Яхъя 12:1—50

12  Паса́х бәйрәменә алты көн кала, Гайсә Битаниягә килде.+ Анда Гайсә үледән терелткән Ла́зар+ яши иде. 2  Шунда Гайсә хөрмәтенә кичке аш әзерләделәр. Ма́рта хезмәт күрсәтеп йөрде,+ ә Ла́зар Гайсә белән бергә табын янында утырды. 3  Мәрьям исә якынча 300 грамм хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәчләре белән сөртте.+ Өй эче хуш исле май исе белән тулды.+ 4  Әмма аның шәкертләренең берсе — аны сатарга җыенган Яһүд Искарио́т+ болай диде: 5  «Бу майны 300 динарга сатып, ярлыларга бирсәк, яхшырак булмас идеме?» 6  Ул моны ярлылар хакында кайгыртканга түгел, ә карак булганга әйтте. Ул уртак акча тартмасын йөртә иде һәм анда салына торган акчаларны урлый иде. 7  Шунда Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны, ул мине җирләү көненә әзерләр өчен шулай эшли.+ 8  Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын».+ 9  Күп кенә яһүдләр, Гайсәнең Битаниядә булуын белеп, шунда килделәр. Аларның Гайсәне генә түгел, ә ул үледән терелткән Ла́зарны да күрәселәре килә иде.+ 10  Шунда өлкән руханилар Ла́зарны да үтерергә сүз куешты,+ 11  чөнки аның аркасында күп яһүдләр, Битаниягә килеп, Гайсәгә иман итә башлады.+ 12  Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимга таба килүе турында ишеткәч, 13  пальма ботаклары алып, аны каршыларга чыкты+ һәм: «Коткар аны, синнән ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче — Исраи́л Патшасы фатихалы!»+ — дип кычкыра башлады.+ 14  Шунда Гайсә, ишәк баласы табып, аңа атланды.+ Болай дип язылган бит: 15  «Курыкма, кыз Сио́н. Кара! Ишәк баласына атланып, патшаң килә».+ 16  Аның шәкертләре башта моны аңламады,+ ә инде Гайсә данланганнан соң,+ боларның аның турында язылганын һәм аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр.+ 17  Гайсә Ла́зарны төрбәдән чакырып+ үледән терелткәндә якында торган кешеләр үз күзләре белән күргәннәре турында өзлексез шаһитлек биреп тордылар.+ 18  Аның кылган бу могҗизасы турында ишеткәнгә дә, халык аны каршыларга чыкты. 19  Фарисейлар исә үзара: «Күрәсезме, бернәрсә дә булдыра алмыйбыз. Бөтен дөнья аның артыннан бара»,— диештеләр.+ 20  Бәйрәмдә гыйбадәт кылу өчен килүчеләр арасында греклар да бар иде. 21  Алар Гәлилә́ядәге Битсәидәдән булган Фили́п+ янына килделәр дә, аңардан үтенеп: «Әфәнде, безнең Гайсәне күрәсебез килә»,— диделәр. 22  Филип, барып, бу турыда Әндригә+ әйтте, аннары алар икәүләшеп бардылар да моны Гайсәгә җиткерделәр. 23  Моңа Гайсә болай диде: «Адәм Улының данлану вакыты җитте.+ 24  Сезгә хак сүз әйтәм: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә,+ зур уңыш китерер. 25  Үз җанын яратучы аны һәлак итәр, ә бу дөньяда үз җанын нәфрәт итүче+ аны мәңгелек тормыш өчен саклар.+ 26  Миңа хезмәт итәргә теләүче миңа ияреп барсын. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр.+ Миңа хезмәт итүчене Атам ихтирам итәр. 27  Җаным борчыла.+ Нәрсә әйтим? Атам, мине бу сәгатьтән коткар.+ Хәер, мин нәкъ шул сәгать өчен килдем дә. 28  Атам, исемеңне данла». Шунда күктән: «Мин данладым һәм кабат данлармын»+,— дигән тавыш+ килде. 29  Моны ишетеп торган халык, күк күкрәде, диде. Кайберәүләр исә: «Аның белән фәрештә сөйләште»,— дип әйтте. 30  Моңа Гайсә болай диде: «Бу тавыш минем өчен түгел, ә сезнең өчен яңгырады.+ 31  Бу дөньяны хөкем итү сәгате килде, хәзер бу дөньяның идарәчесе+ куып чыгарылачак.+ 32  Мине баганага күтәрәчәкләр,+ шуннан соң мин һәртөрле кешене үземә җәлеп итәчәкмен».+ 33  Ул моны үзенең нинди үлем белән үләчәген күрсәтеп әйтте.+ 34  Моңа халык болай диде: «Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген ишеттек,+ ни өчен син, Адәм Улын баганага күтәрергә тиешләр, дисең?+ Кем ул Адәм Улы?» 35  Шунда Гайсә аларга болай дип әйтте: «Яктылык сезнең белән тагын бераз вакыт булыр әле.+ Үзегезне караңгылык җиңмәсен өчен, сездә яктылык бар чагында йөреп калыгыз. Караңгылыкта йөрүче кая барганын белми.+ 36  Сездә яктылык бар чагында яктылыкка иман итегез, шулай итеп яктылык балалары була алырсыз».+ Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә китте һәм халыктан яшеренде. 37  Ул алар алдында шулкадәр күп могҗизалар кылса да, алар аңа иман итмәде. 38  Шулай итеп Ишагыя́ пәйгамбәрнең мондый сүзләре үтәлде: «Йәһвә, бездән ишеткән нәрсәгә* кем иман итте?+ Йәһвәнең кулы кемгә ачылды?»+ 39  Аларның ни өчен ышана алмаганын күрсәтеп, Ишагыя шулай ук болай дип әйткән: 40  «Ул аларның күзләрен күрмәс итте, йөрәкләрен таш итте. Шуңа күрә алар күзләре белән күрмәс, йөрәкләре аңламас, алар Аллаһыга кире кайтмас, һәм мин аларны савыктырмам».+ 41  Ишагыя Мәсихнең данын күргәнгә, бу сүзләрне аның турында әйткән.+ 42  Шулай да күп кенә башлыклар аңа иман итә башлады,+ ләкин үзләрен синагогадан куып чыгарырлар дип куркып, фарисейлар аркасында аны танымады.+ 43  Алар Аллаһыдан килгән данга караганда кешеләрдән килгән данны* күбрәк яраттылар шул.+ 44  Шунда Гайсә кычкырып болай диде: «Миңа иман итүче миңа гына түгел, ә мине җибәрүчегә дә иман итә.+ 45  Мине күрүче мине Җибәрүчене дә күрә.+ 46  Миңа иман итүчеләрнең берсе дә караңгылыкта калмасын өчен, мин дөньяга яктылык булып килдем.+ 47  Сүзләремне ишетеп тә үтәмәүчене мин хөкем итмим, чөнки мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, ә коткару өчен килдем.+ 48  Мине санга сукмыйча, сүзләремне кабул итмәүче өчен хөкем итүче бар. Аны соңгы көндә мин әйткән сүз хөкем итәчәк.+ 49  Мин бит үземнән сөйләмәдем, мине җибәргән Ата үзе миңа нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә икәнлеге турында әмер бирде.+ 50  Мин аның әмере мәңгелек тормышка алып бара* икәнен беләм.+ Шуңа күрә сөйләгәннәремне нәкъ Атам әйткәнчә сөйлим».+

