Рәсүлләр 5:1—42

5  Ә Һанани́ исемле бер кеше хатыны Сафира́ белән бергә үз милкенең өлешен саткан да, 2  хатыны белән сөйләшеп, акчаның бер өлешен яшереп калдырган. Рәсүлләргә ул калганын гына китереп тапшырды.+ 3  Шунда Пете́р аңа болай диде: «Һанани, син җир бәясенең бер өлешен яшереп калдырып, изге рухка+ ялганладың.+ Ни өчен син Шайтанга үзеңне котыртырга юл куйдың? 4  Әллә ул җир синеке түгел идеме? Саткач та, акча белән теләсә нәрсә эшли ала идең бит! Ник соң син күңелеңдә андый эш кордың? Кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың син». 5  Шул сүзләрне ишеткәч, Һанани егылды да үлде. Моның турында ишеткән кешеләрне көчле курку биләп алды. 6  Егетләр, аның гәүдәсен кәфенгә төреп, алып чыгып киттеләр дә җирләделәр. 7  Өч сәгать чамасы үткәч, бу хәл турында бер нәрсә дә белмәгән аның хатыны килеп керде. 8  Петер аңардан: «Әйт әле миңа, җирегезне шушы бәягә саттыгызмы?» — дип сорады. Хатын аңа: «Әйе, шушы бәягә»,— дип җавап бирде. 9  Әмма Петер: «Ни өчен сез Йәһвә рухын сынап карарга сүз куештыгыз? Менә иреңне җирләгән кешеләр ишек төбендә тора. Алар сине дә алып чыгачак»,— диде. 10  Шул мизгелдә хатын аның алдына егылды да үлде. Егетләр, кергәч, аның үлгән булуын күреп, аны алып чыгып киттеләр һәм ире янына җирләделәр. 11  Бөтен җыелышны һәм бу хәбәрне ишеткән һәркемне көчле курку биләп алды. 12  Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр башкарылды.+ Алар барысы бергә Сөләйман колоннадасында+ очрашып тордылар. 13  Башкалар аларга кушылырга батырчылык итми иде, шулай да халык аларны хуплап һәм мактап йөрде. 14  Ә Хуҗабызга иман итүчеләрнең саны — бихисап күп ир-ат һәм хатын-кызларның саны арта барды.+ 15  Кешеләр хәтта авыруларны, үтеп баручы Петернең күләгәсе генә булса да аларның берәрсенә төшсен дип, зур урамнарга чыгарып, носилкаларга сала иде.+ 16  Шулай ук Иерусалим тирәсендәге шәһәрләрдән бихисап күп кеше авыруларны һәм җеннәрдән газап чигүчеләрне алып килде. Һәммәсе дә савыга иде. 17  Ләкин баш рухани һәм аның белән бергә саддукейлар сектасыннан булган бар кешеләр,+ ачулары килеп, күтәрелделәр дә, көнчелеккә түзә алмыйча, 18  рәсүлләрне кулга алып,* шәһәр төрмәсенә ябып куйдылар.+ 19  Әмма төнлә Йәһвәнең фәрештәсе төрмә ишекләрен ачып,+ аларны чыгарды да: 20  «Барыгыз, гыйбадәтханәдә халыкка киләчәк тормыш турында барысын да сөйләгез»,— диде. 21  Рәсүлләр, моны ишеткәч, таң ату белән гыйбадәтханәгә кереп өйрәтә башлады. Ә баш рухани һәм аның белән килгән башкалар Югары киңәшмә җыйдылар, Исраи́л халкының аксакалларын чакырдылар һәм рәсүлләрне төрмәдән алып килергә куштылар. 22  Әмма сакчылар, төрмәгә килгәч, аларны анда тапмадылар һәм, кире кайтып: 23  «Без килгәч, шуны күрдек: төрмә әйбәт кенә бикләнгән, ә ишекләре янында каравылчылар басып тора. Әмма ишекләрне ачып кергәч, эчтә беркемне дә тапмадык»,— диделәр. 