Лүк 18:1—43

18  Шуннан соң ул аларга һәрвакыт дога кылырга һәм бирешмәскә кирәклеген күрсәтеп,+ бер мисал сөйләде:  «Бер шәһәрдә Аллаһыдан курыкмаучы һәм кешеләрне хөрмәт итмәүче бер хөкемче яшәгән.  Шул ук шәһәрдә бер тол хатын яшәгән һәм шул хөкемче янына өзлексез йөреп: „Дәгъвачым белән миңа гадел карар чыгар“,— дип әйтә торган булган.  Берникадәр вакыт ул ризалашмаган, әмма соңрак эчтән генә болай дигән: „Аллаһыдан курыкмасам да, кешеләрне хөрмәт итмәсәм дә,  бу тол хатын мине һәрвакыт борчып йөргәнгә, мин аны гадел хөкем итәчәкмен, югыйсә йөри-йөри интектереп бетерәчәк“».+  Шунда Хуҗабыз болай диде: «Гаделсез хөкемченең әйткәненә игътибар итегез!  Ә Аллаһының аны көне-төне чакыручы сайланганнары турында нәрсә әйтеп була? Әллә Аллаһы алар хакына, алар белән үзен түземле тотып,+ гаделлек урнаштырмасмы?+  Сезгә шуны әйтәм: урнаштырачак һәм моны тоткарланмыйча башкарачак. Шулай да Адәм Улы килгәч, җирдә андый иман табар микән?»  Гайсә үзләрен тәкъва дип санаучы+ һәм башкаларга түбәнсетеп караучыларга мондый мисал китерде: 10  «Ике кеше дога кылу өчен гыйбадәтханәгә кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы. 11  Фарисей, басып, эчтән генә болай дип дога кыла башлаган: „Йа Аллаһы, сиңа үз рәхмәтләремне белдерәм, чөнки мин башкалар кебек талаучы да, гаделсез дә, зиначы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел.+ 12  Атнага ике тапкыр ураза тотам, бар табышымның уннан бер өлешен бирәм“.+ 13  Ә салым җыючы читтәрәк торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән, әмма күкрәгенә суга-суга: „Йа Аллаһы, миңа, гөнаһ кылучыга, мәрхәмәтле бул“+,— дигән. 14  Сезгә шуны әйтәм: бу кеше теге фарисейга караганда үзен күпкә тәкъварак итеп күрсәтеп өенә кайтып киткән,+ чөнки Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер».+ 15  Кешеләр аның янына сабыйларны, ул аларга кагылсын өчен, китерә башладылар. Ләкин шәкертләре, моны күреп, ул кешеләрне шелтәләде.+ 16  Ә Гайсә үзе янына сабыйларны китерергә кушты һәм болай диде: «Балалар минем янга килсен, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы нәкъ шундыйларныкы.+ 17  Сезгә хак сүз әйтәм: берәрсе Аллаһы Патшалыгын бала кебек кабул итмәсә, анда кермәячәк».+ 18  Бер идарәче аңардан: «Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады.+ 19  Гайсә аңа болай диде: «Ник син мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк.+ 20  Син бит мондый әмерләрне беләсең: „Зина кылма,+ кеше үтермә,+ урлама,+ ялган шаһитлек бирмә,+ әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“».+ 21  Теге кеше аңа: «Мин боларның барысын да яшь чактан ук үтәп киләм»,— диде. 22  Моны ишеткәч, Гайсә аңа: «Сиңа тагын шуны эшләргә кирәк: үзеңдә булганның барысын сатып акчаны ярлыларга өләш һәм күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә минем шәкертем бул»,— дип әйтте.+ 23  Бу сүзләрне ишеткәч, ул боегып китте, чөнки бик бай иде.+ 24  Гайсә аңа карап алды да болай диде: «Акчалы кешеләргә Аллаһы Патшалыгына керү бик кыен булачак!+ 25  Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк».+ 26  Моны ишеткән кешеләр: «Алайса, кем котылып кала алыр?» — дип сорады.+ 27  Ул: «Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала»,— диде.+ 28  Шунда Пете́р: «Менә без үз әйберләребезне калдырып, сиңа ияреп киттек»,— дип әйтте.+ 29  Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: йортын, хатынын, абый-энеләрен, әти-әнисен я балаларын Аллаһы Патшалыгы хакына калдырган һәркем+ 30  хәзерге вакытта күп тапкыр күбрәк алачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә мәңгелек тормышка ия булачак».+ 31  Шуннан соң ул 12 шәкертен читкә чакырып, аларга болай диде: «Без Иерусалимга күтәреләбез, һәм Адәм Улы турында пәйгамбәрләр+ аша бар язылганнар үтәләчәк.+ 32  Аны башка халык кешеләренә тапшырачаклар,+ һәм алар аңардан мыскыллап көләчәк,+ аны хурлаячак, аңа төкерәчәк+ 33  һәм аны камчылаганнан соң үтерәчәк,+ әмма өченче көнне ул үледән терелеп торачак».+ 34  Әмма шәкертләр бернәрсә дә аңламады, чөнки бу сүзләрнең мәгънәсе алардан яшерелгән иде, һәм алар аның әйткәннәренә төшенмәде.+ 35  Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, юл читендә бер сукыр хәер сорашып утыра иде.+ 36  Күп халыкның үтеп баруын ишеткәч, ул нәрсә булганын сорый башлады. 37  «Насаралы Гайсә үтеп бара!» — диделәр аңа. 38  Шунда ул: «Гайсә, Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлады. 39  Алда баручылар аны шелтәләп, аңа дәшмәскә кушты, әмма ул тагын да ныграк: «Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыруын дәвам итте. 40  Гайсә туктады да, аны үз янына китерергә кушты. Ул килгәч, Гайсә аңардан: 41  «Сиңа нәрсә эшлим?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Хуҗам, күзләрем яңадан күрә башласын иде»,— диде. 42  Шунда Гайсә: «Күзләрең күрсен. Иманың сине савыктырды»*+,— диде аңа. 43  Теге кеше шунда ук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсәгә ияреп китте.+ Барлык кешеләр, моны күреп, Аллаһыны мактадылар.+

