Лүк 23:1—56

23  Шуннан соң алар барысы да, торып, Гайсәне Пила́т янына алып килделәр.+ 2  Алар аны болай дип гаепли башладылар:+ «Без бу кешене халкыбызны юлдан яздыручы дип таптык. Ул кайсарга салым түләүне тыя+ һәм үзен Мәсих, патша дип атый».+ 3  Шунда Пилат аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорады. «Син үзең моны әйтәсең»,— диде Гайсә.+ 4  Шуннан соң Пилат өлкән руханилар белән халыкка: «Мин бу кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим»,— диде.+ 5  Әмма алар: «Ул бөтен Яһүдиядә өйрәтеп, халыкны котырта. Башта Гәлилә́ядә булган, ә хәзер хәтта монда килгән»,— дип, үз сүзләрендә нык тордылар. 6  Моны ишеткәч, Пилат аның гәлилә́ялеме икәнен сорады. 7  Аның Һиру́д патша идарәсендәге өлкәдән булуын белгәч,+ аны Һируд янына җибәрде. Ул көннәрдә Һируд Иерусалимда иде. 8  Һируд Гайсәне күргәч, бик куанды: ул аның хакында күп ишеткән булган, шуңа күрә күптәннән аны күрәсе килгән,+ һәм ул Гайсә аңа нинди дә булса могҗиза күрсәтер дип өметләнә иде. 9  Шуңа күрә ул аңардан җентекләп сораштыра башлады, ләкин Гайсә җавап кайтармады.+ 10  Ә өлкән руханилар белән канунчылар, торып, аны бик каты гаепләде. 11  Һируд һәм аның гаскәриләре Гайсәне кимсеттеләр+ һәм аңардан, аны купшы* киемнәргә киендереп, мыскыллап көлделәр,+ шуннан соң ул аны кире Пилат янына җибәрде.+ 12  Шул көнне Һируд белән Пилат дуслашып китте, ә моңа хәтле алар бер-берсенә дошман иде. 13  Шуннан соң Пилат өлкән руханиларны, башлыкларны һәм халыкны җыеп, 14  аларга болай диде: «Сез миңа бу кешене халыкны фетнәгә котырта дип алып килдегез. Менә мин сезнең алда аңардан сорау алдым, ләкин аны сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым.+ 15  Һируд та аңарда бер гаеп тә тапмады, чөнки аны кире безгә җибәрде. Шулай итеп, ул үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән. 16  Шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң,+ азат итәрмен». 17  —— 18  Әмма алар барысы: «Үтер аны, ә безгә Барабны азат ит!» — дип кычкырдылар.+ 19  (Барабны төрмәгә шәһәрдә чуалыш күтәргәне өчен һәм кеше үтергәне өчен утыртканнар иде.) 20  Пилат, Гайсәне азат итәргә теләп, аларга кабат мөрәҗәгать итте.+ 21  Шунда тегеләр: «Аны баганага кадакла! Баганага кадакла аны!» — дип кычкыра башладылар.+ 22  Пилат аларга өченче мәртәбә болай диде: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә тапмадым,+ шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң, азат итәрмен». 23  Ләкин алар, үзсүзлеләнеп, каты тавыш белән аны баганага кадаклап үтерүен таләп итте. Алар шулкадәр каты кычкырганга,+ 24  Пилат биреште һәм алар таләп иткән карар чыгарды. 25  Ул халык азат ителүен таләп иткән кешене — чуалыш күтәргән һәм кеше үтергәне өчен төрмәгә утыртылган кешене азат итте, ә Гайсәне аларның ихтыярына тапшырды. 26  Гайсәне алып барганда, авылдан кайтып килүче Кири́нидә туган Шиму́н исемле бер кешене тотып алдылар да җәфалану баганасын аның җилкәсенә салдылар. Ул аны Гайсә артыннан күтәреп барды.+ 27  Аңа ияреп бихисап күп кеше барды. Алар арасында хатын-кызлар да бар иде, алар кайгырып күкрәкләренә суга-суга, аның өчен елый иделәр. 28  Гайсә аларга таба борылып, болай диде: «Иерусалим кызлары, минем өчен еламагыз, туктагыз, үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз,+ 29  чөнки кешеләр: „Балага узмаган, бала тудырмаган һәм бала имезмәгән хатын-кызлар бәхетле!