24  Моны ишеткәч, гыйбадәтханә башлыгы һәм өлкән руханилар аптырашта калды, чөнки моның ничек бетәсен белми иде. 25  Шунда берәү килеп: «Менә сез төрмәгә утырткан кешеләр гыйбадәтханәдә халыкны өйрәтеп тора»,— диде. 26  Шуннан соң гыйбадәтханә башлыгы үз сакчылары белән барып, рәсүлләрне алып килде, ләкин көч кулланмады, чөнки үзләрен халык таш атып үтерер дип курыкты.+ 27  Алып килгәч, аларны Югары киңәшмә алдына бастырдылар. Шуннан соң баш рухани алардан сораштыра башлады 28  һәм болай диде: «Без сезгә бу исемнән өйрәтмәскә катгый боерык бирдек түгелме?+ Ә сез нәрсә эшлисез? Сез бит үз тәгълиматыгыз белән бөтен Иерусалимны тутырдыгыз һәм безне ул кешенең үлемендә гаепле итәргә телисез».+ 29  Петер һәм башка рәсүлләр мондый җавап бирде: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш.+ 30  Ата-бабаларыбызның Аллаһысы сез баганага кадаклап үтергән Гайсәне терелтте.+ 31  Аллаһы аны Баш җитәкче+ һәм Коткаручы+ итеп үзенең уң ягына утыртты һәм югары күтәрде.+ Бу Исраил тәүбә итсен өчен һәм гөнаһлары кичерелсен өчен башкарылды.+ 32  Без үзебез һәм изге рух моңа шаһит.+ Аллаһы бу рухны аны хаким дип танып үзенә буйсынучыларга бирде». 33  Моны ишеткәч, алар бик нык ярсыды һәм рәсүлләрне үтермәкче булды.+ 34  Әмма Югары киңәшмәдәге бер кеше, Гамәлии́л исемле фарисей,+ бөтен халык хөрмәт иткән Канун укытучысы торып басты да рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга кушты. 35  Шуннан соң ул болай диде: «Исраиллеләр, бу кешеләргә нәрсә эшләргә җыенуыгыз турында әйбәтләп уйлагыз. 36  Моңа кадәр үзен бөек кеше итеп күрсәтергә тырышкан Тәүдә́с исемле берәү фетнә күтәргәч, аңа якынча 400 кеше ияргән иде. Әмма аны үтергәч, аңа ияргән кешеләр таралып юкка чыкты. 37  Аннан соң сан алу көннәрендә гәлилә́яле Яһүд фетнә күтәрде, һәм аңа да халык иярде. Әмма ул һәлак булгач, аңа ияргән халык та төрле якка таралды. 38  Шуңа күрә шуны әйтәм: тимәгез бу кешеләргә, калдырыгыз сез аларны, чөнки бу ният яки эш кешеләрнеке булса, ул җимереләчәк, 39  ә инде Аллаһыныкы булса, сез аны җимерә алмаячаксыз.+ Аллаһының үзенә каршы көрәшүчеләр була күрмәгез».+ 40  Алар аның сүзенә колак салдылар. Шуннан соң рәсүлләрне чакырып керттеләр дә, аларны камчылагач,+ Гайсә исеменнән өйрәтмәскә боерып, иреккә җибәрделәр. 41  Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып,+ Югары киңәшмәдән чыгып киттеләр. 42  Алар һәр көн гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп,+ Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез игълан иттеләр һәм өйрәттеләр.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «рәсүлләр өстенә кулларны куеп».

