Беренче Яхъя 2:1—29

2  Кадерле балаларым, сезгә боларны сез гөнаһ кылмасын өчен язам. Ә инде берәр кеше гөнаһ кылса, безнең күктәге Атабыз янында ярдәмчебез* — гадел Гайсә Мәсих бар.+ 2  Ул — Аллаһы белән татулаштыручы, безнең генә түгел, ә бөтен дөньяның гөнаһларын+ йолып алучы* корбан.+ 3  Аның әмерләрен үтәп яшәсәк, безнең аны танып белүебез күренеп торачак. 4  Берәрсе: «Мин аны беләм»,— диеп тә, аның әмерләрен үтәмәсә, ялганчы була, һәм аңарда хакыйкать юк. 5  Кешенең Аллаһыны чыннан да яратканы Мәсих сүзен үтәвеннән күренә.+ Шулай итеп безгә аның белән бердәмлектә булуыбыз билгеле була.+ 6  «Мин аның белән бердәмлектә торам» дип әйтүче кеше Гайсә кебек эш итәргә бурычлы.+ 7  Кадерле кардәшләр, мин сезгә яңа әмер турында түгел, ә сездә инде баштан ук булган элекке әмер хакында язам.+ Шул элеккеге әмер — сез ишеткән сүз ул. 8  Шулай да мин моны яңа әмер биргәндәй язам. Аны Гайсә дә үтәде, сез дә үтисез, чөнки караңгылык чигенә, ә чын яктылык инде балкып тора.+ 9  Кем дә булса «мин яктылыкта» диеп тә, кардәшен нәфрәт итә икән,+ ул әле дә караңгылыкта тора.+ 10  Үз кардәшен яратучы яктылыкта кала,+ һәм ул абынмаячак. 11  Ә үз кардәшен нәфрәт итүче караңгылыкта тора, караңгылыкта йөри+ һәм кая барганын да белми,+ чөнки караңгылык аның күзләрен сукырайткан. 12  Кадерле балаларым, сезгә язам, чөнки гөнаһларыгыз Гайсә исеме хакына кичерелде.+ 13  Сезгә язам, аталар, чөнки сез башлангычтан ук булган затны танып белдегез. Сезгә язам, егетләр, чөнки сез Явызны җиңдегез.+ Сезгә язам, балаларым, чөнки сез күктәге Атабызны танып белдегез.+ 14  Сезгә язам, аталар, чөнки сез башлангычтан ук булган затны танып белдегез. Сезгә язам, егетләр, чөнки сез көчле,+ Аллаһы сүзе сезнең күңелегездә,+ һәм сез Явызны җиңдегез.+ 15  Дөньяны да, дөньядагы нәрсәләрне дә яратмагыз.+ Дөньяны яратучы күктәге Атаны яратмый.+ 16  Чөнки дөньядагы бар нәрсә — тән теләкләре,+ күзләр нәфесе,+ байлык белән мактану — күктәге Атабыздан түгел, ә дөньядан. 17  Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә,+ ә Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк.+ 18  Балаларым, бу соңгы сәгать. Сез Мәсих дошманының килүе турында ишеткән идегез.+ Хәтта хәзер дә күп кенә Мәсих дошманнары бар.+ Шуңа күрә без бу соңгы сәгать икәнен беләбез. 19  Алар безнең арабызда иделәр, ләкин бездән киттеләр, чөнки безнең кебек түгел иделәр.*+ Безнең кебек булсалар, безнең белән калырлар иде. Әмма кайберәүләр безнең кебек түгел икәне күренсен өчен, алар бездән киттеләр.+ 20  Ә сезне Изге Аллаһы майлаган.+ Сез барыгыз да хакыйкатьне беләсез. 21  Сез хакыйкатьне белмәгәнгә түгел,+ ә аны белгәнгә күрә һәм хакыйкатьтән һичнинди ялган чыкмаганга күрә, сезгә язам.+ 22  Гайсәнең Мәсих булуын кире кагучы — ялганчы булмыйча, кем булсын?+ Күктәге Атабызны һәм аның Улын кире кагучы — Мәсих дошманы.+ 23  Угылны кире кагучы һәркем күктәге Ата белән бердәмлектә калмый.+ Ә Угылны танучы+ күктәге Атабыз белән бердәмлектә тора.+ 24  Сезнең турында әйткәндә, башта ук ишеткән нәрсәләрне күңелегездә саклагыз.+ Башта ук ишеткән нәрсәләр күңелегездә сакланса, сез дә Угыл белән һәм күктәге Атабыз белән бердәмлектә калачаксыз. 25  Өстәвенә, ул безгә мәңгелек тормыш+ вәгъдә иткән. 26  Сезгә язган бу сүзләрем сезне юлдан яздырырга тырышучылар турында. 27  Сезне исә Аллаһы үз рухы белән майлады,+ һәм бу рух сездә саклана. Сез һичкемнең дә өйрәтүенә мохтаҗ түгел, Аллаһы сезне үз майлавы аша бар нәрсәгә өйрәтә.+ Бу майлау хак, ялган түгел. Ул үзегезне өйрәткәнчә, үзегезне майлаучы зат белән бердәмлектә калыгыз.+ 28  Шулай итеп, кадерле балаларым, ул анык билгеле булгач, без кыюлык белән сөйли алсын өчен+ һәм аның килү чорында оятка калып аңардан аерылмасын өчен, аның белән бердәмлектә калыгыз. 29  Аның гадел икәнен беләсез икән, гаделлек буенча эш иткән һәркем аңардан туган икәнен дә белерсез.+

Искәрмәләр

Яки «яклаучыбыз».
Яки «каплаучы».
Яки «безнеке түгел иделәр».

Искәрмәләр

Медиаматериал