Лүк 22:1—71

22  Паса́х+ дип аталган Төче икмәк бәйрәме якынлашып килә иде.+  Өлкән руханилар һәм канунчылар Гайсәдән котылу җаен эзли иделәр,+ әмма халыктан гына курка иделәр.+  Шунда Искарио́т дип аталган Яһүднең эченә Шайтан керде. Яһүд 12 шәкертнең берсе иде.+  Ул, барып, өлкән руханилар һәм гыйбадәтханә башлыклары белән Гайсәне алар кулына тапшыру турында сөйләште.+  Алар сөенеп, аңа көмеш тәңкәләр бирергә килеште.+  Ул ризалашты һәм Гайсәне алар кулына халык белмәгәндә тапшыру җаен эзли башлады.  Төче икмәк бәйрәме килеп җитте. Ул көнне Пасах бәйрәме корбаны китерелергә тиеш иде.+  Шунда Гайсә, Пете́р белән Яхъяны җибәрде дә аларга: «Барыгыз, безнең өчен Пасах ризыгын әзерләгез»+,— диде.  Алар Гайсәдән: «Аны кайда әзерлик?» — дип сорады. 10  Ул аларга болай диде: «Шәһәргә кергәч, сезгә су тулы чүлмәк күтәреп баручы кеше очрар. Аңа ияреп барыгыз һәм ул кергән өйгә керегез.+ 11  Йорт хуҗасына болай диегез: „Остаз болай дип сорый: „Шәкертләрем белән Пасах ризыгын ашар өчен әзерләнгән кунак бүлмәсе кайда?“ 12  Ул сезгә бар кирәклесе булган зур өске бүлмәне күрсәтер. Анда әзерләгез». 13  Шәкертләр киттеләр, һәм барысы да нәкъ Гайсә әйткәнчә булды. Алар Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләде. 14  Вакыт җиткәч, Гайсә үз рәсүлләре белән бергә табын янына утырды+ 15  һәм аларга болай диде: «Газап чигү вакытым килгәнче, шушы Пасах ризыгын сезнең белән бергә ашарга бик теләгән идем, 16  чөнки сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгында бар нәрсә үтәлмичә, мин аны инде ашамаячакмын». 17  Ул касәне алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, болай диде: «Моны алыгыз да авыз итеп бер-берегезгә бирегез. 18  Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килгәнче, мин шәраб башка эчмәячәкмен».+ 19  Аннан соң ул икмәкне алды+ һәм, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, аны сындырып аларга бирде дә болай диде: «Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата.+ Мине искә алу өчен шулай эшләгез».+ 20  Кичке аштан соң Гайсә шул ук рәвешчә касәне алды һәм болай диде: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма+ нигезләнгән яңа килешүне аңлата.+ 21  Әмма миңа хыянәт итүче минем белән бер табын янында утыра.+ 22  Адәм Улы, үзе турында алдан ничек әйтелгән булса, шул юл белән бара.+ Шулай да аны сатучыга кайгы!»+ 23  Шунда алар үзара андый явызлыкка кайсыбыз барыр икән дип фикерләшә башлады.+ 24  Ләкин алар арасында кайнар бәхәс тә чыкты. Алар араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип бәхәсләште.+ 25  Гайсә исә аларга болай диде: «Халыкларның патшалары алар өстеннән хакимлек итә, һәм халыклар өстеннән хакимлеккә ия кешеләр хәйриячеләр дип атала.+ 26  Ә сез андый булмагыз.+ Арагызда иң бөеге кече кебек,+ җитәкче хезмәтче кебек булсын.+ 27  Чөнки кем бөегрәк? Табын янында утыручымы яки аңа хезмәт күрсәтүчеме? Табын янында утыручы түгелме? Ә мин сезнең арада хезмәт күрсәтүче кебек.+ 28  Әмма мин сынаулар кичергәндә,+ сез минем белән калдыгыз,+ 29  һәм, Атам минем белән Патшалык+ турында килешү төзегән кебек, мин дә сезнең белән килешү төзим. 30  Моны сез Патшалыгымдагы табынымнан ашап-эчсен дип+ һәм Исраилнең 12 кабиләсен хөкем итү өчен тәхетләргә утырсын+ дип эшлим.+ 31  Шиму́н, Шимун, Шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт сорады.+ 32  Әмма мин иманың кимемәсен дип ялварып дога кылдым,+ һәм син тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт».+ 33  Шунда Петер аңа: «Хуҗам, мин синең белән төрмәгә дә, үлемгә дә барырга әзермен»,— диде.+ 34  Гайсә исә аңа болай дип әйтте: «Петер, сиңа шуны әйтәм: бүген әтәч кычкырганчы, син өч тапкыр мине белмисең дип әйтерсең».+ 35  Шуннан соң ул шәкертләреннән: «Мин сезне янчыксыз, капчыксыз, аяк киемсез җибәргән чакта,+ сез берәр нәрсәгә мохтаҗ булдыгызмы?» — дип сорады. «Юк!»