Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Сәгате җиткән!»

«Сәгате җиткән!»

«Сәгате җиткән!»

«[Гайсәнең] бу дөньядан Ата янына күчү сәгате җиткән» (ЯХЪЯ 13:1).

1. Б. э. 33 елының Уңыш бәйрәме якынлашканда Иерусалимда нәрсә турында сөйләшәләр һәм ни өчен?

БЕЗНЕҢ эраның 29 елында Гайсә, суга чумып, аның үлем, яңадан терелү һәм дан алу «сәгатенә» алып бара торган юлга баскан. Б. э. 33 елының язы җитә. Яһүдиләрнең югары суды — Синедрион Гайсәне үтерергә карар чыгарганнан соң берничә атна гына үткән. Гайсә, бәлкем, аңа теләктәш булган Синедрионның әгъзасы Никодимнан судның ниятен белгәч, Иерусалимны калдыра һәм Иордан елгасының аръягындагы авыл җиренә китәдер. Уңыш бәйрәме якынлаша, күпләр авыллардан Иерусалимга баралар һәм шәһәр Гайсә турындагы сөйләшүләр белән тулган. Кешеләр бер-берсен: «Сез ничек уйлыйсыз? Ул бәйрәмгә килерме икән?» — дип сорыйлар. Баш руханилар һәм фарисейлар Гайсәне күргән һәркайсы кеше ул кайда икәнен белдерергә тиеш дигән боерык биреп, тагын да күбрәк дулкынлану кузгаталар (Яхъя 11:47—57).

2. Мәрьямнең нинди эше бәхәскә китерә һәм Гайсәнең җавабы буенча ул «үз сәгатенең» якын икәнен ни дәрәҗәдә аңлый?

2 Уңыш бәйрәменә 6 көн калгач, сигезенче нисанда Гайсә Иерусалим тирәсенә кайта. Ул аның якын дуслары Мәритә, Мәрьям һәм Лазар яшәгән Вифаниягә килә; бу авыл Иерусалимнан өч километр ераклыкта урнашкан. Хәзер җомга киче һәм Гайсә шимбәне Вифаниядә үткәрә. Мәрьям икенче көннең кичендә аны бик кыйммәтле саф исле май белән майлап, аңа хезмәт итә һәм шуның белән шәкертләрендә каршы килү чыгара. Гайсә аларга: «Аңа тимәгез, ул аны Минем күмеләчәк көнемә саклады; чөнки фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бергә, ә Мин һәрвакыт сезнең белән бергә булмам»,— дип әйтә (Яхъя 12:1—8; Матфей 26:6—13). Гайсә «Үзенең бу дөньядан Ата янына күчү сәгате җиткәнен» белә (Яхъя 13:1). Тагын биш көн үтәр һәм ул «күпләрне йолып алу өчен Үзенең җанын фида итәр» (Марк 10:45). Моннан соң Гайсә нәрсә эшләгәннең һәм нәрсәгә өйрәткәннең барысына да вакыт бик аз дигән аңлау чагыла. Безнең өчен — бу системаның ахырын түземсезлек белән көтеп торган кешеләргә нинди искиткеч үрнәк! Гайсә ул көннәрнең бөтен мөһимлеген аңлаганын икенче көнгә менә ничек күрсәткән.

Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керү көне

3. а) Тугызынчы нисанда якшәмбе көнне Гайсә Иерусалимга ничек керә һәм җыелган халыкның күпчелеге моңа ничек мөгамәлә итә? б) Халыкка зарланган фарисейларга Гайсә нинди җавап бирә?

3 Тугызынчы нисанда якшәмбе көнне Гайсә тантаналы рәвештә Иерусалимга керә. Зәкәрия 9:9 ны үтәп, ул ишәккә атланып шәһәргә якынлашканда аның тирәсендә җыелганнарның күпчелеге юл өстенә киемнәрен җәяләр, ә башкалар кисеп агач ботаклары салалар. Алар: «Йәһвә исеме белән килүче Патша мөбарәк булсын! (ЯД)» — дип кычкыралар. Кешеләр арасында булган фарисейлар Гайсә үз шәкертләренә тынычланырга кушуын телиләр. Гайсә исә: «Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкырачак»,— дип җавап бирә (Лука 19:38—40; Матфей 21:6—9).

