Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җирдәге мәңгелек тормыш — мәсихчеләр баглаган өметме?

Җирдәге мәңгелек тормыш — мәсихчеләр баглаган өметме?

Җирдәге мәңгелек тормыш — мәсихчеләр баглаган өметме?

«[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (АЧЫЛ. 21:4).

1, 2. Беренче гасырда яшәгән яһүдләрнең җирдә мәңге яшәргә өметләре булганын без кайдан беләбез?

БЕР бай яшь кеше Гайсә янына йөгереп килгән дә, аның каршында тез чүгеп: «Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сораган (Марк 10:17). Бу яшь кеше нинди мәңгелек тормыш турында әйткән? Үткән мәкаләдә каралганча, инде күп гасырлар элек Аллаһы яһүдләргә терелтелүгә һәм җирдә мәңге яшәүгә өмет биргән. Андый өмет беренче гасырда яшәгән күп яһүдләрдә дә булган.

2 Гайсә белән дусларча мөнәсәбәттә булган Марта үлгән абыйсы турында: «Соңгы көндә — үледән терелү вакытында — аның тереләчәген беләм»,— дип әйткәндә, күрәсең, җирдәге терелтелүне күздә тоткан (Яхъя 11:24). Ул вакыттагы саддукейлар исә терелтелүгә ышанмаган (Марк 12:18). Ләкин Джордж Фут Мур үзенең бер китабында болай дип язган: «Безнең эрага кадәр икенче һәм беренче гасырлардагы... хезмәтләр раславынча, күпләр билгеле бер вакытта үткәндә яшәгән кешеләрнең яңадан яшәр өчен терелтеләчәгенә ышанган» («Judaism in the First Centuries of the Christian Era»). Гайсә янына килгән бай кеше җирдә мәңгелек тормыш алырга теләгән.

3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Бүген күп кенә диннәрдәге кешеләр һәм Изге Язмалар белгечләре җирдә мәңге яшәү өмете бу Гайсә өйрәткән тәгълимат түгел дип әйтәләр. Күпчелек кеше, үлгәннән соң, рухи дөньяда яшәргә өметләнә. Шуңа күрә Мәсихче Грек Язмаларын укыган күп кешеләр, «мәңгелек тормыш» дигән сүзләрне күргәч, сүз күктәге тормыш турында бара дип уйлый. Бу шулаймы? Гайсә мәңгелек тормыш турында әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан? Аның шәкертләре нәрсәгә ышанган? Мәсихче Грек Язмаларында җирдә мәңге яшәү өмете турында әйтеләме?

«Бөтен дөнья яңарганда» мәңгелек тормыш

4. «Бөтен дөнья яңарганда», нәрсә булачак?

4 Изге Язмаларда майланган мәсихчеләр күктән җир белән идарә итәр өчен терелтеләчәк дип әйтелә (Лүк 12:32; Ачыл. 5:9, 10; 14:1—3). Әмма, мәңгелек тормыш турында әйткәндә, Гайсә кайчакта бүтән төркемне дә күздә тоткан. Бай яшь кеше бар милкен калдырып, Мәсихкә иярергә дигән чакырудан борчуга төшеп, китеп баргач, Гайсәнең үз шәкертләренә нәрсә әйткәнен карап чыгыйк. (Маттай 19:28, 29 ны укы.) Гайсә үз рәсүлләренә алар, патшалар һәм руханилар буларак, «Исраилнең унике кабиләсе», ягъни күктә идарә итүчеләр санына кермәгән бар кешеләр, өстеннән хакимлек итәчәк дип әйткән (1 Көр. 6:2). Ул шулай ук үзенең артыннан баручы «һәркем» әҗер алачак дигән. Андый кешеләргә дә мәңгелек тормыш биреләчәк. Моның барысы «бөтен дөнья яңарганда» булачак.

5. «Бөтен дөнья яңарганда» дигән сүзләр нәрсә аңлата?

