Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘР КОТКАРА. НӘРСӘДӘН?

Гайсәнең үлеме һәм үледән терелүе. Сезгә нинди файда китерә?

Гайсәнең үлеме һәм үледән терелүе. Сезгә нинди файда китерә?

«Хуҗабыз Гайсәгә иман ит. Шулай итеп... котылачаксың» (Рәсүлләр 16:31).

Бу сүзләрне рәсүл Паул белән Силас Македониядәге Филипия шәһәренең зиндан каравылчысына әйткән. Аларның нәрсә әйтәсе килгән? Гайсәгә ышану белән үлемнән котылу арасындагы бәйләнешне аңлар өчен, башта кешеләрнең ни өчен үлә башлаганын белергә кирәк. Әйдәгез, Изге Язмаларда әйтелгәнне карап чыгыйк.

Кешеләр үләргә тиеш булмаган

«Раббы Алла адәмне Гадән бакчасына урнаштырганда аңа бакчаны саклап тору һәм эшкәртү хезмәтен йөкләде. Аңа әйтте: „Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең“,— диде» (Яратылыш 2:15—17).

Аллаһы беренче кеше Адәмне Гадән бакчасына — кыргый табигатьле, шаулап үскән үсемлекләргә бай җирдәге оҗмахка урнаштырган. Адәм андагы теләгән һәр агачның җимешләрен ашый алган. Ләкин бер агачның җимешен Йәһвә Аллаһы ашамаска кушкан. Ул Адәмне, бу әмерне үтәмәсә, үләр, дип турыдан-туры кисәткән.

Адәм бу әмергә төшенгәнме? Ул үлем нәрсә икәнен белгән, чөнки хайваннарның үлемен күргән. Адәм иртәме-соңмы картаеп үләргә тиеш булса, Аллаһыга аны кисәтмәс идеме? Адәм аңлаган: Аллаһыны тыңласа һәм тыелган агачның җимешен ашамаса, ул беркайчан да үлмәс һәм мәңге яшәр.

Кайберәүләр бу агачның җимеше — җенси мөнәсәбәтләр булган дип уйлый, әмма аларның фикере фактларга каршы килә. Аллаһы үзе Адәм белән Хаувага: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз»,— дигән ич (Яратылыш 1:28). Агачның җимешен ашамаска кушканда, Аллаһы букваль агачны күз алдында тоткан. Йәһвә аны «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы» дип атаган, чөнки ул агач Аллаһының кешеләр өчен яхшылык белән яманлык билгеләү хокукын белдергән. Адәмнең бу агачның җимешен ашамавыннан аның буйсынуы гына түгел, ә шулай ук Барлыкка Китерүчесенә һәм үзен мул итеп фатихалаган Затка рәхмәтле булуы күренер иде.

Адәм Аллаһыны тыңламаганга үлгән

«Ә адәмгә Раббы Алла болай диде: „Мин ашама дип кисәткән агачның җимешен ашаганың өчен... [...] яратылмыш туфрагыңа кире әйләнеп кайтканчыга кадәр син ашар икмәгеңне маңгай тирен түгеп табарсың. Чөнки син үзең туфрак, туфрактан яратылдың һәм янә туфракка әвереләчәксең“» (Яратылыш 3:17, 19).

Адәм тыелган агачтан ашаган. Аның буйсынмавы ашык-пошык эш итүенең җимеше түгел, ә фетнә җимеше булган. Моннан Адәмнең Йәһвә кылган яхшылыкны бөтенләй санга сукмаганы күренгән. Җимешне ашап, Адәм Йәһвәне кире каккан һәм үз теләге белән яшәү юлын сайлаган. Нәтиҗәдә, ул ачы җимешләр татыган.

Йәһвә кисәткәнчә, Адәм ахыр чиктә үлгән. Аллаһы Адәмне «туфрактан яраткан» һәм аңа «янә туфракка әвереләчәксең» дигән. Адәм башка җан иясенә әверелмәгән, башка бер җирдә яшәвен дә дәвам итмәгән. Үлгәч ул нинди туфрактан ясалган булса, нәкъ шундый комлы, сусыз туфракка кире әйләнеп кайткан (Яратылыш 2:7; Вәгазьче 9:5, 10).

Без Адәмнең токымы булганга күрә үләбез

«Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12).

Адәмнең тыңламавы, ягъни гөнаһы, зур зыян китергән. Гөнаһ кылып, Адәм 70—80 яшь дәвамлы тормышны гына түгел, ә мәңге яшәү мөмкинлеген ычкындырган. Моннан тыш, ул камиллеген югалткан, шуңа күрә бар токымына мирас итеп камилсезлекне кенә тапшыра алган.

Без барыбыз да — Адәмнең токымы. Аңардан без гөнаһ белән үлемгә китерә торган камилсез тәнне мирас итеп алдык, һәм без бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз. Паул һәр кешенең хәлен ачык тасвирлый: «Мин — фани тәнле, гөнаһка кол итеп сатылганмын. Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр?» Ул үз соравына үзе җавап кайтара: «Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһыга рәхмәт яусын!» (Римлыларга 7:14, 24, 25)

Гайсә без мәңге яши алсын өчен үз гомерен корбанга китергән

«Күктәге Атабыз үз Улын дөньяны Коткаручы итеп җибәргән» (1 Яхъя 4:14).