Искәрмәләр

Яки «коткарды».

Искәрмәләр

мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». Грек сүзе параболе́ сүзгә-сүз «янына (бергә) кую» дигәнне аңлата һәм гыйбрәтле хикәя, гыйбрәтле сүз я мисал рәвешендә булырга мөмкин. Гайсә еш кына берәр нәрсәне «аның янына куеп», ягъни аны икенче охшаш нәрсә белән чагыштырып аңлаткан (Мк 4:30). Аның мисаллары кыска һәм гадәттә уйлап чыгарылган булган; алар әхлакый һәм рухи үгет-нәсыйхәт үз эченә алган.

аларга һәрвакыт дога кылырга... кирәклеген: 2—8 нче шигырьләрдә язылган мисалны Лүк кенә искә ала, һәм бу Лүк язган Яхшы хәбәрдә дога кылуның мөһимлегенә басым ясалганын тагын бер тапкыр күрсәтә (Лк 1:10, 13; 2:37; 3:21; 6:12; 9:28, 29; 11:1; 18:1—8; 22:39—46; 23:46).

бер мисал: Яки «бер гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)

бер хөкемче: Гайсә, күрәсең, монда Рим тарафыннан билгеләнгән хөкемче яки тәртип саклаучы турында әйтә. Бу мисалдагы хөкемче, күрәсең, яһүдләрнең хокук системасында хезмәт итмәгән, чөнки аларның судлары ким дигәндә өч кешедән торган. Шулай ук бу хөкемче Аллаһыдан курыкмаган һәм кешеләрне хөрмәт итмәгән, ягъни ул кешеләр нәрсә уйлар дип борчылмаган.

бер хөкемче: Гайсә, күрәсең, монда Рим тарафыннан билгеләнгән хөкемче яки тәртип саклаучы турында әйтә. Бу мисалдагы хөкемче, күрәсең, яһүдләрнең хокук системасында хезмәт итмәгән, чөнки аларның судлары ким дигәндә өч кешедән торган. Шулай ук бу хөкемче Аллаһыдан курыкмаган һәм кешеләрне хөрмәт итмәгән, ягъни ул кешеләр нәрсә уйлар дип борчылмаган.

