Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

31 БҮЛЕК

Юанычны кайдан табып була?

Юанычны кайдан табып була?

СИҢА кайчан да булса күңелсез булганы яки үзеңне ялгыз хис иткәнең бармы? ~ «Мине беркем дә яратмый»,— дип уйлаганың булдымы? ~ Кайбер балалар шулай уйлый. Ләкин Аллаһы: «Мин сине онытмам»,— дип вәгъдә итә (Ишагыйя 49:15). Гаҗәеп сүзләр, шулай бит? ~ Әйе, Йәһвә Аллаһы сине чын-чынлап ярата!

Синеңчә, бу югалган сарык бәтие нәрсә хис итә?

Изге Язмаларны язган кешеләрнең берсе: «Атам, анам мине ташладылар шул, әмма Ходай мине кабул кылыр»,— дигән (Мәдхия 26:10). Бу сүзләр безнең өчен юаныч булып тора, шулай бит? ~ Әйе, Йәһвә безгә болай ди: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Мин... сиңа булышачакмын» (Ишагыйя 41:10).

Әмма кайвакыт Йәһвә Шайтанга безгә авырлыклар китерергә рөхсәт итә. Йәһвә Шайтанга үз хезмәтчеләрен хәтта сынарга да рөхсәт итә. Бер тапкыр Иблис Гайсәне шундый каты газапларга дучар иткән ки, хәтта Гайсә Йәһвәгә көчле тавыш белән: «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине ташладың?» — дигән (Маттай 27:46). Гайсә, газап чиккән булса да, Йәһвәнең үзен яратканына тамчы да шикләнмәгән (Яхъя 10:17). Ләкин Гайсә шулай ук Аллаһының Шайтанга үз хезмәтчеләрен сынарга һәм аларга газаплар китерергә рөхсәт иткәнен дә белгән. Алдагы бүлекләрдән без ни өчен Аллаһы Шайтанга моны эшләргә юл куя икәнен белербез.

Кечкенә балалар еш кына куркуга бирелә. Мәсәлән, синең кайчан да булса югалганың бармы? ~ Ул вакытта син курыккан идеңме? ~ Күп балалар куркыр иде. Бер тапкыр Бөек Остаз бер хикәя сөйләгән. Ләкин бу хикәя югалган бала турында түгел, ә югалган бер сарык бәтие турында.

Ниндидер мәгънәдә син бу сарык бәтиенә охшаш. Ничек алай? Сарыклар гадәттә әллә ни көчле түгел. Алар турында һәрвакыт кайгыртырга һәм аларны якларга кирәк. Сарыкларны караучы кеше көтүче дип атала.

Гайсә йөз сарыгы булган көтүче турында хикәя сөйләгән. Бер вакыт сарыкларның берсе югалган. Аның, бәлки, тауның икенче ягында нәрсә бар икәнен күрәсе килгәндер. Ләкин тиздән ул көтүдән аерылып адашкан. Тирә-якка каранып берүзе калганлыгын аңлагач, бу сарык бәтиенең нәрсә хис иткәнен күз алдыңа китерә аласыңмы? ~

Бер заман көтүче бер сарыкның юклыгын күреп ала. Ул нәрсә эшләр? Көтүче: «Әй, бу сарык үзе гаепле. Көтүдән калмаска иде. Теләсә нәрсә эшләсен, анда минем эшем юк»,— диярме? Яисә 99 сарыгын куркынычсыз җирдә калдырып, югалган сарыгын эзләп китәрме? Бер сарык бәтие өчен шулкадәр борчылып торасы бармы? ~ Ә бу сарык бәтие урынында син булсаң? Син көтүченең үзеңне эзләп табуын теләр идеңме? ~

Сарык бәтиен эзләп тапкан көтүче кемгә охшаш?

Көтүче бөтен сарыкларын, шул исәптән теге югалган сарык бәтиен дә, бик нык яраткан. Шуңа күрә ул аны эзләргә чыккан да. Югалган сарык бәтие көтүчене күргәч бик шатлангандыр! Гайсәнең сүзләре буенча, көтүче дә хайванкаен тапкач, бик сөенгән. Ул хәтта 99 югалмаган сарыгына караганда, бу сарык бәтиенә күбрәк сөенгән. Әмма кем Гайсәнең хикәясендәге көтүчегә охшаш? Көтүче үз сарыклары турында кайгырткан кебек, кем безнең турында кайгырта? ~ Гайсә әйткәнчә, аның күктәге Әтисе кайгырта. Ә аның Әтисе — Йәһвә.