5 Гайсәнең, «бөтен дөнья яңарганда» диеп, нәрсә әйтәсе килгән? Бер тәрҗемәдә бу сүзләр «яңа дөнья» дип тәрҗемә ителгән («Яхшы хәбәр», 1995). Гайсә бу сүзләрне аңлатмый, шуңа күрә ул, күрәсең, яһүдләр гасырлар дәвамында баглаган өмет турында әйткән. Җирдәге шартлар яңарырга, ягъни Гадән бакчасында Адәм белән Хаува гөнаһ кылганчыга кадәрге шартлар яңадан торгызылырга, тиеш булган. Бөтен дөнья яңарганда, Аллаһының «яңа күк һәм яңа җир» барлыкка китерәм дигән вәгъдәсе үтәләчәк (Ишаг. 65:17).

6. Сарыклар һәм кәҗәләр турындагы ачык мисалдан мәңге яшәү өмете турында нәрсә беләбез?

6 Гайсә дөньяның бетәчәге хакында сөйләгәндә, яңадан мәңгелек тормыш турында әйткән (Мат. 24:1—3). Ул болай дигән: «Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак. Һәм Аның каршына барча халыклар китереләчәк. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне икегә аерачак». Хөкем ителәчәк кешеләр «мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка барачак». Мәңгелек тормышка барачак «тәкъвалар» — бу Мәсихнең рух белән майланган «туганнарына» ярдәм иткән кешеләр (Мат. 25:31—34, 40, 41, 45, 46). Майланганнар күктәге Патшалыкта идарә итәргә сайланган, шуңа күрә «тәкъвалар» бу Патшалыкның җирдәге гражданнары булырга тиеш. Зәбурда Йәһвә билгеләгән Патшаның гражданнары диңгездән диңгезгә чаклы һәм елгадан җир кырыйларына кадәр булачак дип алдан әйтелгән (Мәд. 71:8). Алар җирдә мәңге яшәячәк.

Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр нәрсә күрсәтә?

7, 8. Гайсә Никәдимгә нинди ике өмет турында әйткән?

7 Маттай, Марк һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләр буенча, Гайсә «мәңгелек тормыш» дигән сүзләрне өстә китерелгән очракларда кулланган. Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә Гайсәнең мәңгелек тормыш турындагы сүзләре якынча 17 тапкыр очрый. Ул җирдә мәңге яшәү өмете турында нәрсә әйткән? Әйдәгез кайбер очракларны карап чыгыйк.

8 Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр буенча, Гайсә беренче тапкыр мәңгелек тормыш турында Никәдим исемле фарисейгә сөйләгән. Ул аңа: «Әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас»,— дигән. Күктәге Патшалыкка керер өчен, «яңадан туарга» кирәк (Яхъя 3:3—5). Аннары Гайсә бөтен кешеләр өчен ачыла торган өмет турында әйткән. (Яхъя 3:16 ны укы.) Ул үзенең майланган шәкертләре өчен күктә, ә башкалар өчен җирдә мәңге яшәү өмете турында сөйләгән.

9. Гайсә Самарея хатынына нинди өмет турында әйткән?

9 Иерусалимда Никәдим белән сөйләшкәч, Гайсә төньякка, Гәлиләягә таба киткән. Юлда ул Самареядәге Сухар шәһәрендә булган Ягъкуб коесы алдында бер хатынны очраткан. Ул аңа: «Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк»,— дигән (Яхъя 4:5, 6, 14). Бу су Аллаһының бар кешеләргә, шул исәптән җирдә яшәячәк адәмнәргә, мәңгелек тормышны кайтарырга дип күргән чараларын символлаштыра. Ачылыш китабы буенча, Аллаһы үзе: «Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән эчәргә бушлай бирәм»,— дип әйтә (Ачыл. 21:5, 6; 22:17). Шулай итеп, Гайсә Самарея хатынына Патшалыкның майланган варислары өчен дә һәм җирдә яшәргә өметләнгән иман итүче кешеләр өчен дә мәңгелек тормыш турында әйткән.

10. Гайсә Бәйтхазда дип аталган буа янында бер кешене савыктыргач, дини дошманнарына мәңгелек тормыш турында нәрсә әйткән?

