Яхъяга бирелгән Ачылыш 5:1—14

5  Шунда мин тәхеттә Утыручының+ уң кулында ике ягына да язылган һәм җиде мөһер белән мөһерләнгән язма төргәк күрдем. 2  Һәм бер куәтле фәрештә көчле тавыш белән: «Мөһерләрен кубарып, төргәкне ачарга кем лаеклы?» — дип игълан итә иде. 3  Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да төргәкне ачып укырлык һичкем табылмады. 4  Төргәкне ачып укырга лаеклы беркем табылмаганлыктан, мин бик нык еладым. 5  Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: «Елама. Менә! Яһүд кабиләсеннән Арыслан+ — Давыт+ тамыры+ җиңеп чыкты,+ шуңа күрә ул төргәкнең җиде мөһерен кубарып, аны ачарга лаеклы». 6  Мин шуны күрдем: тәхет янында* дүрт тере зат белән өлкәннәр+ арасында бәрән+ тора. Ул чалынган шикелле иде.+ Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе бар иде. Бу күзләр — Аллаһының бөтен җиргә җибәрелгән җиде рухы.+ 7  Бәрән барды да тәхеттә Утыручының+ уң кулыннан төргәкне алды. 8  Ул төргәкне алу белән, дүрт тере зат һәм 24 өлкән+ Бәрән алдына тезләнделәр. Аларның һәрберсендә арфа һәм фимиам белән тулы алтын касәләр бар иде. (Фимиам — изгеләрнең догалары.)+ 9  Алар мондый яңа җыр+ җырлый иделәр: «Син төргәкне алып, аның мөһерләрен кубарырга лаеклы, чөнки сине чалдылар, һәм син үз каның белән Аллаһы өчен һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән+ кешеләр сатып алдың,+ 10  аларны Аллаһыбыз өчен патшалар+ һәм руханилар+ иттең. Алар җир өстеннән патшалык итәчәк».+ 11  Шунда мин тәхет, тере затлар һәм өлкәннәр тирәсендә күп кенә фәрештәләр күрдем һәм аларның тавышын ишеттем. Аларның саны мириадлаган мириадлар* һәм меңләгән меңнәр+ иде. 12  Алар көчле тавыш белән: «Чалынган Бәрән+ кодрәт, байлык, зирәклек, көч, хөрмәт, дан һәм фатиха алырга лаеклы»+,— дип әйтә иделәр. 13  Һәм мин күктәге, җирдәге, җир астындагы+ һәм диңгездәге яратылган бар затның, әйе, барысының: «Тәхеттә Утыручыга+ һәм Бәрәнгә+ мәңге мактау, хөрмәт,+ дан һәм кодрәт булсын»+,— дип әйткәнен ишеттем. 14  Шунда дүрт тере зат: «Амин!» — диде, ә өлкәннәр тезләнеп сәҗдә кылды.

Искәрмәләр

Яки «уртасында».
Ягъни дистәләгән мең тапкыр дистәләгән мең.

Искәрмәләр

Медиаматериал