Еврейләргә 2:1—18
2 Шуңа күрә, безне иманнан беркайчан да читкә алып китмәсен өчен,+ ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга кирәк.+
2 Чөнки фәрештәләр аша әйтелгән сүз+ какшамас булган икән һәм һәр җинаятьче дә, буйсынмаучан кеше дә гадел җәзасын алган икән,+
3 ул чакта без, Хуҗабыз беренче булып әйткән+ бөек коткарылуны санга сукмасак, ничек соң котылып калырбыз?+ Хуҗабызның шул сүзләрен ишеткән кешеләр дә коткарылу турындагы ул хәбәрне безнең өчен раслады бит.
4 Аллаһы да, шаһитлек бирүдә аларга кушылып, галәмәтләр, могҗизалы күренешләр,+ төрле кодрәтле эшләр кылды һәм үз ихтыяры буенча изге рух бирде.+
5 Чөнки ул без сөйли торган киләчәк җиһанны фәрештәләргә буйсындырмаган.+
6 Әмма бер тапкыр бер шаһит болай дип язган: «Кем соң ул кеше?! Шулай да син аны исеңдә тотасың. Я адәм улы — кем соң ул?! Шулай да син аның хакында кайгыртасың.+
7 Син аны фәрештәләрдән чак кына түбәнрәк итеп яраттың. Аның башына дан һәм хөрмәт таҗын кидердең, аны кулларың булдырган нәрсәләр өстеннән билгеләдең.
8 Барысын да аның аяк астына салып буйсындырдың».+ Һәр нәрсәне дә аңа буйсындырып,+ Аллаһы аңа буйсынмаган һичнәрсә калдырмаган.+ Шулай да бар нәрсәнең дә аңа буйсынганын без әлегә күрмибез,+
9 әмма шуны күрәбез: фәрештәләрдән чак кына түбәнрәк куелган Гайсәгә,+ үлем газабын кичергәне өчен,+ дан һәм хөрмәт таҗы кидерелгән. Аллаһы юмарт игелекле булганга, Гайсә һәркем өчен үлемне татыган.+
10 Чөнки Аллаһы, күп кенә угылларны данлар өчен,+ аларның котылуларының Баш Җитәкчесен+ газаплар аша камил итүне урынлы дип тапкан.+ Аллаһы барлык нәрсәне бар иткән, һәм бар нәрсә аның даны өчен гамәлдә тора.
11 Изге итүче дә, изге ителүчеләр дә+ бер үк Атадан бит,+ шуңа күрә изге итүче аларны кардәшләре дип атарга оялмый+
12 һәм: «Синең исемеңне кардәшләремә игълан итәрмен, җыелышта сине җырлар җырлап мактармын»+,— ди.
13 Шулай ук: «Менә! Мин аңа таянып яшәрмен»+,— дип әйтә һәм: «Мин һәм Йәһвә* миңа биргән балалар»+,— дип өсти.
14 Шул «балаларның» тәннәре һәм каннары булганга, ул да кан белән тәнгә ия кеше булды.+ Ул, үз үлеме аша, үлем китерә алучы+ Иблисне юк итәр өчен+
15 һәм үлемнән курыкканга гомере буе кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр өчен килде.+
16 Ул бит фәрештәләргә түгел, ә Ибраһим нәселенә*+ ярдәм итә.
17 Шуңа күрә ул бар яктан да үз «кардәшләре» кебек булырга тиеш иде.+ Бу ул, халыкның гөнаһлары өчен+ Аллаһы белән татулаштыручы корбан* китереп,+ Аллаһыга шәфкатьле һәм тугры баш рухани булып хезмәт итсен өчен кирәк иде.
18 Ул үзе сынауларда газап чиккәнгә,+ сынаулар кичерүчеләргә ярдәм итә ала.+