4. Гайсә Иерусалимга кергәндә шәһәр ни өчен кузгала?

4 Килгән кешеләрнең күбесе берничә атна гына элек Гайсәнең Лазарны ничек терелткәнен күргәннәр иде. Хәзер алар бу могҗиза турында башкаларга сөйлиләр. Шуңа күрә Гайсә Иерусалимга ишәккә атланып кергәндә бөтен шәһәр кузгала. Кешеләр: «Бу кем?» — дип сорыйлар. Һәм һәрьяктан: «Бу — Галилеядәге Назареттан чыккан Гайса Пәйгамбәр»,— дип ишетелә. Булганны күреп, фарисейлар: «Бөтен дөнья Аның артыннан бара»,— дип кайгыралар (Матфей 21:10, 11; Яхъя 12:17—19).

5. Гайсә гыйбадәтханәгә кергәндә нәрсә була?

5 Иерусалимга килгәч, Гайсә, Бөек Укытучы, үзенең гадәтенчә гыйбадәтханәгә өйрәтергә бара. Анда аның янына сукырлар һәм аксаклар килә һәм ул аларны савыктыра. Моны күргәч һәм малайларның гыйбадәтханәдә: «Давыт Улына Осанна!» — дип кычкырганнарын ишеткәч, баш руханиларның һәм канунчыларның ачулары чыга. Дин җитәкчеләре: «Аларның нәрсә әйткәнен ишетәсеңме?» — дип каршы киләләр. Гайсә: «Әйе! Әллә сез: „Яшь балаларның һәм сабыйларның авызыннан Син Үзеңне мактаттың“,— дип язылганны һичкайчан укымадыгызмы?» — дип җавап бирә. Укытуны дәвам итеп, Гайсә гыйбадәтханәдә нәрсә булганын игътибар белән карый (Матфей 21:15, 16; Марк 11:11).

6. Гайсәнең тәртибе ничек үзгәргән һәм ни өчен?

6 Хәзер Гайсә үзен ел ярым элек тоткан кебек тотмый! Ул чакта ул Иерусалимга Куыш бәйрәменә «ачык рәвештә түгел, бәлки яшерен сыман» килгән (Яхъя 7:10). Һәм аның тормышы куркыныч хәлдә булганда ул һәрчак каршы килүчеләрдән исән-сау качкан. Хәзер исә ул аны тотып алырга дип әмер бирелгән шәһәргә ачыктан-ачык керә! Моннан тыш, Гайсә, гадәттә, ул үзен Мәсих дип бөтен кешегә ишетерлек итеп белдермәгән (Исай 42:2; Марк 1:40—44). Ул аның турында шаулавын һәм аның турында телдән телгә бозык мәгълүматларның күчүен теләмәгән. Ләкин хәзер халык Гайсәне Патша һәм Коткаручы итеп — Мәсих дип ачык игълан итә, ә ул үзе аның шәкертләренең тынуын теләгән дин җитәкчеләренең үтенечен кыюлык белән кире кага! Бу үзгәреш нәрсә белән аңлатыла? Гайсә инде икенче көнгә белдергәнчә «Адәм Улының данлы ителәчәк сәгате җитте» (Яхъя 12:23).

Кыю эшләр һәм яшәүне коткара торган өйрәтү

7, 8. Б. э. 33 елының 10 нисанында Гайсәнең эш итүләре ул б. э. 30 елының Уңыш бәйрәмендә гыйбадәтханәдә эшләгәннәрен нәрсәсе белән хәтерләтә?

7 Гайсә 10 нчы нисан иртәсендә гыйбадәтханәгә килгәч, үткән көндә күргәнннәргә сәбәпле эш итүләргә керешә. Ул «гыйбадәтханәдә алыш-биреш итүчеләрне куып чыгара башлый; акча алмаштыручыларның өстәлләрен, күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлый; һәм гыйбадәтханә аша әйбер алып килергә беркемгә дә рөхсәт итми». Гаеплеләрне хөкем итеп, ул: «„Минем йортым барлык халыклар өчен гыйбадәт йорты дип аталыр“,— дип язылган түгелме соң? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндердегез»,— дип әйтә (Марк 11:15—17).