* — диделәр алар. 36  Шунда ул аларга болай диде: «Ә хәзер янчыгы булганы аны да, ризык салынган капчыгын да алсын, һәм кылычы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. 37  Сезгә шуны әйтәм: „Аны канунсызлар рәтенә керттеләр“+,— дип язылган сүзләр миндә үтәлергә тиеш, чөнки минем хакта язылганнар тормышка аша».+ 38  Шунда алар аңа: «Хуҗабыз, менә монда ике кылыч бар»,— диделәр. «Шул җитәр»,— диде ул. 39  Аннан чыккач, ул, гадәттәгечә, Зәйтүн тавына китте, аның шәкертләре дә аңа иярде.+ 40  Анда барып җиткәч, ул аларга: «Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, өзлексез дога кылыгыз»,— диде,+ 41  һәм үзе алардан таш атымы кадәр читкәрәк китте. Шунда тезләнеп болай дип дога кылды: 42  «Әтием, әгәр теләсәң, миннән бу касәне алчы. Шулай да минем түгел, ә синең ихтыярың үтәлсен».+ 43  Шунда аның янына күктән бер фәрештә төште һәм аны ныгытты.+ 44  Ул күңел газаплары кичереп, тагы да тырышыбрак дога кылуын дәвам итте,+ һәм аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек булды. 45  Дога кылганнан соң, ул, торып, шәкертләре янына китте. Килсә, алар кайгыдан талчыгып йоклап утыралар. 46  Шунда ул аларга: «Нигә йоклап утырасыз? Торыгыз һәм, вәсвәсәгә бирелмәс өчен, өзлексез дога кылыгыз»,— диде.+ 47  Ул әле сөйләп торганда, халык төркеме күренде, ә иң алдан 12 шәкертнең берсе — Яһүд килә иде. Ул Гайсәне үбәр өчен аның янына килде.+ 48  Гайсә исә аңардан: «Яһүд, син Адәм Улын үбеп сатасыңмы?» — дип сорады. 49  Гайсә янындагылар, нәрсә буласын аңлап: «Хуҗабыз, аларга кылыч белән сугыйкмы?» — диделәр, 50  һәм аларның берсе, баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.+ 51  Моңа Гайсә: «Туктагыз! Җитәр!» — диде һәм, хезмәтченең колагына кагылып, аны савыктырды. 52  Шунда Гайсә үзен кулга алырга килгән өлкән руханиларга, гыйбадәтханә башлыкларына һәм өлкәннәргә болай диде: «Нәрсә сез кылыч һәм чукмар тотып килдегез? Әллә мин юлбасармы?+ 53  Мин ничәмә көннәр сезнең белән бергә гыйбадәтханәдә булдым,+ һәм сез миңа кул күтәрмәдегез.+ Ләкин хәзер сезнең вакыт һәм караңгылык хакимлеге».+ 54  Шунда алар аны кулга алдылар+ һәм баш рухани өенә алып киттеләр. Петер исә ерактарак калып аларга ияреп барды.+ 55  Кешеләр ишегалды уртасында учак ягып бергә утыргач, Петер дә алар янына килеп утырды.+ 56  Ә бер хезмәтче кыз, аның янып торган учак янында утырганын күреп, аңа текәлеп карады да: «Бу кеше дә аның белән бергә иде»,— диде. 57  Әмма ул моны инкяр итеп: «Мин аны белмим»,— дип әйтте.+ 58  Бераздан башка берәү, аны күреп: «Син дә аларның берсе»,— диде. Ләкин Петер аңа: «Юк»,— дип әйтте.+ 59  Бер сәгатьләп вакыт үткәч, тагын берсе: «Чыннан да, ул да аның белән бергә булган, ул Гәлилә́ядән бит!» — дия-дия үзсүзлеләнә башлады. 60  Әмма Петер: «Мин синең нәрсә сөйләгәнеңне белмим!» — диде. Шунда, ул әле сөйләгәндә, әтәч кычкырды. 61  Һәм Хуҗа, борылып, Петергә карады. Шунда Петер Хуҗаның үзенә: «Бүген әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйткән сүзләрен исенә төшерде.+ 62  Ул чыкты да кайгыдан елап җибәрде. 63  Ә Гайсәне сак астында тотучы кешеләр аңардан мыскыллап көлә башладылар+ һәм аны кыйнадылар.+ 64  Алар, аның йөзен каплап, аңардан: «Соң, пәйгамбәр, әйт: кем сиңа сукты?» — дип сорыйлар иде. 65  Шулай ук аңа башка күп кенә яман сүзләр әйттеләр. 66  Таң атканнан соң аксакаллар җыелышы җыелды, анда өлкән руханилар һәм канунчылар килде.+ Гайсәне Югары киңәшмә залына китергәч, алар аңа болай диделәр: 67  «Мәсих булсаң, әйт моны безгә».+ Әмма ул аларга болай дип әйтте: «Әйтсәм дә, һич тә ышанмас идегез. 68  Сорасам да, җавап бирмәс идегез. 69  Ләкин хәзер Адәм Улы+ кодрәтле Аллаһының уң ягында утырачак».+ 70  Шунда барысы: «Димәк, син Аллаһы Улы?» — дип сорады. «Сез үзегез мине Аллаһы Улы дисез»,— диде аларга Гайсә. 71  Алар: «Безгә тагын нинди шаһитлек кирәк? Без бит моны аның үз авызыннан ишеттек»,— диде.+