10 Икенче елны Гайсә тагын Иерусалимга килгән. Анда ул Бәйтхазда дип аталган буа янында бер авыру кешене савыктырган. Моны эшләгәне өчен ул үзен тәнкыйтьләгән яһүдләргә: «Атасының нәрсә эшләвен күрмичә, Улы Үзе һичнәрсә дә эшли алмас»,— дигән. Аларга Ата «бөтен хөкемне Улына тапшырды» дип әйткәч, Гайсә болай дип дәвам иткән: «Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине Җибәрүчегә иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия була». Гайсә шулай ук: «Кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр — яшәү өчен, ә явызлык эшләгәннәр — хөкем ителү өчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә»,— дигән (Яхъя 5:1—9, 19, 22, 24—29). Әйе, Аллаһы Гайсәне яһүдләрнең җирдә мәңге яшәргә баглаган өметен үтәр өчен билгеләгән. Гайсә үзен эзәрлекләүчеләргә моның турында әйткән, һәм моны ул үлеләрне терелтеп эшләячәк дип аңлаткан.

11. Гайсәнең Яхъя 6:48—51 дә язылган сүзләре җирдә мәңге яшәү өметенә дә кагылганын нәрсәдән күренә?

11 Гәлиләядә меңләгән кеше могҗизалы рәвештә ясалган икмәкне алырга теләп, Гайсәгә ияргән. Гайсә аларга башка төрле икмәк — «тормыш икмәге» турында сөйләгән. (Яхъя 6:40, 48—51 не укы.) «Мин бирәчәк икмәк исә — ул Минем тәнем»,— дигән ул. Гайсә үз гомерен үзе белән күктәге Патшалыкта идарә итәчәк кешеләр өчен дә, һәм «дөнья яшәсен өчен», ягъни йолып алуга мохтаҗ булган кешелек өчен дә, биргән. «Бу икмәкне ашаучы», яки Гайсә корбанының йолып алучы көченә иман итүче, кеше мәңгелек тормыш алачак. «Мәңге яшәр» дигән сүзләр яһүдләрнең җирдә Мәсих идарә иткән вакытта мәңге яшәргә күптән баглаган өметләренә дә кагылган.

12. Гайсә, үз дошманнарына сарыкларыма «мәңгелек тормыш бирәм» дигәндә, нинди өметне күздә тоткан?

12 Соңрак, Иерусалимда Яңару бәйрәме вакытында, Гайсә үзенең дошманнарына болай дигән: «Сез ышанмыйсыз, чөнки сез Минем сарыкларымнан түгел. Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар. Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм» (Яхъя 10:26—28). Гайсә күктәге тормыш турында гына әйткәнме яки җирдәге оҗмахта мәңге яшәүне дә күздә тотканмы? Моңарчы Гайсә үз шәкертләрен: «Әй, кечкенә көтү, курыкма! Чөнки сезгә Патшалыкны бирүне Атагыз яхшы дип тапты»,— дип юаткан иде (Лүк 12:32). Ләкин шул ук бәйрәм вакытында Гайсә: «Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш»,— дигән (Яхъя 10:16). Димәк, Гайсә, үз дошманнарына мөрәҗәгать иткәндә, «кечкенә көтү» өчен күктәге яшәү өмете, ә миллионлаган «башка сарыклар» өчен җирдә мәңге яшәү өмете турында әйткән.

Билгеле булган өмет

13. Гайсәнең «син минем белән бергә җәннәттә булачаксың» дигән сүзләре нәрсә аңлаткан?

13 Гайсә җәфалану баганасында газапланганда, кешеләрнең җирдә мәңге яшәргә өмете бар икәнен раслаган. Янәшәдә кадакланган бер юлбасар Гайсәдән, ул үз Патшалыгына кергәч, үзен искә алырга сораган. Гайсә аңа: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә җәннәттә булачаксың»,— дип вәгъдә иткән (Лүк 23:43, ЯД). Бу кеше, күрәсең, яһүд булганга, аңа Оҗмах турында аңлатырга кирәк булмаган. Ул киләчәктә җирдә мәңге яшәргә өметнең бар икәнен белгән.