“ — дип әйтәчәк көннәр килер.+ 30  Шунда кешеләр тауларга: „Безнең өскә авып, безне каплагыз!“ һәм калкулыкларга: „Безне каплагыз!“ — дип әйтә башлар.+ 31  Яшел агач белән шулай эшлиләр икән, ул корыгач нәрсә булыр?» 32  Гайсә белән бергә җәзалап үтерер өчен, тагын ике кешене — җинаятьчеләрне алып бардылар.+ 33  Алар Баш сөяге дип аталган урынга килде.+ Гайсәне баганага кадакладылар. Җинаятьчеләрнең берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде.+ 34  Әмма Гайсә: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр»,— диде.+ Аның киемнәрен бүләр өчен, жирәбә салдылар.+ 35  Халык карап басып торды. Ә башлыклар: «Әгәр ул Аллаһының Мәсихе, Сайланганы икән, коткарсын үзен, башкаларны коткарды бит»,— дия-дия Гайсәдән мыскыллап көлделәр.+ 36  Хәтта гаскәриләр дә аңардан мыскыллап көлделәр: аның янына килеп ачыган шәраб тәкъдим иттеләр+ 37  һәм: «Яһүдләр Патшасы булсаң, коткар үзеңне»,— диделәр. 38  Аның баш өстенә «Бу — яһүдләр Патшасы» дигән язу урнаштырылган иде.+ 39  Шунда баганадагы җинаятьчеләрнең берсе, аны хурлап:+ «Син Мәсих түгелме соң? Коткар, алайса, үзеңне дә, безне дә!» — дия башлады. 40  Икенчесе исә аны шелтәләргә тотынды: «Син нәрсә, әллә Аллаһыдан бер дә курыкмыйсыңмы? Син дә бит шундый ук җәзага дучар. 41  Безне гадел хөкем иттеләр, чөнки кылган эшләребезгә карап тиешлесен алдык, ә бу кеше һичбер начарлык кылмады». 42  Шуннан соң ул: «Гайсә, үз Патшалыгыңа килгәч,+ мине исеңә төшер»,— диде. 43  Гайсә аңа: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип әйтте.+ 44  Сәгать алтылар тирәсендә бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм тугызлар тирәсенә кадәр шулай булды,+ 45  чөнки кояш яктылыгы югалды. Шуннан соң гыйбадәтханәнең чаршавы+ урталай ертылды.+ 46  Шунда Гайсә каты тавыш белән: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам»,— дип кычкырды.+ Моны әйткәннән соң, ул үлде.+ 47  Бу вакыйганы күреп торган йөзбашы: «Бу кеше чыннан да тәкъва булган»,— дип, Аллаһыны данлый башлады.+ 48  Моны карарга җыелган бөтен кеше, бу вакыйгаларны күреп, кайгыларыннан күкрәкләренә суга-суга, өйләренә таралыша башлады. 49  Ә аны белгән бар кеше читтәрәк басып тора иде. Анда шулай ук аңа Гәлилә́ядән ияреп килгән хатын-кызлар да бар иде, алар да моңа карап тордылар.+ 50  Анда Йосыф исемле бер яхшы, тәкъва кеше бар иде. Ул Киңәшмә әгъзасы иде.+ 51  (Ул Киңәшмәнең башка әгъзаларының ниятен һәм эшен хупламады һәм үз тавышын бирмәде.) Йосыф яһүдләрнең Аримафе́й шәһәреннән иде һәм Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. 52  Ул Пилат янына барып, аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады. 53  Йосыф гәүдәне баганадан төшерде+ дә нәфис җитен тукымага төрде, шуннан соң аны кыяда уеп ясалган төрбәгә салды.+ Моңа кадәр анда һичкем дә салынмаган иде. 54  Ул көн Әзерләнү көне иде.+ Тиздән Шимбә көне+ башланырга тиеш иде. 55  Гәлилә́ядән Гайсә белән бергә килгән хатын-кызлар да барды һәм төрбәгә, шулай ук аның гәүдәсен ничек итеп салганнарын карап тордылар.+ 56  Шуннан соң алар, өйләренә кайтып, хуш исле үләннәр һәм хуш исле майлар әзерләде. Шимбә көнне+ алар Канун әмере буенча ял итте.

