Зәбур 34:1—22
Давытның Әбумәли́к* каршында акылсыз булып кылангач,+ куып җибәрелгәннән соң язган мәдхиясе.
א [әлиф]
34 Мин Йәһвәне һәрвакыт мактармын,Телем аны мактаудан туктамас.
ב [бәт]
2 Мин Йәһвә белән мактанырмын,+Юашлар ишетер һәм сөенер.
ג [гимел]
3 Йәһвәне минем белән бергә зурлагыз,+Аның исемен бергәләп югарылыйк.
ד [дәлит]
4 Мин Йәһвәгә дога кылдым, һәм ул миңа җавап бирде,+Бөтен куркуларымнан арындырды.+
ה [хе]
5 Аңа караганнарның чырайлары балкып китте,Аларның йөзләре оятлы* булмас.
ז [зәйин]
6 Менә мескен ялварды, һәм Йәһвә ишетте.
Ул аны бөтен кайгыларыннан коткарды.+
ח [хет]
7 Йәһвәнең фәрештәсе Аллаһыны тирән хөрмәт итүчеләр тирәли лагерь кора+Һәм аларны коткара.+
ט [тет]
8 Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез,+Аңа сыенучы кеше бәхетле.
י [йод]
9 Йәһвәнең бөтен изгеләре, аны тирән хөрмәт итегез,Чөнки аны тирән хөрмәт итүчеләр бернәрсәгә дә мохтаҗ булмас.+
כ [каф]
10 Хәтта көчле яшь арысланнар да ачлык кичерә,Ә Йәһвәне эзләүчеләр һичнинди игелектән мәхрүм булмас.+
ל [ләмид]
11 Килегез, улларым, тыңлагыз мине,Мин сезне Йәһвәне тирән хөрмәт итәргә өйрәтермен.+
מ [мем]
12 Арагыздан кем тормыштан рәхәт табып яши?
Кем күп ямьле көннәр күреп яшәргә теләр иде?+
נ [нун]
13 Алайса, телеңне яманлыктан,+Авызыңны ялган сөйләүдән сакла.+
ס [сәмих]
14 Явызлыктан читтә тор һәм яхшылык кыл,+Тынычлык-татулык эзләп, шуңа омтыл.+
ע [әйин]
15 Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән,+Колаклары аларның ярдәм сорап ялваруларын ишетә.+
פ [пе]
16 Яманлык кылучыларга исә, алар турында бер истәлек тә калмасын өчен,+Йәһвә каршы тора.
צ [тсаде]
17 Тәкъвалар ялварып аваз салды, һәм Йәһвә ишетте.+
Ул аларны бөтен кайгыларыннан коткарды.+
ק [коф]
18 Йәһвә боек* күңеллеләргә якын,+Рухы сынык булганнарны ул коткара.+
ר [реш]
19 Тәкъва кешенең михнәтләре күп,+Ләкин Йәһвә аны аларның барысыннан да коткара.+
ש [шин]
20 Ул аның бөтен сөякләрен саклый.
Аларның берсе дә сынмады.+
ת [тау]
21 Бәла-каза явызларны һәлак итәр,Тәкъваларны күралмаучылар гаепле дип табылыр.
22 Йәһвә үз хезмәтчеләренең гомерләрен йолып ала,Аңа сыенучыларның берсе дә гаепле дип табылмас.+