Йәһвә Аллаһы — үз халкының Бөек Көтүчесе. Ул үзенә хезмәт иткән бар кешеләрне, шул исәптән синең кебек кечкенә булганнарны да ярата. Ул безнең беребезнең дә начар хәлгә эләгүебезне яки һәлак булуыбызны теләми. Аллаһы безнең турында наз белән кайгырта. Моны белү безне бик юата! (Маттай 18:12—14).

Йәһвә синең өчен, әтиең яки башка берәр якын кешең кебек, чын шәхесме?

Син Йәһвә Аллаһыга чыннан да ышанасыңмы? ~ Ул синең өчен, мәсәлән әтиең яки башка кешеләр кебек, чын шәхесме? ~ Әлбәттә, Йәһвәне күреп булмый. Чөнки ул Рух. Аның тәне безнеке кебек түгел, без аны күрә алмыйбыз. Ләкин ул бар, һәм ул безне күреп тора. Безгә ярдәм кирәк булганда, ул моны белә. Һәм без аның белән дога аша кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләшә алабыз. Йәһвә безнең үзе белән сөйләшүебезне бик тели.

Димәк, сиңа күңелсез булганда яки син үзеңне ялгыз хис иткәндә, нәрсә эшләргә? ~ Барысын Йәһвәгә сөйлә. Аңа якынлаш, һәм ул сине юатачак, сиңа ярдәм итәчәк. Онытма, хәтта син үзеңне ялгыз хис иткәндә дә, Йәһвә сине ярата. Әйдә, Зәбур китабын ачып, 22 нче мәдхияне табыйк. Беренче ике шигырьдә болай диелә: «Ходай — минем Көтүчем; мин бер нәрсәгә дә мохтаҗ булмам. Мине үләнле җиргә урнаштыра, тыныч су янында мине асрый».

Шулай ук 4 нче шигырьгә игътибар итик, анда болай дип язылган: «Мин үлем караңгылыгы уртасыннан барсам да, усалдан курыкмам, чөнки Син минем белән, Синең таягың, Синең таянгычың, шулар мине тыныч итәләр». Әйе, Йәһвә Аллаһының хезмәтчеләре үзләрен нәкъ шулай хис итә. Алар авыр хәлләргә эләккәндә юаныч таба. Ә син үзеңне шулай хис итәсеңме? ~

Йәһвә, кайгыртучан көтүче кебек, үзенең хезмәтчеләре турында яхшы кайгырта. Ул аларга дөрес юлны күрсәтә, ә алар аңа теләп иярә. Күп авырлыкларга дучар булганда да, аларга куркасы юк. Көтүче үз сарыкларын кыргый хайваннардан таягы белән яклый. Изге Язмаларда яшь көтүче Давытның үз сарыкларын арысланнан һәм аюдан яклаганы турында әйтелә (1 Патшалык 17:34—36). Аллаһы хезмәтчеләре дә Йәһвәнең яклавына ышана. Алар үзләрен куркынычсыз хис итә, чөнки алар белән Аллаһы.

Авыр хәлгә эләккәндә кем безне, кыю көтүче кебек, яклый ала?

Йәһвә чыннан да үзенең сарыкларын ярата һәм алар турында наз белән кайгырта. Изге Язмаларда Йәһвә турында болай диелә: «Ул үз көтүен көтүче кебек көтәчәк. Ул сарык бәтиләрен үзе җыячак» (Ишагыйя 40:11).

Нинди гаҗәеп Аллаһы ул Йәһвә! Бу безне әллә юатмыймы? ~ Аның сарыгы буласың киләме? ~ Сарыклар көтүчеләренең тавышын тыңлый. Алар аның янында йөри. Ә син Йәһвәне тыңлыйсыңмы? ~ Син аңа якынмы? ~ Якын булсаң, бернәрсәдән дә куркасы юк. Йәһвә синең белән булачак.

Йәһвә үз хезмәтчеләре турында наз белән кайгырта. Әйдә, Изге Язмалардан моның турында бергә укыйк: Мәдхия 36:25; 54:23 һәм Лүк 12:29—31.