Искәрмәләр

Яки «ялтырап торган».

Искәрмәләр

кайсарга: Мт 22:17 гә аңлатманы кара.

Яһүдләрнең Патшасы синме?: Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә Пилат биргән бу сорау бер үк сүзләр белән бирелгән (Мт 27:11; Мк 15:2; Лк 23:3; Ях 18:33). Рим империясендә бер патша да кайсарның ризалыгы булмыйча идарә итә алмаган. Шуңа күрә Пилат, Гайсәдән сорау алганда, күрәсең, үз игътибарын аның патша булу, булмавына туплаган.

Син үзең моны әйтәсең: Мт 27:11 гә аңлатманы кара.

Һируд: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. Антипа Гәлиләя белән Переянең тетрархы (өлкә башлыгы) булган. Гайсәнең Һируд янына китерелгәне турында Лүк кенә яза. (Лк 3:1; сүзлекне кара.)

купшы киемнәргә: Үзен яһүд дине тарафдары дип санаган Һируд Антипа (Гәлиләя белән Перея өлкәләре башлыгы), бәлки, Гайсәгә үзенең купшы патша киемнәренең берсен, ак төстәгесендер, кидергән, имеш, ул яһүдләрнең патшасы; шуннан соң аны кире Пилатка җибәргән. Монда «кием» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе эсте́с гадәттә купшы бизәлгән япанчаны я киемне аңлаткан. Фәрештәләр шундый киемдә пәйда булганнар. (Лк 24:4; шулай ук Яг 2:2, 3 не кара.) Бу грек сүзе шулай ук Һируд Әгрип I кигән патша «киемнәрен» күрсәтер өчен кулланылган (Рс 12:21). Монда «купшы» дип бирелгән грек сүзе лампро́с «яктырту» дигәнне аңлаткан сүздән килеп чыккан. Ул, киемгә карата кулланылганда, яхшы киемне, ә кайвакыт ялтырап торган я ак киемне аңлата. Бу кием, күрәсең, җете кызыл төстәге япанчадан (шулай ук кызгылт-шәмәхә төстәге өс киеме дип тә атала) аерылып торган; ул киемне Пилатның гаскәриләре соңрак идарәченең сараенда Гайсәгә кидергәннәр. (Мт 27:27, 28, 31; Ях 19:1, 2, 5; Мт 27:28; Мк 15:17 гә аңлатмаларны кара.) Һируд, Пилат һәм Рим гаскәриләре Гайсәне бу ике төрле киемгә, күрәсең, бер максат белән киендергән: алар яһүдләрнең Патшасы дип аталган Гайсәдән мыскыллап көләргә теләгән (Ях 19:3).

Кайбер кулъязмаларда монда болай диелә: «Ул һәр бәйрәм уңае белән алар өчен бер кешене азат итәргә бурычлы иде», ләкин бу сүзләр берничә ышанычлы борынгы кулъязмада юк, һәм бу сүзләр, күрәсең, Лүк хәбәренең төп нөсхәсендә булмаган. Берничә башка кулъязмада бу сүзләр 19 нчы шигырьдән соң өстәлгән. Охшаш сүзләр Мт 27:15 һәм Мк 15:6 да язылган, һәм аларның дөреслеге сораулар тудырмый. Лүк хәбәренә бу сүзләрне күчереп язучылар аңлатма буларак өстәгән дип санала; бу аңлатма Маттай һәм Марк Яхшы хәбәрләрендәге параллель урыннарга нигезләнгән.

безгә Барабны азат ит: Лк 23:16—25 тә сурәтләнгән вакыйганы Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең дүртесе дә искә алган (Мт 27:15—23; Мк 15:6—15; Ях 18:39, 40). Ләкин Маттай, Марк һәм Яхъя мондый нечкәлекне өстәгән: идарәче гадәттә бәйрәм уңае белән берәр тоткынны азат итә торган булган. (Мт 27:15; Мк 15:6; Ях 18:39 га аңлатмаларны кара.)