кешеләрне хөрмәт итмәсәм: Шушы контекстта бу сүзләр кеше фикере аркасында кыенсынмау яки кешеләр нәрсә уйлар дип артык борчылмау дигәнне аңлата. (Лк 18:2 гә аңлатманы кара.)

интектереп бетерәчәк: Яки «дәгъвасы белән мине ялыктырып бетерәчәк». Сүзгә-сүз «тәмам миңа аска [ягъни, күз астыма] сугачак». Монда кулланылган грек фигыле гипопиа́зо «биткә сугарга; күз төбен күгәртергә» дигәнне аңлата. Монда ул, күрәсең, образлы кулланыла һәм берәрсен йөдәтеп торуны я интектереп бетерүне аңлата. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу төшенчә берәрсенең абруена тап төшерү дигән фикерне белдерә. Бу контекстта ул хөкемченең карашын сурәтли: башта ул тол хатынның гаделлек турындагы үтенечен тыңларга теләмәгән, ләкин аның үз дигәнендә торуы аркасында аңа ярдәм итәргә булган (Лк 18:1—4). Бу мисалда Аллаһы шул гаделсез хөкемчегә охшаш дип әйтелми, ә, киресенчә, Аллаһы хөкемчегә капма-каршы куела. Бу гаделсез хөкемче ахыр чиктә дөрес булганны эшләгән икән, бигрәк тә Аллаһы моны эшләр! Бу тол хатын кебек, Аллаһының хезмәтчеләренә Йәһвәдән ярдәм эзләгәндә бирешмәскә кирәк. Гадел Аллаһы, аларның догаларына җавап итеп, гаделлек урнаштырачак (Лк 18:6, 7).

андый иман: Яки «бу иманны». Сүзгә сүз «иман». «Иман» сүзе алдындагы грек телендәге билгелелек артикле шуны күрсәтә: Гайсә монда гомуми мәгънәдәге иман турында түгел, ә үзенең мисалындагы тол хатынныкы кебек иман турында әйткән (Лк 18:1—8). Моңа дога көченә иман итү һәм Аллаһының үз сайланганнары хакына гаделлек урнаштырачак икәненә иман итү дә керә. Гайсә, күрәсең, шәкертләре үз иманнарының сыйфаты турында уйлансын өчен, үзе биргән иман турындагы сорауны җавапсыз калдырган. Дога һәм иман турындагы мисал аеруча урынлы булган, чөнки моңа кадәр Гайсә үзенең шәкертләре очраячак сынаулар турында сөйләгән булган (Лк 17:22—37).

гыйбадәтханәгә: Гыйбадәтханәгә дога кылырга йөргән кешеләр Изге урынга һәм Иң изге урынга кермәгән, ләкин аларга гыйбадәтханәнең ишегалларына керергә рөхсәт ителгән. Күрәсең, бу мисалда ике яһүд кешесенең шул ишегалларының берсендә торганнары сурәтләнә. (Ә11 кушымт. кара.)

талаучы: Римлылар Исраилдә идарә иткәндә, яһүд салым җыючылары еш кына кешеләрне талаган булган. Аларның дәрәҗәсе аларга үзләрен (һәм һичшиксез үзләренең Рим башлыкларын) кешеләр исәбенә гаделсез баетырга күп кенә мөмкинлекләр биргән. Гайсә, үз мисалында үзен тәкъва дип санаган фарисей турында сөйләгәндә, шул гадәтне күздә тоткандыр; шул фарисей, мин талаучы түгел дип, үзен Аллаһы алдында мактый.

Атнага ике тапкыр ураза тотам: Муса канунында «ураза» төшенчәсе кулланылмаса да, андагы Йолу көне уңае белән елына бер тапкыр «үзегезне басынкыландырыгыз» дигән әмер ураза тотуны үз эченә алган дип санала (Лв 16:29, иск.; Сн 29:7, иск.; Зб 35:13). Соңрак, тора-бара милли бәлаләр истәлегенә башка еллык ураза көннәре гамәлгә кертелгән булган. Әмма фарисейлар гадәттә «атнага ике тапкыр» — атнаның икенче һәм бишенче көннәрендә ураза тоткан. Аларның үз диндарлыгын күрсәтәсе килгән (Мт 6:16). Кайбер чыганаклар буенча, алар ураза тотар өчен базар көннәрен, шәһәргә күп халык килгән көннәрне сайлаган. Алар шулай ук синагогаларда махсус хезмәтләр үткәрелгәндә һәм җирле судлар оештырылганда ураза тоткан.

