Яхъя 7:1—52
Искәрмәләр
Яһүдләр: Яхъяның Яхшы хәбәрендә кулланылганда, бу төшенчә, контекстка карап, төрле мәгънәләргә ия. Ул гомумән яһүд халкын, Яһүдиядә яшәгән, Иерусалимда я аның тирәсендә яшәгән яһүдләрне аңлатырга мөмкин. Бу төшенчә шулай ук таррак мәгънәдә кулланылып, Муса кануны белән бәйле, әмма еш кына бу Канунның рухына каршы килгән кеше йолаларын ашкынып тоткан яһүдләрне дә күрсәтергә мөмкин (Мт 15:3—6). Гайсәгә дошман булган яһүдләрнең хакимият кешеләре яки дини җитәкчеләре бу «яһүдләрнең» алдынгылары булган. Бу өзектә шушы төшенчә яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен белдерә. Яхъя китабының 7 нче бүлегендә бу сүз очраган кайбер башка урыннарда да, контекст күрсәткәнчә, ул шул ук мәгънәгә ия. (Ях 7:13, 15, 35а; сүзлектән «Яһүд» кара.)
Чатыр кору бәйрәме: Яки «Куыш кору бәйрәме». Мәсихче Грек Язмаларында бу бәйрәм монда гына искә алына. Бу бәйрәм б. э. 32 елының көзендә үткәрелгән бәйрәмне күрсәтә. (Сүзлектән «Куыш кору бәйрәме» һәм Ә15 кушымт. кара.)
Яһүдләр: Монда «яһүдләр» төшенчәсе Иерусалимда Чатыр кору бәйрәменә җыелган гомумән халыкны аңлатадыр. Шулай ук ул яһүдләрнең дин җитәкчеләрен дә күрсәтергә мөмкин. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
яһүдләрдән: Күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
яһүдләр: Бу сүз, күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. Бу Гайсәнең аларга 19 нчы шигырьдә бирелгән мондый соравыннан күренә: «Ни өчен мине үтерергә җыенасыз?» (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
Ул бит дини мәктәпләрдә укымаган Яки «Ул бит өйрәтелмәгән». Гайсә белемсез булмаган, әмма ул раввиннар мәктәбендә югары белем алмаган.
Язмаларны: Сүзгә-сүз «язуларны; хәрефләрне». «Хәрефләрне белү» дигән сүзтезмә бу — идиома, мәгънәсе «язуларны (китапларны, әдәбиятны) белү». Бу контекстта ул, күрәсең, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларны белүне аңлата.
үземнән: Яки «үзем». Аллаһының Баш вәкиле буларак, Гайсә һәрчак Йәһвә әйткәннәрен тыңлый һәм Йәһвә кушканны сөйли.
Шимбә көнне сөннәткә утырталар: Ир балалар өчен сөннәткә утыртылу Муса кануны буенча мәҗбүри таләп булган; баланы, туганнан соң, сигезенче көнне сөннәткә утыртканнар (Лв 12:2, 3). Бу шулкадәр мөһим дип саналган ки, хәтта сигезенче көн эшләү тыелган Шимбә көненә туры килсә дә, бала сөннәткә утыртылган. (Сүзлектән «Сөннәтләү» кара.)
башлыкларыбыз: Монда яһүд башлыкларын аңлата. Гайсә җирдә хезмәт иткән вакытта Исраил белән Рим империясе дә, яһүд башлыклары да идарә иткән. Яһүдләрнең иң югары идарә итү органы Югары киңәшмә булган. Аны 71 өлкән, шул исәптән баш рухани, тәшкил иткән. Рим хөкүмәте Югары киңәшмәгә яһүдләрнең эшләрен хәл итәр өчен чикләнгән хакимлек биргән. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.)
мин аның вәкиле: Сүзгә-сүз «мин аның янында». Монда пара́ (сүзгә-сүз «янында») бәйлегенең кулланылуы Гайсәнең Аллаһыдан булганын гына түгел, ә аның Йәһвәгә бик якын, ягъни янында, булганын ассызыклый. Шул мәгънәдә Гайсә Аллаһының «вәкиле».
сакчылар: Ягъни Иерусалимдагы гыйбадәтханә сакчылары. Алар, күрәсең, Югары киңәшмә карамагында хезмәт иткәннәр һәм өлкән руханиларга буйсынганнар.