Искәрмәләр

^ Яки «хәбәребезгә».
^ Яки «Аллаһыдан килгән мактауга (хуплауга) караганда кешеләрдән килгән мактауны (хуплауны)».
^ Яки «мәңгелек тормышны аңлата».

Искәрмәләр

Пасах бәйрәменә алты көн кала: Гайсә, күрәсең, Битаниягә (кояш баерга торганда) 8 нисан, шимбә көне башланырга торганда килгән. Шимбә көненнән соң (ягъни 9 нисан башлангач), ул махаулы Шимунның өендә Марта, Мәрьям һәм Лазар белән бергә кичке аш ашаган. (Ях 12:2—11; Мт 26:6 га аңлатманы һәм А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)

Битаниягә: Мт 21:17 гә аңлатманы кара.

Лазар: Лк 16:20 гә аңлатманы кара.

кичке аш: Ягъни махаулы Шимунның өендә кояш баеганнан соң, 9 нисан башлангач, үткәрелгән кичке аш (Мт 26:6; Мк 14:3).

Мәрьям: Ягъни Марта белән Лазарның бертуганы (Ях 11:1, 2). Мт 26:7 һәм Мк 14:3 тәге параллель урыннарда ул «бер хатын» дип атала.

якынча 300 грамм: Ягъни бер литра. Монда грек төшенчәсе ли́тра кулланыла. Аның авырлыгы якынча 327 г тиң булган. (Ә14 кушымт. кара.)