миңа... мәрхәмәтле бул: Яки «миңа... шәфкатьле бул». Монда «мәрхәмәтле бул» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында ике мәртәбә генә очрый һәм татулашу я йолу фикере белән бәйле. Ев 2:17 дә (шулай ук иск. кара) ул «татулаштыручы корбан [йолым корбаны] китереп» дип тәрҗемә ителгән.

сабыйларны: Яки «бәбиләрне». Монда кулланылган грек сүзе бре́фос бик кечкенә балаларны, сабыйларны я хәтта тумаган балаларны аңлата (Лк 1:41; 2:12; Рс 7:19; 2Тм 3:15, «сабый чак»; 1Пт 2:2). Мт 19:13 һәм Мк 10:13 тәге параллель хәбәрләрдә башка грек сүзе пайди́он кулланыла; бу сүз яңа туган балалар белән сабыйларга гына түгел (Мт 2:8; Лк 1:59), ә шулай ук Яһирның 12 яшьлек кызына карата да кулланыла (Мк 5:39—42). Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең төрле грек сүзләрен куллануы шуны күрсәтәдер: ул очракта төрле яшьтәге балалар булган, ләкин Лүк, күрәсең, сабыйларга игътибар итә.

бала кебек: Балаларга хас яхшы сыйфатларга ия булуны аңлата. Андый сыйфатлар басынкы, өйрәнергә әзер, ышанучан һәм сеңдерүчән булуны үз эченә ала (Мт 18:5).

бала кебек: Мк 10:15 кә аңлатманы кара.

Игелекле Остаз: Бу кеше, күрәсең, «Игелекле Остаз» дигән сүзләрне мактаулы һәм рәсми титул буларак кулланган, чөнки андый хөрмәтне гадәттә дини җитәкчеләр таләп иткән. Кешеләр Гайсәне тиешенчә «Остаз» һәм «Хуҗа» (Ях 13:13) дип атаган. Гайсә моңа каршы булмаса да, бар данны Атасына биргән.

Игелекле Остаз: Мк 10:17 гә аңлатманы кара.

Гайсә аңа... дип әйтте: Гайсә бу идарәченең никадәр эчкерсез булганын күргән һәм, Мк 10:21 буенча, «аңа ярату тулы караш белән карап куйган». Әмма Гайсә, бәлки, бу кешегә, шәкерт булып китәр өчен, күбрәк фидакарьлек рухы үстерергә кирәк икәнен күргәндер, шуңа күрә ул аңа болай дигән: үзеңдә булганның барысын сатып акчаны ярлыларга өләш. Гайсәгә иярер өчен барысын калдырып киткән Петер һәм башкалардан аермалы буларак, бу яшь кеше, шәкерт булып китәр өчен, үз милкеннән аерыла алмаган (Мт 4:20, 22; Лк 18:23, 28).

дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк: Монда Гайсә үз фикерен аңлатыр өчен гипербола куллана. Дөя энә күзе аша үтә алмаган кебек, бай кеше дә, үз байлыгын Йәһвә белән мөнәсәбәтләреннән өстен куюын дәвам итсә, Аллаһы Патшалыгына керә алмый. Гайсәнең бер бай кеше дә Патшалыкны мирас итеп алмаячак дип әйтәсе килмәгән, чөнки ул аннары болай дигән: «Кеше булдыра алмаганны Аллаһы булдыра ала» (Лк 18:27). Мәсихче Грек Язмаларында «энә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе бело́не монда гына очрый. Ул кайчак хирургик энәне белдерер өчен кулланылган. Ә Мт 19:24 һәм Мк 10:25 тәге параллель хәбәрләрдә «энә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе рафи́с очрый; ул «тегү» дигәнне аңлаткан фигыльдән килеп чыккан.