Искәрмәләр

Яки «Бер нәрсәгә дә!»

Искәрмәләр

Пасах дип аталган Төче икмәк бәйрәме: Чынлыкта 14 нисанда үткәрелгән Пасах бәйрәме 15 нисаннан алып 21 нисанга кадәр дәвам иткән Төче икмәк бәйрәменнән аерылып торган. (Лв 23:5, 6; Сн 28:16, 17; Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә бу ике бәйрәм үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көн, шул исәптән 14 нисан да, бер бәйрәм дип саналган. Иосиф Флавий «төче икмәк бәйрәме дип аталган сигез көнлек бәйрәмне» искә ала. Лк 22:1—6 да сурәтләнгән вакыйгалар б. э. 33 елының 12 нисанында булган. (Ә12 кушымт. кара.)

Искариот: Бәлки, «Кериут кешесе» дигәнне аңлата. Яһүднең атасы Шимун да «Искариот» дип аталган (Ях 6:71). Бу кушамат, гомум кабул ителгәнчә, Шимун белән Яһүднең Кириут-хисрун дигән Яһүдия шәһәреннән булганнарын аңлата (Йш 15:25). Шулай булса, 12 рәсүл арасыннан Яһүд кенә Яһүдиядән булган, калганнары исә гәлиләялеләр булган.

Искариот: Мт 10:4 кә аңлатманы кара.

гыйбадәтханә башлыклары: Монда грек текстында сүзгә-сүз «башлыклар» дип әйтелә, ләкин Лк 22:52 дә, нинди башлыклар турында сүз барганын күрсәтер өчен, «гыйбадәтханә» сүзе өстәлә. Шуңа күрә аңлаешлы булсын өчен монда «гыйбадәтханә» сүзе өстәлгән. Бу башлыкларны Лүк кенә искә ала (Рс 4:1; 5:24, 26). Алар гыйбадәтханә сакчыларының җитәкчеләре булган. Аларны Яһүд белән сөйләшергә, Гайсәнең булачак кулга алынуы законлы булып күренсен өчен, чакырганнардыр.

көмеш тәңкәләр: Сүзгә-сүз «көмеш», ягъни акча итеп кулланылган көмеш. Мт 26:15 буенча, акчаның күләме «30 көмеш тәңкә» булган. Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Маттай гына Яһүднең Гайсәне күпме акчага сатканын телгә ала. Бу, бәлки, Тирда сугылган 30 көмеш шәкыл булгандыр. Шул бәя, күрәсең, өлкән руханиларның Гайсәгә җирәнеп караганнарын күрсәтә, чөнки Канун буенча бу кол өчен түләнә торган бәя булган (Чг 21:32). Шулай ук Зәкәрия пәйгамбәр тугрылыксыз исраиллеләрдән Аллаһы халкына пәйгамбәрлек иткәне өчен үзенә эш хакын бирүләрен сорагач, алар аңа «30 көмеш тәңкә» үлчәп биргәннәр. Шулай итеп, алар аны колдан артык күрмәгәннәрен күрсәткән (Зк 11:12, 13).

Пасах дип аталган Төче икмәк бәйрәме: Чынлыкта 14 нисанда үткәрелгән Пасах бәйрәме 15 нисаннан алып 21 нисанга кадәр дәвам иткән Төче икмәк бәйрәменнән аерылып торган. (Лв 23:5, 6; Сн 28:16, 17; Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә бу ике бәйрәм үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көн, шул исәптән 14 нисан да, бер бәйрәм дип саналган. Иосиф Флавий «төче икмәк бәйрәме дип аталган сигез көнлек бәйрәмне» искә ала. Лк 22:1—6 да сурәтләнгән вакыйгалар б. э. 33 елының 12 нисанында булган. (Ә12 кушымт. кара.)

