Марк 14:1—72

14  Ике көннән соң Паса́х+ һәм Төче икмәк бәйрәме+ буласы иде.+ Өлкән руханилар белән канунчылар Гайсәне хәйлә* корып кулга алу һәм үтерү әмәлен эзли иделәр.+ 2  Әмма алар: «Бәйрәм вакытында аңа тими торыйк, югыйсә халык арасында чуалыш чыгар»,— дия иде. 3  Гайсә Битаниядә, махаулы Шимунның өендә табын янында утырганда, алебастр савыт тотып бер хатын килде. Савытта хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард иде. Хатын, савытны ачып, майны Гайсәнең башына агыза башлады.+ 4  Шунда кайберәүләр ярсуланып болай диештеләр: «Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә? 5  Бу майны 300 дән артык динарга+ сатып, ярлыларга биреп була иде бит!» Һәм аларның бу хатынга ачулары чыкты.* 6  Әмма Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны. Ник аны борчыйсыз? Ул минем өчен игелекле эш эшләде.+ 7  Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ һәм сез аларга теләсә кайсы вакытта игелек эшли алырсыз, ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын.+ 8  Ул хәленнән килгәнен эшләде, тәнемне хуш исле май белән майлап, алдан ук җирләүгә әзерләде.+ 9  Сезгә хак сүз әйтәм: яхшы хәбәр дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен,+ бу хатынны искә алып, кылган эше хакында да сөйләрләр».+ 10  Ә Яһүд Искарио́т — 12 шәкертнең берсе — Гайсәне өлкән руханиларга сатар өчен, алар янына китте.+ 11  Аның сүзләрен ишеткәч, алар сөенде һәм аңа көмеш тәңкәләр бирергә вәгъдә итте.+ Һәм ул Гайсәне алар кулына тапшыру җаен эзли башлады. 12  Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә,+ йола буенча Пасах бәйрәме корбаны китерелгәндә,+ шәкертләре Гайсәдән: «Синең өчен Пасах ризыгын кайда әзерлик?» — дип сорадылар.+ 13  Шунда ул ике шәкертен чакырды да аларга болай диде: «Шәһәргә барыгыз. Анда сезгә су тулы чүлмәк күтәреп баручы кеше очрар. Аңа иярегез дә+ 14  ул кергән йортның хуҗасына: „Остаз болай дип сорый: „Шәкертләрем белән Пасах ризыгын ашар өчен әзерләнгән кунак бүлмәсе кайда?“ — диегез“. 15  Ул сезгә бар кирәклесе булган зур өске бүлмәне күрсәтер. Анда безнең өчен Пасах ризыгын әзерләгез». 16  Шәкертләр шәһәргә кергәч, барысы да нәкъ Гайсә әйткәнчә булды, һәм алар Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләде. 17  Кич җиткәч, ул анда 12 шәкерте белән бергә килде.+ 18  Табын янында ашап утырганда, Гайсә: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү, минем белән ашаучы, мине сатачак»,— диде.+ 19  Алар хафага төште һәм бер-бер артлы: «Мин түгел бит?» — дип сорый башлады. 20  Ул аларга болай диде: «Ул — минем белән бергә бер савытка икмәген манучы 12 нең берсе.+ 21  Әйе, Адәм Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Адәм Улын сатучыга кайгы!+ Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде».+ 22  Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. «Алыгыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул.+ 23  Шуннан соң Гайсә касәне алды һәм, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларга бирде, алар барысы да аннан эчтеләр.+ 24  Шунда ул аларга болай дип әйтте: «Бу шәраб күпләр хакына түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата.+ 25  Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгында яңа шәраб эчү көне җитмичә, мин инде шәраб эчмәячәкмен».+ 26  Ахырда алар, мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына китте.+ 27  Гайсә аларга болай диде: «Бөтенегез дә мине ташлап китәчәк, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен,+ һәм сарыклар таралыр“+,— дип язылган. 28  Әмма үледән терелгәч, мин сездән алдарак Гәлилә́ягә килермен».+ 29  Пете́р исә: «Сине барысы ташлап китсә дә, мин ташлап китмәячәкмен»,— диде аңа.+ 30  Шунда Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: бүген, бу төнне үк, әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйтте.+ 31  Әмма Петер: «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— дип, үз дигәнендә нык торды. Калганнары да шулай диде.+ 32  Алар Гитсимә́н дип аталган урынга килгәч, ул үз шәкертләренә: «Мин дога кылганда, монда утырып торыгыз»,— диде дә+ 33  үзе белән Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып китте.+ Аны курку катыш борчу биләп алды. 34  Шунда ул аларга: «Җаным чиксез газаплана.+ Монда калыгыз һәм уяу торыгыз»,— диде дә,+ 35  чак кына алгарак узып, җиргә йөзтүбән капланды. Ул, мөмкин булса, бу сәгать аны читләтеп үтсен дип дога кыла башлады. 36  Ул болай диде: «А́бба, Әтием,+ син бар нәрсәне башкара аласың. Миннән бу касәне алчы. Шулай да мин түгел, ә син теләгәнчә булсын».