8 Гайсәнең бу эш итүләре ул өч ел элек б. э. 30 елының Уңыш бәйрәменә гыйбадәтханәгә килгәндә нәрсә эшләгәнен искә төшерә. Ләкин бу юлы ул гаеплеләрне тагын да катырак хөкем итә. Хәзер ул гыйбадәтханәдә сатучыларны «юлбасарлар» дип атый (Лука 19:45, 46; Яхъя 2:13—16). Алар шундый, чөнки корбан китерү өчен хайван сатып алырга кирәк булган кешеләрдән чиктән тыш зур бәя таләп итәләр. Баш руханилар, канунчылар һәм халык башлыклары Гайсә эшләгәнне ишетәләр һәм аны кабат үтерергә тырышалар. Ләкин алар моны ничек эшләргә икәнен белмиләр, чөнки Гайсә даими аның өйрәтүеннән хәйран калган кешеләр арасында тора (Марк 11:18; Лука 19:47, 48).

9. Гайсә нинди дәрес бирә һәм гыйбадәтханәдә аны тыңлаучыларны нәрсәгә чакыра?

9 Гайсә гыйбадәтханәдә өйрәтүен дәвам итә һәм: «Адәм Улының данлы ителәчәк сәгате җитте»,— дип игълан итә. Әйе, ул аңа кеше тормышының берничә көне генә калганын белә. Гайсә бодай бөртеге уңыш китерү өчен ничек үлгәнен сөйләп — бу Гайсә үзе ничек үләчәгенә һәм башкаларга мәңгелек тормышны алырга мөмкинлек бирүче чара булуына туры килә — тыңлаучыларын: «Кем миңа хезмәт итсә, Минем артымнан барсын, һәм Мин кайда булсам, шунда Минем хезмәтчем булыр; һәм кем Миңа хезмәт итсә, Минем Атам аңа ихтирам күрсәтер»,— дип чакыра (Яхъя 12:23—26).

10. Киләчәк җафалау үлеме Гайсәдә нинди тойгылар тудыра?

10 Дүрт көннән соң аны көткән җәфалау үлеме турында уйлап, Гайсә: «Хәзер Минем җаным борчылган; һәм Мин нәрсә әйтим? Әй Ата!? Мине бу сәгатьтән коткар!?» — дип дәвам итә. Ләкин Гайсә кичерергә тиеш булганнан качып булмый. Ул: «Ләкин моның өчен Мин шушы сәгатькә килдем дә»,— дип әйтә. Әйе, Гайсә Алланың барлык ниятләгәне белән риза. Ул Алла ихтыярына үзенең корбан үлеменә кадәр буйсынырга әзер (Яхъя 12:27). Гайсә безгә нинди искиткеч үрнәк биргән — Алла ихтыярына тулы буйсыну үрнәге!

11. Гайсә әле генә күктән тавышны ишеткән халыкны нәрсәгә өйрәтә?

11 Аның үлеме Атасының абруена ничек кагылыр дип тирән борчылып, Гайсә: «Әй Ата! Исемеңне данлы ит»,— дип дога кыла. Гыйбадәтханәдә җыелган халыкны шакаттырып күктән: «Мин данлы иттем һәм тагын да данлы итәчәкмен»,— дигән тавыш ишетелә. Бөек Укытучы бу мөмкинлекне кешеләргә ни өчен тавыш ишетелгәнен, аның үлеме нәрсәгә китергәнен һәм ни өчен аларга иман күрсәтергә кирәк икәнен сөйләү өчен куллана (Яхъя 12:28—36). Соңгы ике көндә Гайсә, һичшиксез, күп эшләр эшли. Ләкин хәлиткеч көн әле алда.

Фаш итү көне

12. Унберенче нисанда шимбә көнне дин җитәкчеләре ничек Гайсәне тозакта тотарга тырышалар һәм нәтиҗәдә нәрсә була?