Искәрмәләр

үзеңне котыртырга: Сүзгә-сүз «үзеңнең йөрәгеңне тутырырга». Монда кулланылган грек сүзтезмәсе бу контекстта «берәр нәрсә эшләргә батырчылык итү» дигән мәгънә йөртә. Ул шундый ук мәгънәле еврей идиомасын чагылдырадыр. Мәсәлән, «үз йөрәген тутырган» дигән еврей идиомасы Әс 7:5 тә «батырчылык иткән» дип тәрҗемә ителгән, ә Вг 8:11 дә бу идиома «йөрәге явызлык кылырга тәвәккәл булып китә» дип бирелгән.

Йәһвә рухын: «Йәһвә рухы» (яки «Йәһвә үз рухы») дигән сүзтезмә Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. (Менә кайбер мисаллар: Хк 3:10; 6:34; 11:29; 13:25; 14:6; 15:14; 1Иш 10:6; 16:13; 2Иш 23:2; 1Пат 18:12; 2Пат 2:16; 2Ел 20:14; Иш 11:2; 40:13; 63:14; Йз 11:5; Мик 3:8.) Лк 4:18 дә очраган «Йәһвә... үз рухын» дигән сүзтезмә Иш 61:1 дән китерелгән өземтәнең өлеше булып тора. Анда һәм Еврей Язмаларындагы башка очракларда, еврей текстында «рух» дигәнне аңлаткан сүз белән бергә тетраграмматон кулланыла. Сакланып калган грек кулъязмаларында Рс 5:9 да «Раббы рухын» диелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвә рухын» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 5:9 аңлатыла.

җыелышны: Бу Рәсүлләр китабында экклеси́а дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул ике грек сүзеннән: эк (мәгънәсе «-дан/-дән; эченнән») һәм кале́о (мәгънәсе «чакыру») сүзләреннән барлыкка килгән. Бу төшенчә берәр аерым максат я эшчәнлек өчен чакырылган халык төркемен аңлата, шуңа күрә ул яңа оештырылган мәсихче җыелышны яхшы тасвирлый. (Сүзлекне кара.) Экклеси́а сүзе Мт 16:18 дә кулланыла (аңлатманы кара); анда Гайсә майланган мәсихчеләрдән торган мәсихче җыелышның барлыкка килүен алдан әйтә. Алардан, «тере ташлардан, рухи йорт салына» (1Пт 2:4, 5). Мәсихче Грек Язмаларында бу төшенчә майланган мәсихчеләрнең җыелма төркеменә генә түгел, ә шулай ук билгеле бер өлкәдәге барлык мәсихчеләргә я җирле җыелышны тәшкил иткән мәсихчеләргә кулланыла. Рс 5:11 нең контекстында бу төшенчә Иерусалимдагы мәсихче җыелышны аңлата. (Рс 7:38 гә аңлатманы кара.)

могҗизалы күренешләр: Рс 2:19 га аңлатманы кара.

Йәһвәнең фәрештәсе: Бу сүзтезмә, «фәрештә» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый; аны Яр 16:7 дә беренче тапкыр күреп була. Ул Септуагинтаның борынгы бер кулъязмасында Зк 3:5, 6 да очраганда, грек сүзе а́нгелос (фәрештә; хәбәрче) еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме белән бергә бара. Бу кулъязма Яһүдия чүлендә, Нахаль Хеверда (Израиль) мәгарәдә табылган һәм б. э. к. 50 — б. э. 50 елларына карый. Сакланып калган грек кулъязмаларында Рс 5:19 да «Раббының фәрештәсе» дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвәнең фәрештәсе» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 5:19 аңлатыла.

Исраил халкының: Яки «исраиллеләрнең». Сүзгә-сүз «Исраил улларының». (Сүзлектән «Исраил» кара.)

