  Шуңа күрә алар кабат аны кулга алырга тырыштылар, әмма ул алардан качып китте.+ 40  Шуннан соң Гайсә кабат Үрдүнне кичеп, элек Яхъя чумдырган урынга килде+ һәм шунда калды. 41  Аның янына күп кенә кеше килде, һәм алар: «Яхъя һичбер могҗиза кылмады, әмма Яхъяның бу кеше турында бар әйткәннәре хак булып чыкты»+,— диештеләр. 42  Һәм анда күпләр аңа иман итә башлады.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

аның тавышын беләләр: Якын Көнчыгышта көтүче эшен кат-кат күзәтү шуны раслаган: сарыклар үз көтүчесе тавышын башка көтүчеләр я чит кешеләр тавышыннан яхшы аера белә. Гайсә күрсәткәнчә, көтүчеләр, хәтта көтү зур булса да, һәр сарыкка исем биргән (Ях 10:3, 27). Шуңа күрә сарыклар кечкенә чактан ук, көтүче үзләрен җитәкләгәндә һәм өйрәткәндә, аның үзләренә исемнәре белән дәшүче тавышын ишеткән. Өстәвенә, көтүчеләр, үзләрен башка көтүчеләрдән аерыр өчен, үзенә күрә бер аваз чыгарган. Алар сарыкларны куркынычтан яклар өчен я яхшы көтүлеккә һәм су янына алып барыр өчен, аларны төрле командаларга буйсынырга өйрәткән. Шулай итеп сарыклар көтүченең үзенә күрә бер тавышын мондый мәгънәдә белә дип әйтеп була: алар аның тавышын башка тавышлардан аера гына түгел, ә шулай ук көтүченең үзләре турында шәхси һәм көтү буларак назлы кайгыртканын сизә.

һичкайчан... ияреп китмәсләр: Монда «юк» дигәнне аңлаткан ике грек сүзен фигыль белән куллану ниндидер фикернең, һичшиксез, кире кагылуын ассызыклый һәм Гайсә сүзләренең үзгәрмәс икәненә басым ясый. Бу контекстта чит кеше дигән төшенчә сарыкларга билгеле булмаган берәүне белдерә.

чагыштыруны: Яхшы хәбәр язучылардан Яхъя гына паройми́а дигән грек сүзен куллана (Ях 10:6; 16:25, 29). Ул мәгънәсе буенча параболе́ («мисал» я «гыйбрәтле хикәя») дигән грек сүзенә охшаш. Соңгысы башка Яхшы хәбәрләрдә киң кулланылса да, Яхъя хәбәрендә очрамый. (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.) Паройми́а дигән сүз шулай ук чагыштыру я охшаш булу дигәнне аңлатырга мөмкин. Петер, үз косыгына кире кайтучы эт һәм пычракка кайтучы дуңгыз турындагы «мәкальне» искә алганда, шул ук төшенчәне кулланган (2Пт 2:22). Грек Септуагинтасында Гыйбәртле сүзләр китабының исеме буларак шул ук сүз кулланыла.

яхшы: Яки «шәп; әйбәт». Грек сүзе кало́с чыннан да әйбәт һәм матур, яхшы сыйфатлы нәрсәне сурәтләргә мөмкин. Мәсәлән, бу төшенчә «яхшы җимеш», «яхшы җир» һәм «югары сыйфатлы энҗеләр» дип әйтелгәндә кулланылган (Мт 3:10; 13:8, 45). Шушы контекстта бу төшенчә Гайсәнең яхшы, шәп, искиткеч көтүче икәнен күрсәтер өчен кулланыла.

җанын: Яки «тормышын». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсен контекст билгеләргә булыша. Монда ул Гайсәнең тормышын аңлата; ул аны, яхшы көтүче буларак, үз ирке белән сарыклары хакына бирә. (Сүзлектән «Җан» кара.)