+ 37  Гайсә үз шәкертләре янына килгәч, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай диде: «Шиму́н, йоклыйсыңмы әллә? Бер сәгать тә уяу тора алмадыңмыни?+ 38  Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм дога кылыгыз.+ Әйе, рух көчле,* ә тән хәлсез».+ 39  Аннары ул кабат китеп барды һәм шул ук нәрсәләр турында дога кылды.+ 40  Кире килсә, алар йоклап ята, чөнки күзләрен йокы баскан иде, һәм алар аңа нәрсә әйтергә белмәделәр. 41  Ә өченче тапкыр әйләнеп килгәч, ул аларга болай диде: «Ни өчен сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? Җитәр! Вакыт килде!+ Адәм Улы гөнаһ кылучылар кулына сатыла. 42  Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын».+ 43  Шунда, Гайсә әле сөйләп торганда, 12 шәкертнең берсе — Яһүд килде. Аның белән бергә кылычлар һәм чукмарлар тоткан халык та килде. Аларны өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр җибәргән иде.+ 44  Хыянәтче исә алар белән билге турында алдан сөйләшеп: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да сак астында алып барыгыз»,— дип әйткән булган. 45  Яһүд туп-туры Гайсә янына китте һәм якынлашкач: «Остаз!»* — диде дә, аны назлы итеп үбеп алды. 46  Шунда Гайсәне сак астына алдылар. 47  Ләкин янәшә торучыларның берсе, кылычын чыгарып, баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде.+ 48  Һәм Гайсә болай диде: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы?+ 49  Мин ничәмә көннәр гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән булдым,+ һәм сез мине кулга алмадыгыз. Хәер, моның барысы Язмалар тормышка ашсын өчен үтәлә».+ 50  Шунда бар шәкертләр аны ташлап качтылар.+ 51  Ә шәрә тәненә нәфис җитеннән тегелгән кием кигән бер егет аңа ияреп читтәрәк барды. Аны тотарга тырышканнар иде дә, 52  әмма ул, киемен калдырып, шәрә килеш качып китте. 53  Гайсәне баш рухани янына китерделәр.+ Шунда барлык өлкән руханилар, өлкәннәр һәм канунчылар җыелды.+ 54  Петер исә, Гайсәдән арттарак калып, баш руханиның ишегалдына кадәр аңа ияреп барды. Анда ул янып торган учак янында хезмәтчеләр белән бергә җылынып утырды.+ 55  Ә ул вакыт өлкән руханилар белән бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үлемгә тапшырыр өчен, аңа каршы шаһитлек эзли иде, әмма таба алмый иделәр.+ 56  Күпләр аңа каршы ялган шаһитлек бирсә дә,+ шаһитлекләре бер-берсенә туры килми иде. 57  Ә кайберәүләр, торып, аңа каршы мондый ялган шаһитлек бирделәр: 58  «Без аның: „Мин кеше кулы белән салынган бу гыйбадәтханәне җимерәчәкмен һәм өч көндә башкасын төзиячәкмен. Ул кеше кулы белән төзелмәс“,— дип әйткәнен ишеттек».+ 59  Әмма аларның хәтта бу шаһитлекләре дә бер-берсенә туры килми иде. 60  Шунда баш рухани торды да Гайсәдән: «Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» — дип сорады.+ 61  Әмма Гайсә дәшмәде һәм бернинди җавап бирмәде.+ Баш рухани аңардан кабат сораштыра башлады һәм: «Изге Аллаһының Улы Мәсих — синме?» — дип әйтте. 62  Шунда Гайсә: «Әйе, мин. Һәм сез Адәм Улының+ кодрәтле Затның уң ягында утыруын+ һәм күк болытлары белән килүен күрерсез»,— диде.+ 63  Баш рухани исә үз киемен ертып җибәрде һәм болай дип әйтте: «Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр?+ 64  Сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. Нинди карар чыгарырсыз?»* Барысы да Гайсә үләргә тиеш дигән карар чыгарды.+ 65  Шунда кайберәүләр аңа төкерә башлады.+ Алар аның битен капладылар да, аңа йодрыклары белән сугып: «Йә, пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?!» — диделәр. Аннары суд хезмәткәрләре аны яңаклады да алып китте.+ 66  Ә ул вакытта Петер аста, ишегалдында иде. Шунда баш руханиның хезмәтче кызларының берсе килде.+ 67  Ул җылынып утырган Петерне күрде дә, аңа текәлеп карап: «Син дә насаралы белән, шул Гайсә белән бергә булдың»,— диде. 68  Әмма Петер моны инкяр итеп: «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»*,— диде дә капкага таба китте. 69  Анда шул хезмәтче кыз, аны күреп, якында торучы кешеләргә кабат: «Ул аларның берсе»,— дия башлады.+ 70  Ул моны да инкяр итте. Бераздан Петер янында торучылар аңа яңадан: «Син чыннан да аларның берсе, син бит Гәлилә́ядән»,— дип әйтә башлады. 71  Әмма ул: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин сез сөйләгән кешене белмим!» — дип, ант итә башлады. 72  Шунда ук әтәч икенче тапкыр кычкырды.+ Һәм Петер Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»+,— дигән сүзләрен исенә төшерде дә, түзә алмыйча, елый башлады.

