Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 БҮЛЕК

Аллаһының фәрештәләре ярдәм итә

Аллаһының фәрештәләре ярдәм итә

КАЙБЕР кешеләр күргән нәрсәләргә генә ышана. Ләкин бу акылсызлык бит. Дөньяда без күрмәгән күп кенә нәрсәләр бар. Син аларны әйтеп бирә аласыңмы? ~

Мәсәлән, без сулый торган һава. Без аны сизә алабызмы? ~ Кулыңны суз да, аңа өреп кара. Берәр нәрсә сизәсеңме? ~ Әйе, әлбәттә. Әмма һаваны күреп булмый, шулай бит? ~

Без инде күзгә күренмәгән рухи затлар турында сөйләшкән идек. Аларның кайберләре яхшы, ә кайберләре начар. Яхшыларын исеңә төшерә аласыңмы? ~ Әйе, мәсәлән, Йәһвә Аллаһы, Гайсә һәм яхшы фәрештәләр. Ә начар фәрештәләр бармы? ~ Изге Язмаларда бар дип әйтелә. Әйт әле, син алар турында нәрсә беләсең? ~

Белгәнебезчә, яхшы фәрештәләр дә, начар фәрештәләр дә бездән көчлерәк. Бөек Остаз фәрештәләр турында күпне белгән. Чөнки ул үзе дә, җирдә бала булып туганчы, фәрештә булган. Ул күктә башка фәрештәләр белән яшәгән һәм миллионлаган фәрештәне белгән. Ничек уйлыйсың, фәрештәләрнең исемнәре бармы? ~

Без Аллаһының һәр йолдызга исем биргәнен белдек инде. Шуңа күрә, һичшиксез, бөтен фәрештәләрнең дә исемнәре бар. Изге Язмаларда «фәрештәләр теле» турында әйтелә (1 Көринтлеләргә 13:1). Димәк, фәрештәләр бер-берсе белән сөйләшә ала. Син ничек уйлыйсың, алар нәрсә турында сөйләшә? Бәлки, җирдәге кешеләр турындадыр? ~

Белгәнебезчә, Шайтанның фәрештәләре, җеннәр, безне Йәһвәгә тыңламаучан булырга котырта. Шуңа күрә алар, күрәсең, моны ничек эшләргә икән дип сөйләшә. Җеннәр безнең үзләре кебек булуыбызны һәм безне Йәһвәнең яратуыннан аерырга тели. Ә Аллаһының тугры фәрештәләре безнең турында сөйләшәме? ~ Әйе, сөйләшә. Аларның безгә ярдәм итәсе килә. Аллаһы фәрештәләре Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән кешеләргә ничек ярдәм иткән? Әйдә моны белик.

Борынгы Бабыл шәһәрендә Аллаһының Данил исемле тугры хезмәтчесе яшәгән. Анда яшәүчеләрнең күбесе Йәһвәне яратмаган. Кайбер явыз кешеләр хәтта бер закон чыгарган. Ул закон буенча, Йәһвә Аллаһыга дога кылган һәркем җәзага тартылган. Ләкин Данил курыкмаган һәм Йәһвәгә дога кылудан туктамаган. Бу явыз кешеләр Данил белән нәрсә эшләгәнен беләсеңме? ~

Әйе, алар Данилны арысланнар янына ташлаганнар. Данил ач арысланнар арасында берүзе булган. Аннары нәрсә булганын беләсеңме? ~ «Аллаһым арысланнарның авызын каплар өчен, үз фәрештәсен җибәрде»,— дигән Данил. Аңа берни дә булмаган! Әйе, фәрештәләр Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр өчен гаҗәеп нәрсәләр башкара ала (Данил 6:18—22).

Аллаһы Данилны ничек коткарган?

Ә хәзер Петер белән булган бер хәлне карап чыгыйк. Бер тапкыр ул төрмәгә эләккән. Исеңдәдер, ул Бөек Остаз Гайсә Мәсихнең дусты булган. Петер кешеләргә Гайсәнең Аллаһы Улы булганы турында сөйләгән. Бу кайбер кешеләргә ошамаган. Шуңа күрә алар Петерне төрмәгә япкан. Петер аннан кача алмасын өчен, аны гаскәриләр саклаган. Аңа кем дә булса ярдәм итә алганмы? ~

Петер ике гаскәри арасында йоклап яткан. Аның куллары ике чылбыр белән бәйләнгән булган. Ләкин Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Шунда Йәһвәнең фәрештәсе пәйда булды, һәм төрмә бүлмәсе яктырып китте. Ул Петерне төртеп уятты да: „Тизрәк тор!“ — диде».