Киринидә: Бу шәһәр төньяк Африкада, аның диңгез ярына якын, Крит утравыннан көньяк-көньяк-көнбатышка таба урнашкан булган. (Ә13 кушымт. кара.) Шимун, бәлки, Киринидә туган булган, ә соңрак Исраилгә күченгәндер.

җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». (Сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара; шулай ук Лк 9:23; 14:27 не дә кара; анда бу төшенчә күчмә мәгънәдә кулланыла.)

Яшел агач белән... ул корыгач: Гайсә, күрәсең, Яһүд халкын күздә тота. Ул үлеп бара торган агачка охшаш булган; аның әле берникадәр дымы калган, чөнки Гайсә әле җирдә яшәгән һәм аңа ышанучы яһүдләр булган. Әмма Гайсәне тиздән җәзалап үтерәчәкләр, ә тугры яһүдләр изге рух белән майланып, рухи Исраилнең өлеше булып китәчәк (Рм 2:28, 29; Гл 6:16). Шул чак Исраил халкы, корыган агач шикелле, рухи яктан үле булачак (Мт 21:43).

җинаятьчеләрне: Монда кулланылган грек сүзе какоу́ргос сүзгә-сүз «начарлык я явызлык эшләүче» дигәнне аңлата. Мт 27:38, 44 һәм Мк 15:27 дәге параллель хәбәрләрдә шушы җинаятьчеләр «юлбасарлар» итеп сурәтләнә. Бу хәбәрләрдә грек сүзе лейсте́с кулланыла; ул көч кулланып талауны белдерергә, ә кайчак фетнәчеләрне аңлатырга мөмкин. Шул ук сүз Барабка карата кулланыла (Ях 18:40); ул, Лк 23:19 буенча, «чуалыш күтәргәне» һәм «кеше үтергәне» өчен төрмәгә утыртылган булган.

Баш сөяге: Крани́он дигән грек сүзе Голгофа дигән еврей исеменә туры килә. (Ях 19:17 һәм Мт 27:33 кә аңлатманы кара.)

кичер аларны: Контекстта Гайсәнең кемнәр өчен сораганы әйтелми, ләкин ул, күрәсең, үзен үтерергә дип кычкырган кешеләрне күздә тоткан; аларның кайберләре күп тә үтмәстән тәүбә иткән (Рс 2:36—38; 3:14, 15). Шулай ук Гайсәне баганага кадаклаган Рим гаскәриләре дә нәрсә эшләгәннәренең җитдилеген белмәгән я аңламаган, чөнки аларга Гайсәнең чынлыкта кем булганы билгеле булмаган. Әмма ул үз Атасыннан өлкән руханиларны кичерүен сорамаган; алар аның үлемендә гаепле булган. Алар, Гайсәне үтерергә сүз куешканда, нәрсә эшләгәннәрен төгәл белгәннәр. Алар аны көнчелектән үтерткәннәр (Мт 27:18; Мк 15:10; Ях 11:45—53). Шулай ук ул, һичшиксез, үз Атасыннан үзе янында баганага кадакланган җинаятьчеләрне кичерүен сорамагандыр, чөнки алар аның үлемендә гаепле булмаган.

...диде: Бу шигырьнең беренче өлеше кайбер борынгы кулъязмаларда юк. Әмма бу сүзләр башка борынгы ышанычлы кулъязмаларда булганга, алар «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нә һәм Изге Язмаларның күп кенә башка тәрҗемәләренә кертелгән.

ачыган шәраб: Мт 27:48 гә аңлатманы кара.

Аның баш өстенә... дигән язу: Кайбер кулъязмаларда «ул язу еврей, латин һәм грек хәрефләре белән язылган» дип тәрҗемә итеп булган сүзләр өстәлгән. Әмма бу сүзләр борынгы ышанычлы кулъязмаларда юк. Бу сүзләрне, текстны Ях 19:20 гә туры китерер өчен, күчереп язучылар өстәгән дип санала.