Төче икмәк бәйрәме килеп җитте: Лк 22:1 гә аңлатмада искә алынганча, Гайсә көннәрендә Пасах бәйрәме (14 нисан) һәм Төче икмәк бәйрәме (15—21 нисан) үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көн, шул исәптән 14 нисан да, кайчак «Төче икмәк бәйрәме» дип аталган. (Ә15 кушымт. кара.) Монда искә алынган көн 14 нисанга карый, чөнки ул көнне Пасах бәйрәме корбаны китерелергә тиеш иде дип әйтелә (Чг 12:6, 15, 17, 18; Лв 23:5; Кн 16:1—7). 7—13 нче шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйга, күрәсең, 13 нисан көнне төштән соң, Пасах ризыгы өчен барысы әзерләнгән вакытта булган; ә Пасах бәйрәме кич белән, кояш баегач 14 нисан башлангач, бәйрәм ителгән. (Ә12 кушымт. кара.)

Вакыт җиткәч: Ягъни 14 нисан башланган кич җиткәч. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)

касәне алды: Гайсә көннәрендә үткәрелгән Пасах бәйрәме вакытында шәраб эчкәннәр (Лк 22:15). Изге Язмаларда Мисырдагы Пасах бәйрәме вакытында шәраб кулланылган дип әйтелми; Йәһвә дә бу бәйрәм вакытында шәраб кулланырга кушмаган. Шуңа күрә Пасах вакытында шәраб тутырылган берничә касәне бәйрәмдә катнашучыларга тапшыру гореф-гадәте, күрәсең, соңрак кертелгән булган. Гайсә Пасах бәйрәмендә шәрабның кулланылуын хөкем итмәгән, ә Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, үз рәсүлләре белән шәраб эчкән. Соңрак ул аларга, Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткәндә, эчәр өчен бер касә шәраб биргән (Лк 22:20).

икмәкне алды... ...аны сындырып: Борынгы Якын Көнчыгышта икмәк, гадәттә, юка һәм, төче булса, уалучан булган. Гайсәнең икмәкне сындырганы бернинди рухи мәгънәгә ия түгел. Андый икмәкне шулай бүлү гадәти хәл булган. (Мт 14:19 га аңлатманы кара.)

аңлата: Грек сүзе эсти́н (сүзгә-сүз мәгънәсе «булу») монда «мәгънә йөртә; символлаштыра; белдерә; күрсәтә» дигәнне аңлата. Рәсүлләргә Гайсәнең нәрсә әйтергә теләгәне ап-ачык булган, чөнки бу очракта Гайсәнең камил тәне алар алдында булган, шуны ук алар ашарга җыенган төче икмәк турында да әйтеп була. Шуңа күрә ул икмәк турыдан-туры Гайсәнең тәне була алмаган. Шуны да әйтергә кирәк: шул ук грек сүзе Мт 12:7 дә кулланыла, һәм күп Изге Язмаларда ул «мәгънә» дип бирелә.

икмәкне алды... аны сындырып: Мт 26:26 га аңлатманы кара.

аңлата: Мт 26:26 га аңлатманы кара.

Кичке аштан: Монда, һичшиксез, Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә кертер алдыннан Гайсә үз шәкертләре белән ашаган Пасах ашы турында сүз бара. Димәк, Гайсә Пасах бәйрәмен ул вакыттагы йола буенча үткәргән. Ул, бу бәйрәмгә берәр яңа нәрсә кертеп, аны үзгәртмәгән я бозмаган. Шулай итеп ул, яһүд буларак, Канунны үтәгән. Әмма Пасах бәйрәме Муса кануны буенча үткәрелгәч, Гайсә үзенең якынлашып килүче үлемен искә алу өчен яңа кичке ашны гамәлгә керткән. Ул шул ук Пасах бәйрәме көнендә үтерелгән булган.

каныма нигезләнгән яңа килешүне: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Лүк кенә Гайсәнең шушы очракта «яңа килешү» турында әйткәнен искә ала; бу Ир 31:31 дә әйтелгәнне хәтерләткәндер. Йәһвә һәм майланган мәсихчеләр арасындагы бу яңа килешү Гайсәнең корбаны аша гамәлгә кертелгән (Ев 8:10). Гайсә монда «килешү» һәм «кан» төшенчәләрен куллана; нәкъ шулай бу төшенчәләрне Муса Синай тавы янында, исраиллеләр белән төзелгән Канун килешүенең арадашчысы булып эш иткәндә, кулланган (Чг 24:8; Ев 9:19—21). Бозаулар һәм кәҗәләр каны Исраил белән Аллаһы арасындагы Канун килешүен законлы иткән кебек, Мәсих каны да яңа килешүне раслаган. Бу килешүне Йәһвә рухи Исраил белән төзегән булган һәм б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә гамәлгә керткән (Ев 9:14, 15).