Искәрмәләр

Яки «мәкер; явыз ният».
Яки «сүктеләр».
Яки «әзер».
Сүзгә-сүз «Равви».
Яки «Моның турында ни уйлыйсыз?»
Яки «Мин синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне белмим һәм аңламыйм».

Искәрмәләр

Ике көннән соң: Мк 14:1, 2 дә сурәтләнгән вакыйгалар 12 нисанда булган; бу шигырьдә әйтелгәнчә, Пасах (14 нисанда; Мт 26:2 гә аңлатманы кара) һәм Төче икмәк бәйрәме (15—21 нисанда; сүзлекне кара) ике көннән соң буласы иде. (А7, Ә12, Ә15 кушымт. һәм Мк 14:3, 10 га аңлатмаларны кара.)

Гайсә Битаниядә: Мк 14:3—9 да сурәтләнгән вакыйгалар, күрәсең, кояш баеганнан соң 9 нисан башлангач булган. Моны Яхъя хәбәрендәге параллель урын раслый. Анда Гайсә Битаниягә «Пасах бәйрәменә алты көн кала» килде диелә (Ях 12:1). Ул, күрәсең, анда (кояш баерга торганда) 8 нисан, шимбә көне башланырга торганда килгән. Бу Шимунның өендәге мәҗлескә кадәр бер көн алдан булган. (Ях 12:2—11; А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)

махаулы Шимунның: Бу Шимун монда һәм шул ук вакыйгалар язылган Мт 26:6 да гына искә алына. Ул, бәлки, элек махаулы булгандыр, һәм Гайсә аны савыктыргандыр. (Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.)

алебастр савыт: Сүзлектән «Алебастр» кара.

бер хатын: Мт 26:7 гә аңлатманы кара.