ялланган кеше: Сарык көтүе кыйммәтле милек булган, шуңа күрә еш кына аның хуҗасы, хуҗаның балалары я берәр туганы бу яклаусыз хайваннар турында кайгырткан (Яр 29:9; 30:31; 1Иш 16:11). Хуҗа шулай ук сарыкларны кайгыртыр өчен берәр кешене яллый алган. Әмма ялланган кешеләр еш кына хуҗага тугры булганга я сарыкларны кайгыртканга түгел, ә хезмәт хакы аркасында көтү көткән. (Әп 7:1, 2 белән чагыштыр.) Изге Язмаларда көтүче эше күчмә мәгънәдә кулланылганда, Аллаһының сарыкларга охшаш хезмәтчеләрен кайгырту, яклау һәм тукландыруны күрсәтә (Яр 48:15, иск.). Мәсихче җыелыштагы рухи көтүчеләр «ялланган» кеше күрсәткән караштан сакланырга тиеш (Ях 10:13). Алар Йәһвәнең үрнәгенә иярергә тырыша; ул үз халкының кайгыртучы Көтүчесе (Зб 23:1—6; 80:1; Ир 31:10; Йз 34:11—16). Шулай ук алар үз шәкертләренә фидакарь ярату күрсәткән «яхшы көтүче» Гайсәдән үрнәк алырга омтыла (Ях 10:11, 14; Рс 20:28, 29; 1Пт 5:2—4).

җанымны: Яки «тормышымны». (Ях 10:11 гә аңлатманы кара.)

алып килергә: Яки «алып барырга». Монда кулланылган грек фигыле а́го, контекстка карап, «алып килергә» яки «алып барырга» дигәнне аңлатырга мөмкин. Якынча б. э. 200 елына караган бер грек кулъязмасында тамырдаш грек сүзе (сина́го) кулланыла; ул еш кына «җыярга» дип тәрҗемә ителә. Яхшы Көтүче буларак, Гайсә бу утардан (Лк 12:32 дә «кечкенә көтү» дип тә аталган) булган сарыкларны һәм башка сарыкларын җыя, җитәкли, яклый һәм тукландыра. Алар бер көтүче җитәкчелегендә бер көтү булып китә. Бу ачык мисал Гайсәнең шәкертләре шатланачак бердәмлекне ассызыклый.

ишетәчәк: Монда «ишетәчәк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «игътибар бирү; аңлау; тиешенчә эш итү» дигәнне аңлата.

җанымны: Яки «тормышымны». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсен контекст билгеләргә булыша. Монда ул Гайсәнең тормышын аңлата; ул аны, корбан итеп, бирергә әзер булган. (Сүзлектән «Җан» кара.)