яһүдләр: Өлкән руханилар һәм фарисейлар искә алынган бу контекстта (Ях 7:32, 45), «яһүдләр» дигән сүз, күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен белдерә. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
таралып яшәүче яһүдләр: Сүзгә-сүз «таралу». Бу контекстта диаспора́ дигән грек сүзе Исраилдән читтә яшәгән яһүдләрне аңлата. Яһүдләрнең таралуы, ягъни диаспорасы, аларны башка халыклар яулап алып, туган җирләреннән сөреп җибәргәнгә, барлыкка килгән: аларны башта б. э. к. 740 елны ассириялеләр, ә аннан соң б. э. к. 607 елга кадәр һәм шул елны бабыллылар әсирлеккә алып киткән (2Пат 17:22, 23; 24:12—17; Ир 52:28—30). Исраилгә әсирләрнең калдыгы гына кайткан, калганнары исә таралган килеш яшәгән (Иш 10:21, 22). Б. э. к. V гасырга яһүд җәмгыятьләре, күрәсең, Фарсы империясенең 127 өлкәсендә булган (Әс 1:1; 3:8). Монда Ях 7:35 тә кулланылган бу сүз греклар арасында таралып яшәүче яһүдләрне күрсәтә. Беренче гасырда яһүдләр Исраилдән читтә күп кенә грекча сөйләшүче җәмгыятьләрдә, мәсәлән Суриядә, Кече Азиядә һәм Мисырда, шулай ук Рим империясенең Европа өлешендә, шул исәптән Грециядә һәм Римда, яшәгән. Яһүдләр башкаларны үз диненә күчерер өчен тырышлыклар куйган. Моның ярдәмендә вакыт узу белән күп кешеләр Йәһвә һәм ул яһүдләргә биргән Канун турында берникадәр белемгә ия булган (Мт 23:15). Күп илләрдән яһүдләр һәм прозелитлар б. э. 33 елында Иерусалимда Илленче көн бәйрәмендә булган, һәм алар шунда Гайсә турында яхшы хәбәрне ишеткән. Шулай итеп, яһүдләр бөтен Рим империясе буйлап таралып яшәгәнгә, мәсихчеләр дине бик тиз таралган булган.
соңгы... көнендә: Ягъни Чатыр кору бәйрәменең (Куыш кору бәйрәме) җиденче көне, 21 тишри. Ул «бәйрәмнең... бөек көне» дип аталган булган. (Кн 16:13; Ях 7:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Куыш кору бәйрәме» һәм Ә15 кушымт. кара.)
Язмада әйтелгәнчә: Гайсә, күрәсең, монда ниндидер аерым бер шигырьне өземтә итеп китерми, ә Иш 44:3; 58:11; һәм Зк 14:8 кебек шигырьләрне күздә тотадыр. Ике елдан күбрәк вакыт элек, Гайсә, самарияле хатын белән тереклек суы турында сөйләшкәндә, шул суны алу нинди файда китерәчәк икәненә игътибар иткән (Ях 4:10, 14). Бу шигырьдә исә Гайсә «тереклек суы» үзенә иман итүче шәкертләреннән, алар аны башкалар белән уртаклашканда, гөрләп агачак дип әйтә (Ях 7:37—39). Гайсәнең шәкертләре б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рух ала башлаганнан соң тыңларга теләгән бар кешегә тормыш бирүче суны бирергә рухландырылган булган. Моңа Мәсихче Грек Язмаларында күп дәлилләр бар (Рс 5:28; Кл 1:23).
тереклек суы гөрләп агачак: Гайсә монда, бәлки, Чатыр кору бәйрәме (Куыш кору бәйрәме) вакытында тотылган йоланы күздә тоткандыр. Бу йола буенча, Силуам сулыгыннан су алынган һәм иртәнге корбан китерелә торган вакытта алтын савыттан шәраб белән бергә мәзбәхкә агызылган. (Ях 7:2 гә аңлатманы; сүзлектән «Куыш кору бәйрәме» һәм Ә15 кушымт. кара.) Бәйрәмнең бу үзенчәлеге Еврей Язмаларында искә алынмый; ул соңрак өстәлгән булган. Шулай да, күпчелек белгечләр әйтүенчә, андый йоланы бәйрәмнең җиде көне дәвамында үтәгәннәр, ә сигезенче көнне юк. Рухани бәйрәмнең беренче көнендә — шимбә көнне — агызырга тиешле су Силуам сулыгыннан гыйбадәтханәгә моннан алдагы көнне китерелгән булган. Киләсе көннәрдә рухани алтын чүлмәккә су тутырыр өчен Силуам сулыгына барган. Һәм ул, вакытны исәпләп, гыйбадәтханәгә руханилар корбан кисәкләрен мәзбәх өстенә салырга әзер торганда кайтырга тырышкан. Ул Су капкалары аша үтеп, Руханилар ишегалдына кергәндә, руханилар өч мәртәбә быргы кычкырткан. Аннары су бер чанга, ә шәраб икенче чанга агызылган, шуннан алар мәзбәх нигезенә агып төшкән. Аннан соң музыка уйнап Халлел мәдхияләрен җырлаганнар (Зб 113—118), ә кешеләр кулларындагы пальма ботакларын мәзбәхкә таба болгаганнар. Бу вакыйга шатлыклы катнашучыларның Ишагыянең мондый пәйгамбәрлек сүзләрен исләренә төшергәндер: «Коткару чишмәләреннән сез шатланып су алырсыз» (Иш 12:3).