12 Унберенче нисанда, сишәмбе көнне Гайсә өйрәтер өчен кабат гыйбадәтханәгә бара. Аны кара йөрәкле тыңлаучылар көтә. Гайсәнең үткән көнне нәрсә эшләгәнен күздә тотып, баш руханилар һәм халык өлкәннәре: «Син моны нинди вәкаләт белән эшлисең? Һәм андый вәкаләтне Сиңа кем бирде?» — дип сорыйлар. Бөек Укытучы үз җаваплары белән аларны буталчыклыкка китерә һәм аннан соң аларга, аңа каршы килүчеләрнең барлык бозыклыкларын күрсәтә торган өч — икесе йөзем бакчасы, берсе туй турында ачык гыйбрәтле хикәя китерә. Бу сүзләрдән дин җитәкчеләренең ачулары килә һәм алар Гайсәне тотып алырга телиләр, ләкин Гайсәне пәйгамбәр дип санаган халыктан куркалар. Алар аны кулга алырга мөмкинлек бирә торган сүзләрне хәйлә белән әйттерергә тырышалар. Гайсәнең җаваплары аларны тынып калырга мәҗбүр итә (Матфей 21:23—22:46).

13. Канунчылар һәм фарисейларга карата Гайсә тыңлаучыларына нинди киңәш бирә?

13 Канунчылар һәм фарисейлар формаль Алла Канунына өйрәткәнгә күрә Гайсә тыңлаучыларын: «Алар сезгә нәрсә үтәргә кушсалар, шуны үтәгез һәм эшләгез; әмма алар эшләгәнне исә эшләмәгез, чөнки алар сөйләгәннәренчә эшләмиләр»,— дип чакыра (Матфей 23:1—3). Барлык халык алдында нинди куәтле фаш итү! Ләкин Гайсә алар турында бөтенесен әйтмәде әле. Бу гыйбадәтханәдәге аның соңгы көне һәм ул берничә бер-бер артлы күк күкрәү гөрелтесе кебек яңгырый торган гаепләү белән кыю чыгыш ясый.

14, 15. Канунчыларны һәм фарисейларны Гайсә ничек фаш итә?

14 Гайсә алты тапкыр: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, сез — монафикълар»,— дип игълан итә. Ул аларны монафикълар дип атый, чөнки алар теләүчеләргә керергә рөхсәт итмичә, «кешеләргә Күк Патшалыгын биклиләр». Бу монафикълар Яһүди диннәренә берәүне генә булса да карату өчен диңгез һәм коры җирләр аша үтәләр, ләкин ул кеше нәтиҗәдә мәңгелек юк булуга лаек була. «Канунда иң мөһим булганны — гадел хөкемне, мәрхәмәт күрсәтүне һәм иманны» читкә калдырып, алар күп игътибарны барлык әйбернең унынчы өлешен түләүгә бирәләр. Алар «савыт-сабаның тышын» чистарталар, «ә аның эче урлау һәм гаделсезлек белән тулы», ягъни аларның эчке «череклекләре» һәм әхлакый бозылулары тышкы динчелек белән капланган. Аннан да бигрәк, канунчылар һәм фарисейлар үзләре «пәйгамбәрләрне үтерүчеләрнең уллары» булсалар да, үзләренең матди ярдәм күрсәтүенә игътибарны җәлеп итәр өчен, шул пәйгамбәрләргә зиннәтле каберләр төзергә һәм аларны бизәргә әзер (Матфей 23:13—15, 23—31).

15 Гайсә каршы килүчеләрен рухи байлыклары булмавында шелтәләп аларга: «Кайгы сезгә, сукыр җитәкчеләр»,— дип әйтә. Алар әхлакый яктан сукыр, чөнки гыйбадәт кылу урынының рухи кыйммәтенә караганда, күбрәк әһәмиятне гыйбадәтханәнең алтынына бирәләр. Шуннан соң Гайсә хөкем итүнең иң каты сүзләрен әйтә. Ул: «Әй сез, еланнар, елан токымнары! Җәһәннәмгә хөкем ителүдән ничек котылып кала алырсыз икән?» — дип әйтә. Әйе, алар гөнаһлы юл белән барганга күрә, Гайсә сүзләре буенча аларны мәңгелек юк ителү көтә (Матфей 23:16—22, 33). Без дә Патшалык турында вәгазьләгәндә һәм моның өчен ялган динне фаш итәргә кирәк булганда батырлык күрсәтик.

