Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 БҮЛЕК

Гайсә безне дога кылырга өйрәтә

Гайсә безне дога кылырга өйрәтә

СИН Йәһвә Аллаһы белән сөйләшәсеңме? ~ Ул үзе моны тели. Аллаһы белән сөйләшү дога дип атала. Гайсә үзенең күктәге Әтисе белән еш сөйләшкән. Кайчакта, Аллаһы белән сөйләшер өчен, ул берүзе булырга теләгән. Бер тапкыр Гайсә, Изге Язмаларда язылганча, «дога кылыр өчен берүзе генә тауга менде. Соң булса да, ул анда бер ялгызы булды» (Маттай 14:23).

Син Йәһвәгә кайда берүзең генә дога кыла аласың? ~ Мәсәлән, йокларга ятар алдыннан дога кылып була. Гайсә болай дигән: «Дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл» (Маттай 6:6). Син йоклар алдыннан һәрвакыт Йәһвәгә дога кыласыңмы? ~ Шулай эшләргә кирәк.

Гайсә берүзе һәм башкалар алдында да дога кылган

Гайсә шулай ук янында башкалар булганда да дога кылган. Дусты Лазар үлгәч, Гайсә кешеләр алдында Лазарның кабере янында дога кылган (Яхъя 11:41, 42). Гайсә үз шәкертләре белән җыелганда да дога кылган. Бүген дә безнең җыелыш очрашуларында дога кылалар. Син андый очрашуларга йөрисеңме? ~ Анда, гадәттә, зурлар дога кыла. Аларның догаларын игътибар белән тыңла, чөнки алар синең өчен дә дога кыла. Шулчак син догадан соң «амин» дип әйтә алырсың. Дога ахырында «амин» дип әйтү нәрсә аңлата? ~ «Амин» дигән сүз дога сиңа ошады, син аның белән риза һәм син үзең дә шулайрак дога кылыр идең дигәнне аңлата.

Ни өчен җыелышта әйтелгән догаларны игътибар белән тыңларга кирәк?

Гайсә ашар алдыннан да дога кылган. Ул Йәһвәгә ризык өчен рәхмәт әйткән. Ә син ашар алдыннан һәрвакыт дога кыласыңмы? ~ Ашар алдыннан Йәһвәгә рәхмәт әйтеп дога кылу дөрес. Башкалар белән бергә ашар алдыннан, зурларның берәрсе дога кыладыр. Ә син берүзең генә булсаң? Яки Йәһвәгә рәхмәт белдермәгән кешеләр белән ашаганда, нәрсә эшләргә? ~ Ул чакта сиңа үзеңә дога кылырга кирәк булыр.

Һәрчак кычкырып дога кылырга кирәкме? Яки Йәһвә эчтән генә әйтелгән догаларны да ишетәме? ~ Моны Нихами белән булган бер очрактан белеп була. Ул Йәһвәгә ышанган һәм фарсы патшасы Артаксеркс сараенда хезмәт иткән. Бер көнне Нихами бик күңелсезләнгән. Ул Иерусалимның стеналары — үз халкының үзәк шәһәренең стеналары — җимерек хәлдә булганы турында ишеткән.

Нихами кебек, син кайчан эчтән генә дога кыла аласың?

Патша Нихамидан ни өчен аның йөзе моңсу икәне турында сораган. Нихами башта эчтән генә Аллаһыга дога кылган. Аннары ул патшага үзенең борчылуларын әйтеп биргән һәм Иерусалим стеналарын торгызыр өчен анда барырга рөхсәт сораган. Моның нәтиҗәсе нинди булган? ~

Әйе, Аллаһы Нихаминың догасына җавап биргән. Патша аңа торгызу эшләрен башларга рөхсәт иткән! Ул хәтта Нихамига стеналарны төзү өчен бик күп агач биргән. Шулай итеп, без хәтта эчтән дога кылсак та, Аллаһы безне ишетә һәм җавап бирә ала (Нихами 1:2, 3; 2:4—8).

