Рәсүлләр 3:1—26

3  Бер көн Пете́р белән Яхъя сәгать тугызларга,* дога кылу вакытына, гыйбадәтханәгә күтәрелә иделәр.  Шул вакытта тумыштан аксак бер кешене күтәреп баралар иде. Аны һәр көн гыйбадәтханәнең Матур дип аталган капкасы янында калдыра иделәр, һәм ул керүчеләрдән хәер соранып утыра иде.  Шул кеше, Петер белән Яхъяның гыйбадәтханәгә керергә җыенганнарын күреп, алардан хәер сорый башлады.  Алар аңа төбәлеп карады да, Петер: «Безгә кара»,— диде.  Шунда теге кеше, берәр нәрсә алырга өметләнеп, аларга игътибар белән карый башлады.  Петер исә: «Алтын-көмешем юк, әмма нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих исеме хакына боерам: тор да йөр!»+ — диде һәм  аны кулыннан тартып торгызды.+ Аксак кешенең аяклары һәм тезләре шунда ук ныгыды.+  Ул сикереп торды+ һәм йөри башлады. Шуннан соң ул Аллаһыны мактап һәм сикерә-сикерә йөреп, алар белән бергә гыйбадәтханәгә керде.  Бар халык аның Аллаһыны мактап йөргәнен күрде. 10  Алар аның Матур капка янында хәер соранып утырган кеше икәнен таныдылар+ һәм, аның белән булган хәлгә хәйран калып, бик гаҗәпләнделәр. 11  Ул Петер белән Яхъяны тотып торган вакытта, бик нык гаҗәпләнгән халык алар янына Сөләйман колоннадасы+ дип аталган урынга йөгереп керде. 12  Петер, моны күреп, халыкка болай диде: «Исраиллеләр, ник сез моңа гаҗәпләнәсез һәм ник безгә шулай карап торасыз? Әллә без аны үз кодрәтебез белән яки Аллаһыга тугры булганга күрә савыктыра алдык дип уйлыйсызмы? 13  Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы+ — ата-бабаларыбызның Аллаһысы — үз Хезмәтчесен,+ Гайсәне, данлыклы итте,+ ә сез аны кешеләргә тапшырдыгыз+ һәм Пила́т алдында, ул аны азат итәргә уйлаганда, аңардан ваз кичтегез. 14  Әйе, сез изге һәм тәкъва заттан ваз кичеп, үзегезгә кеше үтерүчене иреккә чыгарырга сорадыгыз.+ 15  Сез тормышның Баш Җитәкчесен үтердегез,+ әмма Аллаһы аны терелтте, һәм без моңа шаһит.+ 16  Аның исеме аша һәм без аның исеменә иман иткәнгә күрә, сез күреп торган һәм белгән бу аксак кеше ныгып китте. Аны сезнең алдыгызда Гайсә ярдәмендә ия булган иманыбыз савыктырды. 17  Кардәшләр, мин беләм: сез дә, башлыкларыгыз+ да белмичә эш итте,+ 18  ләкин Аллаһы моңа юл куеп, бар пәйгамбәрләре аша әйткәннәрен үтәде. Ул үз Мәсихенең газап чигәчәге турында алдан әйткән иде.+ 19  Шуңа күрә тәүбә итегез+ һәм Аллаһыга таба борылыгыз.+ Моны Йәһвә* үзе гөнаһларыгызны юып төшерсен өчен,+ сезгә яңарту заманнарын китерсен өчен 20  һәм сезгә билгеләнгән Мәсихне, Гайсәне җибәрсен өчен эшләгез. 21  Аллаһы үзенең борынгы заманда яшәгән изге пәйгамбәрләре аша сөйләгән бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары килгәнче, күк Гайсәне үзендә сакларга тиеш. 22  Муса болай дигән: „Аллаһың Йәһвә* сиңа кардәшләрең арасыннан минем кебек пәйгамбәр бирәчәк.+ Ул сиңа әйткән һәр сүзне тыңла.+ 23  Шул Пәйгамбәрнең сүзен тыңламаган һәр җан юк ителәчәк“.+ 24  Ишмуилдан башлап бар пәйгамбәрләр бу көннәр хакында ачык игълан иткән.+ 25  Сез — пәйгамбәрләрнең һәм килешүнең варислары. Бу килешүне Аллаһы Ибраһимга: „Җир йөзендәге барлык кабиләләр синең токымың аша фатихаланачак“+,— диеп, ата-бабаларыгыз белән төзегән.+ 26  Аллаһы һәрберегезне яман эшләрегездән арындырып фатихалар өчен, үз Хезмәтчесен билгеләп, иң элек сезнең янга җибәргән».+

Искәрмәләр

Ягъни көндезге өчләр тирәсенә.

Искәрмәләр

Медиаматериал

Сөләйман колоннадасы
Сөләйман колоннадасы

Бу 3D видеороликта Сөләйман колоннадасының нинди була алганы күрсәтелә. Сөләйман колоннадасы беренче гасыр гыйбадәтханәсендәге тышкы ишегалдының көнчыгыш ягында урнашкан түбәле киң галерея булган. Изге Язмаларда бу урын өч мәртәбә искә алына. Яхъяның сүзләре буенча, бер тапкыр Гайсә бу колоннада аша үткәндә, аны яһүдләр уратып алып, аңардан үзенең Мәсихме, юкмы икәнен әйтүен сораган (Ях 10:22—24). Соңрак, Петер тумыштан аксак кешене савыктыргач, гаҗәпләнгән халык Сөләйман колоннадасында Петерне моның турында тыңларга җыелган (Рс 3:1—7, 11). Ә беренче мәсихчеләр Сөләйман колоннадасында башкаларның күз алдында очрашканнар. (Рс 5:12, 13; сүзлектән «Сөләйман колоннадасы» кара.)