хуш исле май, бик кыйммәтле: Яхъя хәбәре буенча, бу майны «300 динарга» сатып булыр иде дип Яһүд Искариот әйткән (Ях 12:5). Аның бәясе гади эшченең якынча бер еллык эш хакына тиң булган. Нард маен Гималай тауларында үскән бер хуш исле үләннән (Nardostachys jatamansi) ясаганнар дип уйлыйлар. Нардны еш кына арзанрак майлар белән катыштырганнар, хәтта ясалма нардлар да булган. Ләкин Марк белән Яхъя бу май саф нард булган дип әйтә. (Мк 14:3; сүзлектән «Нард» кара.)

Гайсәнең аякларын майлады: Мк 14:3 кә аңлатманы кара.

аны сатарга җыенган: Монда кулланылган ике грек фигыле (берсе «җыенган» дип, ә икенчесе «сатарга» дип бирелгән) хәзерге заманда тора. Бу Яһүд Гайсәгә хисләргә бирелеп түгел, ә алдан уйлап хыянәт иткән дигән фикерне белдерергә мөмкин. Ях 6:64 тәге сүзләр бу фикерне раслый. (Ях 6:64 кә аңлатманы кара.)

300 динарга: Мк 14:5 кә аңлатманы кара.

мине җирләү көненә әзерләр өчен: Мт 26:12 гә аңлатманы кара.

Икенче көнне: Ягъни б. э. 33 елының 9 нисан көненең иртәсе. 9 нисан үткән кичне, кояш баткач, башланган булган. Шул кичне Гайсә махаулы Шимунның йортында кичке аш ашаган. (Ях 12:1 гә аңлатманы һәм Ә12 кушымт. кара.)

бәйрәмгә: Контекст күрсәткәнчә, бу Пасах бәйрәме булган (Ях 11:55; 12:1; 13:1). Пасах бәйрәме 14 нисанда үткәрелгән, ә Төче икмәк бәйрәме 15 нисаннан алып 21 нисанга кадәр дәвам иткән булган. (Лв 23:5, 6; Сн 28:16, 17; Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә бу ике бәйрәм үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көн, 14 нисаннан алып 21 нисанга кадәр, бер бәйрәм дип саналган (Лк 22:1). Иосиф Флавий «төче икмәк бәйрәме дип аталган сигез көнлек бәйрәмне» искә ала. (Ә12 кушымт. кара.)

Коткар аны, синнән ялварып үтенәбез: Мт 21:9 га аңлатманы кара.

Йәһвә: Зб 118:25, 26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (А5 һәм Б кушымт. кара.)

Болай дип язылган бит: Ях 12:15 тә китерелгән өземтә Зк 9:9 дан алынган.

кыз Сион: Мт 21:5 кә аңлатманы кара.

Ишәк баласына: Марк (11:2), Лүк (19:35) һәм Яхъя хәбәрләрендә, бу вакыйга сурәтләнгәндә, бер генә хайван — ишәк баласы — турында әйтелә. Маттай хәбәрендә исә (21:2—7) шулай ук ана ишәк тә искә алына. (Мт 21:2, 5 кә аңлатмаларны кара.)

төрбәдән: Яки «хәтер төрбәсеннән». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)

греклар: Беренче гасырда Исраилдә күп кенә грек колонияләре булган, әмма бу контекстта шушы төшенчә, күрәсең, яһүдләр диненә күчкән грекларны аңлата. Шунысы игътибарга лаек: Ях 12:32 дә Гайсә пәйгамбәрлек итеп әйткән: «Мин һәртөрле кешене үземә җәлеп итәчәкмен».

Үз җанын: Яки «Үз тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)

хезмәт итәргә: Бу шигырьдә хезмәтче дип бирелгән диа́конос дигән грек исеме монда кулланылган диаконе́о дигән грек фигыле белән тамырдаш. Изге Язмаларда еш кына грек сүзе диа́конос башкалар хакына басынкы гына туктаусыз хезмәт башкарган кешене күрсәтер өчен кулланыла. (Мт 20:26 га аңлатманы кара.)

Җаным: Грек сүзе психе́ гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителә. Монда ул кешенең бөтен барлыгын аңлата. Шуңа күрә аны «минем бөтен барлыгым» я «мин» генә дип тәрҗемә итеп була. (Сүзлектән «Җан» кара.)

