Йошуа 2:1—24

2  Аннары Нун улы Йошуа́ ике кешене яшертен генә Шиттимнән+ шымчы итеп җибәрде. Ул аларга: «Барыгыз, бу җирне, аеруча Әрихәне карап чыгыгыз»,— диде. Алар барып, Рәхә́б+ исемле фахишәнең йортына килде һәм шунда тукталды.  Әрихә́ патшасына: «Менә, бүген кич исраилле кешеләр безнең җиребезне карап чыгарга килде»,— дип әйттеләр.  Шунда Әрихә патшасы Рәхәбкә мондый хәбәр җибәрде: «Йортыңда тукталган кешеләрне чыгар, чөнки алар бөтен җиребезне тикшереп чыгарга килде».  Ләкин ул хатын бу ике ир-атны яшерде. Аннары ул әйтте: «Әйе, минем яныма кешеләр килгән иде, ләкин мин аларның кайдан икәнен белмәдем.  Ә караңгы төшкәч, шәһәр капкалары ябылырга торганда, бу кешеләр чыгып китте. Аларның кая киткәнен белмим, ләкин аларны хәзер үк куа китсәгез, куып җитәрсез».  (Әмма ул аларны түбәгә алып менеп, түбәдә таратылган җитен сабаклары астына яшергән иде.)  Шунда патша кешеләре Үрдүндәге кичүләргә таба аларны куа китте,+ ә шәһәр капкаларын, куып баручылар чыгып китү белән, ябып куйдылар.  Хатын, ул кешеләр йокларга ятканчы, алар янына түбәгә менде  һәм болай диде: «Мин беләм, Йәһвә сезгә бу җирне бирәчәк.+ Сезнең аркада без куркуга төштек,+ һәм бу җирдә яшәүче бөтен халыкның йөрәге алынды,+ 10  чөнки без Йәһвәнең, сез Мисырны калдыргач, алдыгызда Кызыл диңгезнең суларын корытканын+ һәм сезнең Үрдүннең теге ягында* аморлыларның ике патшасы Сихо́н+ белән Огка+ нәрсә эшләгәнегезне, аларны тулысынча юк иткәнегезне ишеттек. 11  Моның турында ишеткәч, безнең күңелебез төште, һәм сезнең аркада беркемнең дә кыюлыгы калмады, чөнки сезнең Аллаһыгыз Йәһвә — күкләрдә һәм җирдә бер Аллаһы.+ 12  Хәзер исә, зинһар, мин сезгә тугры мәхәббәт күрсәткән кебек, сез дә, синең атаң гаиләсенә тугры мәхәббәт күрсәтербез, дип Йәһвә белән ант итегез. Үз сүзегезне тотачагыгызга дәлил* бирегез. 13  Әтиемнең, әниемнең, бертуганнарымның һәм аларның өйдәгеләренең гомерләрен саклап калыгыз һәм безне* үлемнән коткарыгыз».+ 14  Шунда шул кешеләр аңа болай диде: «Без сезнең гомерләрегез өчен үз гомеребезне бирербез!* Син безнең турында сөйләмәсәң, без дә, Йәһвә безгә бу җирне биргәч, сиңа тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрсәтербез». 15  Шуннан соң ул аларны бау белән тәрәзәдән төшерде, чөнки аның йорты шәһәр диварында иде.+ 16  Аннары ул аларга әйтте: «Таулы җиргә барыгыз һәм, артыгыздан куып барган кешеләр сезне тапмасын өчен, анда өч көн качып торыгыз. Шуннан соң алар кайткач, үз юлыгыз белән китеп барырсыз». 17  Ул кешеләр аңа болай диде: «Без, гаепле булмас өчен, син бездән ант иттергән вәгъдәне һичшиксез үтәрбез,+ 18  әмма син, без бу җиргә килгәч, тәрәзәгә безне төшергән бу җете кызыл бауны бәйләп куй. Һәм әтиеңне, әниеңне, бертуганнарыңны һәм әтиеңнең бар гаиләсен үз йортыңа җый.+ 19  Әгәр берәрсе йортыңның ишегеннән чыкса, каны түгелүе өчен үзе җаваплы булыр, ә без гаепле булмабыз. Ләкин йортыңда булган берәр кеше зыян күрсә*, каны түгелүе өчен без җаваплы булырбыз. 20  Әмма безнең турында сөйләсәң,+ син бездән ант иттергән вәгъдәне үтәмәүдә без гаепле булмабыз». 21  Ул: «Сез әйткәнчә булсын»,— диде. Шуннан соң ул аларны озатты, һәм алар үз юллары белән китте. Аннары ул җете кызыл бауны тәрәзәгә бәйләп куйды. 22  Алар таулы җиргә китте һәм, куып баручылар әйләнеп кайтканчы, анда өч көн булды. Куучылар аларны бөтен юлларда эзләде, ләкин тапмады. 23  Аннары бу ике кеше таулы җирдән төште һәм елганы кичеп, Нун улы Йошуа янына кайтты. Алар аңа үзләре белән булган бар нәрсәне сөйләп бирде. 24  Шуннан соң алар Йошуага: «Йәһвә бөтен бу җирне безгә бирде.+ Бу җирдә яшәүчеләрнең барысының да безнең аркада рухы төшкән»+,— диде.

Искәрмәләр

Ягъни көнчыгыш ягында.
Яки «ышанычлы билге».
Яки «җаннарыбызны».
Яки «Сезнең урынга безнең җаннарыбыз үләр!».
Яки «кешегә кул салсалар».

Искәрмәләр

Медиаматериал