алар ул вакытта рух әле алмаган иделәр: «Рух» дип бирелгән грек сүзе пне́ума монда ике тапкыр очрый һәм Аллаһының изге рухын, ягъни эш итүче көчен, аңлата. Гайсә һәм аны тыңлаган кешеләр Аллаһының инде күп вакыт үзенең изге рухын кулланганын (Яр 1:2; 2Иш 23:2; Рс 28:25) һәм шул рухны үзенең тугры хезмәтчеләренә, мәсәлән Өтнәил, Ифтах һәм Шимшонга, биргәнен белгән (Хк 3:9, 10; 11:29; 15:14). Шуңа күрә Яхъя рухның камилсез кешеләргә яңа яктан файда китерәчәген ап-ачык күрсәткән. Аллаһының борынгы хезмәтчеләренең берсе дә рух аша күктәге тормышка чакырылган булмаган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсә үз шәкертләренең өстенә изге рух койган; ул аны данланган рух буларак Йәһвәдән кабул иткән булган (Рс 2:4, 33). Ул чакта камилсез кешеләргә күктә рухи шәхес булып яшәү өмете беренче тапкыр бирелгән булган. Андый майлану ярдәмендә мәсихчеләр элек аңламаган күп нәрсәнең мәгънәсен аңлый алган.
халык ләгънәт ителгән: Горур һәм үзләрен тәкъва дип санаган фарисейлар һәм дини җитәкчеләр Гайсәне тыңлаган гади кешеләргә кимсетеп караган һәм аларны «ләгънәт ителгән» халык дип атаган. Монда кулланылган грек сүзе эпа́ратос кимсетү төшенчәсе булып тора һәм шулай аталган кешеләрне Аллаһы ләгънәт иткән дигән фикерне үз эченә ала. Яһүд дине җитәкчеләре гади халыкка җирәнеп караганнарын белдерер өчен, шулай ук ам-хаа́ретс, ягъни «җир кешеләре», дигән еврей төшенчәсен кулланган. Башта ул хөрмәтләү сүзе булган; ул билгеле бер җирнең халкына карата, гадиләр һәм фәкыйрьләргә генә түгел, ә шулай ук күренекле кешеләргә карата да кулланылган (Яр 23:7; 2Пат 23:35; Йз 22:29). Әмма Гайсә көннәренә бу төшенчә Муса канунын белмәгән дип саналган кешеләргә яки раввиннарның йолаларын нечкәлекләренә кадәр үти алмаган кешеләргә карата кулланылган. Бу карашны соңрак язылган раввиннарның язулары раслый. Күп кенә дини җитәкчеләр андый кешеләргә җирәнеп караган һәм алар белән ашарга, аралашырга я алардан берәр нәрсә сатып алырга теләмәгән.
Әллә син дә Гәлиләядәнме?: Бу сорау, күрәсең, Яһүдиядә яшәүче бу кешеләрнең гәлиләялеләргә карата хис иткән җирәнүен чагылдыра. Никәдим Гайсәне яклап сөйләгәндә (Ях 7:51), фарисейлар, асылда, аңардан болай дип сораган: «Үзеңне надан гәлиләяле белән бер дәрәҗәгә куеп, аны яклыйсыңмы?» Югары киңәшмә һәм гыйбадәтханә Иерусалимда булганга, анда, һичшиксез, Канунны өйрәтүчеләр күп булган; шуңа күрә, күрәсең, яһүдләрнең мондый әйтеме барлыкка килгән: «Баер өчен — төньякка [Гәлиләягә], ә зирәклеккә ия булыр өчен көньякка [Яһүдиягә] бар». Ләкин дәлилләр күрсәткәнчә, гәлиләялеләр Аллаһы канунын белгән. Гәлиләя шәһәрләрендә һәм авылларында Канун өйрәтүчеләре һәм шулай ук белем бирү үзәкләре булып хезмәт иткән синагогалар булган (Лк 5:17). Никәдимгә бирелгән бу һавалы җавап шуны күрсәтә: фарисейлар Гайсәнең чынлыкта Бәйтлеһемдә туганын белер өчен бернинди тырышлыклар куймаган (Мик 5:2; Ях 7:42). Алар шулай ук Ишагыянең пәйгамбәрлеген аңламаган; анда Мәсихнең вәгазьләве Гәлиләядә балкып торган «бөек яктылык» белән чагыштырылган (Иш 9:1, 2; Мт 4:13—17).