тавыш: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — өченчесе. Беренче очрак б. э. 29 елында, Гайсә суга чумдырылганда булган, һәм моның турында Мт 3:16, 17; Мк 1:11; һәм Лк 3:22 дә языла. Икенчесе б. э. 32 елында, Гайсәнең кыяфәте үзгәргәндә булган һәм Мт 17:5; Мк 9:7 һәм Лк 9:35 тә искә алына. Өченче очрак турында Яхъяның Яхшы хәбәрендә генә язылган. Ул б. э. 33 елында Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәменә берничә көн калганда булган. Йәһвә Гайсәнең «Атам, исемеңне данла» дигән сүзләренә җавап биргән.

бу дөньяның идарәчесе: Охшаш сүзтезмә Ях 14:30 һәм 16:11 дә очрый һәм Шайтан Иблисне аңлата. Бу контекстта «дөнья» (грекча ко́смос) дигән төшенчә Аллаһыдан читләшеп яшәгән һәм эшләре Аллаһы ихтыярына каршы килгән кешелек җәмгыятен белдерә. Аллаһы бу гаделсез дөньяны булдырмаган; дөнья «Явызның хакимлеге астында тора» (1Ях 5:19). Шайтан һәм аның «күкләрдәге явыз рухи көчләре» «бу караңгылык өстеннән хакимлек итүче» күренми торган «дөнья идарәчеләре [космокра́тор дигән грек сүзенең формасы]» буларак эш итә (Эф 6:11, 12).

куып чыгарылачак: Гайсәнең бу пәйгамбәрлек сүзләре киләчәк вакытка — Шайтан бу дөньяның идарәчесе урыныннан бәреп төшереләчәк вакытка күрсәтә.

Мине баганага күтәрәчәкләр: Киләсе шигырьдән күренгәнчә, монда, күрәсең, Гайсәнең баганада җәзалап үтереләчәге турында сүз бара.

һәртөрле кешене: Гайсә һәртөрле кешене, милләте, расасы һәм матди хәленә карамастан, үзенә җәлеп итәчәге турында әйтә. (Рс 10:34, 35; Ач 7:9, 10; Ях 6:44 кә аңлатманы кара.) Шунысы игътибарга лаек: ул чакта гыйбадәтханәгә табыныр өчен килгән кайбер греклар Гайсә белән очрашырга теләгән. (Ях 12:20 гә аңлатманы кара.) Күп тәрҗемәләрдә пас («һәркем; бар [кешеләр]») дигән грек сүзенең тәрҗемәсе мондый фикер бирә: ахыр чиктә һәр кеше Гайсәгә җәлеп ителәчәк. Әмма бу фикер Изге Язмаларның башка өлешләренә туры килми (Зб 145:20; Мт 7:13; Лк 2:34; 2Тс 1:9). Бу грек сүзе сүзгә-сүз «бар; һәркем» дигәнне аңлатса да (Рм 5:12), Мт 5:11 һәм Рс 10:12 дән яхшы күренгәнчә, ул «төрле» яки «һәртөрле» дигән мәгънә йөртергә мөмкин; күп тәрҗемәләрдә шушы шигырьләрдә «һәртөрле; төрле» кебек сүзләр кулланыла (Ях 1:7; 1Тм 2:4).

Йәһвә: Иш 53:1 дән алынган бу өзектә еврей телендәге төп нөсхәдә Аллаһының исеме бер тапкыр гына, «Йәһвә кулы» дигән сүзтезмәдә генә, кулланыла. Ләкин Яхъя, күрәсең, Ишагыя пәйгамбәрлегеннән өземтәне Септуагинтадан китерә. Анда грек тексты Ки́риос (Хуҗа) сүзенең мөрәҗәгать итү формасы белән башлана. (Шулай ук Иш 53:1 дән өземтә китерелгән Рм 10:16 ны кара.) Ишагыя пәйгамбәр үз сорауларын Аллаһыга биргән, һәм тәрҗемәчеләр, укучылар моны аңласын өчен, Аллаһы исемен шигырьнең беренче өлешенә керткәндер. Инде искә алынганча, Ки́риос сүзе еш кына Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә еврей телендәге төп нөсхәдә очраган тетраграмматонны алыштырыр өчен кулланылган (өземтәдәге икенче Ки́риос сүзе очрагындагы кебек). Шуңа күрә анда төп текстта Аллаһы исеме торган. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й12, 14, 16—18, 22, 23 дип атала) Ях 12:38 дә беренче өлешендә Аллаһы исеме кулланыла.