баганадагы: Монда стауро́о («баганада җәзалап үтерү») түгел, ә крема́нними («асып кую») дигән грек фигыле кулланыла. Гайсәне җәзалап үтерү турында әйтелгәндә, бу фигыль епи́ кси́лу («баганага я агачка») дигән сүзтезмә белән кулланыла. (Гл 3:13; Рс 5:30 га аңлатманы кара.) Септуагинтада бу фигыль еш кына кешене баганага я агачка асып кую турында әйтелгәндә кулланыла (Яр 40:19; Кн 21:22; Әс 8:7).

Хак сүз әйтәм сиңа бүген:: Мәсихче Грек Язмаларының сакланып калган иң борынгы кулъязмаларындагы грек тексты баш хәрефләрдән генә тора. Анда, хәзерге телләрдән аермалы буларак, сүзләр аерымланмаган һәм тыныш билгеләре булмаган. Кайбер күчереп язучылар вакыт-вакыт текстка, бәлки, тыныш билгеләре буларак, кайбер билгеләр өстәгән булса да, андый билгеләр һәрвакыт һәм эзлекле кулланылмаган. Шуңа күрә Изге Язмаларның хәзерге тәрҗемәләрендә тыныш билгеләре грек текстының грамматикасына һәм шигырьнең контекстына нигезләнеп куела. Бу шигырьдә, грек текстының грамматикасы буенча, өтерне (я ике ноктаны) «бүген» сүзе алдыннан да, аннан соң да куеп була. Аның куелуы тәрҗемәченең Гайсә сүзләрен һәм Изге Язмаларның тулаем алганда тәгълиматларын ничек аңлаганына бәйле. Весткотт һәм Хорт, Нестле һәм Аланд, шулай ук Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре грек тексты өчен әзерләгән фәнни басмаларында өтерне «бүген» дип бирелгән грек сүзе алдыннан куйган. Әмма өтерне «бүген» сүзеннән соң кую Гайсәнең элегрәк әйткән сүзләренә һәм Язмаларның башка тәгълиматларына туры килә. Мәсәлән, Гайсә үзенең үләчәге һәм «җир карынында» — кабердә — «өч көн һәм өч төн үткәрәчәге» турында әйткән (Мт 12:40; Мк 10:34). Гайсә үз шәкертләренә үзенең үтереләчәге һәм өченче көнне терелтеләчәге турында берничә тапкыр әйткән (Лк 9:22; 18:33). Шулай ук, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсә «үлем йокысына талганнарның беренче җимеше» булып терелтелгән, ә 40 көннән соң күккә күтәрелгән булган (1Кр 15:20; Ях 20:17; Рс 1:1—3, 9; Кл 1:18). Гайсә, үзе үлгән көнне түгел, ә үлеменнән соң өченче көнне терелтелгән булган, шуңа күрә шунысы билгеле: җинаятьче Гайсә белән сөйләшкән көнне аның белән оҗмахта була алмаган.