хуш исле май: Яхъя аның авырлыгы якынча 300 грамм булган дип әйтә. Марк һәм Яхъя хәбәрләрендә ул «300 дән артык динар» торган диелә (Мк 14:5; Ях 12:3—5). Аның бәясе гади эшченең якынча бер еллык эш хакына тиң булган. Нард маен Гималай тауларында үскән бер хуш исле үләннән (Nardostachys jatamansi) ясаганнар дип уйлыйлар. Нардны еш кына арзанрак майлар белән катыштырганнар, хәтта ясалма нардлар да булган. Ләкин Марк белән Яхъя бу май саф нард булган дип әйтә. (Сүзлектән «Нард» кара.)

майны Гайсәнең башына агыза башлады: Маттай һәм Марк язганча, бу хатын майны Гайсәнең башына агызган (Мт 26:7). Үз хәбәрен еллар үткәч язган Яхъя өстәмә нечкәлек китерә: Мәрьямнең шулай ук Гайсәнең аякларын да майлаганы турында яза (Ях 12:3). Гайсә аңлатканча, яратудан чыгып эшләнгән бу эш, образлы итеп әйткәндә, үзен җирләүгә әзерләү булган. (Мк 14:8 гә аңлатманы кара.)

300... динарга: Маттайның параллель хәбәрендә «зур акчага» диелә (Мт 26:9), ә Марк һәм Яхъя хәбәрләрендә төгәлрәк бәя әйтелә. (Мк 14:3 кә аңлатманы; сүзлектән «Динар» һәм Ә14 кушымт. кара.)

тәнемне хуш исле май белән майлап: Бу хатын (Мт 26:7 гә аңлатманы кара) андый юмартлыкны Гайсәгә карата яратудан һәм рәхмәт хисеннән чыгып күрсәткән. Гайсә аңлатканча, Мәрьям белми торып аның тәнен җирләүгә әзерләгән, чөнки андый хуш исле май һәм төрле мазьларны еш кына мәетләргә сөртә торган булганнар (2Ел 16:14).

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

дөньяның кайсы гына почмагында вәгазьләнмәсен: Мк 13:10 да язылган пәйгамбәрлектәге кебек, Гайсә монда яхшы хәбәрнең бөтен дөньяда игълан ителәчәген алдан әйтә. Һәм бу яхшы хәбәр шушы хатынның тугрылык эшен дә үз эченә ала. Аллаһы Мәрьямнең кылган эше турында Яхшы хәбәр бәян итүчеләрнең өчесен язарга рухландырган. (Мт 26:12, 13; Ях 12:7; Мк 13:10 га аңлатманы кара.)

Ә: 10 нчы һәм 11 нче шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйга 12 нисанда булган. Шул ук көнне Мк 14:1, 2 дә сурәтләнгән хәлләр булган. (А7, Ә12 кушымт. һәм Мк 14:1, 3 кә аңлатмаларны кара.)

Искариот: Мт 10:4 кә аңлатманы кара.

көмеш тәңкәләр: Сүзгә-сүз «көмеш», ягъни акча итеп кулланылган көмеш. Мт 26:15 буенча, акчаның күләме «30 көмеш тәңкә» булган. Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Маттай гына Гайсәнең күпме акчага хыянәт ителгәнен телгә ала. Бу, бәлки, Тирда сугылган 30 көмеш шәкыл булгандыр. Шул бәя, күрәсең, өлкән руханиларның Гайсәгә җирәнеп караганнарын күрсәтә, чөнки Канун буенча бу кол өчен түләнә торган бәя булган (Чг 21:32). Шулай ук Зәкәрия пәйгамбәр тугрылыксыз исраиллеләрдән Аллаһы халкына пәйгамбәрлек иткәне өчен үзенә эш хакын бирүләрен сорагач, алар аңа «30 көмеш тәңкә» үлчәп биргәннәр. Шулай итеп, алар аны колдан артык күрмәгәннәрен күрсәткән (Зк 11:12, 13).

Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә: Төче икмәк бәйрәме 15 нисанда, Пасах бәйрәменнән (14 нисан) соңгы көнне, башланып, 7 көнгә сузылган. (Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә Пасах бәйрәме бу бәйрәм белән үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көнне, шул исәптән 14 нисанны да, кайчак «Төче икмәк бәйрәме» дип атаганнар (Лк 22:1). Монда искә алынган көн 14 нисанны күрсәтә, чөнки ул көнне йола буенча Пасах бәйрәме корбаны китерелгән дип әйтелә (Чг 12:6, 15, 17, 18; Лв 23:5; Кн 16:1—8). 12—16 нчы шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйга, күрәсең, 13 нисан көнне төштән соң, Пасах бәйрәме өчен барысы әзерләнгән вакытта булган; ә Пасах бәйрәме «кич җиткәч» 14 нисан башында бәйрәм ителгән. (Мк 14:17, 18; Ә12 кушымт. һәм Мт 26:17 гә аңлатманы кара.)

Кич җиткәч: Ягъни 14 нисан башланган кич. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)

минем белән бергә... манучы: Кешеләр ул вакытта, гадәттә, ризыкны кул белән я икмәк кисәген кашык сыман кулланып ашаган. Монда кулланылган грек сүзтезмәсе «бергә ашау» дигәнне аңлаткан идиома да булырга мөмкин. Берәр кеше белән бергә ашау якын дуслыкны күрсәткән. Андый якын дуска каршы чыгу иң кабахәт хыянәт дип саналган (Зб 41:9; Ях 13:18).

савытка: Мондагы грек сүзе чагыштырмача тирән савытны аңлата, аннан ризык ашаган булганнар. Кайбер борынгы кулъязмаларда «уртак савытка» дип тәрҗемә итеп булган язылыш очраса да, бу язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.

икмәкне алды... ...аны сындырып: Мт 26:26 га аңлатманы кара.

рәхмәтләрен әйтеп дога кылды: Сүзгә-сүз «фатихалар әйтте». Бу грек сүзтезмәсе, күрәсең, Аллаһыны мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп дога кылуны аңлата.

аңлата: Мт 26:26 га аңлатманы кара.

килешү канымны: Мт 26:28 гә аңлатманы кара.

яңа шәраб эчү: Мт 26:29 га аңлатманы кара.

мәдхияләр: Мт 26:30 га аңлатманы кара.

әтәч... кычкырганчы: Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә бу сүзтезмә очрый, әмма Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең ике тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:34, 74, 75; Мк 14:72; Лк 22:34, 60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, иртән иртүк кычкырган. (Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)

Гитсимән: Мт 26:36 га аңлатманы кара.

Җаным: Мт 26:38 гә аңлатманы кара.

уяу торыгыз: Сүзгә-сүз «йокламагыз». Гайсәнең шәкертләре аның килүенең көнен һәм сәгатен белмәгән. Шуңа күрә Гайсә аларга рухи яктан йокламаска кирәклеген ассызыклаган. (Мт 24:42; 25:13; Мк 13:35 кә аңлатмаларны кара.) Ул бу сүзләрне монда һәм Мк 14:38 дә кабатлап әйтә. Анда ул уяу торуны өзлексез дога кылу белән бәйли. Охшаш сүзләр Мәсихче Грек Язмаларының башка китапларында да очрый, һәм бу мәсихчеләргә рухи яктан уяу калу мөһим икәнен күрсәтә (1Кр 16:13; Кл 4:2; 1Тс 5:6; 1Пт 5:8; Ач 16:15).

җиргә йөзтүбән капланды: Яки «җиргә егылды». Изге Язмаларда кешеләр төрле гәүдә торышында, мәсәлән, баскан һәм тезләнгән килеш дога кылган дип әйтелә. Әмма, бәлки, иң басынкы гәүдә торышы кеше кайнар доганы йөзтүбән сузылып яткан килеш кылганда булгандыр.