аксакалларын: Яки «аксакаллар советын». Монда кулланылган грек сүзе геруси́а Ях 3:4 тә очраган ге́рон (сүзгә-сүз «карт кеше») дигән төшенчә белән тамырдаш. Бу ике төшенчәнең һәрберсе Мәсихче Грек Язмаларында бер генә тапкыр очрый. Кайберәүләр «аксакаллар советы» сүзтезмәсе Югары киңәшмә сүзтезмәсенең синонимы дип саный; Югары киңәшмә — яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды — өлкән руханилар, канунчылар һәм аксакаллардан торган. (Лк 22:66 га аңлатманы кара.) Әмма бу контекстта «Югары киңәшмә» һәм Исраил халкының «аксакаллары», күрәсең, бер-берсен алмаштыра алмаган ике төшенчә булып тора. Бу «аксакалларның» кайберләре, бәлки, Югары киңәшмәнең рәсми әгъзалары булгандыр, ә башкалары анда киңәшче ролен үтәгәндер.

гыйбадәтханә башлыгы: Рс 4:1 гә аңлатманы кара.

баганага: Яки «агачка». Грек сүзе кси́лон монда стауро́с («җәфалану баганасы» дип бирелә) дигән грек сүзенең синонимы буларак кулланыла һәм Гайсә кадаклап куелган үтерү коралын сурәтли. Мәсихче Грек Язмаларында Лүк, Паул һәм Петер кси́лон сүзен шул мәгънәдә гомумән биш мәртәбә кулланган (Рс 5:30; 10:39; 13:29; Гл 3:13; 1Пт 2:24). Септуагинтада кси́лон сүзе Кн 21:22, 23 тә «һәм син аны баганага асып куйсаң» дигән җөмләдә үзенә туры килгән эц (мәгънәсе «агач; агач кисәге») дигән еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. Паул бу шигырьне Гл 3:13 тә өземтә итеп китергән; анда кси́лон сүзе мондый җөмләдә очрый: «Баганага асылган һәркем ләгънәтле». Бу грек сүзе шулай ук Септуагинтада Ез 6:11 дә (1 Езра 6:31, LXX) эц дигән еврей төшенчәсенә туры килгән а дигән арамей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. Анда Фарсы патшасының боерыгын бозучылар турында болай диелә: «Аны үз йортыннан алынган бер бүрәнәгә күтәреп кадакласыннар». Изге Язмаларны язучыларның кси́лон сүзен стауро́с сүзенең синонимы итеп кулланганы шуңа өстәмә дәлил булып тора: Гайсәне хач итеп кадакланган ике баганада түгел, ә тек куелган бүрәнәдә җәзалап үтергәннәр, чөнки бу контекстта кси́лон сүзе нәкъ шул мәгънә йөртә.

Баш җитәкче: Монда кулланылган архего́с дигән грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «баш җитәкләүче; беренче булып баручы». Ул Изге Язмаларда дүрт тапкыр очрый һәм һәр очракта Гайсәгә карата кулланыла (Рс 3:15; 5:31; Ев 2:10; 12:2). Монда ул «Коткаручы» титулы белән бергә кулланыла. (Рс 3:15 кә аңлатманы кара.)

алар бик нык ярсыды: Бу грек сүзтезмәсе монда һәм Рс 7:54 тә генә очрый. Ул сүзгә-сүз «кисү» дигәнне аңлата, ләкин ике очракта да күчмә мәгънәдә, бик көчле хисләрне белдерер өчен, кулланыла.