Фәрештә Петерне төрмәдән ничек азат иткән?

Шул вакыт Петернең кулларыннан чылбырлар шуып төшкән! Фәрештә аңа болай дигән: «Билеңне бу һәм аягыңа ки». Гаскәриләр аны туктата алмаган, чөнки Петергә фәрештә булышкан. Фәрештә белән Петер тимер капка янына килеп җиткәч, гаҗәеп нәрсә булган: капка үзеннән-үзе ачылып киткән! Петер вәгазьләвен дәвам итә алсын өчен, бу фәрештә аны азат иткән (Рәсүлләр 12:3—11).

Аллаһы фәрештәләре безгә дә ярдәм итә аламы? ~ Әйе, ярдәм итә ала. Әмма бу алар безне һәр авырлыктан коткарачак дигәнне аңлатамы? ~ Юк. Без акылсыз эшләр башкарсак, фәрештәләр безгә ярдәм итмәс. Ләкин хәтта акыллы эш итсәк тә, без авырлыкларга эләгергә мөмкин. Фәрештәләр безне начар нәрсәләрдән сакларга тиеш түгел. Аллаһы аларга башка бер мөһим эш кушкан.

Изге Язмаларда бер фәрештә турында әйтелә. Ул һәр җирдәге кешеләрне Аллаһыга табынырга чакыра (Ачылыш 14:6, 7). Ул моны ничек эшли? Барысы ишетерлек итеп күктән кычкырамы? ~ Юк. Гайсәнең җирдәге шәкертләре башкаларга Аллаһы турында сөйли, ә фәрештәләр бу эштә булыша. Җирдә Аллаһы турында белергә теләгән күп кенә кеше бар. Бу кешеләр Аллаһы белән таныша алсын өчен, фәрештәләр күп тырышлыклар куя. Без бу вәгазьләү эшендә катнаша алабыз, һәм фәрештәләр безгә ярдәм итәчәк.

Әмма Аллаһыны яратмаган кешеләр безгә авырлыклар китерсә, нәрсә булыр? Әйтик, безне төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Фәрештәләр безне аннан азат итәрме? ~ Алар азат итә ала, ләкин бу алар моны һәрвакытта да эшләр дигәнне аңлатмый.

Фәрештә Паулга нәрсә әйтә?

Гайсәнең Паул исемле шәкерте дә бер тапкыр төрмәгә эләккән. Аны корабльдә Римга алып барганда, диңгездә көчле давыл күтәрелгән. Әмма фәрештәләр аңа шунда ук ярдәм итмәгән. Ни өчен? Чөнки Аллаһы турында башка кешеләр ишетергә тиеш булган. Фәрештә аңа болай дигән: «Курыкма, Паул. Син кайсар каршына басарга тиеш». Әйе, Паул бөек идарәче кайсар каршына басарга һәм аңа вәгазьләргә тиеш булган. Фәрештәләр Паулның кайда икәнлеген гел белеп торган һәм аңа булышкан. Без Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итсәк, алар безгә дә булышачак (Рәсүлләр 27:23—25).

Якын киләчәктә фәрештәләр тагын бер мөһим эштә катнашачак. Тиздән Аллаһы явыз кешеләрне юк итәчәк. Хак Аллаһыга табынырга теләмәгән кешеләр һәлак булачак. Бүген кайбер кешеләр, фәрештәләрне күрмәгәнгә, аларга ышанмыйлар. Әмма тиздән алар ялгышканнарын аңларлар (2 Тисалуникәлеләргә 1:6—8).

Бу безгә ничек кагыла? ~ Без Аллаһы фәрештәләре ягында булсак, алар безгә ярдәм итәчәк. Ләкин без алар ягындамы? ~ Йәһвәгә хезмәт итәбез икән, алар ягында. Ә Йәһвәгә хезмәт итсәк, без башка кешеләрне дә аңа хезмәт итәргә чакырырбыз.

Фәрештәләр кешеләргә тагын ничек ярдәм итә ала? Моның турында белер өчен, бу шигырьләрне укы: Мәдхия 33:8; Маттай 4:11; 18:10; Лүк 22:43 һәм Рәсүлләр 8:26—31.