Ә дога кылганда баш ияргә яки тезләнергә кирәкме? Син ничек уйлыйсың? ~ Гайсә кайчакта тезләнеп, ә кайчакта басып дога кылган. Ә кайвакыт, мәсәлән Лазарны терелтү турында дога кылганда, ул башын күтәреп дога кылган.

Димәк, нинди нәтиҗә ясап була? ~ Дога кылганда утырып, басып яки башкача дога кылабызмы — бу мөһим түгел. Кайвакыт башны иеп һәм күзләрне йомып дога кылу урынлы булыр. Ә кайвакыт син, бәлки, Гайсә кебек тезләнеп дога кылырга теләрсең. Онытма: без Аллаһыга кайчан гына дога кылсак та — көндезме, төнләме — ул безне ишетәчәк. Ләкин шунысы мөһим: Йәһвәнең безне ишеткәненә ышанырга кирәк. Син моңа ышанасыңмы? ~

Аллаһыга нәрсә турында дога кылып була?

Без нәрсә турында дога кылырга тиеш? ~ Әйтче, дога кылганда син Йәһвәгә нәрсә турында сөйлисең? ~ Йәһвә безгә шулкадәр күп бүләкләр бирә, аңа моның өчен рәхмәт әйтү дөрес булмас идеме? ~ Без аңа ризык өчен рәхмәт әйтә алабыз. Ә зәңгәр күк, агачлар һәм матур-матур чәчәкләр өчен синең аңа рәхмәт әйткәнең бармы? ~ Аларны ул барлыкка китергән бит.

Бер тапкыр Гайсәнең шәкертләре аңардан үзләрен дога кылырга өйрәтергә сораган. Шунда Бөек Остаз беренче чиратта нәрсә турында дога кылырга кирәк икәнен күрсәткән. Беләсеңме, нәрсә турында? ~ Изге Язмаларны ал да, Маттай китабының 6 нчы бүлеген ач. Анда 9 нчы шигырьдән алып 13 нче шигырьгә кадәр күп кешеләргә билгеле булган дога язылган. Әйдә, аны бергә укып чыгыйк.

Гайсә Аллаһы исеме турында дога кылырга өйрәткән. Ул Аллаһы исеменең изге ителүе турында дога кылырга кушкан. Аллаһының исеме ничек? ~ Әйе, Йәһвә, һәм без ул исемне яратырга тиеш.

Гайсә шулай ук Аллаһы Патшалыгының килүе турында дога кылырга өйрәткән. Бу бик мөһим, чөнки Патшалык җиргә тынычлык китереп, оҗмах булдырачак.

Аннары Бөек Остаз, күктәге кебек, җирдә дә Аллаһы ихтыярының үтәлүе турында дога кылырга кушкан. Моның турында дога кылабыз икән, без Аллаһы теләгәнне эшләргә дә тиеш.

Гайсә көндәлек ризыкның булуы турында да дога кылырга өйрәткән. Моннан тыш, ул, дөрес булмаганны эшләсәк, без Аллаһы алдында хаталарыбызны танырга тиеш дигән. Һәм без аңа кичерү сорап дога кылырга тиеш. Әмма Аллаһы безне кичерсен өчен, безгә башкаларны кичерергә кирәк. Сиңа бу җиңелме? ~

Һәм ахырда Гайсә Явыздан, Шайтан Иблистән, яклау сорап дога кылырга өйрәткән. Шулай итеп, моның барысы турында Аллаһыга дога кылу урынлы.

Йәһвә безнең догаларыбызны ишетә. Һәм без моңа ышанырга тиеш. Безгә аңардан ярдәм дә сорарга, аңа рәхмәт тә әйтергә кирәк. Догаларыбыз эчкерсез булса һәм дөрес булганны сорасак, Йәһвәгә бу бик ошый. Һәм ул безгә сораганыбызны бирәчәк. Син моңа ышанасыңмы? ~

Бу шигырьләрдән дога кылу турында күбрәк киңәшләр табып була: Римлыларга 12:12; 1 Петер 3:12 һәм 1 Яхъя 5:14.