Абба: Бу еврей я арамей сүзе (грек теленә транслитерацияләнгән) Мәсихче Грек Язмаларында өч тапкыр очрый (Рм 8:15; Гл 4:6). Ул сүзгә-сүз «ата» я «Йә Ата» дигәнне аңлата. Бу сүз «әти» дигән татар сүзенә хас якынлыкны һәм «ата» сүзенә хас хөрмәтне үз эченә ала. Һәм рәсми түгел, ә хөрмәт белдерүче сүз. Ул балалар беренче булып өйрәнгән сүзләр арасында булган. Әмма борынгы еврей һәм арамей язмалары буенча, үскән угыллар да, үз әтиләренә мөрәҗәгать иткәндә, аны кулланган. Шуңа күрә ул титул түгел, ә назлы эндәшү сүзе булган. Гайсәнең бу сүзне куллануы аның атасы белән якын һәм ышанычлы мөнәсәбәтләргә ия булуын күрсәтә.

Әтием: Абба сүзе кулланылган өч очракта да аннан соң грек теленә аның тәрҗемәсе хо пате́р тора. Ул сүзгә-сүз «ата» я «Йә Ата» дигәнне аңлата.

Миннән бу касәне алчы: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә. (Мт 20:22 гә аңлатманы кара.) Гайсәне көфер сүзләр әйтүдә һәм фетнә күтәрүдә гаепләп үтерергә тиеш булганнар. Моның Аллаһыга хурлык китерә алганын белеп, Гайсә, һичшиксез, бик борчылган, һәм бу аны, үзеннән бу «касәне» алсын дип, атасына дога кылырга этәргән.

күзләрен йокы баскан: Сүзгә-сүз «күзләре авырайган». Монда «бик каты йоклыйсы» килү дигәнне аңлаткан грек идиомасы кулланыла. Аны «алар күзләрен ачык килеш тота алмаган» дип тә тәрҗемә итеп булган.

аны назлы итеп үбеп алды: «Назлы итеп үбеп алу» дип бирелгән грек фигыле — «үбү» дигәнне аңлаткан фигыльнең (Мк 14:44 тә кулланыла) көчәйтелгән формасы. Гайсәне шулай җылы, дусларча сәламләп, Яһүд үзенең никадәр мәкерле һәм икейөзле булганын күрсәткән.

янәшә торучыларның берсе: Ях 18:10 дагы параллель хәбәр буенча, кылычын чыгарган кеше Шимун Петер булган, ә баш рухани хезмәтчесенең исеме Малхус булган. Лүк (22:50) һәм Яхъя (18:10) хәбәрләрендә тагын бер нечкәлек кертелгән: хезмәтченең «уң колагы» чабып өзелгән диелә.

баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзде: Ях 18:10 га аңлатманы кара.

Марк: Бу исем Маркус дигән латин исеменнән барлыкка килгән. Марк Рс 12:12 дә «Яхъя» дип атала; бу аның Рим исеме булган. Аның әнисе Мәрьям Иерусалимда яшәгән һәм беренче шәкертләрнең берсе булган. Марк дип аталган Яхъя «Барнабның туганы» булган (Кл 4:10); Марк Барнаб белән, шулай ук Паул һәм башка беренче мәсихче миссионерлар белән сәяхәт иткән (Рс 12:25; 13:5, 13; 2Тм 4:11). Бу Яхшы хәбәрнең язучысы кем икәнлеге аның үзендә әйтелмәсә дә, б. э. II һәм III гасырларындагы язучылар бу Яхшы хәбәр Маркныкы дип күрсәткән.

бер егет: 51 нче һәм 52 нче шигырьләрдә сурәтләнгән очракны Марк кына яза. Бу егет язучы үзе булгандыр. Алай икән, Марк Гайсә белән таныш булган дип әйтеп була. (Мк Исемгә аңлатманы кара.)

баш рухани: Исраил мөстәкыйль халык булган вакытларда баш рухани үз үлеменә кадәр хезмәт иткән (Сн 35:25). Әмма Исраил белән Рим хакимлек иткәндә, Рим билгеләгән идарәчеләрнең баш руханины сайларга һәм төшерергә хаклары булган. Гайсәне хөкем иткәндә җитәкчелек иткән баш рухани Каяфәс булган (Мт 26:3, 57). Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр хезмәт иткән. (Сүзлектән «Баш рухани» һәм Каяфәс йортының кайда урнашканын белер өчен, Ә12 кушымт. кара.)