Багышлау бәйрәме: Бу бәйрәмнең еврей исеме Ханука (ханукка́), мәгънәсе «тантаналы ачылыш; багышлау». Ул кышкы кояш торгынлыгы алдыннан, 25 кислевта башланып, сигез көн дәвам иткән. (Бу шигырьдәге кыш дигән сүзгә аңлатманы һәм Ә15 кушымт. кара.) Ул бәйрәм Иерусалимдагы гыйбадәтханә б. э. к. 165 елны Йәһвәгә яңа баштан багышланганга, үткәрелгән. Чөнки Сурия патшасы Антиох IV Эпифан яһүдләр Аллаһысы Йәһвәне санга сукмаганын күрсәтеп, аның гыйбадәтханәсен нәҗесләгән булган. Мәсәлән, ул көндәлек яндыру корбаны китерелә торган бөек мәзбәх өстенә икенче бер мәзбәх төзегән. Б. э. к. 168 елны 25 кислевта, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен тулысынча нәҗесләр өчен, Антиох шул мәзбәхтә корбанга дуңгыз китергән һәм дуңгыз шулпасын бөтен гыйбадәтханәгә бөркеп чыккан. Ул гыйбадәтханәнең капкаларын яндырган, руханиларның бүлмәләрен җимергән һәм алтын мәзбәхне, багышланган икмәкләр өстәлен һәм алтын шәмдәлне алып киткән. Аннары ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсен мәҗүсиләрнең Олимп илаһы Зевска багышлаган. Ике ел үткәч, Яһүд Маккавей сугышып, шәһәрне һәм гыйбадәтханәне кире кайтарган. Гыйбадәтханә чистартылганнан соң, б. э. к. 165 елны 25 кислевта аны яңадан Йәһвәгә багышлаганнар; бу нәкъ, Антиох Зевс мәзбәхендә үзенең җирәнгеч корбанын китергәннән соң, өч ел үткәч булган. Шуннан соң көндәлек яндыру корбаннары Йәһвәгә яңадан китерелә башлаган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларда Йәһвәнең Яһүд Маккавейга җиңү биргәне һәм гыйбадәтханәне яңадан торгызырга җитәкчелек биргәне турында турыдан-туры әйтелми. Әмма Йәһвә чит халыклар ир-атларын, мәсәлән Фарсы патшасы Кирны, гыйбадәт кылуга кагылышлы кайбер ниятләрен үтәр өчен кулланган булган (Иш 45:1). Шуңа күрә Йәһвә, үз ихтыярын үтәр өчен, үзенең багышланган халкыннан булган кешене куллана алган дигән нәтиҗә ясау урынлы. Изге Язмалардан күренгәнчә, Мәсих турындагы, аның хезмәте һәм корбаны турындагы пәйгамбәрлекләр үтәлсен өчен, гыйбадәтханә бар булырга һәм эш итәргә тиеш булган. Шулай ук левилеләр дә, Мәсих кешелек өчен бөегрәк корбанны — үзенең тормышын корбанга китергәнчегә кадәр, корбаннар китерергә тиеш булган (Дн 9:27; Ях 2:17; Ев 9:11—14). Мәсих шәкертләренә Багышлау бәйрәмен үткәрергә әмер бирелмәгән (Кл 2:16, 17). Әмма беркайда да Гайсә я аның шәкертләре бу бәйрәмне үткәрүне хөкем иткән дип язылмаган.

Кыш: Монда б. э. 32 елының кышы турында сүз бара. Бу Гайсә хезмәтенең соңгы кышы булган. Багышлау бәйрәме кислев (ноябрь-декабрь) аенда — тугызынчы айда үткәрелгән. Б. э. 32 елында бу бәйрәмнең беренче көне, ягъни 25 кислев, декабрьнең уртасына туры килгән. (Ә15 кушымт. кара.) Бар яһүдләр бу бәйрәмнең кыш көне үткәрелгәнен белгән. Шуңа күрә кыш, бәлки, һава торышының нинди булганын күрсәтер өчен искә алынадыр; бу Гайсәнең өйрәтү өчен «Сөләйман колоннадасында» ышык урын сайлаганына сәбәп булгандыр (Ях 10:23). Бу урын кыш көне көчле көнчыгыш җиленнән яклап торган. (Ә11 кушымт. кара.)

безгә: Яки «җаннарыбызга». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсен контекст билгеләргә булыша. Кайбер контекстларда ул берәр зат алмашлыгына тиңдәш сүз булып кулланылырга мөмкин. Андый кулланыш Мәсихче Грек Язмаларында монда һәм шулай ук Мт 12:18; 26:38; һәм Ев 10:38 дә очрый. Бу шигырьләрдә «минем җаным (психе́)» һәм «җаным (психе́)» дигән сүзне «мин» дип биреп була. (Сүзлектән «Җан» кара.)

