Еврейләргә 3:1—19
3 Шулай итеп, изге кардәшләр, күккә чакырылганнар,+ Гайсә турында уйланыгыз. Без аның рәсүл һәм баш рухани булуын таныйбыз һәм моның турында игълан итәбез.+
2 Муса Аллаһының бөтен йортында тугры булган кебек,+ ул үзен билгеләгән Затка тугры булды.+
3 Гайсә Мусага караганда зуррак данга лаек,+ чөнки йортны төзүче йортның үзенә караганда зуррак хөрмәт казана.
4 Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы.
5 Муса Аллаһының бөтен йортында тугры хезмәтче булган, һәм хезмәте киләчәктә әйтеләчәк нәрсәләргә шаһитлек булып торган.
6 Ә Мәсих Аллаһы йорты өчен җаваплы тугры Угыл булган.+ Без — Аллаһының йорты,+ әмма моның өчен безгә сөйләү иреген һәм безгә шатлык китергән өметебезне кулдан ычкындырмыйча ахырга кадәр сакларга кирәк.
7 Шуңа күрә, изге рух әйткәнчә:+ «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән,
8 чүлдәге сынау көнендә ата-бабаларыгыз минем ачуымны чыгарып үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез.+
9 Алар анда, кылган эшләремне 40 ел буе күреп торсалар да, мине сынадылар.+
10 Шуңа күрә шул буынга җирәнеп карый башладым һәм: „Аларның йөрәкләре һәрвакыт адаша, алар минем юлларыма төшенмәделәр“,— дидем.
11 Шунда ачуым чыгып: „Алар минем тынычлыгыма кермәячәк“+,— дип ант иттем».
12 Сак булыгыз, кардәшләр, берегезнең дә йөрәге, тере Аллаһыдан ераклашып, явыз һәм имансыз булып китә күрмәсен.+
13 Ләкин «бүген» дип аталган вакыт әле дәвам иткәндә,+ бер-берегезне һәр көн дәртләндереп торыгыз, моны берегез дә, гөнаһ коткысына бирелеп, үҗәтләнмәсен өчен эшләгез.
14 Баштагы ышанычыбызны кулдан ычкындырмыйча ахырга кадәр сакласак кына, Мәсих катнаша торган нәрсәләрдә катнашачакбыз.+
15 Язмаларда болай дип әйтелә: «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, ата-бабаларыгыз минем ачуымны чыгарып үҗәтләнгәндәй үҗәтләнмәгез».+
16 Кем, ишетеп тә, аның ачуын чыгарган? Муса Мисырдан алып чыккан бар кешеләр түгелме?+
17 Аллаһы 40 ел буе кемгә җирәнеп караган?+ Гөнаһ кылып, чүлдә үлеп калганнарга түгелме?+
18 Һәм кемгә ул, тынычлыгыма кермәячәкләр, дип ант иткән? Буйсынмаучыларга түгелме?
19 Күргәнебезчә, алар имансыз булганга керә алмаган.+