Яратылыш 2:1—25

2  Күкләрнең, җирнең һәм андагы бар нәрсәнең* барлыкка китерелүе әнә шулай тәмамланды.+  Җиденче көнгә Аллаһы башкарган эшен тәмамлады һәм җиденче көнне үзенең бар эшләреннән ял итә башлады.+  Аллаһы җиденче көнне фатихалады һәм аны изге дип игълан итте, чөнки ул көнне Аллаһы үз нияте буенча кылган бар эшләреннән ял итә башлады.  Йәһвә́* Аллаһы җир һәм күкне яраткан көнне* күкләр белән җирнең барлыкка китерелүе турындагы хәбәр менә шундый.+  Җирдә әле бернинди дә кыр куагы, бернинди дә кыр үсемлеге үсми иде, чөнки Йәһвә Аллаһы җиргә яңгыр яудырмаган иде. Өстәвенә, җирне эшкәртер өчен кеше дә юк иде.  Әмма җир өстеннән томан күтәрелеп бөтен туфрак өстен дымландырып торды.  Шуннан соң Йәһвә Аллаһы җир туфрагыннан+ кешене яратты һәм аның борын тишекләренә яшәү сулышы өрде,+ һәм кеше тере җан* булып китте.+  Аннары Йәһвә Аллаһы көнчыгышта, Гадәндә,*+ бер бакча үстерде һәм анда үзе барлыкка китергән кешене+ урнаштырды.  Йәһвә Аллаһы җирдә карап торышка матур һәм тәмле җимеш бирә торган төрле-төрле агачлар, шулай ук бакча уртасында тормыш агачын+ һәм яхшылык белән яманлыкны таныту агачын+ үстерде. 10  Гадәннән бакчаны сугарыр өчен бер елга агып чыгып, дүрт елгага бүленә иде. 11  Беренчесенең исеме Пишо́н, ул алтыны булган бөтен Хави́л җирен уратып ага. 12  Андагы алтын яхшы сыйфатлы. Анда хуш исле сагыз һәм оникс ташы да бар. 13  Икенче елганың исеме Гихо́н, ул бөтен Куш җирен уратып ага. 14  Өченче елганың исеме Тигр,*+ ул Ассириядән+ көнчыгышка таба ага. Дүртенче елга исә — Евфрат.+ 15  Йәһвә Аллаһы кешене, Гадә́н бакчасын эшкәртсен һәм карасын өчен, шунда урнаштырды.+ 16  Йәһвә Аллаһы кешегә шулай ук мондый әмер бирде: «Син бакчадагы һәрбер агачтан туйганчы ашый аласың.+ 17  Әмма яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең».+ 18  Аннары Йәһвә Аллаһы болай диде: «Кешенең ялгыз булуы яхшы түгел. Аңа үзен тулыландыручы ярдәмче булдырыйм».+ 19  Йәһвә Аллаһы, туфрактан һәртөрле кыргый хайванны һәм күкләрдә очучы һәртөрле тереклекне булдыргач, кеше нинди исем бирер дип, аларны аның янына китерде, һәм һәр тере җан кеше кушкан исем белән атала башлады.+ 20  Кеше бөтен йорт хайваннарына, күкләрдә очучы тереклеккә һәм һәртөрле кыргый хайванга исем бирде, шулай да кешегә үзен тулыландыручы ярдәмче юк иде. 21  Шунда Йәһвә Аллаһы кешене тирән йокыга талдырды да, аның бер кабыргасын алып, ул урынны каплап куйды. 22  Йәһвә Аллаһы кешенең шул кабыргасыннан аңа хатын булдырды һәм аны кеше янына китерде.+ 23  Шунда кеше болай диде: «Ниһаять, сөякләремнән алынган сөякҺәм тәнемнән алынган тән. Ул „хатын“ дип аталыр,Чөнки ирдән* алынган».+ 24  Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр,* һәм икесе бер тән булыр.+ 25  Икесе дә — ир дә, хатыны да шәрә иделәр,+ әмма оялмадылар.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «һәм аларның бөтен гаскәренең».
Аллаһының шәхси исеме יהוה (ЙҺВҺ) Изге Язмаларда беренче тапкыр бу шигырьдә очрый. А4 кушымт. к.
Монда гомумән алты барлыкка китерү көне турында әйтелә.
Евр. не́феш. Сүзгә-сүз «сулыш алучы зат» дигәнне аңлата. Сүзлекне к.
Мәгъ. «рәхәтлек; ләззәт».
Евр. Хиддеке́л.
Евр. «ир» һәм «хатын» дигән сүзләр бер-берсенә охшаш. «Ир» — евр. иш; «хатын» — евр. ишша́.
Яки «хатыны белән калыр».

Искәрмәләр

Медиаматериал