Беренче тисалуникәлеләргә 5:1—28

5  Ә инде вакытлар белән билгеләнгән көннәр турында әйткәндә, сезгә, кардәшләр, моның турында язасы юк.  Сез бит үзегез дә бик яхшы беләсез: Йәһвә* көне+ нәкъ карак төнлә килгәндәй киләчәк.+  Кешеләр: «Тынычлык һәм иминлек!» — дип әйткәндә, һич уйламаган чакта һәлак ителәчәкләр, һәм бу авырлы хатынның тулгак тоту газаплары көтмәгәндә башланган кебек булачак.+ Алар берничек тә котылып кала алмаячак.  Ләкин сез, кардәшләр, караңгылыкта түгел, шуңа күрә ул көн сезне каракны тоткандай тотмаячак,  чөнки сез барыгыз да яктылык һәм көн уллары.+ Без төннеке дә, караңгылыкныкы да түгел.+  Шуңа күрә башкалар кебек йоклап ятмыйк,+ киресенчә, уяу+ һәм аек фикерле булыйк.+  Йоклаучылар төнлә йоклый, һәм эчеп исерүчеләр төнлә эчеп исерә бит.+  Ә без, көн уллары, аек фикерле булыйк, иман белән мәхәббәт күкрәкчәсен киик һәм котылуга өметне тимер башлык итеп йөртик.+  Аллаһы бит безне үз ачуын күрсәтер өчен түгел, ә Хуҗабыз Гайсә Мәсих ярдәмендә коткарыр өчен сайлап алды.+ 10  Гайсә, без (уяу торсак та, йокласак* та) аның белән бергә яшәсен өчен,+ безнең хакка үз гомерен бирде.+ 11  Шуңа күрә бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз;+ сез шулай эшлисез дә. 12  Үтенеп сорыйбыз, кардәшләр, арагыздагы тырышып эшләүче, Хуҗабызның эшендә җитәкчелек итүче, киңәш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез 13  һәм башкарган эшләре өчен аларга карата мәхәббәттә аеруча юмарт һәм үтә ихтирамлы булыгыз.+ Бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез.+ 14  Үтенәбез, кардәшләр, тәртип бозучыларны кисәтегез,*+ боеккан* җаннарны юатыгыз, хәлсезләргә ярдәм кулы сузыгыз һәм бар кешеләргә карата түземле булыгыз.+ 15  Игътибарлы булыгыз: берегез дә һичкемгә явызлыкка явызлык белән кайтармасын,+ бер-берегезгә һәм бар кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә омтылыгыз.+ 16  Һәрвакыт шат булыгыз.+ 17  Өзлексез дога кылыгыз.+ 18  Һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз.+ Аллаһының сезгә, Мәсих Гайсәнең шәкертләренә, карата ихтыяры шул бит. 19  Аллаһы рухының тәэсиренә комачауламагыз.*+ 20  Пәйгамбәрлекләргә кимсетеп карамагыз.+ 21  Һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез,+ яхшылыкка ябышыгыз. 22  Һәртөрле явызлыктан ерак торыгыз.+ 23  Тынычлык Аллаһысы үзе сезне тулысынча изгеләндерсен. Кардәшләребез, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең килү чорында рухыгыз, җаныгыз* һәм тәнегез һәр яктан таза һәм саф булсын.+ 24  Сезне Чакыручы тугры, шуңа күрә ул моны һичшиксез башкарачак. 25  Кардәшләр, безнең өчен дога кылып торыгыз.+ 26  Бар кардәшләрне саф күңел белән үбеп сәламләгез. 27  Хуҗабыз исеме хакына үтенәм: бу хатны бар кардәшләргә укыгыз.+ 28  Сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге күрсәтелсен.

Искәрмәләр

Яки «үлем йокысына талсак».
Яки «үгетләгез».
Яки «рухы төшкән».
Сүзгә-сүз «ялкынын сүндермәгез».
Яки «тормышыгыз». Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал