Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Ни өчен Гайсәнең үлемен искә алу мөһим?

Гайсә Мәсихнең үлеме нинди киләчәккә юл ачкан? (Ишагыя 25:8; 33:24)

Гайсәнең үлеме — тарихтагы иң мөһим вакыйга: Гайсә кешеләр Аллаһының башлангыч нияте буенча яшәсен өчен үлгән. Аллаһы кешене барлыкка китергәндә, аның күңеленә явызлык кылу теләген салмаган. Аның нияте буенча, кеше чирләргә һәм үләргә тиеш булмаган (Яратылыш 1:31). Ләкин гөнаһ беренче кеше Адәм аша дөньяга үтеп кергән. Гайсә безне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен үз тормышын корбанга китергән. (Маттай 20:28; Римлыларга 6:23 укыгыз.)

Аллаһы үз Улын безнең хакка үләргә җиргә җибәреп безгә карата үзенең зур яратуын күрсәткән (1 Яхъя 4:9, 10). Гайсә үз шәкертләренә үз үлемен искә алырга кушкан. Бу вакыйга гади итеп, икмәк белән шәрабны кулланып үткәрелергә тиеш булган. Аны һәр ел үткәреп, без Аллаһы белән Гайсәнең безгә карата күрсәткән яратулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. (Лүк 22:19, 20 укыгыз).

Икмәк белән шәрабтан кем авыз итәргә тиеш булган?

Гайсә беренче тапкыр үз шәкертләренә үлемен искә алырга кушканда, бер килешүне телгә алган (Маттай 26:26—28). Бу килешү нигезендә шәкертләрнең чикле саны Гайсә белән бергә күктә патшалар һәм руханилар булып хезмәт итә ала. Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә миллионлаган кеше килсә дә, бу килешүдә катнашучылар гына икмәк белән шәрабтан авыз итә. (Ачылыш 5:10 укыгыз.)

Инде якынча 2 000 ел Йәһвә булачак патшаларны сайлый (Лүк 12:32). Аларның саны җирдә мәңге яшәячәк кешеләрнең саныннан кимрәк. (Ачылыш 7:4, 9, 17 укыгыз.)