Гамәлиил: Рәсүлләр китабында ике мәртәбә, монда һәм Рс 22:3 тә, искә алынган Канун укытучысы. Ул, дөньяви чыганакларда билгеле булганча, Гамәлиил I (Олысы) дип санала. Гамәлиил Гиллельнең (Олысы) оныгы, я, бәлки, улы, булган. Гиллель киңрәк карашлы фарисейлар агымына нигез салган дип санала. Гамәлиилне халык шулкадәр хөрмәт иткән, хәтта ул беренче булып «раббан» дигән хөрмәтле титул алуга лаек булган. Шуңа күрә ул, фарисейларның күп кенә улларын, мәсәлән Тарс шәһәреннән булган Шаулны, өйрәтеп, ул көннәрдәге яһүдләр җәмгыятенә зур йогынты ясаган (Рс 22:3; 23:6; 26:4, 5; Гл 1:13, 14). Ул, күрәсең, киң карашлы кеше булган, бу аның Канун белән гореф-гадәтләрне аңлатуыннан күренә. Мәсәлән, ул хатыннарны тотрыксыз ирләреннән, тол хатыннарны тотрыксыз балаларыннан яклаган кануннар гамәлгә керткән дип санала. Ул шулай ук яһүд булмаган ярлы кешеләрнең, ярлы яһүдләрнеке кебек, уңыш калдыкларын җыю хокуклары булсын өчен көрәшкән. Гамәлиилнең киң карашлы булуы Петер һәм башка рәсүлләргә карата бирелгән киңәшеннән күренә (Рс 5:35—39). Әмма, раввиннар язулары күрсәткәнчә, Гамәлиил раввиннарның гореф-гадәтләренә Изге Язмаларга караганда зуррак әһәмият биргән. Шуңа күрә, гомумән алганда, аның өйрәтүләре аның раввин бабаларының һәм ул көннәрдәге дини җитәкчеләрнең күпчелек тәгълиматларына охшаш булган. (Мт 15:3—9; 2Тм 3:16, 17; сүзлектән «Фарисейлар»; «Югары киңәшмә» кара.)

камчылагач: Бу, күрәсең, яһүдләрнең җәзасын күрсәтә. Яһүдләргә «40 тапкырдан артык» сукмау дигән әмер бирелгән булган (2Кр 11:24; Кн 25:2, 3).

өйдән өйгә йөреп: Шулай итеп грек сүзтезмәсе кат о́йкон (сүзгә-сүз «һәр йорт») тәрҗемә ителгән. Кайбер сүзлекләр һәм комментарийлар буенча, грек бәйлеге ката́ бүлгәләү мәгънәсен белдерергә мөмкин. Мәсәлән, бер сүзлектә әйтелгәнчә, бу сүзтезмә «өйдән өйгә йөреп... бер-бер артлы каралган урыннарны» аңлата («A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», Third Edition). Икенче бер сүзлек буенча, ката́ бәйлеге «бүлгәләү мәгънәсендә (Рс 2:46; 5:42: ... өйдән өйгә/[шәхси] өйләрдә)» кулланыла («Exegetical Dictionary of the New Testament», Хорст Бальз һәм Герхард Шнейдер редакциясендә бастырылган). Изге Язмалар белгече Р. Ленски мондый сүзләр әйткән: «Рәсүлләр бер минутка да үзләренең фатихалы эшен туктатмаган. Алар „һәр көн“ дәвам иткән, һәм бу ачыктан-ачык „Гыйбадәтханәдә“ булган; анда аларны Югары киңәшмә һәм гыйбадәтханә сакчылары күрә һәм ишетә алган, һәм әлбәттә, бүлгәләү мәгънәсендәге кат о́йкон, „өйдә“ дигән рәвешне түгел, ә „өйдән өйгә йөреп“ дигәнне аңлата» («The Interpretation of the Acts of the Apostles», 1961). Ката́ бәйлегенең охшаш кулланышы Лк 8:1 дә очрый; анда Гайсә «шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга кереп», вәгазьләп йөргән диелә. Турыдан-туры кешеләрнең йортларына барып вәгазьләү ысулы искиткеч нәтиҗәләр китергән. (Рс 6:7; шулай ук Рс 4:16, 17; 5:28 белән чагыштыр.)