Гәлиләядән бернинди пәйгамбәр чыкмаячак: Бу сүзләр Иш 9:1, 2 дәге пәйгамбәрлек сүзләргә каршы килә; анда Гәлиләядән бөек яктылык киләчәк диелә. Шулай ук кайбер тикшерүчеләр фикере буенча, фарисейларның әһәмиятсез Гәлиләядән бер пәйгамбәр дә чыкмаган һәм бөтенләй чыга алмый дигән сүзләре нигезсез. Фарисейларның андый карашы Юныс пәйгамбәрнең Гәлиләя шәһәре Геф-хәфәрдән булганына каршы килә; бу шәһәр Гайсә үскән Насарадан төньяк-төньяк-көнчыгышка таба 4 км ераклыкта гына урнашкан булган (2Пат 14:25).
7:53
Иң борынгы ышанычлы кулъязмаларда Ях 7:53—8:11 дәге өзек юк. Бу 12 шигырь, һичшиксез, Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең төп нөсхә текстына өстәлгән булган. (А3 кушымт. кара.) Алар Яхъяның Яхшы хәбәрен үз эченә алган ике иң борынгы папирусларда юк: Бодмер папирусы 2 (P66) һәм Бодмер папирусы 14, 15 (P75). Алар икесе дә б. э. II гасырына карый. Бу шигырьләр шулай ук б. э. IV гасырына караган Синай кодексында һәм Ватикан кодексында да юк. Алар беренче тапкыр б. э. V гасырына караган бер грек кулъязмасында (Беза кодексы) очрый, ләкин б. э. IX гасырына кадәрге бернинди башка грек кулъязмаларында очрамый. Алар Изге Язмаларның күпчелек борынгы тәрҗемәләрендә юк. Грек кулъязмаларының бер төркемендә бу өзек Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәренең азагында өстәлгән, ә икенче төркемдә бу өзек Лк 21:38 дән соң куелган. Бу өзекнең төрле кулъязмаларда төрле урында торганы ул өстәлгән булган дигән нәтиҗәнең дөреслеген раслый. Күпчелек белгечләр шушы шигырьләрнең Яхъя хәбәренең төп нөсхәсендә булмаганы белән килешә.
Бу шигырьләр өстәлгән грек кулъязмаларында һәм башка телләргә тәрҗемәләрдә болай диелә (кайбер аермалар булырга мөмкин):
53 Шунда барысы да өйләренә кайтып киттеләр.
8 Ә Гайсә Зәйтүн тавына китте. 2 Иртә белән ул яңадан гыйбадәтханәгә килде, һәм бар халык аның янына җыела башлады. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады. 3 Шунда канунчылар белән фарисейлар, зина кылуда тотылган бер хатынны алып килделәр һәм, аны уртага бастырып, 4 Гайсәгә болай диделәр: «Остаз, бу хатын зина кылганда тотылды. 5 Муса Канунда безгә андый хатыннарны ташлар атып үтерергә кушты, ә син нәрсә әйтерсең?» 6 Алар моны Гайсәне сынар өчен, аны гаепләрлек берәр сәбәп табар өчен әйттеләр. Әмма Гайсә, иелеп, бармагы белән җиргә яза башлады. 7 Ләкин алар сорауларын кабатлап торганга, ул тураеп басты да, аларга: «Кайсыгыз гөнаһсыз булса, шул беренче булып аңа таш атсын»,— диде. 8 Шуннан соң, иелеп, кабат җиргә яза башлады. 9 Моны ишеткәч, кешеләр, өлкәннәрдән башлап, бер-бер артлы тарала башладылар. Гайсә һәм уртада басып торган теге хатын-кыз гына калды. 10 Гайсә торып басты да: «Ханым, кайда алар? Беркем дә сине хөкем итмәдеме?» — дип сорады. 11 «Беркем дә, әфәндем»,— диде аңа хатын. «Мин дә сине хөкем итмим. Бар, башка гөнаһ кылып йөрмә»,— диде аңа Гайсә.