...яңа килешүне аңлата: Кайбер кулъязмаларда 19 нчы шигырьнең икенче өлеше «Бу минем тәнемне аңлата» дигән сүзләр белән тәмамлана, ә 20 нче шигырь гел дә юк. Ләкин бу шигырьләрдәге язылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. (Борынгы кулъязмалар грек текстын билгеләргә ничек ярдәм итә икәне турында күбрәк белер өчен, А3 кушымт. кара.)

Әмма миңа хыянәт итүче минем белән: 21—23 нче шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйга, күрәсең, хронологик тәртиптә язылмаган. Мт 26:20—29 һәм Мк 14:17—25 не Ях 13:21—30 белән чагыштыру шуны күрсәтә: Гайсә Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткәнче Яһүд киткән булган. Мәсих үз рәсүлләрен: «Мин сынаулар кичергәндә, сез минем белән калдыгыз»,— дип мактаганда, Яһүд, һичшиксез, инде китеп барган; бу мактау сүзләре аңа берничек тә кагыла алмаган, һәм аның белән «Патшалык турында килешү» төзелә алмаган (Лк 22:28—30).

шул юл белән бара: Кайбер галимнәр әйтүенчә, бу сүзтезмә, «үз үлеменә бара» дип турыдан-туры әйтмәс өчен, эвфемизм булып тора.

хәйриячеләр: Грек сүзе эверге́тес (сүзгә-сүз «[башкаларга] яхшыны эшләүче») еш кына мирзаларга я билгеле кешеләргә карата, аеруча иганәләре өчен танылган кешеләргә карата, хөрмәтле титул буларак кулланылган. Мәсих шәкертләре арасындагы «җитәкчеләргә» үзләрен «хәйриячеләр» дип һәм шуңа күрә имандашлары үзләренә нәрсәдер бурычлы дип санарга кирәкми, чөнки алар бу дөньядагы җитәкчеләр кебек булырга тиеш түгел (Лк 22:26).

җитәкче: Мондагы грек сүзе хеге́омаи шулай ук Ев 13:7, 17, 24 тә очрый һәм мәсихче җыелыштагы күзәтчеләрнең эшен сурәтләр өчен кулланыла.

хезмәтче: Яки «хезмәт күрсәтүче». Монда диаконе́о дигән грек фигыле кулланыла. Аңа тамырдаш исем диа́конос (хезмәтче) башкалар хакына басынкы гына туктаусыз хезмәт башкарган кешене аңлата. Бу сүз Мәсихкә карата (Рм 15:8), Мәсихнең ир-ат һәм хатын-кыз хезмәтчеләренә (Рм 16:1; 1Кр 3:5—7; Кл 1:23), хезмәттәш ярдәмчеләргә (Фп 1:1; 1Тм 3:8), шулай ук өйдәге хезмәтчеләр (Ях 2:5, 9) һәм хөкүмәт җитәкчеләренә (Рм 13:4) карата кулланыла.

хезмәтче: Яки «хезмәт күрсәтүче». Монда диаконе́о дигән грек фигыле кулланыла. Аңа тамырдаш исем диа́конос (хезмәтче) башкалар хакына басынкы гына туктаусыз хезмәт башкарган кешене аңлата. Бу сүз Мәсихкә карата (Рм 15:8), Мәсихнең ир-ат һәм хатын-кыз хезмәтчеләренә (Рм 16:1; 1Кр 3:5—7; Кл 1:23), хезмәттәш ярдәмчеләргә (Фп 1:1; 1Тм 3:8), шулай ук өйдәге хезмәтчеләр (Ях 2:5, 9) һәм хөкүмәт җитәкчеләренә (Рм 13:4) карата кулланыла.

хезмәт күрсәтүчеме: Грек фигыле диаконе́о бу шигырьдә ике тапкыр кулланыла. (Лк 22:26 га аңлатманы кара.)

Патшалык турында... мин... сезнең белән килешү төзим: Монда «килешү төзергә» дип бирелгән диати́темаи дигән грек фигыле диате́ке («килешү») дигән исем белән тамырдаш. Рс 3:25, Ев 8:10 һәм 10:16 да «килешү төзергә» дигән сүзтезмәдә бу фигыль дә, исем дә кулланыла. Гайсә монда ике килешү турында әйтә: берсе үзе һәм Атасы арасында, ә икенчесе үзе һәм үзенең майланган шәкертләре арасында; шәкертләре аңа Патшалыкта хакимдәшләре буларак кушылырга тиеш.