Йәһвәнең кулы: Иш 53:1 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә бер тапкыр очрый. (Бу шигырьдәге Йәһвә исеменә аңлатманы һәм А5 һәм Б кушымт. кара.) Кул дигәнне аңлаткан еврей һәм грек төшенчәләре еш кына Изге Язмаларда образлы кулланыла һәм кодрәт күрсәтү сәләтен белдерә. Йәһвә Гайсәнең башкарган галәмәтләре һәм могҗизалары аша үз «кулын», ягъни үз кодрәтен һәм көч кулланырга сәләтен, ачкан.

Ишагыя Мәсихнең данын күргәнгә: Ишагыя бер күренештә күктәге ишегалларында мәһабәт тәхеттә утыручы Йәһвәне күргән булган. Күренештә Йәһвә аңардан: «Безнең өчен кем барыр?» — дип сораган (Иш 6:1, 8—10). «Безнең» дигән күплек сандагы зат алмашлыгы бу күренештә Аллаһы белән ким дигәндә тагын берәрсенең булуын күрсәтә. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акылга ятышлы булып күренә: «Ишагыя Мәсихнең данын күргән» дип язганда, Яхъя Гайсәнең, җиргә килгәнче, Йәһвә белән булганда ия булган даны турында әйткән (Ях 1:14). Бу Яр 1:26 да язылганнарга туры килә. Анда Аллаһы әйткән: «Әйдә, үз сурәтебездә... кеше барлыкка китерик». (Шулай ук Гс 8:30, 31; Ях 1:1—3; Кл 1:15, 16 да кара.) Яхъя Ишагыя аның, ягъни Мәсих, турында әйткән дип өсти, чөнки Ишагыя язганнарының зур өлеше алдан әйтелгән Мәсихкә багышланган.

башлыклар: Монда «башлыклар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе, күрәсең, яһүдләрнең югары суды, ягъни Югары киңәшмәнең, әгъзаларын күрсәтә. Бу төшенчә Ях 3:1 дә Никәдимгә — бу судның әгъзасына — карата кулланыла. (Ях 3:1 гә аңлатманы кара.)

синагогадан куып чыгарырлар: Ях 9:22 гә аңлатманы кара.

хөкем итмим: Яки «гаепләмим». (Ях 3:17 гә аңлатманы кара.)

Медиаматериал

Пальма агачы
Пальма агачы

Изге Язмалар язылган чорда финик пальмасы (Phoenix dactylifera) Исраилдә һәм аның тирә-ягында күп итеп үскән. Пальмалар Гәлиләя диңгезенең яры буенда һәм эссе Үрдүн үзәненең көньяк өлешендә күп булган. Алар «финик пальмалары шәһәре» дип аталган Әрихә янында аеруча күп үскән (Кн 34:3; Хк 1:16; 3:13; 2Ел 28:15). Финик пальмасының биеклеге 30 м җитә ала. Аның ботаклары 3—5 м кадәр үсә. Яһүдләр пальма ботакларын шатлыклы Куыш кору бәйрәме вакытында җыйган (Лв 23:39—43; Нк 8:14, 15). Халык, Гайсәне «Исраил Патшасы» буларак сәламләгәндә, пальма ботаклары кулланган (Ях 12:12, 13). Бу аларның, күрәсең, аның патша дәрәҗәсен данлаганын һәм аңа буйсынганын күрсәткән. Ач 7:9, 10 да искә алынган «бихисап күп кеше» дә «кулларына пальма ботаклары тотып»: «Коткару... Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» — дип әйтә.

Ишәк баласы
Ишәк баласы

Ишәк атлар ыругыннан булган тактояклы хайван. Ул аттан кечерәк гәүдәсе, кыскарак ялы, озынрак колаклары һәм очында чук булган нечкә койрыгы белән аерылып тора. Ишәкне аңгыра һәм үҗәт дип санасалар да, чынлыкта ул аттан акыллырак. Һәм ул чыдам хайван. Ир-атлар да, хатын-кызлар да һәм хәтта күренекле исраиллеләр дә ишәккә атланып йөргән (Йш 15:18; Хк 5:10; 10:3, 4; 12:14; 1Иш 25:42). Давыт улы Сөләйман, патша итеп майланыр өчен, үз атасының качырына — ишәк белән биянең кушылуыннан туган хайванга атланып барган (1Пат 1:33—40). Шуңа күрә Сөләйманнан бөегрәк Гайсәнең, Зк 9:9 дагы пәйгамбәрлекне үтәп, Иерусалимга атка атланып түгел, ә ишәк баласына атланып кергәне бик урынлы булган.