Бу дәлилләрне б. э. V гасырына караган Лүк хәбәренең сурия теленә тәрҗемәсе (сурия телендәге Кьюртон дип билгеле) раслый; анда Гайсәнең сүзләре болай дип яңгырый: «Амин, мин сиңа бүген шуны әйтәм: син минем белән Гадән бакчасында булачаксың» (F. C. Burkitt, «The Curetonian Version of the Four Gospels», Vol. 1, Cambridge, 1904). Шунысы да игътибарга лаек: борынгы һәм аннан соңгы грек язучылары һәм Изге Язмалар белгечләре бу сүзләрне ничек тәрҗемә итәргә икәне турында каршылыклар булганын таныган. Мәсәлән, б. э. IV һәм V гасырларында яшәгән Иерусалимдагы Исихий Лк 23:43 турында язган: «Кайберәүләр чыннан да болай дип яза: „Хак сүз әйтәм сиңа бүген“ һәм өтер куя; аннары: „Син минем белән Оҗмахта булачаксың“,— ди» (грек тексты, «Patrologiae Graecae», Vol. 93, col. 1432-1433.). Б. э. XI һәм XII гасырларында яшәгән Феофилакт «„бүген“ дигән сүздән соң тыныш билгесе куярга» кирәк дип санаган кайберәүләрне искә алган. Аларның фикеренчә, «шигырьне болай дип укырга кирәк: „Хак сүз әйтәм сиңа бүген“ һәм аннары: „Син минем белән Оҗмахта булачаксың“» («Patrologiae Graecae», Vol. 123, col. 1104.). Дж. Ламса үз китабында Лк 23:43 тәге «бүген» сүзенең кулланылышы турында болай ди: «Бу җөмләдә „бүген“ дигән сүзгә басым ясала, шуңа күрә аны болай дип укырга кирәк: „Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән Оҗмахта булачаксың“. Шул көнне бирелгән вәгъдә соңрак үтәлергә тиеш булган. Көнчыгышта яшәүче кешегә вәгъдәнең кайчан бирелгәненә һәм ул, һичшиксез, үтәләчәгенә басым ясау хас булган» («Gospel Light. Comments on the Teachings of Jesus From Aramaic and Unchanged Eastern Customs», pp. 303-304). Шуңа күрә Лк 23:43 тәге грек җөмләсе, бәлки, семит телләрендәге кебек басым ясыйдыр. Еврей Язмаларында «бүген» сүзенең тантаналы сүзтезмәләрдә, мәсәлән, вәгъдәләр һәм боерыкларда, идиоматик мәгънәдә кулланылуы аз түгел (Кн 6:6; 8:1, 19; 30:15; Зк 9:12). Өстә китерелгән дәлилләр күрсәткәнчә, Гайсә «бүген» дигән сүзне җинаятьченең кайчан оҗмахта булачагына түгел, ә бу вәгъдәнең кайчан әйтелгәненә басым ясар өчен кулланган.

Кайбер тәрҗемәләр, мәсәлән инглиз телендәге Ротергам һәм Ламса (1933 елгы чыгарылыш) һәм немец телендәге Рейнхардт һәм Михаэлис тәрҗемәләре, шуны таный: басымны вәгъдәнең кайчан үтәлгәненә түгел, ә аның кайчан әйтелгәненә ясау дөрес. Шушы тәрҗемәләрдә бу шигырьдәге текстның мәгънәсе «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге кебек бирелгән.

оҗмахта: Монда грек сүзе пара́дейсос кулланыла, һәм охшаш сүзләр еврей телендә (парде́с, Нк 2:8; Вг 2:5; Җр 4:13) һәм фарсы телендә (парадайза) бар. Бу сүзләрнең өчесе дә гүзәл парк я парк кебек бакча дигән төп фикерне белдерә. Септуагинтаны тәрҗемә итүчеләр Яр 2:8 дәге «Гадән бакчасы» дигән сүзтезмәдәге «бакча» (ган) дигәнне аңлаткан еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен пара́дейсос дигән грек төшенчәсен кулланган. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б кушымтада Й17, 18, 22 дип атала) Лк 23:43 болай дип бирелгән: «Син минем белән Гадән бакчасында булачаксың». Гайсә янындагы баганада асылынып торган җинаятьчегә бирелгән бу вәгъдә Ач 2:7 дә искә алынган «Аллаһы оҗмахында» булу турындагы вәгъдәдән аерылып торган, чөнки соңгысы «җиңүчегә», ягъни Мәсихнең күктәге Патшалыктагы хакимдәшләренә, бирелгән булган (Лк 22:28—30). Бу җинаятьче Гайсә Мәсих белән дөньяны җиңүче булмаган; ул «судан һәм рухтан» да тумаган (Ях 3:5; 16:33). Ул, һичшиксез, җирдәге оҗмахта Патшалык гражданнары булып терелтеләчәк «тәкъва булмаганнар» арасында булачак; бу терелтелү Мәсих мең ел җир белән идарә иткәндә булачак (Рс 24:15; Ач 20:4, 6).

Сәгать алтылар тирәсендә: Ягъни көндезге уникеләр. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

караңгылык: Бу караңгылыкны могҗизалы рәвештә Аллаһы булдырган. Ул кояш тотылу нәтиҗәсендә була алмаган. Кояш тотылу яңа ай вакытында гына була, ә бу караңгылык шул җирне Пасах вакытында, тулы ай булганда каплаган. Һәм бу караңгылык өч сәгать дәвам ителгән, ә иң озын була алган кояшның тулы тотылуы сигез минуттан азрак була. Монда Лүк хәбәрендә «кояш яктылыгы югалды» дип өстәлгән (Лк 23:45).