табынымнан ашап-эчсен: Берәрсе белән бер табыннан ашау ашаучыларның үзара дустанә һәм тыныч мөнәсәбәттә булуларын күрсәткән. Шуңа күрә берәр патшаның табыныннан һәрвакыт ашаган кеше аның махсус илтифатын казанган һәм аның белән якын дуслыкка ия булган (1Пат 2:7). Шундый мөнәсәбәтләрне Гайсә монда үзенең тугры шәкертләренә вәгъдә иткән. (Лк 22:28—30; шулай ук Лк 13:29; Ач 19:9 да кара.)

җилгәргечен: Күрәсең, агачтан ясалган. Ул сугылган ашлыкның саламын һәм кибәген җилгә җилгәрү өчен кулланылган.

сезне бодай иләгән кебек иләргә: Изге Язмалар язылган чорда сугылган һәм җилгәрелгән бодайны иләгәннәр, ягъни иләк аша үтсен өчен каты селкегәннәр. Иләү бодайны салам белән кибәктән аерган. (Мт 3:12 гә аңлатманы кара.) Гайсә кулга алынганнан соң аның шәкертләре дә сыналырга тиеш булган. Гайсә бу сынауны бодай иләү белән чагыштырган.

тәүбә иткәч: Яки «кайткач». Күрәсең, Гайсә Петернең кайтуы яки егылганнан соң күтәрелүе турында әйтә; ул башлыча үз-үзенә чиктән тыш ышанганга һәм кешеләрдән курыкканга егылачак. (Гс 29:25 белән чагыштыр.)

таң атар алдыннан: Сүзгә-сүз «әтәч кычкырганда». Бу, грекларның һәм римлыларның төнне бүлү системасы буенча, төннең өченче сагына бирелгән исем. Ул төн уртасыннан алып иртәнге 3 ләргә кадәр дәвам ителгән. (Шушы шигырьдәге үткән аңлатмаларны кара.) Күрәсең, бу вакыт дәвамында «әтәч... кычкырган» (Мк 14:72). Борынгы вакытлардан алып Урта диңгездән көнчыгышка таба урнашкан илләрдә әтәч кычкыруы вакыт күрсәткеч дип санала. (Мт 26:34; Мк 14:30, 72 гә аңлатмаларны кара.)

әтәч: Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә әтәчнең кычкыруы искә алына, әмма Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең ике тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:34, 74, 75; Мк 14:30, 72; Лк 22:60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, иртән иртүк кычкырган. (Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)

өзлексез дога кылыгыз: Яки «дога кылып торыгыз». Бу киңәшне Лүк кенә язган, ахры, һәм ул, күрәсең, 11 тугры рәсүлгә әйтелгән булган. (Мт 26:36, 37 дәге параллель хәбәр белән чагыштыр.) Икенче охшаш киңәш Лк 22:46 да язылган, һәм ул шулай ук Мт 26:41 һәм Мк 14:38 дә дә очрый. Бу икенче киңәш өч шәкерткә генә бирелгән булган; алар, Гайсә бакчада дога кылганда, аның янында булган (Мт 26:37—39; Мк 14:33—35). Лүк шушы ике киңәшне дә искә ала (Лк 22:40, 46), һәм бу Лүк язган Яхшы хәбәрдә дога кылуның мөһимлегенә басым ясалганын күрсәтә. Дога турында яки Гайсәнең дога кылуы турында Лүк кенә искә алган берничә очракны монда табып була: Лк 3:21; 5:16; 6:12; 9:18, 28; 11:1; 23:46.

Миннән бу касәне алчы: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә. (Мт 20:22 гә аңлатманы кара.) Гайсәне көфер сүзләр әйтүдә һәм фетнә күтәрүдә гаепләп үтерергә тиеш булганнар. Моның Аллаһыга хурлык китерә алганын белеп, Гайсә, һичшиксез, бик борчылган, һәм бу аны, үзеннән бу «касәне» алсын дип, атасына дога кылырга этәргән.

миннән бу касәне алчы: Мк 14:36 га аңлатманы кара.

бер фәрештә: Дүрт Яхшы хәбәр язучылар арасында Лүк кенә фәрештәнең күктән төшкәнен һәм Гайсәне ныгытканын искә ала.

аның тире... кан тамчылары кебек булды: Лүк Мәсихнең тире кан тамчылары кебек булган дип яки аның тире ярадан тамган кан тамчыларыдай тамган дип сурәтләп, чагыштыру ясагандыр. Ә бәлки, кайберәүләр уйлавынча, Гайсәнең тире аша чыннан да кан катыш тир чыккандыр; һәм андый хәлнең кайвакыт, кеше көчле хисләр кичергәндә, булырга мөмкин икәне билгеле. Диапедез дип аталган халәттә кан я аның элементлары имин кан тамырлары аша бүленеп чыга. Ә гематидроз дигән башка халәттә кан я аның пигменты катыш тир яки канлы сыекча тире өстенә үтеп чыга, һәм шулай итеп «канлы тир» барлыкка килә. Бу, әлбәттә, Гайсә кичергән халәт турында фаразлар гына.