киләчәк дөнья төзелешендә: Яки «киләчәк гасырда». Грек сүзе айо́н «гасыр» дигән төп мәгънә йөртә; ул ниндидер хәл-вакыйгаларны я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкин. Гайсә монда Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендәге киләчәк эра турында әйтә; ул вакытта тугры кешеләр мәңгелек тормышка ия булачак. (Мк 10:29, 30; сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)

Иерусалимга күтәрелгәндә: Иерусалим диңгез өсте тигезлегеннән якынча 750 м биегрәк урнашкан булган, шуңа күрә Изге Язмаларда еш кына Аллаһыга гыйбадәт кылучылар Иерусалимга күтәрелгән дип әйтелә (Мк 10:32; Ях 2:13). Гайсә һәм аның шәкертләре Үрдүн үзәнен калдырып, Иерусалимга күтәрелгәннәр. (Мт 19:1 гә аңлатманы кара.) Бу үзәннең иң түбән җире диңгез өсте тигезлегеннән якынча 400 м түбәнрәк. Аларга Иерусалимга барып җитәр өчен 1 000 м тирәсе күтәрелергә кирәк булган.

Иерусалимга күтәреләбез: Мт 20:17 гә аңлатманы кара.

аңа төкерәчәкләр: Кешегә я аның битенә төкерү үтә җирәнү, дошманлык яки ярсуны белдерү дип саналган; бу шул кешене кимсеткән (Сн 12:14; Кн 25:9). Гайсәнең мондагы сүзләре буенча, ул андый хурлыкны кичерәчәк һәм шулай итеп Мәсихкә карата мондый пәйгамбәрлек үтәләчәк: «Мин битемне мыскыллаулардан һәм төкерүләрдән яшермәдем» (Иш 50:6). Гайсә Югары киңәшмә алдында торганда аңа төкергәннәр (Мк 14:65); шулай ук Пилат аның суд эшен караганнан соң аңа Рим гаскәриләре төкергән (Мк 15:19).

төкерәчәк: Мк 10:34 кә аңлатманы кара.

Әрихәгә: Бу — исраиллеләр Үрдүн елгасының көнбатыш ягында яулап алган беренче кәнган шәһәре (Сн 22:1; Йш 6:1, 24, 25). Бу борынгы шәһәр ахыр чиктә ташландык хәлгә килгән, ләкин яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң, шул җирдә башка яһүд шәһәре барлыкка килгән, чөнки анда яхшы су чыганагы (Ейн-эс-Султан) булган. Гайсә көннәренә бу яһүд шәһәренең көньягында якынча 2 км ераклыкта яңа Рим шәһәре төзелгән булган. Бу, бер үк очрак турында әйтелгәндә, Яхшы хәбәрләрдәге аерманы аңлатадыр: Маттай һәм Марк хәбәрләрендә Гайсә «Әрихәдән чыкканда [«чыгып барганда»]» диелә, ә Лүк хәбәрендә Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә диелә. Бәлки, Гайсә сукыр кешене Яһүд шәһәреннән чыгып, Рим шәһәренә якынлашканда савыктыргандыр. (Ә4 һәм Ә10 кушымт. кара.)

бер сукыр: Маттай бу вакыйга турында хәбәр иткәндә (20:30), ике сукыр кешене телгә ала. Марк (10:46) һәм Лүк исә бер сукырны гына искә алып, күрәсең, Бартимәй исемлесенә игътибар итә. Аның исеме Марк хәбәрендә генә очрый.

Давыт токымыннан: Гайсәнең Патшалык килешүе буенча варис икәнен күрсәтә, ә бу килешү Давыт белән төзелгән һәм аны Давыт токымыннан берәрсе үтәргә тиеш булган (2Иш 7:11—16; Зб 89:3, 4).

Давыт патшаның: Бу шәҗәрәдә берничә патша искә алынган булса да, Давыт кына «патша» дип атала. Исраилнең патшалар нәселе «Давыт йорты» дип аталган (1Пат 12:19, 20). Гайсәне 1 нче шигырьдә «Давыт токымы» дип атап, Маттай Патшалык темасына басым ясый һәм Гайсәне Давыт белән төзелгән килешүдә вәгъдә ителгән патшалыкның варисы итеп күрсәтә (2Иш 7:11—16).

Давыт Улы: Гайсәне «Давыт Улы» дип атап, бу сукыр кеше аны ап-ачык Мәсих итеп таный. (Мт 1:1, 6 га аңлатмаларны кара.)

Медиаматериал