Миңа Атам тарафыннан бирелгән бу сарыклар бар булган нәрсәдән кадерлерәк: Грек кулъязмаларында һәм башка телләргә тәрҗемәләрдә бу сүзтезмәдән бераз аерылып торган сүзтезмәләр очрый. Кайбер кулъязмалардагы язылышны болай дип биреп була: «Аларны миңа биргән Атам һәммәсеннән дә бөек». Әмма күп белгечләр санаганча, мондагы язылыш, күрәсең, төп нөсхә текстына туры килә.

бер: Яки «бердәмлектә». Гайсәнең мондагы сүзләре аны үзен һәм Атасын уртак максат берләштерә икәнен күрсәтә: алар сарыкларга охшаш кешеләрне яклый һәм мәңгелек тормышка алып бара. Бу көтүчелек эше — Атаның һәм Угылның уртак эше. Алар, бер үк дәрәҗәдә сарыклар турында кайгыртып, беркемгә дә аларны кулларыннан тартып алырга рөхсәт итми. (Ях 10:27—29; шулай ук Йз 34:23, 24 белән чагыштыр.) Яхъяның Яхшы хәбәрендә Ата белән Угылның якын мөнәсәбәтләре һәм теләкләр белән ниятләрдә бердәм булуы турында еш әйтелә. Монда «бер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ир җенес формасында («берәр шәхесне» аңлата) түгел, ә средний родта («берәр нәрсәне» аңлата) кулланыла. Бу Гайсә белән аның Атасы шәхес буларак «бер» түгел, ә эшләрдә һәм хезмәттәшлек итүдә «бер» дигән фикерне раслый (Ях 5:19; 14:9, 23). Гайсә үзенең Аллаһыга тиң булуы турында түгел, ә аның белән ниятләр һәм эшләрдә бердәм булганы турында әйткән; моны мондагы сүзләрне Яхъя китабының 17 нче бүлегендәге дога белән чагыштыру раслый (Ях 10:25—29; 17:2, 9—11). Бу аның үз догасында шәкертләре турында «без бер булган кебек, алар да бер булсын» дип әйткән сүзләреннән аеруча күренә (Ях 17:11). Шуңа күрә 10 нчы бүлектә һәм 17 нче бүлектә бер үк төрле бердәмлек турында әйтелә. (Ях 17:11, 21 гә аңлатмаларны кара.)

илаһлар: Яки «алла кебекләр». Гайсә монда Зб 82:6 дан өземтә китерә. Анда элохи́м (илаһлар) дигән еврей сүзе кешеләргә, ягъни Исраилдәге хөкемчеләргә, карата кулланыла. Алар, Аллаһының вәкилләре һәм аның исеменнән сөйләүчеләр булып хезмәт иткәнгә, «илаһлар» булган. Шул ук рәвешчә, Мусага ул Һарун белән фиргавенгә «Аллаһы урынына» булырга тиеш дип әйтелгән булган (Чг 4:16, иск.; 7:1, иск.).

Кануныгызда: Монда Муса кануны турында гына түгел, ә тулаем Еврей Язмалары турында сүз бара. Бу шигырьдәге өземтә Зб 82:6 дан алынган. «Канун» сүзе шул ук мәгънәдә Ях 12:34; 15:25 тә кулланыла.

белән бердәмлектә: Бу контекстта грек бәйлеге ен якын аралашуны күрсәтер өчен кулланыла. Бу бәйлекнең мондый кулланышы Яхъяның һәм Паулның язмаларында аеруча игътибарга лаек (Гл 1:22; 3:28; Эф 2:13, 15; 6:1). 1Ях 3:24 һәм 4:13, 15 тә ул мәсихченең Аллаһы белән мәнәсәбәтен сурәтли. «Белән бердәмлектә» дигән тәрҗемәнең дөреслеген бу бәйлекнең Ях 17:20—23 тәге кулланышы раслый; анда ул биш мәртәбә очрый.