16. Зәйтүн тавында утырганда Гайсә нинди мөһим пәйгамбәрлек әйтә?

16 Гайсә гыйбадәтханәне калдыра. Кояш алай ук нык кыздырмаганда — кич кырын, Гайсә рәсүлләре белән бергә Зәйтүн тавына менә. Тау өстендә утырганда Гайсә гыйбадәтханәнең юк ителүе турында пәйгамбәрлек әйтә һәм шулай ук үзенең булуының һәм бу әйберләр системасының ахырына килүенең галәмәтен сурәтли. Бу пәйгамбәрлек сүзләре безнең көннәргә дә кагыла. Шул ук көннең кичендә Гайсә үз шәкертләренә: «Сез ике көннән соң Уңыш бәйрәме булачагын һәм Адәм Улы баганага кадаклар өчен биреләчәген беләсез»,— дип әйтә (Матфей 24:1—14; 26:1, 2, ХТ).

Гайсә „үз кешеләрен соңгы чиккә кадәр яраткан“

17. а) Уңыш бәйрәме вакытында 14 нисанда Гайсә шәкертләренә нинди үрнәк бирә? б) Яһүд Искариотны чыгарып җибәргәч, Гайсә нинди бәйрәм итү кертә?

17 Чираттагы ике көндә 12 һәм 13 нисанда Гайсә гыйбадәтханәдә ачык күренми. Дин җитәкчеләре аны үтерергә тырышалар, ә ул аңа рәсүлләр белән бергә Уңыш бәйрәмен үткәрергә комачаулауларын теләми. Кояш бату белән, пәнҗешәмбе 14 нисан — Гайсә кеше булып җирдә яшәгән көннең соңгысы башлана. Шул көннең кичендә Гайсә рәсүлләре белән бергә Уңыш бәйрәмен үткәрер өчен барысы да әзер булган Иерусалимның бер йортында җыела. Бәйрәм вакытында Гайсә унике шәкертенә аларның аякларын юып тыйнаклыкның искиткеч үрнәген күрсәтә. Үз раббисын, Муса кануны буенча колның бәясеннән торган, 30 көмеш тәңкәгә сатарга ризалашкан Яһүд Искариотны җибәреп, Гайсә үз үлемен искә алу Кичәсен кертә (Чыгыш 21:32; Матфей 26:14, 15, 26—29; Яхъя 13:2—30).

18. Гайсә үзенең 11 шәкертен тагын нәрсәгә ярату белән өйрәтә һәм аларны үзенең тиздән китүенә ничек әзерли?

18 Искә алу Кичәсен керткәннән соң рәсүлләр арасында аларның кайсысы барысыннан иң бөеге дигән сорау буенча бәхәс башлана. Гайсә исә аларны сүгәсе урынга башкаларга хезмәт итәргә ни кадәр мөһим икәнен түземлелек белән аңлата. Гайсә шәкертләре аның белән бергә сынауларда бергә булуларын истә тотып, алар белән патшалыкка үз союзын төзи (Лука 22:24—30). Ул, шулай ук, ул аларны яраткан кебек бер-берсен яратырга куша (Яхъя 13:34). Бу бүлмәне калдырырга ашыкмыйча Гайсә шәкертләрен үзенең тиздән китүенә әзерли. Ул аларны үзенең дуслыгында ышандыра, иман күрсәтергә дәртләндерә һәм аларга изге рух ярдәм итәчәк дип вәгъдә бирә (Яхъя 14:1—17; 15:15). Өйдән чыкканчы Гайсә үз Атасыннан: «Ата! Сәгать җитте; Улыңны данлы ит, Улың да Сине данлы итәр»,— дип сорый. Әйе, Гайсә рәсүлләрне аерылышуга әзерләде һәм ул һичшиксез, „соңгы чиккә кадәр аларны яраткан“ (Яхъя 13:1; 17:1).

19. Гайсә Гефсиман бакчасында ни өчен җәфалана?