...кебек булды: 43, 44 нче шигырьләр кайбер борынгы кулъязмаларда бар, ә кайберләрендә юк. Әмма Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә алар бар.

баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп: Бу очракны Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең дүртесе дә искә ала, һәм аларның хәбәре бер-берсен тулыландыра (Мт 26:51; Мк 14:47; Лк 22:50). Гайсә «хезмәтченең колагына кагылып, аны савыктырды» дип (Лк 22:51), «яраткан табибыбыз» Лүк кенә яза (Кл 4:14). Шимун Петернең үзендә булган кылычны кулланганын һәм колагы чабып өзелгән хезмәтченең исеме Малхус булганын Яхшы хәбәрне язучы Яхъя гына искә ала. «Баш руханига» һәм аның өйдәгеләренә «таныш» шәкерт, күрәсең Яхъя булган (Ях 18:15, 16), шуңа күрә аның Яхшы хәбәрендә җәрәхәтләнгән кеше исеменең искә алынганы урынлы. Яхъяның баш руханиның өйдәгеләре белән таныш булуы Ях 18:26 дан да күренә; анда Яхъя Петерне Гайсәнең шәкерте булуда гаепләгән хезмәтче турында яза һәм ул «Петер... колагын чабып өзгән» кешенең туганы булган дип әйтә.

баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп: Бу очракны Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең дүртесе дә искә ала, һәм аларның хәбәре бер-берсен тулыландыра (Мт 26:51; Мк 14:47; Лк 22:50). Гайсә «хезмәтченең колагына кагылып, аны савыктырды» дип (Лк 22:51), «яраткан табибыбыз» Лүк кенә яза (Кл 4:14). Шимун Петернең үзендә булган кылычны кулланганын һәм колагы чабып өзелгән хезмәтченең исеме Малхус булганын Яхшы хәбәрне язучы Яхъя гына искә ала. «Баш руханига» һәм аның өйдәгеләренә «таныш» шәкерт, күрәсең Яхъя булган (Ях 18:15, 16), шуңа күрә аның Яхшы хәбәрендә җәрәхәтләнгән кеше исеменең искә алынганы урынлы. Яхъяның баш руханиның өйдәгеләре белән таныш булуы Ях 18:26 дан да күренә; анда Яхъя Петерне Гайсәнең шәкерте булуда гаепләгән хезмәтче турында яза һәм ул «Петер... колагын чабып өзгән» кешенең туганы булган дип әйтә.

аларның берсе: Ях 18:10 дагы параллель хәбәрдә әйтелгәнчә, баш рухани хезмәтчесенә селтәнгән кеше — Шимун Петер булган, ә хезмәтченең исеме Малхус булган. (Ях 18:10 га аңлатманы кара.)

баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп: Ях 18:10 га аңлатманы кара.

аны савыктырды: Дүрт Яхшы хәбәр язучылар арасында Лүк кенә Гайсәнең баш рухани хезмәтчесен савыктырганын искә ала (Мт 26:51; Мк 14:47; Ях 18:10).

вакыт: Сүзгә-сүз «сәгать». Грек сүзе хо́ра монда, чагыштырмача кыска вакыт аралыгын күрсәтер өчен, образлы кулланыла.

караңгылык хакимлеге: Ягъни рухи караңгылыкта булганнарның хакимлеге. (Кл 1:13 белән чагыштыр.) Рс 26:18 дә караңгылык «Шайтан хакимлеге» белән бергә искә алына. Шайтан, кешеләрне Гайсәнең җәзалап үтерелүенә китергән караңгылык эшләрен башкарырга этәреп, үз хакимлеген кулланган. Мәсәлән, Лк 22:3 тә «Искариот дип аталган Яһүднең эченә Шайтан керде» дип әйтелгән, һәм аннан соң Яһүд Гайсәгә хыянәт иткән (Яр 3:15; Ях 13:27—30).

әтәч... кычкырды: Моның турында бар дүрт Яхшы хәбәрдә языла, ләкин Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең икенче тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:34, 74, 75; Мк 14:30; Лк 22:34, 60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, таң атар алдыннан кычкырган. (Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)

әтәч кычкырды: Мк 14:72 гә аңлатманы кара.

