Рәсүлләр 12:1—25

12  Шул вакытларда Һиру́д патша җыелыштагы кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады.+ 2  Ул Яхъяның бертуганы Ягъкубны+ кылыч белән чабып үтертте.+ 3  Бу яһүдләргә ошады, һәм Һируд моны күреп, Петерне дә кулга алды. (Бу Төче икмәк бәйрәме көннәрендә булды.)+ 4  Аны төрмәгә утыртты+ һәм, Паса́х бәйрәменнән+ соң халык алдына чыгарырга* уйлап, аны дүртәр гаскәридән торган дүрт төркемгә сакларга кушты. 5  Пете́р төрмәдә утырган вакытта җыелыш аның турында Аллаһыга ялварып дога кылды.+ 6  Һируд Петерне халык алдына чыгарырга җыенган көн алдыннан, төнлә Петер, ике чылбыр белән бәйләнгән хәлдә, ике гаскәри арасында йоклап ята иде. Төрмәдә ишек янында сакта каравылчылар тора иде. 7  Шунда Йәһвәнең фәрештәсе пәйда булды,+ һәм төрмә бүлмәсе яктырып китте. Ул Петерне төртеп уятты да: «Тизрәк тор!» — диде. Шул вакыт Петернең кулларыннан чылбырлар шуып төште.+ 8  «Билеңне бу һәм аягыңа ки»,— диде аңа фәрештә. Петер шулай эшләде дә. Аннары ул аңа: «Өс киемеңне ки дә минем арттан бар»,— диде. 9  Петер чыгып аңа ияреп китте. Шулай да ул фәрештәнең кылган бу эшләре — күренеш дип уйлый иде һәм өн икәнен белми иде. 10  Алар сакчылар тора торган беренче урынны, аннары икенчесен үтеп, шәһәргә чыга торган тимер капка янына килеп җиттеләр. Капка үзеннән-үзе ачылды.+ Алар чыгып, бер урам буйлап киттеләр, кинәт фәрештә юк булды. 11  Шунда Петер аңына килде һәм болай диде: «Хәзер мин төгәл беләм: мине Һируд кулыннан, үз фәрештәсен җибәреп, Йәһвә коткарды һәм, яһүд халкы мин дучар булачак нәрсәләрне көтсә дә, аларның өметен өзде».+ 12  Петер моны аңлагач, Марк дип аталучы Яхъяның+ анасы Мәрьям йортына китте. Анда байтак кеше җыелып дога кыла иде. 13  Петер капка ишеген шакыгач, шакыган тавышка Ро́да исемле хезмәтче кыз чыкты. 14  Петернең тавышын таныгач, ул, шатлыгыннан ишекне дә ачмыйча, йөгереп өйгә кереп китте һәм капка янында Петернең торганын хәбәр итте. 15  Аңа: «Акылдан яздыңмы әллә?» — диделәр. Әмма кыз үз сүзендә нык торганга, алар: «Ул аның фәрештәсе»,— дия башладылар. 16  Петер исә шакый бирде. Ишекне ачып аны күргәч, алар бик нык гаҗәпләнделәр. 17  Ул кулы белән ишарәләп тавышланмаска кушты һәм аларга Йәһвәнең үзен ничек итеп төрмәдән чыгарганы турында сөйләп бирде. «Бу хакта Ягъкубка+ да, кардәшләргә дә әйтегез»,— диде ул. Шуннан соң чыгып башка урынга китте. 18  Таң атканнан соң, гаскәриләр арасында шау-шу күтәрелде, чөнки беркем дә Петер белән нәрсә булганын белми иде. 19  Һируд аны эзләп табар өчен зур тырышлыклар куйса да, Петерне таба алмадылар. Шуннан соң ул сакчылардан сорау алды һәм аларга җәза бирергә кушты.+ Аннары Һируд Яһүдиядән Кайса́риягә китте һәм шунда берникадәр вакыт калды. 20  Аның Тир белән Сидо́н халкына бик каты ачуы чыккан иде. Тегеләре исә, бергәләшеп аның янына килделәр дә, патшаның сарай идарәчесе Бластыны үз якларына авыштырып, тыныч-тату яшәргә теләкләрен белдерделәр, чөнки аларның өлкәсе патша җирләреннән азык-төлек ала иде. 21  Билгеләнгән көнне Һируд, патша киемнәренә киенеп, хөкем итү урынына утырды да алар алдында чыгыш ясады. 22  Шунда җыелган халык: «Бу тавыш — кеше тавышы түгел, бу — алла тавышы!» — дип кычкыра башлады. 23  Әмма Һируд Аллаһыны данламады, һәм Йәһвәнең фәрештәсе моның өчен аңа шунда ук җәза бирде: ул кортлап үлде. 24  Йәһвә сүзе исә киң таралды, һәм күп кенә кеше иман итә башлады.+ 25  Ә Барна́б+ белән Шау́л, Иерусалимда ярдәм күрсәтү эшләрен тулысынча башкарганнан соң,+ үзләре белән Марк дип аталган Яхъяны+ алдылар да кайтып киттеләр.

