Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Хайроның күзләре — аның Аллаһыга хезмәт итү юлы

Хайроның күзләре — аның Аллаһыга хезмәт итү юлы

Күзләреннән башка бер тән әгъзасын да хәрәкәтләндерә алмаган кешенең хәлен күз алдыгызга китерә аласызмы? Андый хәлгә абыем Хайро калды. Шулай да аның тормышы мәгънәсез түгел. Аның тормышын нәрсә мәгънәле итә? Моның турында сөйли башлаганчы, минем Хайроның тормышы турында сөйлисем килә.

Хайро бала чактан ук спазматик церебраль параличтан интегә *. Шуңа күрә ул бер тән әгъзасын да диярлек хәрәкәтләндерә алмый. Аның мие мускулларына импульс җибәрә алмый, шунлыктан аяк-куллары ирексездән бөгелә-сыгыла. Кинәт көзән җыерганга, Хайро җәрәхәтләнә. Кайчак аның янындагы кешеләр дә зыян күрә. Кызганычка каршы, аның аяк-кулларын андый җәрәхәтләрдән саклар өчен еш кына инвалид коляскасына бәйләп куярга туры килә.

АВЫРТУ БЕЛӘН КӨН КҮРӘ

Абыем тумыштан бирле көчле авыртудан интегә. Инде өч айлык чагында аның вакыт-вакыт өянәк кузгалган. Моның аркасында ул аңын югалта торган булган. Әниебез Хайро үлгән дип уйлап, еш кына аны кочагына алып больницага йөгергән.

Хайроны нык кочаклап кысканга, сөякләре деформацияләнгән. 16 яшендә ул оча сөяген тайдырган, аңа шуңа җитди операция ясарга туры килгән. Аның операциядән соң төнлә авыртудан кычкырып ятканы әле дә хәтеремдә.

Хайро башкаларның ярдәменнән башка яши алмый: үзе ашый да, киенә дә һәм йокларга да ята алмый. Гадәттә, аны әни белән әти карый. Әти-әниебез Хайрога, ярдәмгә мохтаҗ булса да, тормышы кешеләрдән генә түгел, ә шулай ук Аллаһыдан тора дип һәрвакыт исенә төшерә.

ЯҢА АРАЛАШУ ЧАРАСЫ

Әти-әниебез — Йәһвә Шаһитләре. Хайроның кечкенә чагында алар аңа Изге Язмалардагы хикәяләрне укыган. Алар шуны белгән: Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр үстерсәң, тормышың мәгънәлерәк булыр. Вакыт-вакыт өянәк кузгаткан зәгыйфь тәненең «әсире» булса да, абыем якты киләчәккә өметләнә алган. Шулай да әти-әниебезне: «Хайро Изге Язмалардагы белемнәрне үзләштерә алыр микән?» — дигән сорау борчыган.

Бер вакыт, Хайроның балачагында әтиебез аңа: «Улым, сөйләшче минем белән»,— дигән. Ә шуннан соң: «Мине чыннан да яратсаң, булдырырсың!» — дип әйткән. Моны ишеткәч Хайроның күзләре яшьләнгән. Бар көчен куеп хисләрен сүзләр белән белдерергә тырышса да, ул тонык авазлар гына чыгара алган. Әтиебез улын елатканын абайлагач, бик күңелсезләнгән. Әмма Хайроның елавыннан шунысы ачыкланган: ул әтинең сүзләрен аңлаган. Бары тик җавап бирә алмаган.

Тиздән әти-әниебез Хайроның үз күзләрен кайчак тиз хәрәкәтләндергәненә игътибар итә башлаган. Күрәсең, аның шулай итеп уй-хисләрен белдерәсе килгән. Аны аңламаганда ул күңелсезләнгән. Әмма әти-әниебез Хайроның күзләренә карап нәрсә әйтәсе килгәнен аңлый башлагач, аның йөзе киң елмаюдан балкып китә торган булган. Шулай итеп, ул рәхмәтен белдергән.

Логопед безгә, Хайрога «әйе» яисә «юк» дип җавап бирерлек сораулар бирергә теләсәк, ике кулыбызны да күтәрергә тәкъдим иткән. Уң кулыбыз — «әйе»не, ә сул кулыбыз — «юк»ны аңлаткан иде. Теге яки бу кулга карап, Хайро үз теләкләрен белдерә алды.

ХАЙРО ТОРМЫШЫНДАГЫ БОРЫЛЫШ

Елга өч мәртәбә Йәһвә Шаһитләре конгресс үткәрә, анда күп халык алдында Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар яңгырый. Хайро суга чумдырылу нотыгын һәрвакыт зарыгып көтә иде. Бер көнне, аңа 16 яшь булганда, әти аңардан: «Улым, синең суга чумдырыласың киләме?» — дип сораган. Ул шунда ук әтинең уң кулына карап алган, шулай итеп, ул зур теләген белдерде. Аннары әти аңардан: «Син Аллаһыга мәңге хезмәт итәргә вәгъдә бирдеңме?» — дип сорагач, Хайро икенче мәртәбә әтинең уң кулына шикләнүсез караш төбәде.