Югары киңәшмә: Тулы Югары киңәшмә — Иерусалимдагы суд — баш руханидан, 70 өлкән һәм канунчыдан торган. Яһүдләр аның хөкем карарларын ахыргы дип санаган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.)

аксакаллар җыелышы: Яки «аксакаллар советы». Монда кулланылган пресбите́рион дигән грек сүзе пресби́терос (сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр») дигән төшенчәгә тамырдаш; соңгысы Изге Язмаларда башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25 һәм Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. «Аксакаллар җыелышы» сүзтезмәсе монда, күрәсең, Югары киңәшмәне — яһүдләрнең Иерусалимдагы югары судын белдерә. Ул өлкән руханилар, канунчылар һәм аксакаллардан торган. Бу өч төркем еш кына бергә искә алына. (Мт 16:21; 27:41; Мк 8:31; 11:27; 14:43, 53; 15:1; Лк 9:22; 20:1; сүзлектән «Өлкән; аксакал» һәм бу шигырьдәге Югары киңәшмә залына дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)

Югары киңәшмә залына: Яки «үзләренең Югары киңәшмәсенә». Югары киңәшмә яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды булган. «Югары киңәшмә залы» я «Югары киңәшмә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сине́дрион сүзгә-сүз «бергә утыру» дигәнне аңлата. Ул берәр очрашуны я җыелышны күрсәтер өчен гомуми төшенчә булса да, Исраилдә дини хөкем органын я судны да аңлата алган. Бу грек сүзе шул судны тәшкил иткән кешеләрне яки шул судның бинасын я урнашкан урынын аңлатырга мөмкин. (Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Югары киңәшмә» кара; шулай ук Югары киңәшмә залының кайдарак урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)

Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)

кодрәтле Затның уң ягында: Берәр идарәченең уң ягында булу шул идарәчедән соң икенче дәрәҗәдә булуны аңлата (Зб 110:1; Рс 7:55, 56). Төп нөсхәдә «кодрәтле Зат» урынында «кодрәт» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла. Параллель урында Лк 22:69 да Лүк «кодрәтнең уң ягында» дигәнне аңлаткан грек сүзтезмәсенә «Аллаһы» дигән грек сүзен өстәгән. Һәм бу сүзтезмә «кодрәтле Аллаһының уң ягында» дип тәрҗемә ителгән. «Кодрәтнең уң ягы» дигән сүзтезмә шулай ук Гайсәгә, Кодрәтле Затның — Аллаһының — уң ягында булганга, кодрәт я хакимлек биреләчәк дигән фикерне дә үз эченә алырга мөмкин.

Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

кодрәтле Аллаһының уң ягында: Берәр идарәченең уң ягында булу шул идарәчедән соң икенче дәрәҗәдә булуны аңлаткан (Зб 110:1; Рс 7:55, 56). «Кодрәтле уң ягы» дигәнне аңлаткан грек сүзтезмәсе шулай ук Мт 26:64 һәм Мк 14:62 дәге параллель хәбәрләрдә очрый һәм «кодрәтле Затның уң ягында» дип тәрҗемә ителгән. Адәм улының «кодрәтле Аллаһының уң ягында» утыруы Гайсәнең кодрәткә, ягъни хакимлеккә, ия булачагын күздә тота. (Мк 14:62; Мт 26:64 кә аңлатманы кара.)

Медиаматериал

Өске бүлмә
Өске бүлмә

Исраилдә кайбер йортларның өске каты булган. Бу бүлмәгә эчтә сөялгән баскычтан я агачтан салынган баскычтан яки тышта таштан салынган я сөялгән баскычтан менгәннәр. Зур өске бер бүлмәдә (ул монда күрсәтелгән бүлмәгә охшаш булгандыр) Гайсә үз шәкертләре белән соңгы Пасах бәйрәмен уздырган һәм Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән (Лк 22:12, 19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында якынча 120 шәкерткә Аллаһы рухы иңгәндә, алар, күрәсең, Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә булган (Рс 1:15; 2:1—4).

Югары киңәшмә
Югары киңәшмә

Яһүдләрнең 71 әгъзадан торган югары суды Югары киңәшмә дип аталган. Ул Иерусалимда урнашкан булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) Мишна буенча, анда утыру урыннары ярымтүгәрәк рәвешендә өч рәт итеп оештырылган булган, ә ике сәркатип суд карарларын язып барган. Монда күрсәтелгән кайбер архитектура үзенчәлекләре Иерусалимда табылган бер корылмага нигезләнеп төшерелгән; кайбер белгечләр бу корылма беренче гасырдагы Киңәшмә залы булган дип саный. (Ә12 кушымтадагы «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)

1. Баш рухани

2. Югары киңәшмә әгъзалары

3. Гаепләнүче

4. Сәркатипләр