Медиаматериал

Сарык утары
Сарык утары

Сарык утары, сарыкларны караклардан һәм ерткычлардан яклау өчен, киртәләп алынган урын булган. Көтүчеләр көтүләрен төнлә куркынычсыз урында — сарык утарында тоткан. Изге Язмалар язылган чорда сарык утарлары формалары һәм зурлыгы буенча төрле түбәсез корылмалар булган. Алар еш кына таш стена белән уратып алынган, һәм анда бер керү урыны булган (Сн 32:16; 1Иш 24:3; Сф 2:6). Яхъяның хәбәре буенча, сарык утарына «капкадан» кергәннәр, ә капканы «капка сакчысы» саклаган (Ях 10:1, 3). Гомуми утарларда берничә көтү төн үткәрә алган, һәм капка сакчысына, сарыкларны яклар өчен, уяу торырга кирәк булган. Иртән капка сакчысы көтүчеләргә капканы ачкан. Һәр көтүче, үз сарыкларын җыяр өчен, аларны чакырган, ә сарыклар үз көтүчесенең тавышын танып, аның янына җыелган (Ях 10:3—5). Гайсә, үз шәкертләрен ничек кайгыртачагын сурәтләр өчен, шул гамәлне искә алган (Ях 10:7—14).

Бүре
Бүре

Израильдә бүреләр (Canis lupus) башлыча төнлә ауга чыга (Хб 1:8). Бүреләр кансыз, аяусыз, куркусыз һәм комсыз хайваннар. Алар еш кына үзләренә кирәгеннән күбрәк сарыклар үтерә: аларны ашап бетерә дә, алып китә дә алмый. Изге Язмаларда хайваннар, шулай ук аларның сыйфатлары һәм гадәтләре еш кына, уңай я тискәре үзенчәлекләрне сурәтләр өчен, образлы итеп кулланыла. Мәсәлән, үлем түшәгендә ятканда, Ягъкуб пәйгамбәрлек әйтеп, Биньямин кабиләсен күчмә мәгънәдә бүре сыман сугышчы итеп тасвирлаган (Яр 49:27). Әмма күпчелек очракларда бүре рәхимсезлек, комсызлык, бозыклык һәм хәйләкәрлек кебек тискәре сыйфатларны сурәтләр өчен кулланыла. Изге Язмаларда ялган пәйгамбәрләр (Мт 7:15), вәгазь эшенә каршы килүчеләр (Мт 10:16; Лк 10:3) һәм мәсихче җыелышка эчтән куркыныч тудырган ялган укытучылар (Рс 20:29, 30) бүреләр белән чагыштырыла. Көтүчеләр бүреләрдән янаган куркынычны яхшы белгән. Гайсә «ялланган кеше» турында ул «бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача» дип әйткән. «Сарыклар турында кайгыртмаган» ялланган кешедән аермалы буларак, Гайсә — «яхшы көтүче», ул «үз сарыклары өчен үз җанын биргән» (Ях 10:11—13).

Сөләйман колоннадасы
Сөләйман колоннадасы

Бу 3D видеороликта Сөләйман колоннадасының нинди була алганы күрсәтелә. Сөләйман колоннадасы беренче гасыр гыйбадәтханәсендәге тышкы ишегалдының көнчыгыш ягында урнашкан түбәле киң галерея булган. Изге Язмаларда бу урын өч мәртәбә искә алына. Яхъяның сүзләре буенча, бер тапкыр Гайсә бу колоннада аша үткәндә, аны яһүдләр уратып алып, аңардан үзенең Мәсихме, юкмы икәнен әйтүен сораган (Ях 10:22—24). Соңрак, Петер тумыштан аксак кешене савыктыргач, гаҗәпләнгән халык Сөләйман колоннадасында Петерне моның турында тыңларга җыелган (Рс 3:1—7, 11). Ә беренче мәсихчеләр Сөләйман колоннадасында башкаларның күз алдында очрашканнар. (Рс 5:12, 13; сүзлектән «Сөләйман колоннадасы» кара.)