14. a) Рәсүлләргә күктәге өмет турындагы сүзләрне аңларга авыр булганы нәрсәдән күренә? б) Гайсәнең шәкертләре күктә яшәргә өметнең булуын кайчан ачык итеп аңлаган?

14 Әмма Гайсәнең күктәге өмет турында әйткән сүзләрен аңлатырга кирәк булган. Ул үз шәкертләренә: «Мин [күккә] сезгә урын әзерләргә барам»,— дигәч, алар аны аңламаган. (Яхъя 14:2—5 не укы.) «Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз. Ул — хакыйкать Рухы — килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак»,— дигән Гайсә аларга соңрак (Яхъя 16:12, 13). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң гына, Гайсәнең шәкертләре киләчәктә патшалар булыр өчен, Аллаһының изге рухы белән майлангач, тәхетләре күктә булачагын аңлаган (1 Көр. 15:49; Көл. 1:5; 1 Пет. 1:3, 4). Күктә мирас алырга өмет ачыш булган, һәм моңа Аллаһы тарафыннан рухландырылган Мәсихче Грек Язмаларындагы хатлар багышланган. Ләкин бу хатлар кешеләрнең җирдә мәңге яшәргә өметләре бар икәнен раслыймы?

Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатларда нәрсә әйтелә?

15, 16. Аллаһының еврейләргә язылган хаттагы сүзләре һәм Петернең сүзләре җирдә мәңге яшәү өмете турында нәрсә ачыклый?

15 Үзенең еврейләргә язган хатында рәсүл Паул имандашлары турында «изге туганнар, сезне дә Аллаһы чакырып алган» дип әйткән. Әмма ул шулай ук Аллаһы «киләчәк дөньяны» Гайсәгә буйсындырган дип тә язган (Евр. 2:3, 5; 3:1). Мәсихче Грек Язмаларында «киләчәк дөнья» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе һәрвакыт кешеләр яши торган җирне аңлата. Димәк, «киләчәк дөнья» — бу Гайсә Мәсих идарәсе астындагы җирдәге булачак дөнья төзелеше. Ул вакытта Гайсә Аллаһының: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дигән вәгъдәсен үтәячәк (Мәд. 36:29).

16 Рәсүл Петер дә Аллаһы тарафыннан рухландырылып, кешелекнең киләчәге турында язган: «Хәзерге күк һәм җир ут белән юк ителү өчен хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә алар яндырылып бетереләчәкләр һәм дәһриләр һәлак ителәчәкләр» (2 Пет. 3:7). Хәзер идарә иткән күкне һәм бүгенге бозык кешелек җәмгыятен нәрсә алмаштырачак? (2 Петер 3:13 не укы.) Алар «яңа күк» — Аллаһының Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыгы — һәм «яңа җир» — чын гыйбадәт кылучылардан торган гадел кешелек җәмгыяте — белән алмаштырылачак.

17. Ачылыш 21:1—4 тә кешелек өмете турында нәрсә язылган?

17 Изге Язмаларның соңгы китабында дулкынландыргыч күренеш китерелә. Анда камиллеккә ирешкән кешелек сурәтләнә. (Ачылыш 21:1—4 не укы.) Иман итүчеләр бу өметне инде Гадән бакчасында кешеләр камиллекләрен югалтканнан бирле баглый. Гаделләр җирдәге Оҗмахта картаймыйча мәңге яшәячәк. Бу өмет Еврей Язмаларына да вә Мәсихче Грек Язмаларына да нигезләнгән һәм хәзерге көндә дә Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен ныгыта (Ачыл. 22:1, 2).

Сез аңлата аласызмы?

• Гайсәнең «бөтен дөнья яңарганда» дигән сүзләре нәрсә аңлата?

• Гайсә Никәдимгә нәрсә турында әйткән?

• Гайсә янәшәдә кадакланган юлбасарга нинди вәгъдә биргән?

• Еврейләргә язылган хаттагы сүзләр һәм Петернең сүзләре җирдә мәңге яшәү өметен ничек раслый?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Эчкерсез кешеләр җирдә мәңге яшәячәк

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә кешеләргә мәңгелек тормыш турында сөйләгән