Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 БҮЛЕК

Ни өчен алдарга ярамый?

Ни өчен алдарга ярамый?

ӘЙТИК, бер кыз әнисенә: «Мин мәктәптән соң шунда ук өйгә кайтырмын»,— дип әйтә, ди. Ләкин дәресләрдән соң ул дуслары белән уйнарга кала, ә әнисенә: «Укытучы миңа калырга кушты»,— дип әйтә. Алай эшләү дөрес булыр идеме? ~

Бу малай нәрсә эшләгән?

Яки малай үзенең әтисенә: «Юк, әти, мин өйдә туп уйнамадым»,— дип әйтә. Ә чынлыкта уйнаган булса, уйнамадым дип әйтү дөрес булыр идеме? ~

Бөек Остаз безгә ничек дөрес эшләргә икәнен аңлаткан. Ул болай дигән: «„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын, ә моннан артык һәммәсе Явыздан була» (Маттай 5:37). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? ~ Без нәрсә әйткәнбез, шуны эшләргә тиеш.

Дөресен сөйләү бик мөһим. Изге Язмаларда моның турында бер хикәя бар. Анда ике кеше турында әйтелә. Алар үзләрен Гайсәнең шәкертләре дип санаган. Әйдә, алар белән нәрсә булганын белик.

Гайсәнең үлеменнән соң якынча ике ай үткән. Күп кенә кешеләр ерак җирләрдән Иерусалимга зур бәйрәмгә килгән. Ул бәйрәм яһүдләрнең Илленче көн бәйрәме дип аталган. Рәсүл Петер гаҗәеп бер нотык сөйләгән. Ул килгән кешеләргә Гайсә турында, аны Йәһвә үледән терелткәне турында сөйләгән. Иерусалимга килүчеләрнең күбесе Гайсә турында беренче тапкыр ишеткән. Һәм аларның аның турында күбрәк беләсе килгән. Алар нәрсә эшләгән?

Алар бәйрәмнән соң Иерусалимда озаккарак калырга булган. Ләкин берникадәр вакыт үткәч, аларның акчалары беткән. Аларның хәтта ризык сатып алыр өчен дә акчасы калмаган. Иерусалимдагы шәкертләр, моны белгәч, аларга ярдәм итәргә теләгән. Шуңа күрә күп кенә шәкертләр үз әйберләрен саткан һәм акчаны Гайсәнең рәсүлләренә тапшырган. Ә рәсүлләр бу акчаларны мохтаҗ булганнарга биргән.

Иерусалимдагы мәсихче җыелышта Һанани һәм аның хатыны Сафира хезмәт иткән. Алар да үз милкен саткан. Аларга моны эшләргә беркем дә кушмаган. Алар моны үз теләге буенча эшләгән. Ләкин моны алар Гайсәнең яңа шәкертләрен яратканга эшләгәнме? Юк. Чынлыкта Һанани белән Сафира башкалар алдында үзләрен яхшырак итеп күрсәтергә теләгән. Шуңа күрә алар башкаларга булышыр өчен бар акчабызны бирәбез дип әйтергә булган. Чынлыкта исә алар акчаның бер өлешен генә бирергә, ә калганын үзләрендә калдырырга җыенган. Син моның турында нәрсә уйлыйсың? ~

Шулай итеп, Һанани рәсүлләр янына килә. Ул аларга акчасын бирә. Ләкин Аллаһыга Һананиның сатудан килгән акчаның бер өлешен генә алып килгәне билгеле. Шуңа күрә Аллаһы Петергә аның ялганын ача.

Һанани Петерне ничек алдаган?

Шунда Петер болай ди: «Һанани... ни өчен син Шайтанга үзеңне котыртырга юл куйдың? Әллә ул җир синеке түгел идеме? Саткач та, акча белән теләсә нәрсә эшли ала идең бит! Ник соң син күңелеңдә андый эш кордың? Кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың син».

Бу бик җитди нәрсә булган. Һанани ялганлаган! Ул бер нәрсәне әйтеп, икенчене эшләгән. Ул дөресен яшергән. Аннары нәрсә булган соң? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Шул сүзләрне ишеткәч, Һанани егылды да, үлде». Аллаһы Һананины һәлак иткән! Аннары аның гәүдәсен алып чыгып киткәннәр һәм күмеп куйганнар.