Йәһвә Аллаһы безне гөнаһ нәтиҗәләреннән һәм мәңгелек үлем җәзасыннан коткарыр өчен билгеле бер чара күргән. Нинди чара? Ул үзенең яраткан Улын күктән җиргә җибәргән. Аның Улы камил кеше булып туарга тиеш булган. Ләкин Адәмнән аермалы буларак, Гайсә «гөнаһ кылмаган» (1 Петер 2:22). Камил булганга, ул үлем җәзасына дучар булмаган, ә камил кеше булып мәңге яши алган.

Шулай да Йәһвә Гайсәнең дошман кулыннан үлүенә юл куйган. Өч көннән соң ул Гайсәне рухи зат итеп үледән терелткән. Соңрак Гайсә күккә кире кайтырга тиеш булган. Шулай итеп, ул Аллаһыга, Адәм белән аның бар токымы мәхрүм калган нәрсәләрне кайтарыр өчен, үзенең камил тормышының бәясен тапшырган. Йәһвә аның корбанын кабул итеп Гайсәгә иман итүче һәрбер кешегә мәңге яшәргә мөмкинлек биргән (Римлыларга 3:23, 24; 1 Яхъя 2:2).

Шулай итеп, Гайсә Адәм югалткан нәрсәләрне кайтарган. Без мәңге яши алсын өчен ул үлем газабын кичергән. Инҗилдә: «Гайсә... үлем газабын кичергән... Аллаһы юмарт игелекле булганга, Гайсә һәркем өчен үлемне татыган»,— диелә (Еврейләргә 2:9).

Бу чара Йәһвә турында күп нәрсәне ача. Аның гаделлек нормалары югары булганга, гөнаһлы кешеләр үз-үзләрен йолып ала алмаган. Әмма үз нормаларына каршы килмәүче Аллаһы кешеләрне яратканга һәм шәфкатьле булганга бик зур бәя түләгән, ягъни йолым бәясен каплар өчен үз Улын корбанга китергән (Римлыларга 5:6—8).

Гайсә үледән терелтелгән булган, башкалар да тереләчәк

«Мәсих үледән терелеп торган, ул — үлем йокысына талганнарның беренче җимеше. Чөнки, үлем бер кеше аша булган кебек, үледән терелеп тору да бер кеше аша була. Адәм аркасында һәркем үлгән кебек, Мәсих ярдәмендә һәркем тереләчәк» (1 Көринтлеләргә 15:20—22).

Гайсәнең яшәгәненә һәм үлгәненә шикләнәсе юк. Әмма ни өчен без аның үледән терелтелгәненә ышанабыз? Моңа бер көчле дәлил — үлеп терелгән Гайсәнең төрле урында һәм төрле вакытта күп кешеләргә күренүе. Бер тапкыр ул 500 дән артык кешегә күренгән. Бу очракны рәсүл Паул үзенең көринтлеләргә язган хатында искә ала. Ул Гайсәне күргән кайбер кешеләр әле дә исән дип язган. Димәк, алар күргәннәрен һәм ишеткәннәрен сөйләп аның сүзләрен исбатлый алган (1 Көринтлеләргә 15:3—8).

Шунысы игътибарга лаек: Паул Мәсихне үледән терелгәннәрнең «беренче җимеше» дип атаган. Шулай итеп, аның башка кешеләр дә үледән тереләчәк дип әйтәсе килгән. Гайсә үзе «кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» вакыт якынлашып килә дип әйткән (Яхъя 5:28, 29).

Мәңге яшәр өчен, безгә Гайсәгә иман итәргә кирәк

«Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

Изге Язмаларның башында үлемнең дөньяга үтеп кергәне һәм кешеләрнең оҗмахтан куып чыгарылганы турында сүз бара. Ә Изге Язмаларның ахырында үлем юкка чыгарылачак һәм Аллаһы җирдә оҗмахны янә урнаштырачак дип әйтелә. Ул вакытта кешеләр бәхетле, вакыйгаларга бай тормыштан мәңге рәхәт табып яшәячәк. Ачылыш 21:4 тә: «Үлем... инде булмаячак»,— диелә. Бу вәгъдәнең ышанычлы булуын исбатлар өчен, 5 нче шигырьдә: «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак»,— дип әйтелә. Йәһвә һәрвакыт үз вәгъдәләрен тормышка ашыра.

Сез «бу сүзләр ышанычлы һәм хак» икәненә ышанасызмы? Алайса, Гайсә Мәсих турында күбрәк белем алыгыз һәм аңа иман итегез. Шулчак Йәһвә сезне хүп күрер. Сез аның мул фатихаларын гына түгел, ә шулай ук җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өметен алырсыз. Ул вакытта үлем, «кайгы, ачы тавыш, авырту» инде булмаячак.