Искәрмәләр

^ Яки «хөкем итәр өчен чыгарырга».

Искәрмәләр

Һируд: Ягъни Һируд Әгрип I, Бөек Һирудның оныгы. (Сүзлекне кара.) Б. э. к. 10 елда туган Һируд Әгрип I Римда белем алган. Ул император гаиләсенең төрле әгъзалары белән дуслык үстергән. Аларның берсе б. э. 37 елында император булып киткән Гай булган; ул Калигула исеме белән яхшырак билгеле. Озак вакыт үтмәстән ул Әгрипне Итурия, Трахонит һәм Авилиния өлкәләре өстеннән патша итеп игълан иткән. Соңрак Калигула Әгрипнең карамагына Гәлиләя белән Переяне тапшырган. Әгрип, б. э. 41 елында Калигула үтерелгәндә, Римда булган. Кайбер хәбәрләр буенча, Әгрип аннан соң килеп чыккан кризисны җайга салуда мөһим роль уйнаган. Ул үзенең тагын бер абруйлы дусты Клавдий һәм Рим сенаты арасында үткән киеренке сөйләшүләрдә катнашкан. Нәтиҗәдә, Клавдий император итеп игълан ителгән, һәм шулай итеп граждан сугышының башлануына юл куелмаган. Арадашчылык иткәне өчен рәхмәт йөзеннән Клавдий Әгрипнең патшалыгын киңәйткән; ул аңа б. э. 6 елыннан Рим прокураторлары карамагында булган Яһүдия белән Самарияне бүләк иткән. Шулай итеп Әгрип зурлыгы буенча Бөек Һирудныкы кебек территория белән идарә итә башлаган. Әгрип патшалыгының башкаласы Иерусалим булган, ул анда дини җитәкчеләрнең илтифатын казанган. Ул яһүдләрнең канунын һәм йолаларын җентекләп үтәгән, мәсәлән гыйбадәтханәдә көндәлек корбаннар китергән һәм халык алдында Канунны укыган, дип санала. Аның турында шулай ук ул яһүдләр диненең ашкынучан яклаучысы булган дип әйтәләр. Әмма ул үзен юкка гына Аллаһы хезмәтчесе дип атаган, чөнки ул театрда гладиатор сугышлары һәм мәҗүси тамашалар оештырган. Әгрип мәкерле, җилбәзәк һәм әрәм-шәрәм итүчән кеше итеп сурәтләнә. Аның идарә итүе кинәт өзелгән, чөнки, Рс 12:23 тә әйтелгәнчә, Йәһвә фәрештәсе аңа җәза биргән, һәм ул вафат булган. Галимнәр сүзләре буенча, патша Һируд Әгрип I б. э. 44 елында үлгән. Ул вакытта аңа 54 яшь булган, һәм ул бөтен Яһүдия белән өч ел идарә иткән булган.

Яхъяның бертуганы Ягъкубны... үтертте: Бу җәзалап үтерү, бәлки, якынча б. э. 44 елында булгандыр. Шулай итеп, Ягъкуб, 12 рәсүлнең беренчесе булып, җәфаланучы буларак үтерелгән булган. Һируд Ягъкубны, бәлки, бу рәсүл Гайсәгә аеруча якын булуы белән я үзенең ялкынлы ашкынучанлыгы белән билгеле булганга, сайлаган булгандыр. Ягъкуб белән аның бертуганы Яхъяга, андый ашкыну аркасында, күрәсең, «күк күкрәү угыллары» дигәнне аңлаткан Буанергес кушаматы бирелгән булган (Мк 3:17). Һирудның куркаклык һәм сәясәт аркасында эшләнгән бу эше яхшы хәбәрнең таралуын туктатмаган, ләкин җыелышны кайгыртучан рәсүл, көтүче һәм дәртләндерү чыганагыннан мәхрүм иткән. Кылыч белән дигән сүзтезмә Ягъкубның башын чабып өзгәннәр икәнен күрсәтәдер.

