Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 БҮЛЕК

Аллаһының исеме бар

Аллаһының исеме бар

БЕРӘРСЕ белән танышканда син, гадәттә, ул кешегә нинди сорау бирәсең? ~ Әйе, син аңардан аның исемен сорыйсың. Һәр кешенең исеме бар. Аллаһы беренче кешегә дә исем биргән. Ул аңа Адәм дигән исем кушкан. Ә Адәм хатынының исеме Хаува булган.

Әмма исем кешеләргә дә, башка нәрсәләргә дә бирелә. Сиңа берәрсе курчак яки мәче баласын бүләк итсә, син аларга да исем кушарсың, шулай бит? ~ Әйе, исем бик мөһим.

Төнлә күктә күп-күп йолдызларны күреп була. Синеңчә, аларның исемнәре бармы? ~ Әйе, Аллаһы һәр йолдызга исем биргән. Изге Язмаларда: «Ул йолдызларның исәбен белә, аларның барсына да исем бирә»,— дип әйтелә (Мәдхия 146:4).

Һәр йолдызның үз исеме бар, син моны беләсеңме?

Галәмдә иң бөеге кем? Син ничек уйлыйсың? ~ Әйе, Аллаһы. Синеңчә, аның исеме бармы? ~ Гайсә аның исеме бар дигән. Бер тапкыр ул Аллаһыга дога кылганда: «Мин аларга синең исемеңне ачтым»,— дигән (Яхъя 17:26). Син Аллаһының исемен беләсеңме? ~ Аллаһы үзе безгә үзенең исеме турында әйтә. Ул болай ди: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем». Димәк, Аллаһының исеме ЙӘҺВӘ (Ишагыйя 42:8).

Башкалар сиңа исемең белән дәшкәндә, бу сиңа ошыймы? ~ Йәһвә дә кешеләрнең аның исемен белүләрен тели. Шуңа күрә Аллаһы турында сөйләгәндә, без Йәһвә исемен кулланырга тиеш. Бөек Остаз кешеләр белән Аллаһы турында сөйләшкәндә Йәһвә исемен кулланган. Бер тапкыр Гайсә: «Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең... белән ярат»,— дигән (Марк 12:30).

Гайсә «Йәһвә» дигән исем иң мөһим исем икәнен белгән. Шуңа күрә ул үз шәкертләрен Аллаһының исемен кулланырга өйрәткән. Ул хәтта аларны Аллаһының исеме турында догаларында әйтергә өйрәткән. Аллаһы бар кешеләрнең дә үзенең Йәһвә дигән исемен белүләрен тели. Гайсә моны яхшы белгән.

Күп еллар элек Аллаһы үз исеменең мөһимлеген Мусага күрсәткән. Муса исраилле булган. Исраиллеләр ул вакытта Мисыр дип аталган илдә яшәгән. Анда яшәүче кешеләр мисырлылар дип аталган. Алар исраиллеләрне кол иткән һәм аларга карата бик мәрхәмәтсез булган. Муса, үскәч, бер исраиллегә ярдәм иткән. Моңа Мисыр патшасы фиргавеннең ачуы чыккан. Ул Мусаны үтерергә кушкан! Шуңа күрә Муса Мисырдан качып киткән.

Муса икенче илдә яши башлаган. Ул ил Мидьян дип аталган. Анда ул өйләнгән, аның балалары туган, һәм ул үз гаиләсе турында кайгырткан. Муса көтүче булган. Бер көнне ул үз сарыкларын бер тау кырыенда көтеп йөргән. Шунда ул гаҗәеп бер хәл күргән: күгән куагы янып торган, әмма һич тә янып бетмәгән! Мусага бу бик кызык булып күренгән, һәм ул якынрак барып карарга теләгән.

Шунда нәрсә булганын син беләсеңме? ~ Муса янып торган куак арасыннан: «Муса! Муса!» — дигән тавыш ишеткән. Моны кем әйткән? ~ Моны Аллаһы әйткән! Аллаһы Мусага бик мөһим эш кушкан. Ул аңа болай дигән: «Мин хәзер сине фиргавен янына җибәрәм. Бар, һәм минем халкымны — Исраил халкын — Мисыр җиреннән алып чык!» Аллаһы Мусага булышырга вәгъдә иткән.

Янып торган куак янында Муса нинди мөһим нәрсә белгән?

Ләкин Муса Аллаһыга болай дигән: «Әйтик, мин барып Исраил халкына: „Мине сезнең ата-бабаларыгызның Аллаһысы җибәрде“,— диям, ди, ә алар миннән: „Аның исеме ничек соң?“ — дип сорасалар, миңа нәрсә дияргә?» Аллаһы Мусага исраиллеләргә болай дияргә кушкан: «Мине сезнең янга... Йәһвә җибәрде. Бу мәңгегә минем исемем» (Чыгыш 3:1—15, ЯД). Әйе, Аллаһы үз исемен мәңгегә сакларга тели. Ул аны беркайчан да үзгәртмәячәк. Аллаһы үзен мәңге Йәһвә дигән исем белән атауларын тели.

Аллаһы Кызыл диңгез янында үз исемен ничек билгеле иткән?

Муса кире Мисырга кайткач, мисырлылар болай дип уйлаган: Йәһвә — исраиллеләрнең әһәмиятсез бер илаһысы гына. Алар аны бөтен җирнең Аллаһысы дип уйламаган. Шуңа күрә Йәһвә Мисыр патшасына: «Минем исемем бөтен җир йөзендә мәгълүм булыр»,— дигән (Чыгыш 9:16). Бу чыннан да шулай булган. Моның өчен ул, беләсеңме, нәрсә эшләгән? ~

Аллаһы Мусага Исраил халкын Мисырдан алып чыгарга кушкан. Алар Кызыл диңгез янына килгәч, Йәһвә суны ике якка аерып коры җир булдырган. Исраиллеләр диңгезне уңышлы гына кичеп чыккан. Әмма фиргавен барлык гаскәре белән сусыз калган шул диңгез төбенә кереп киткәч, сулар үз урынына кире кайтып аларны күмеп киткән. Мисырлыларның берсе дә исән калмаган.

Тиздән Йәһвәнең Кызыл диңгездә кылган эше турындагы хәбәрне җир йөзендә яшәүче бар кешеләр ишеткән. Бу кайдан билгеле? ~ Якынча 40 ел үткәч, исраиллеләр Кәнган җиренә килгән. Йәһвә аларга ул җирне бирергә вәгъдә иткән булган. Анда Рәхәб исемле бер яшь хатын ике исраиллегә болай дигән: «Сез Мисырдан чыккач, Йәһвәнең сезнең алда Кызыл диңгезне корытканын без ишеттек» (Йошуа 2:10).

Бүген байтак кешеләр шул мисырлыларга охшаш. Алар Йәһвәнең бөтен җирнең Аллаһысы икәненә ышанмый. Шуңа күрә Аллаһының хезмәтчеләренә башкаларга аның турында сөйләргә кирәк. Моны Йәһвә тели. Гайсә нәкъ шулай эшләгән дә. Ул үзенең җирдәге тормышының азагында Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Мин аларга синең исемеңне ачтым» (Яхъя 17:26).

Гайсә Аллаһы исемен ачкан. Син Изге Язмалардан Аллаһы исемен күрсәтә аласыңмы?

Синең дә, Гайсә кебек, Аллаһы исемен ачасың киләме? Алайса, башкаларга Аллаһының исеме Йәһвә дип сөйлә. Сөйләгәндә, син шуны күрерсең: күп кенә кешеләр аның исемен белми. Син андый кешеләргә, бәлки, Изге Язмалардан Марк 12:29 ны күрсәтерсең. Әйдә, Изге Язмаларны ачып, ул урынны табыйк. Анда болай дип әйтелә: «Безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә».

Бу сүзләрдән без нәрсә белдек? ~ Әйе, Йәһвә — иң мөһим исем. Бу Чиксез кодрәтле Аллаһының исеме. Ул — Гайсәнең Атасы һәм бар нәрсәне Булдыручы. Хәтерлисеңдер, Гайсә без Йәһвә Аллаһыны бөтен йөрәгебез белән яратырга тиеш дип әйткән иде. Син Йәһвәне яратасыңмы? ~

Йәһвәне яратканыбызны без ничек күрсәтә алабыз? ~ Бер мөмкинлек — аның белән дуслашу һәм аның турында белем алу. Икенче мөмкинлек — башкаларга аның исеме турында сөйләү. Без аларга Изге Язмаларның үзеннән Аллаһының исеме Йәһвә икәнен күрсәтә алабыз. Без шулай ук Йәһвә барлыкка китергән бар гаҗәеп нәрсәләр турында һәм аның башкарган игелекле эшләре турында сөйли алабыз. Бу Йәһвәне бик сөендерә, чөнки ул кешеләрнең үзе турында белүен тели. Без дә аның турында сөйли алабыз, шулай бит? ~

Йәһвә турында сөйләгәндә, кайбер кешеләр тыңламас. Күп кенә кеше, хәтта Бөек Остаз Аллаһы турында сөйләгәндә, аны тыңламаган. Шулай да Гайсә Йәһвә турында сөйләвен дәвам иткән.

Шуңа күрә Гайсәдән үрнәк алыйк һәм Йәһвә турында башкаларга сөйлик. Шулай эшләсәк, Йәһвә Аллаһы безне хуплаячак, чөнки аның турында сөйләп, без аның исемен яратканыбызны күрсәтәбез.

Изге Язмалардан Аллаһы исеменең мөһимлеген күрсәтүче шушы шигырьләрне бергә укыгыз: Ишагыйя 12:4, 5; Маттай 6:9; Яхъя 17:6 һәм Римлыларга 10:13.