19 Бәлкем, вакыт инде төн уртасыннан узгандыр һәм Гайсә 11 тугрылыклы рәсүле белән бергә Гефсиман бакчасына килә. Ул еш кына анда рәсүлләре белән бара торган булган. Бары тик берничә сәгатьтән соң Гайсә җирәнгеч җинаятьче булган кебек үләчәк. Дога кылган вакытта Гайсәнең тире кан тамчылары кебек җиргә тама, чөнки булачакны көтү һәм ул аның Атасына нинди хурлык китерә алганын аңлау шул хәтлек аны нык җәфалый (Лука 22:41—44). Гайсә рәсүлләргә: «Сәгать җитте... Менә Миңа хыянәт итүче килә»,— дип әйтә. Әле ул әйтеп торганда Яһүд Искариот һәм аның белән бергә факел, яктырткыч һәм корал тоткан күп халык килә. Алар аны кулга алырга киләләр. Ул аларга каршы килми. Гайсә: «Моның барысы да булмаса, Язмалар ничек соң тормышка ашар?» — дип аңлата (Марк 14:41—43; Матфей 26:48—54, ХТ).

Адәм Улы данлана!

20. а) Гайсә кулга алынгач аңа нинди рәхимсез мөгамәлә кичерергә туры килә? б) Үлеменә берничә мизгел калгач, Гайсә ни өчен: «Тәмам булды!» — дип кычкыра?

20 Гайсәне кулга алгач, аны ялган шаһитләр гаеплиләр, гадел булмаган судьялар аны гаепле дип табалар, Понтий Пилат аңа хөкем чыгара, руханилар һәм кешеләр аны мыскыл итәләр һәм аннан соң аңа гаскәрләр ягыннан көлүләр һәм бик каты газапларга түзәргә туры килә (Марк 14:53—65; 15:1, 15; Яхъя 19:1—3). Җомганың көн уртасында Гайсәне җәфалау баганасына кадаклыйлар һәм аның тәненең авырлыгы аркасында аның кулларында һәм аякларында кадаклардан булган җәрәһәтләр ертылганда ул түзеп бетермәслек авырту кичерә (Яхъя 19:17, 18). Көндезге сәгать өчләрдә Гайсә: «Тәмам булды!» — дип кычкыра. Әйе, ул җиргә ни өчен килгәненең барысын да тәмамлады. Гайсә үз рухын Аллага тапшырып, башын ия һәм үлә (Яхъя 19:28, 30; Матфей 27:45, 46; Лука 23:46). Өч көн үткәч, Йәһвә үз Улын терелтә (Марк 16:1—6). Яңадан терелүеннән соң кырык көн үткәннән соң, Гайсә күккә күтәрелә һәм данлана (Яхъя 17:5; Ап. эшләре 1:3, 9—12; Филиплыларга 2:8—11).

21. Без Гайсәгә ничек охшарга тырыша алабыз?

21 Без ничек Гайсә «эзеннән» бара алабыз? (1 Питер 2:21). Әйдәгез, Гайсә кебек Патшалык турында вәгазьләү һәм укучылар әзерләү өчен көчебезне кызганмыйк, Алла сүзен кыюлык һәм батырлык белән сөйлик (Матфей 24:14; 28:19, 20; Ап. эшләре 4:29—31; Филиплыларга 1:14). Вакытның кайсы чорында яшәгәнебезне онытмыйк һәм бер-беребезне яратуга һәм игелекле эшләргә дәртләндерүебездән туктатмыйк (Марк 13:28—33; Еврейләргә 10:24, 25). Безнең эш итү рәвешебез тулысынча Йәһвә Алла ихтыяры буенча һәм без «ахыр заманында» яшәвебезнең аңлавы белән билгеләнсен (Даниел 12:4, ЯД).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсәнең Иерусалим гыйбадәтханәсендә йомгаклау хезмәтенә үлеменең якын икәнен аңлавы ничек тәэсир иткән?

• Гайсә „үзләренекен соңгы чиккә кадәр яратканы“ нәрсәдән күренә?

• Гайсә яшәвенең соңгы берничә сәгатьләрендә булган вакыйгалар аның турында нәрсә әйтә?

• Без хезмәтебездә Гайсәгә ничек охшарга тырыша алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрация]

Гайсә „соңгы чиккә кадәр аларны яратты“.