яхшы хәбәрне... игълан иттеләр: Монда кулланылган эуангели́зомай дигән грек фигыле эуанге́лион (мәгънәсе «яхшы хәбәр») дигән исем белән тамырдаш. Мәсихче Грек Язмаларында яхшы хәбәрнең бер мөһим ягы Аллаһы Патшалыгы белән һәм Гайсә Мәсихкә иман итү аша котылу белән тыгыз бәйле. Аллаһы Патшалыгы Гайсәнең вәгазьләү һәм өйрәтү эшенең төп темасы булган. Рәсүлләр китабында грек фигыле эуангели́зомай күп мәртәбә очрый һәм вәгазьләү эшенең мөһим икәненә басым ясый. (Рс 8:4, 12, 25, 35, 40; 10:36; 11:20; 13:32; 14:7, 15, 21; 15:35; 16:10; 17:18; Мт 4:23; 24:14 кә аңлатмаларны кара.)

Медиаматериал

Мәсихче Грек Язмаларының борынгы пергамент кулъязмасы
Мәсихче Грек Язмаларының борынгы пергамент кулъязмасы

Монда күрсәтелгән пергамент кулъязмасында Рс 5:3—21 дәге өзек язылган. Бу Унциал 0189 буларак билгеле кулъязма кайчандыр Рәсүлләр китабын үз эченә алган кодексның өлеше булган. Алгы биттә (сул якта) Рс 5:3—12, ә икенче биттә (уң якта) Рс 5:12—21 китерелә. Кайбер белгечләр бу кулъязманы б. э. икенче гасырының ахырына я б. э. өченче гасырының башына караталар, ә башкалары аны б. э. өченче я дүртенче гасырларына карата. Мәсихче Грек Язмаларының борынгырак папирус кисәкләре сакланган булса да, бу билгеле булган иң борынгы пергамент кулъязмасы. Ул Берлинда (Германия) Дәүләт музеенда саклана.

Сөләйман колоннадасы
Сөләйман колоннадасы

Бу 3D видеороликта Сөләйман колоннадасының нинди була алганы күрсәтелә. Сөләйман колоннадасы беренче гасыр гыйбадәтханәсендәге тышкы ишегалдының көнчыгыш ягында урнашкан түбәле киң галерея булган. Изге Язмаларда бу урын өч мәртәбә искә алына. Яхъяның сүзләре буенча, бер тапкыр Гайсә бу колоннада аша үткәндә, аны яһүдләр уратып алып, аңардан үзенең Мәсихме, юкмы икәнен әйтүен сораган (Ях 10:22—24). Соңрак, Петер тумыштан аксак кешене савыктыргач, гаҗәпләнгән халык Сөләйман колоннадасында Петерне моның турында тыңларга җыелган (Рс 3:1—7, 11). Ә беренче мәсихчеләр Сөләйман колоннадасында башкаларның күз алдында очрашканнар. (Рс 5:12, 13; сүзлектән «Сөләйман колоннадасы» кара.)

Өйдән өйгә вәгазьләү
Өйдән өйгә вәгазьләү

Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Гайсәнең шәкертләре яхшы хәбәрне, кеше йортларына килеп, вәгазьләүләрен дәвам иткән. Шәкертләргә «өйрәтмәскә боерык» бирелгән булса да, Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрдә әйтелгәнчә, «алар һәр көн гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп, Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез игълан иттеләр һәм өйрәттеләр» (Рс 5:40—42). Якынча б. э. 56 елында рәсүл Паул Эфес өлкәннәренә: «Сезне халык алдында һәм өйдән өйгә йөреп өйрәтүдән... баш тартмадым»,— дип әйткән булган (Рс 20:20). Паул, бу ир-атларга вәгазьләр өчен, үзенең куйган тырышлыклары турында сөйләгән, ә алар әле иман итмәүчеләр булган һәм «тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга һәм Хуҗабыз Гайсәгә иман итәргә кирәклеге турында» белмәгән (Рс 20:21). Рухи карашлы кешеләрне очраткач, ул, һичшиксез, аларны күбрәк өйрәтер өчен, һәм алар мәсихчеләр булып киткәч, иманнарын ныгытыр өчен, аларның өйләренә кабат килгән булган. (Рс 5:42; 20:20 гә аңлатмаларны кара.)