тугызлар тирәсенә: Ягъни көндезге өчләр. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)

гыйбадәтханәнең: Мт 27:51 гә аңлатманы кара.

чаршавы: Мт 27:51 гә аңлатманы кара.

үз рухымны... тапшырам: Гайсә монда Зб 31:5 тән өземтә китерә; анда Давыт Аллаһыдан үзенең рухын, ягъни тормыш көчен, саклавын сорый. Андый сүзләр белән ул үз тормышын Аллаһы кулына биргәнен күрсәткән. Үлеп барганда Гайсә үзенең тормыш көчен Йәһвәгә ышанып тапшырган; шулай итеп аның киләчәктә яшәргә өмете тулысынча Аллаһыдан торган. (Сүзлекне кара.)

үлде: Монда кулланылган экпне́о (сүзгә-сүз «сулыш чыгару») дигән грек фигылен «соңгы сулыш алды» дип тә тәрҗемә итеп була. (Мт 27:50 гә аңлатманы кара.) Изге Язмаларда ачык итеп күрсәтелгәнчә, Гайсәнең рухы чыккач, Гайсә күккә күтәрелмәгән. Ул үлгән, ягъни соңгы сулыш алган. Гайсә үзе «өченче көн» килеп җитмичә үледән терелтелмәячәге турында алдан әйткән булган (Мт 16:21; Лк 9:22). Һәм, Рс 1:3, 9 күрсәткәнчә, ул күккә 40 көннән соң гына күтәрелгән.

йөзбашы: Яки «гаскәр башлыгы». Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри өстеннән башлык булган кеше. Шул ук вакыйга сурәтләнгән Маттай һәм Марк хәбәрләре буенча, ул шулай ук Гайсәнең «Аллаһы Улы булганын» таныган (Мт 27:54; Мк 15:39).

Йосыф: Мк 15:43 кә аңлатманы кара.

Киңәшмә әгъзасы: Яки «киңәшче», ягъни Югары киңәшмә — яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды — әгъзасы. (Мт 26:59 га аңлатманы һәм сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.)

Аримафей: Мт 27:57 гә аңлатманы кара.

төрбәгә: Мт 27:60 ка аңлатманы кара.

Әзерләнү: Мт 27:62 гә аңлатманы кара.

төрбәгә: Яки «хәтер төрбәсенә». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)

Медиаматериал

Үкчә сөягендә кадак
Үкчә сөягендә кадак

Бу фоторәсемдә 11,5 см озынлыктагы тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөягенең төгәл копиясе китерелә. Бу үкчә сөяге 1968 елда Иерусалимның төньягында казу эшләре барышында табылган булган һәм Рим империясе вакытына карый. Шушы табылдык бу кешенең агач баганага кадаклар белән кагып куелуын раслый. Бәлки, шундый ук кадаклар белән Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихне баганага кадаклап куйгандыр. Бу сөяк оссуарий дип аталган таш тартмада табылган булган. Андый тартмага мәетнең, тәне таркалып беткәч, кипкән сөякләре салынган. Бу табылдык баганада үтерелгән кайбер кешеләрнең мәетләрен җирләгәннәр икәнен күрсәтә.

Төрбә
Төрбә

Яһүдләр гадәттә үлгән кешеләрен мәгарәләрдә я кыяларда уеп ясалган төрбәләрдә җирләгәннәр. Андый төрбәләр гадәттә, патшалар төрбәләреннән аермалы буларак, шәһәрләр тышында булган. Яһүдләрнең төрбәләре, табылган төрбәләр күрсәткәнчә, гадилек белән аерылып торган. Моның сәбәбе, күрәсең, шунда булган: яһүдләрнең диннәре үлеләргә табынуны тыйган һәм үлемнән соң рухи дөньяда аңлы рәвештә яшәү турындагы тәгълиматны хупламаган.