Төче икмәк бәйрәме көннәрендә: Төче икмәк бәйрәме 15 нисанда, Пасах бәйрәменнән (14 нисан) соңгы көнне, башланып, 7 көн дәвам иткән. (Сүзлектән «Төче икмәк бәйрәме» һәм Ә15 кушымт. кара.) Яхшы хәбәрләрдә һәм Рәсүлләр китабында еш кына төрле бәйрәмнәрнең искә алынуы шуны күрсәтә: Гайсә көннәрендә һәм рәсүлләр көннәрендә яһүдләр еврей календарен куллануын дәвам иткән. Бу бәйрәмнәр буенча Изге Язмалардагы вакыйгаларның якынча нинди вакытта булганын билгеләп була (Мт 26:2; Мк 14:1; Лк 22:1; Ях 2:13, 23; 5:1; 6:4; 7:2, 37; 10:22; 11:55; Рс 2:1; 12:3, 4; 20:6, 16; 27:9).

Йәһвәнең фәрештәсе: Рс 5:19 га аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:7 кара.

Билеңне бу: Яки «Киен». Күрәсең, монда киң эчке киемне берәр билбау я тукыма кисәге белән бәйләп кую турында сүз бара. (Лк 12:35 кә аңлатманы кара.)

үз фәрештәсен җибәреп, Йәһвә: «Үз фәрештәсен җибәреп» дигән сүзтезмә Еврей Язмаларында искә алынган охшаш коткару очракларын хәтергә төшерә. Мәсәлән, Дн 3:28; 6:22 дә Аллаһы, Даниялны һәм аның иптәшләрен коткарыр өчен, үзенең «фәрештәсен җибәргән» дип әйтелә. (Зб 34:7 белән чагыштыр; Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:11 кара.)

Марк дип аталучы Яхъяның: Бу — Гайсә шәкертләренең берсе, «Барнабның туганы» (Кл 4:10) һәм Марк Инҗилен язучы. (Мк Исемгә аңлатманы кара.) Яхъя Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Рс 13:5, 13 тә бу шәкерт Яхъя дип кенә атала. Әмма монда һәм Рс 12:25; 15:37 дә аның рим исеме Марк та китерелә. Ә Мәсихче Грек Язмаларының башка урыннарында ул Марк дип кенә атала (Кл 4:10; 2Тм 4:11; Флм 24; 1Пт 5:13).

Мәрьям йортына: Иерусалимдагы җыелыш, күрәсең, шәхси йортта, Марк дип аталучы Яхъяның анасы Мәрьям йортында, очрашкан. Бу «байтак кеше» сыйдырырлык зур йорт булган, һәм анда бер хезмәтче кыз эшләгән. Димәк, Мәрьям чагыштырмача бай хатын булгандыр (Рс 12:13). Өстәвенә, бу өй турында «Мәрьям йорты» дип әйтелә, ә ире турында бернәрсә әйтелми, шуңа күрә ул, күрәсең, тол хатын булган.

Марк: Бу исем Маркус дигән латин исеменнән барлыкка килгән. Марк Рс 12:12 дә «Яхъя» дип атала; бу аның Рим исеме булган. Аның әнисе Мәрьям Иерусалимда яшәгән һәм беренче шәкертләрнең берсе булган. Марк дип аталган Яхъя «Барнабның туганы» булган (Кл 4:10); Марк Барнаб белән, шулай ук Паул һәм башка беренче мәсихче миссионерлар белән сәяхәт иткән (Рс 12:25; 13:5, 13; 2Тм 4:11). Бу Яхшы хәбәрнең язучысы кем икәнлеге аның үзендә әйтелмәсә дә, б. э. II һәм III гасырларындагы язучылар бу Яхшы хәбәр Маркныкы дип күрсәткән.