Изге Язмаларда язылганнар буенча берничә тапкыр фикер алышкач, шунысы ачыкланды: Хайро мәсихче суга чумдырылуның мәгънәсен яхшы аңлый. Нәтиҗәдә, 2004 елны ул: «Син Аллаһы ихтыярын үтәүгә үзеңне багышладыңмы?» — дигән иң мөһим сорауга җавап бирде. Хайро җавапны күзләрен югарыга төбәп кайтарды. Алдан сөйләшелгәнчә, югарыга карау «әйе»не аңлата иде. Шулай итеп, 17 яшендә ул суга чумдырылу үтеп Йәһвә Шаһитләренә кушылды.

АЛЛАҺЫ ЭШЕНӘ ТӨБӘЛГӘН КҮЗЛӘР

2011 елны Хайро өчен яңа аралашу чарасы — күз карашы белән эшләткән компьютер табылган. Бу компьютер Хайроның күз алмасының хәрәкәтләнүен күзәтә, моның ярдәмендә ул программаларны эшләтеп җибәрә. Компьютер төймәләренә баса алмаганга, ул программаның ярлыгына карашын төбәп күзен йомып ача. Махсус уйлап чыгарылган монитор ярдәмендә Хайро үз уйларын белдерә ала. Күзне берәр ярлыкка терәп ачып-йомса, эчке программа язма хәбәрне электрон тавышка әйләндерә.

Хайро Изге Язмаларда язылганнарны ачыграк аңлый башлаган саен, аның башкаларга рухи яктан ярдәм итү теләге көчәя барды. Гаиләбез белән Изге Язмаларны өйрәнү вакытында ул еш кына күз карашын бер миңа, бер компьютерга юнәлтә. Шулай итеп, ул миңа аның «мәсихче җыелышта бирә алган» комментарийсын язарга кирәклеген исемә төшерә.

Җыелыш очрашуында ул кирәкле ярлыкны сабырлык белән тырышып эзләп таба да, күзен аңа юнәлтә. Шуннан соң электрон тавыш яңгырый. Кардәшләрен шулай итеп дәртләндереп җибәргәч, ул киң итеп елмая. Хайроның бер яшь дусты Алекс: «Аның комментарийларын ишетү мине һәрвакыт рухландыра»,— ди.

Хайро күз карашы белән эшләткән компьютер ярдәмендә җыелышта электрон тавыш белән комментарийлар бирә һәм башкаларга үз дини карашларын җиткерә

Хайро үз күзләре ярдәмендә шулай ук башкаларга үз дини карашларын да җиткерә. Ничек итеп? Ул күзен оҗмах бакчасы сурәтләнгән ярлыкка юнәлтә, һәм: «Изге Язмаларда оҗмах булачак дип вәгъдә ителә. Ачылыш 21:4 буенча, үлем һәм авырту инде булмаячак»,— дип әйтүче электрон тавыш яңгырый. Кеше кызыксынса, Хайро күзен башка ярлыкка төби, һәм компьютердан: «Сез Изге Язмаларны минем белән өйрәнергә теләр идегезме?» — дигән сүзләр яңгырый. Бәхеткә каршы, бу тәкъдимне бабабыз кабул итте. Хайроның башка бер Йәһвә Шаһите белән бергә бабабызны Изге Язмаларга ничек әкрен-әкрен өйрәткәнен күзәтү бик сөендерә! Беләсезме, бабабыз 2014 елның августында Мадридта үткән региональ конгресста суга чумдырылу үтте.

Хайроның Аллаһыга бирелеп хезмәт итүе мәктәптә дә игътибарсыз калмаган. Аның логопеды Росарио бер тапкыр болай дип әйткән: «Кайчан да булса берәр дин кабул итсәм, бу сезнең динегез булыр. Хайроның ышануы авырлыклар белән тулы тормышын мәгънәле иткән. Мин моңа үзем инандым».

Мин Хайрога: «Аксак болан кебек сикерәчәк, һәм телсезнең теле шатланып кычкырачак»,— дигән Изге Язмалардагы вәгъдәне укыганда, аның күзләре яна башлый (Ишагыя 35:6). Кайвакыт күңелсезләнсә дә, ул уңай караш сакларга тырыша. Аңа нәрсә ярдәм итә? Аллаһының һәм мәсихче дусларының тормышында беренче урында булуы. Киләчәккә өмет белән каравы һәм нык иманы шуны раслый: Йәһвәгә хезмәт итсәң, авыр тормышың да мәгънәле булыр.

^ 5 абз. Церебраль паралич (ЦП) — кеше миен зарарлаган һәм хәрәкәтләнүдән туктата торган авыру. Бу чирнең нәтиҗәләре — өянәк кузгалуы, эч һәм сөйләм сәләте бозылуы. Спазматик паралич — ЦПның иң авыр формасы, аның нәтиҗәсендә кеше хәрәкәтләнүдән бөтенләй туктарга һәм муенын тотмый башларга мөмкин.