Югары киңәшмә: Мт 26:59 га аңлатманы кара.

аларның... шаһитлекләре... бер-берсенә туры килми иде: Гайсә хөкем ителгәндә, ялган шаһитләрнең сүзләре бер-берсенә туры килми иде дип Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына язган.

Мәсих: Мт 11:2 гә аңлатманы кара.

кодрәтле Затның уң ягында: Мт 26:64 кә аңлатманы кара.

үз киемен ертып җибәрде: Бу ишарә монда каты ачу хисен белдерә. Каяфәс үз киемен ерткач, аның күкрәген каплап торучы киеме күренгән. Шулай ул, күрәсең, Гайсәнең сүзләре аркасында чыккан ачуын күпертеп, диндарлыгын күрсәткән.

капкага: Яки «вестибюльгә». (Мт 26:71 гә аңлатманы кара.)

мине каһәр суксын: Мт 26:74 кә аңлатманы кара.

ант итә: Мт 26:74 кә аңлатманы кара.

әтәч... кычкырды: Моның турында бар дүрт Яхшы хәбәрдә языла, ләкин Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең икенче тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:34, 74, 75; Мк 14:30; Лк 22:34, 60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, таң атар алдыннан кычкырган. (Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)

Медиаматериал

Алебастр савыт
Алебастр савыт

Хуш исле май салына торган бу ваза сыман кечкенә савытлар борынгы заманда Алебастрон шәһәре (Мисыр) янында табылган таштан ясалган булган. Кальций карбонатыннан гыйбарәт бу таш алебастр дип атала башлаган. Монда күрсәтелгән савыт Мисырда табылган булган һәм якынча б. э. к. 150 — б. э. 100 елларына карый. Охшаш савытларны гипстан — алебастрга охшаш арзанрак материалдан ясаганнар; аларны да алебастр савытлар дип атаганнар. Әмма чын алебастрдан ясалган савытлар кыйммәтрәк мазьлар һәм хуш исле майлар өчен кулланылган. Андый май белән ике очракта: беренче тапкыр Гәлиләядә фарисей йортында, ә икенче тапкыр Битаниядә махаулы Шимун йортында Гайсә майланган булган.

Пасах ашы
Пасах ашы

Пасах ашы мондый мөһим ризыклардан торган: утта кыздырылган бәрән (хайванның бер сөяген дә сындырырга ярамаган) (1); төче икмәк (2); һәм ачы үләннәр (3) (Чг 12:5, 8; Сн 9:11). Мишна буенча, ачы үләннәр арасында латук салаты, цикорий, кресс-салат, эндивий һәм тузганак була алган. Ачы үләннәр, күрәсең, исраиллеләргә Мисыр коллыгындагы ачы тормышларын хәтерләткән. Гайсә төче икмәкне үзенең камил тәненең символы итеп кулланган (Мт 26:26). Рәсүл Паул Гайсәне «безнең Пасах бәрәнебез» дип атаган (1Кр 5:7). Беренче гасырда Пасах ашында инде шәрабны да (4) кулланганнар. Гайсә шәрабны үзенең түгеләчәк канының символы итеп кулланган (Мт 26:27, 28).

Өске бүлмә
Өске бүлмә

Исраилдә кайбер йортларның өске каты булган. Бу бүлмәгә эчтә сөялгән баскычтан я агачтан салынган баскычтан яки тышта таштан салынган я сөялгән баскычтан менгәннәр. Зур өске бер бүлмәдә (ул монда күрсәтелгән бүлмәгә охшаш булгандыр) Гайсә үз шәкертләре белән соңгы Пасах бәйрәмен уздырган һәм Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән (Лк 22:12, 19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында якынча 120 шәкерткә Аллаһы рухы иңгәндә, алар, күрәсең, Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә булган (Рс 1:15; 2:1—4).