Ул аның фәрештәсе: «Фәрештә» дип тәрҗемә ителгән еврей төшенчәсе дә, грек төшенчәсе дә «хәбәрче» дигәнне аңлата. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.) Шәкертләр, «аның [Петернең] фәрештәсе» диеп, бәлки, капка янында аңардан хәбәр алып килгән фәрештәнең торганын күздә тоткандыр. Күрәсең, кайбер яһүдләр Аллаһының һәр хезмәтчесенең үз фәрештәсе, асылда, сакчы фәрештәсе, бар икәненә ышанган, әмма Аллаһы Сүзе моңа турыдан-туры өйрәтми. Әмма Гайсәнең шәкертләре фәрештәләрнең тарих дәвамында Аллаһы халкына шәхси ярдәм күрсәткәннәрен белгән. Мәсәлән, Ягъкуб үзен «бөтен бәлаләрдән саклап торган фәрештә» турында сөйләгән (Яр 48:16). Шулай ук Гайсә үз шәкертләре турында «аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар» дип әйткән, һәм шулай итеп фәрештәләр Гайсәнең һәр шәкерте белән бик кызыксына икәнен күрсәткән. (Мт 18:10 га аңлатманы кара.) Мәрьям йортында җыелган шәкертләр Петер үзе фәрештә рәвешендә, әйтерсең лә ул үлгән һәм хәзер рух булып килгән, дип уйламаган; алар Еврей Язмаларыннан кеше үлгәч, аның белән нәрсә була икәнен белгән (Вг 9:5, 10).

Йәһвәнең: Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча хо Ки́риос) дигән сүз кулланыла. Әмма, Б кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга күп кенә сәбәпләр бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:17 кара.)

Ягъкубка: Монда, күрәсең, Гайсәнең энесе турында сүз бара. Ул, күрәсең, яшь ягыннан Гайсәдән соң икенче булгандыр, чөнки ул Йосыфның Мәрьямнән туган дүрт улы арасыннан беренче булып бара: Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд (Мт 13:55; Мк 6:3; Ях 7:5). Ягъкуб б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимга төрле төбәкләрдән килгән меңләгән яһүдләрнең яхшы хәбәрне кабул итеп, суга чумдырылганын үз күзләре белән күргән (Рс 1:14; 2:1, 41). Петер, шәкертләргә «бу хакта Ягъкубка... әйтегез» диеп, аның Иерусалим җыелышында җитәкчелек иткәнен күрсәткән. Ягъкуб турында шулай ук, күрәсең, Рс 15:13; 21:18; 1Кр 15:7; Гл 1:19 (анда ул «Хуҗабызның энесе» дип атала); 2:9, 12 дә искә алына, һәм ул Изге Язмаларның үзенең исеме белән аталган китабын язган (Яг 1:1; Яһ 1).

патшаның сарай идарәчесе: Бу, күрәсең, зур хөрмәткә ия кеше булган; аңа патшаның йорты һәм аның шәхси эшләре турында кайгыртырга мөһим җаваплылык тапшырылган булган.

Йәһвәнең фәрештәсе: Рс 5:19 га аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 12:23 кара.

ярдәм күрсәтү эшләрен: Яки «ярдәм күрсәтү хезмәтен». (Рс 11:29 га аңлатманы кара.)

Медиаматериал

Һируд Әгрип I
Һируд Әгрип I

Монда күрсәтелгән тәңкәне якынча б. э. 43—44 елларында Һируд Әгрип I чыгарырга кушкан булган. Ул Рс 12:1 дә «Һируд патша» дип атала. Бу тәңкәнең бер ягында император Клавдийның башы, ә икенчесендә Клавдий белән Әгрип I нең сыннары төшерелгән. Аның язуы Әгрип исемен дә үз эченә ала. Әгрипне император Калигула б. э. 37 елында патша итеп билгеләгән. Калигула (Изге Язмаларда искә алынмый) Клавдийга кадәр б. э. 37—41 елларында идарә иткән һәм аның бертуган абыйсының улы булган. Соңрак Клавдий Әгрипнең карамагына күбрәк җирләрне тапшырган. Әгрип беренче мәсихче җыелышны бик нык эзәрлекләгән; ул хәтта рәсүл Ягъкубны үтергән, ә Петерне төрмәгә утырткан (Рс 12:1—4). Аннары Һируд бераз идарә иткәннән соң, Йәһвәнең фәрештәсе аны җәзалап үтергән (Рс 12:21—23).