Яратылыш 1:1—31

1  Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде.+  Җир әле оешып бетмәгән һәм буш иде, тирән сулар* өстендә караңгы иде.+ Аллаһының рухы*+ сулар өстеннән гизеп йөри иде.+  Аллаһы: «Яктылык булсын»,— диде. Һәм яктылык булды.+  Аллаһы яктылыкның яхшы булуын күрде һәм яктылыкны караңгылыктан аера башлады.  Аллаһы яктылыкны «көн» дип, ә караңгылыкны «төн» дип атады.+ Кич булды, иртә булды — беренче көн үтте.  Аннары Аллаһы болай диде: «Сулар арасында һава+ булсын, һәм сулар икегә аерылсын».+  Аллаһы һаваны барлыкка китерде һәм һава астындагы суларны һава өстендәге сулардан аерды.+ Һәм шулай булды да.  Аллаһы һаваны «күк» дип атады. Кич булды, иртә булды — икенче көн үтте.  Аннан соң Аллаһы болай диде: «Күкләр астындагы сулар бер урынга җыелсын да, коры урын пәйда булсын».+ Һәм шулай булды да. 10  Аллаһы коры урынны «җир» дип атады,+ ә җыелган суларны «диңгезләр» дип атады.+ Аллаһы моның яхшы булуын күрде.+ 11  Аннары Аллаһы болай диде: «Җирдә үләннәр, төрләренә карап орлык бирә торган үсемлекләр һәм орлыклы җимеш агачлары үсеп чыксын». Һәм шулай булды да. 12  Җирдә төрләренә карап үләннәр, орлык бирә торган үсемлекләр+ һәм орлыклы җимеш агачлары үсә башлады. Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 13  Кич булды, иртә булды — өченче көн үтте. 14  Шуннан соң Аллаһы болай диде: «Көнне төннән аерып тору өчен+ күк йөзендә яктырткычлар+ булсын. Алар ел фасыллары, көннәр һәм еллар күрсәтүче билгеләр булып торсын.+ 15  Бу яктырткычлар күк йөзендә җирне яктырту өчен булачак». Һәм шулай булды да. 16  Аллаһы ике бөек яктырткычны: көндез өстенлек итсен өчен зур яктырткычны,+ ә төнлә өстенлек итсен өчен кечкенә яктырткычны һәм шулай ук йолдызларны булдырды.+ 17  Аллаһы аларны күк йөзенә җирне яктыртсыннар өчен, 18  көндез һәм төнлә өстенлек итсеннәр өчен, яктылыкны караңгылыктан аерсыннар өчен урнаштырды.+ Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 19  Кич булды, иртә булды — дүртенче көн үтте. 20  Аннан соң Аллаһы: «Сулар тере җаннар белән тулсын һәм күкләрдә, җир өстендәге күк йөзендә канатлы тереклек ияләре очсын»+,— диде. 21  Аллаһы төрләренә карап суда кайнашкан зур диңгез җанварларын, суда йөзүче бар тере җаннарны һәм төренә карап һәрбер канатлы тереклек иясен яратты. Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 22  Шунда Аллаһы аларны фатихалап, болай диде: «Үрчегез, ишәегез, диңгез суларын тутырыгыз,+ җирдә канатлы тереклек ияләре күбәйсен». 23  Кич булды, иртә булды — бишенче көн үтте. 24  Аннары Аллаһы болай диде: «Җир, төрләренә карап, тере җаннарны, йорт хайваннарын, җанварларны һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны* булдырсын».+ Һәм шулай булды да. 25  Аллаһы төрләренә карап җирдә яшәүче җанварларны, йорт хайваннарын һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны барлыкка китерде. Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 26  Аннан соң Аллаһы болай диде: «Әйдә,+ үз сурәтебездә,+ үзебезгә охшаш итеп+ кеше барлыкка китерик. Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре, йорт хайваннары, җирдә хәрәкәт итүче башка хайваннар һәм бөтен җир аңа буйсынсын».+ 27  Аллаһы кешене үзенә охшаш итеп, Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерде. Аларны ир һәм хатын итеп яратты.+ 28  Аннан соң Аллаһы аларны фатихалап, болай диде: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз+ һәм аңа хуҗа булыгыз.+ Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре һәм җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек сезгә буйсынсын».+ 29  Шуннан соң Аллаһы болай диде: «Җир йөзендәге орлык бирүче һәм орлыклы җимеш бирүче һәр үсемлекне сезгә бирәм. Алар сезгә ризык булсын.+ 30  Мин яшел үсемлекләрне җирдә яшәүче һәрбер җанварга, күктә очучы һәрбер тереклеккә һәм җирдә хәрәкәт итүче бар тереклек иясенә* ашар өчен бирәм».+ Һәм шулай булды да. 31  Аннары Аллаһы үзе барлыкка китергән нәрсәләрне күздән кичерде дә барысының бик яхшы булуын күрде.+ Кич булды, иртә булды — алтынчы көн үтте.

Искәрмәләр

Яки «дулкынланган сулар».
Яки «эш итүче көче».
Мондагы евр. сүзе, күрәсең, кечкенә хайваннарга, кимерүчеләргә һәм бөҗәкләргә карата кулланыла.
Яки «тере җанга».

Искәрмәләр

Медиаматериал