Алдаганы өчен Һанани белән нәрсә булган?

Якынча өч сәгать үткәч, Сафира килә. Ул ире белән булган хәл турында бер нәрсә дә белми. Шуңа күрә Петер аңардан: «Әйт әле миңа, җирегезне шушы бәягә саттыгызмы?» — дип сорый.

Сафира аңа: «Әйе, шушы бәягә»,— дип җавап бирә. Нинди ялган! Алар сатылган милке бәясенең бер өлешен яшереп калдырган. Шуңа күрә Аллаһы Сафираны да һәлак иткән (Рәсүлләр 5:1—11).

Һанани һәм Сафира белән булган очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? ~ Аллаһы ялганчыларны яратмый. Ул безнең һәрвакыт дөресен сөйләвебезне тели. Ләкин күп кешеләр ялганлау начар түгел дип әйтә. Ә син ничек уйлыйсың? ~ Бар авырулар, газаплар һәм үлемнең ялган аркасында килеп чыкканын син белә идеңме? ~

Гайсә әйткәнчә, кем беренче итеп ялганлаган һәм бу нәрсәгә китергән?

Исеңдәдер, Иблис беренче хатын-кызны, Хауваны, алдаган. Аллаһы Хаувага бер агачның җимешен ашамаска кушкан. Шайтан Хаувага Аллаһыны тыңламасаң һәм җимешне ашасаң, үлмисең дигән. Хаува Иблискә ышанган һәм тыелган җимешне ашаган. Аннары ул аны Адәмгә биргән, һәм ул да ашаган. Шулай итеп алар гөнаһлы булып киткән, һәм аларның бөтен балалары гөнаһлы булып туа башлаган. Менә шуңа күрә Адәмнең бөтен балалары газаплана һәм үлә. Бар газаплар нәрсәдән башланган? ~ Барысы да ялганнан башланган.

Шуңа күрә Гайсә Иблисне «ялганчы һәм ялганның атасы» дип атаган да! Иблис иң беренче булып ялган сөйләгән. Берәрсе ялган сөйләгәндә, ул Иблискә охшаш була. Бездә ялганлау теләге туганда, моның турында онытмыйк (Яхъя 8:44).

Ә ялганлау теләге кайчан туарга мөмкин? ~ Берәр начарлык эшләгәндә, шулай бит? ~ Мәсәлән, син ялгыш берәр әйберне ваткансыңдыр. Моны кем эшләде дип сорасалар, син аны энем я сеңлем ватты диярсеңме? Я үзеңне бернәрсә дә белмәгәндәй тотарсыңмы? ~

Ялганлау теләге кайчан туарга мөмкин?

Яисә, әйтик, сиңа дәресләр әзерләргә кирәк, ди. Әмма син аларны әзерләп бетермәгәнсең. Син, дәресләреңне эшләп бетермәгән булсаң да, барысын да эшләдем дип әйтерсеңме? ~ Безгә Һанани белән Сафира мисалын онытмаска кирәк. Алар дөресен сөйләп бетермәгән. Аллаһы аларны һәлак иткән һәм шулай итеп моның начар булганын күрсәткән.

Димәк, кылган эшебез нинди генә булмасын, ялганлап, без булган хәлне начарайтабыз гына. Хәтта яртылаш дөресен сөйләү дә начар. Изге Язмаларда: «Һәрберегез... хакыйкатьне сөйләсен»,— дип әйтелә. Анда шулай ук: «Бер-берегезгә ялганламагыз»,— диелә. Йәһвә һәрвакыт дөресен сөйли һәм бездән дә шулай эшләрбез дип көтә (Эфеслеләргә 4:25; Көләсәйлеләргә 3:9).

Без һәрвакыт дөресен сөйләргә тиеш. Моның турында мондый шигырьләрдә язылган: Чыгыш 20:16; Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19; 12:19; 14:5; 16:6 һәм Еврейләргә 4:13.